киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










татарстан

Мэрлыктан ректорлыкка?

09.03.2010

Казан Дәүләт университеты нигезендә оештырылган Идел буе федераль университетын кем җитәкләр? Нәмзәтләрнең берсе Василий Лихачев Русия юстиция министры урынбасары итеп билгеләнгәч, университет Алабуга шәһәре мэры Илшат Гафуровка тапшырылырга мөмкин дигән фаразлар таралды.

2007 елдан башлап Казан Дәүләт университеты ректорын сайламыйлар, төбәк җитәкчеләрен билгеләгән кебек Мәскәү үзе кирәк тапкан кешене университетның гыйльми шурасына тәкъдим итә. 18 мартта федераль уку йортын кем җитәкләячәге хәл ителәчәк.

Фурсенко Казанда нишләп йөри?

8 март бәйрәме вакытында Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко Казанга килде. Министрның бәйрәм көннәрендә Казанга килеп, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында спектакль карап йөрүе тагын төрле фаразлар тудырды. Рәсми булмаган һәм хакимияттән ерак торган даирәләр фикеренчә, Андрей Фурсенко федераль университетның язмышын хәл итеп йөри. Яңа төзелә торган Идел буе федераль университетының җитәкчесе итеп кемнәр тәкъдим ителүе билгесез.

Деканнар хәбәрдар түгел

Искәндәр Гыйләҗев
Федераль университет 18 мартта ректор сайларга әзерләнсә дә, КДУ профессорлары үзгәртеп кору эшеннән хәбәрдар түгел. Татар филологиясе факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев университетның кем кулына тапшырыласын әлегә белми. Бәлки, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов калыр, ди Гыйләҗев.

“Нинди генә ректор куелмасын, милли юнәлешне саклап калырга тырышабыз. Университетта татар филологиясе һәм тарихы факультеты үсәргә тиеш”, ди Искәндәр Гыйләҗев.

Гафуров та була диләр, Мәскәүдән дә нәмзәтләр бар


Казан дәүләт университеты профессоры, академик Миркасыйм Госманов фикеренчә, ректор билгеләнер алдыннан бик күп гайбәт йөри. Алабуга мэры Гафуров була, имеш, Мәскәү кешеләре килә икән, дип сөйлиләр, ди тарихчы.

“Зур түрәләр бу мәсьәләне хәл итте микән әле? Монысын белмим. Гади халыкта бушаган яки бушаячак урынга кеше сайлау гадәте бар. Моны гадәттә үзләре бу мәсьәләгә берничек тә тәэсир итә алмаган кешеләр гайбәт дәрәҗәсендә сөйли.

Бездә күп вакытта көтелмәгән кеше килеп чыга. Шулай булырга да мөмкин. Әгәр дә ялтырап торган, күптән билгеле булган берәр кеше булмаса, федераль университетка ректор сайлау җиңел эш түгел. Бу кеше бөтен Русия дәрәҗәсендә фикер йөртә белүче булырга тиеш.
Миркасыйм Госманов


Минем аңлавымча, бу урынга югары уку йортларында эшләгән, тәҗрибәле кеше кирәк. Чөнки бу университет гадәти генә оешма түгел. Әмма безнең Русиядә бөтенесе дә булырга мөмкин. Кадрлар сайлауда, билгеләүдә башбаштаклык мисаллары җитәрлек”, ди Миркасыйм Госманов.

Ректор татар булырмы?


Госманов белдерүенчә, федераль университет ректоры төбәкнең тарихын, мәдәниятен, үзенчәлеген белсә, яхшы булыр иде. Чөнки Идел буе университеты ректоры татар булмас дигән сүзләр дә ишетелә.

“Әмма Русиядә мондый фикер белән җитәкче сайламыйлар. Гадәттә ышанган, ошаган кешене билгелиләр. Мәсәлән, Төньяк Кавказ
Илшат Гафуров
бүлгесе җитәкчесе итеп Красноярскида эшләгән бер эшмәкәрне китереп куйдылар. Кавказның үзенчәлеген, хәлен белә торган кешеме ул? Тютчев әйткәндәй, Русияне акыл белән аңлап булмый”, ди Госманов.

Гафуров кем ул?


Ә Алабуга мэры Илшат Гафуровка килгәндә, ул 1961 елда Баулыда туган. 1983 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый һәм шунда ук аспирантурада укый. 1992 елда “Зилант” берлеге генераль директоры итеп билгеләнә. 1995 елда Татарстан Дәүләт шурасына депутат итеп сайлана. 1998 елдан Алабуга шәһәрен һәм районын җитәкли. 2009 елда “Алабуга музей-тыюлыгы” проекты өчен Илшат Гафуров һәм бер төркем белгечләр Русия хөкүмәте бүләгенә лаек булды.

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Абзый кайдан: Казан
12.03.2010 19:06
Кызганыч, Гафуровны ректор итеп куйганнар инде дилэр, 100 процент. Мишка Салахов укенэдер ПФУны тозугэ..

кем: имам кайдан: казан
11.03.2010 22:03
илшат педагогия институтында физика укыткан физика-математика фэннэре кандидаты финанс-экономика институты бетереп докторлык диссертациясе яклаган бугенге кон фикере булган кеше

кем: Шүрәле кайдан: Урманнан
10.03.2010 13:50
Аста фотода куелган затның кыяфәте күбрәк милиция орган вәкилләренә хас чалымга ия. Үз Бавлы-Алабугасында калып торсын, ә бүгенгә безнең Мәгъзүм Хәлимуллага алмаш юк. 1939 елны фашистлар мөстәсмар ителгән Ләһестандагы иң антифашист булган Краков данешгяһын туздырганда ул университетының Галимнәре киңәшмәсен җыеп, университет профессорлары тәкъдим иткән ректор нәмзәтенә ризалашырга туры килде. Безнең һичэчми торган олы агай һәм аның җирле куштаннары фашистларны уздырып җибәрәләр, түгелме?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
10.03.2010 16:51
Татар болыннарын, куллэрен киптерудэ уз-узен курсэткэн ата коммунист Шайми "президент" була алган Татарстанда, университет президенты да шундыйлардан булырга тиештер инде. Энэ бит, аспирант булып караган да, кутенэ тэмам уткэч, фэн эшендэ рэте булмаганына ышангач, жинел кэсеп тапкан эдэм хэзер, имеш, ректор булырга жыена... Мат, перематын да узе белэн алып килер инде.

кем: Фәндәс кайдан: Актюбинскидан
10.03.2010 06:51
Хөрмәтле админ!
Сез һаман мэр да ректор дисез...
Мир да мир,
мир да гафур дисез...
Илшат та, Касыйм дисез!
Ә менә шул урыс армиясенә "корбан"лыкка әзерләп үстерелүче Сәед Фәхретдиновлар, ә үсеп җиткәч аннан табутка салып кайтарылучы Усманов фамилиялеләре турысында...
Анда барып эләккәч, төрле якка әмер бирүче разный командирларның: напра-нале, ногу на пле..., кругом-бегом, шагом маршларыннан татар балаларыбызның башлары әйләнеп,шунда баргач кая керергә тишек тапмыйча, үзләренә-үзләре сигезәр тапкыр кайчы белән чәнчетелеп һәм әтиләренә туп итеннән "мертвые туши"га әйләндерелеп кайтарылулары турысында актарыбрак язсагыз ни булыр иде?!
Аннан соң әтиләренең балаларына рәсем ясап, шул рәсемнәренә җан кертә алмыйча, кая барып бәрелергә белмичә аптырап йөрүләре турысында...
Һәм аларның ничек интектерелүләре турысында тагын да үтемлерәк һәм халыкны селкетерлек итеп язсагыз ничек хәерле булыр иде?!


кем: вахтер кайдан: ишек катыннан
09.03.2010 22:30
Алабугадан гел урыс тарафдарлары гына чыгып тора . Кайберлэре , татар булсалар да , эле Цветаева , эле Дурова , эле Стахеев дип чабышып йорилэр . Аннан килгэн бер маржа кияве ТР магариф министры булып та алды , эшлэре генэ унмады . Хэер , Мэскэу шундыйларны якын итэ дэ инде . Эмма биредэ бер бик мохим проблем калкып чыга : гадэттэ мондый шэхэрчеклэдэ яшэгэн кешелэргэ провинциализм хас була , э бу зур эшлэрдэ бик комачаулый . Сонгы вакытларда Мэскэу куйган кадрларнын булдыксызлыгы илкьулэм бик кьуренэ башлады . Казан университеты белэн дэ шулай булачак .
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Мэрлыктан ректорлыкка? -

татарстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile