киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Истәлеккә көмеш беләзек

08.03.2010

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда республиканың иң алдынгы хатын-кызлары белән президент Миңтимер Шәймиев очрашты. “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үткән бу мәртәбәле бәйрәмдә Русиянең 31 төбәгеннән килгән татар хатын-кызлары да катнашты. Соңыннан аларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кабул итте.

Совет заманнарында 8 март алдыннан һәркайда хатын-кызларга багышланган тантаналы җыелышлар үтә торган иде. Иң зур бинада хезмәт алдынгылары, райком, партком активистлары җыела, президиумда ир-ат җенесеннән булган зур түрәләр арасында берничә бөртек эшче яки мал караучы, иген үстерүче ханым утыра. Хатын-кызларның коммунизм төзүгә керткән өлеше турында рәсми нотыктан соң, туган ил, партия турында җырлар тыңлана иде. 15-16 еллап элек бу йола урынына яңа гадәт - иң затлы хатын-кызлар белән президент очрашуы, иң булдыклы, гүзәл ханымнарны зурлау кичәсе, үзенә күрә сәнгать бәйрәме үткәрелә башлады.

Быел бу чара бигрәк тә хисле һәм мәгънәле итеп оештырылган иде. Сугышта катнашкан әбиләр сәхнәгә чакырылып, аларга затлы туннар кидерелде. Бу кичәдә җиңүнең 65 еллыгы рухы һәм бүгенге тормыш аһәңе сизелеп торды.

Миңтимер Шәймиевнең Татарстан президенты сыйфатында хатын-кызлар белән соңгы очрашуы тантаналы да, моңсу да иде. “Пирамида”дагы очрашудан “Казан” милли-мәдәни үзәге кайткан татар хатын-кызлары үзләрен Татарстанның кунаклары гына түгел, ә татар халкының мөһим өлеше итеп хис иттеләр. Аларның һәркайсының кулына милли сурәтләр төшкән көмеш беләзек кидерделәр.

“Пирамида” үзәгенә килүчеләргә тапшырылган истәлек бүләге гаҗәеп матур. Беләзекнең уртасына “М.Ш.” хәрефләре уелган. Миңтимер Шәймиевнең истәлек беләзегенә лаек булучы ханымнар сөенүләрен яшермәде.

Төшке аштан соң, Русия төбәкләреннән чакырылган татар хатын-кызлары “Казан” милли-мәдәни үзәгенең күргәзмәләр залына үттеләр. Халыкара форумнарда куела торган өстәлләр артында татар дөньясының лаеклы һәм җаваплы хатын-кызлары, төбәкләрдәге милли оешма вәкилләре утырды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров аларга бүгенге көн бурычлары, Татарстанның чит төбәкләрдәге милләттәшләргә мөнәсәбәте турында сөйләде.

Конгресс җитәкчесе шулай ук хатын-кызларга нинди төбәкләрдә милли эшләрнең яхшы оештырылуы, кайда, нинди проблемалар булуы турында да әйтте. Шушы елның октябрь аенда булачак җанисәп татар милләтенең дә бүгенге санын һәм сыйфатын күрсәтәчәк.


Бирегә җыелган ханымнарның һәркайсы татар халкының бүгенге халәтен белә, кыенлыкларны җиңү, өстәмә мөмкинлекләр табу юллары да аларга мәгълүм. Иркутскиның Ангарски шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез татарларның гаилә хроникасы турында китап чыгару өчен грант алганнар. Көмеш беләзекле Райлә Забалоцская бу турыда сөйләде.

Еш кына 2000-3000 татар яшәгән төбәкләрдән Казандагы форумнарга вәкилләр чакырылып торса, 1 миллион татарлы Башкортстаннан Казанга милли форумнарга сирәк киләләр. Әлеге очрашуда Башкортстаннан да кунаклар булды. Күренекле җырчы Нәзифә Кадыйрова һәм Агыйдел шәһәрендә яшәүче татар теле укытучысы Әдибә Хаҗиева бу очрашуга килүләренә канәгать. Әдибә ханым Башкортстандагы татар теле укытучылары арасында үткәрелгән олимпиадада җиңеп чыккан.

Татарстан президенты исеме уелган көмеш беләзеккә лаек булган ханымнар бу бәйрәмнән 8 март бәйрәме турында гына түгел, ә татар милләте, киләчәк буын турында уйланып кайтып киттеләр.




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Сэлимэ кайдан: Идел-Урал
11.03.2010 23:25
Бу белэзек орденнан да почетлырак булып чыкты. Хатын-кыз андый истэлек очен эллэ нилэрен кызганмас. Шэймиев белэзегенен сурэтен курсэтегез эле. Крупным планом.

кем: Салима кайдан: Буа
11.03.2010 09:06
Барысы да на уровне , кемга ошамый? Татарчасы да, русчасы да житарлек булды. ЗВ рус фамилияле жинучелярне татарча игълан итерга тиеш идеме?

кем: егет кайдан: Чаллы
10.03.2010 22:13
татар телен начар белям шулай да Шаймиевка рахмат барысын да тигез куря

кем: Раилэ кайдан: Совет районы
08.03.2010 21:03
Баланс ук булмасада, татарчасы хэтсез иде.Алып баручы егет татарча жырлады, Ольга исемле бер маржа татарча хикэя укыды, Салават чыкты, Кукмара гаилэсе шэп исем татарча чыкты. Жинучелэр, биюлэр русча игълан ителде.Шэймиев татарча кыстыргалады. Нэкъ халык арсындагы кебек, татар район узэгендэге...Шелтэ тугел, уйлау кирэктер. Кая барабыз, без иниди? Безнен мэктэпкэ татар классына балалар житми. Татарлар узлэре дэ туган телдэн йоз чоерэ.
җавап

кем: Ат дагалаучы кайдан: Питрәч
09.03.2010 10:26
Безнен мэктэпкэ татар классына балалар житми. Татарлар узлэре дэ туган телдэн йоз чоерэ

Соң, татарлар үз теленнән йөз чөерми нишләсе соң? Шәйми белән Зиләләр телләр турындлагы канунны бозганны карап торгач!
Инде, Салават та урысча җырламас бит инде, акланыасың, имеш Салават җырлады дип. Син менә аңлат әле, нигә Казанда, Татарстанда бөтен рәсми чаралар урысча гына уза? Аннары Шәшйми, үкенечем- татар телен күтәрәлмәдем дип, крокодил күз яшләрен чыгара? Нигә, алар, илбашлары, кулҗтура башлары Телләр турындагы канунны үтәмәгәнгә күз йомалар? Имансызлар инде, имансызлар. Аллаһы тәгалә бер каһәрен бирер әле аларга! Әлеге генә түрә булып йөриләр, милләтнең йөзен таптап

кем: Сабир кайдан: уфа
08.03.2010 18:40
Уфаның милли хәрәкәтенең вакыты юк еш белән шөгерләнергә алар хәрваыттагыча кем дөрес сөйләгәнне исбатлыйлар ягни талашалар Татарстан биргән волганы ачыклыйлар. Зилә Валиева биргән Газелнең эзэнә төшәлмиләр .Татарстанга барырга бушка булса сөяркәләрен хатыннарын яртеп барырлар иде үзләренә булмагач- нигә кирәк аларга татарлар.

кем: мохим тугел кайдан: казан
08.03.2010 18:13
Буген бу тапшыруны ТНВдан карадым. Алып баручылар гел урысча сойладе, сэхнадаге экранда язулар да урысча гына иде. Бэйрэм йорак арнуена эйлэнде. Узебез ике теллелек дибез, татар теле хаман уги. VIP–урында М.Шэймиев белэн З.Вэлиева утыра иде. Бу чара бюджет, ягъни татарстанлылар акчасына уткандер инде, аны ТНВ ботен татар доньясына курсатте. Шул чараны тигез итеп, татарча-урысча алып барырга ярамыймы икэн? МШ б/н ЗВ оештыручыларга Дэулат телларе турында законны санламауга, татар хатын-кызларына битарафлыкта (мин бу чаранын урысча гына алып барылуын шулай бэялим) берэр шелтэ белдерделэр микэн?
җавап

кем: марат кайдан: казан
09.03.2010 11:45
Шелтә белдерсәләр тел мәсәләсендә 20 ел заяга узмаган булыр иде.......
     
текст зурлыгы - +