тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










башкортстан

Азамат Галин: “Без горур халык бит инде”

Азамат Галин

Азамат Галин

08.03.2010

Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Азамат Галин беренче тапкыр “Азатлык” радиосы хәбәрчесенең сорауларына җавап бирде. Ул өченче Бөтендөнья башкортлары корылтаена әзерлек, башкорт халкы алдында торган максатлар турында сөйләде.

Азамат әфәнде, сез Бөтендөнья башкортлары корылтаен Башкортстан җитәкчелеге өчен шактый катлаулы чорда җитәкләдегез. Сезнең алда бүген нинди мөһим мәсьәләләр тора, шуларның берничәсен әйтеп китсәгез иде.

Мөһим мәсьәләләр дигәннән... Быел яңа Башкортстан тууына егерме ел була, Зәки Вәлидиебезгә 120 ел була, Өченче Бөтендөнья башкортлары корылтае үтәчәк. Икенче корылтайга сигез ел булды бит инде. Минем фикеремчә, республикада бүген хәлләр катлаулы түгел. Бүген бөтен Русиядә проблемалар тулып ята. Әйтәләр бит инде – кризис мировоззрения, дип.

Без горур халык бит инде. Безнең бар уйларыбыз – республикабызны ныгыту, барлык абруйлы шәхесләребезнең уй-фикерләрен халкыбызга җиткерү. Бу юнәлештә миңа хәтле булган рәисләр дә зур эшләр алып бардылар. Бүгенге көндә минем монда килүем, минем монда эшләвем – шушы кыска гына арада корылтайны матур гына иттереп үткәрү инде.

Элекке корылтайларга әзерләнүгә бер елдан артык вакыт бирелә иде. Ә монысына президент указыннан соң ярты ел гына үтте. Менә шушы кыска вакыт эчендә III корылтайны әзерләп үткәрү өчен административ системаны эчтән белгән кеше кирәк дип, мине сайлап куйдылар.

Менә сез “республикабызны ныгыту” дигән сүз кулландыгыз. Мәгълүм булуынча, соңгы вакытларда федераль үзәк унитаризм рельсларына күчә һәм милли республикаларның хокукларын кысу гына түгел, ә аларны теге яисә бу юл белән – кем беләндер берләштерепме, турыдан турымы – бетерү юлына басты сыман. Һәрхәлдә бу турыда Русиянең югары түрәләре, сәясәтчеләре ачык итеп сөйли. Сез мондый тенденцияләргә ничек каршы торып була дип уйлыйсыз?

Минем уйлавымча, Русия Федерациясе унитаризм юлына басмады. Ул унитаризм юлына басты дип әйтү, минемчә дөрес түгел. Русиянең бүген алып барган юлы - шул Путин сайлаган бит инде – “надо воспитать транснациональный бизнес», дип әйтте бит инде. Кайсы бер үзгәрешләр, минем уйлавымча, шуның белән бәйле.

Гафу үтенәм – төбәк компонентын бетерә торган 309нчы федераль канун кайсы ягы белән шул “транснациональный бизнеска” ярдәм итә?

Монысы икенче нәрсә. Бүген алып барыла торган үзгәрешләр – мин әйткәнгә бәйле. Русиягә “яңа буржуазия” кирәк. Шуларга шартлар тудыру бара. Ә милли компонентны алу, ягъни русификация... Русиядә чит илләрнең мәдәниятенә карап баш иеп торганда, без дә шулай эш итәргә тиешбез дип кылану, минемчә.

Сез бит инде милли компонентны саклап калу яклы?

Әйе.

Ә сезнең менә бу юнәлештә башка милли республикалар, шул исәптән Татарстан белән бергә эш итәргә ниятегез бармы?

20 февральдә Чабаксарда Идел-Урал халыклары форумы үтте бит инде. Анда барлык, дигәндәй, милли республикалардан, хәтта Кавказ республикаларыннан да катнаштылар. Шунда бер фикерне без үткәрдек: икенче форум бездә, Уфада үтәчәк. Безнең алда торган бөтен мәсьәләләрне шунда күтәрәчәкбез инде. Минем уйлавымча, шул халыкларның берләшүе... Русия Федерациясенә без күрсәтергә тиешбез – сез баскан юл дөрес түгел дип.

Без тарихыбызны, телебезне сакларга тиешбез, калдырырга тиешбез. Безнең көчебез шунда. Безнең көч шунда. Әйтәләр бит, 90нчы елларда Русия Федерациясе безнең милли республикалар аркасында гына сакланып калды, без булмасак, юкка чыгар иде дип. Бүгенге көндә дә шул ук хәл. Без үзебезнең сүзебезне алып барып җиткерәбез.

Шул ук вакытта – моны әйтеп китәргә кирәк - әгәр унитаризм булса, без шулай итеп җыелышып сөйләшә алмас идек. Унитаризм бит аны рөхсәт итми.

Юк, мин унитаризм тендецияләре турында искә алганда, ФСБ көчәюе турында сөйләмим. Минем сорау ул яссылыкта ятмый. Сүз бөтен хакимиятнең, карар кабул итү үзәгенең Мәскәүгә күчүе турында бара. Совет чорында шулай иде бит инде. Әле дә шуңа бара түгел мени?


Ә нигә күчә соң? Шул мин искә алган “яңа буржуазиягә” шартлар тудыру кирәк. Шулай диләр бит инде. Әмма, әгәр безнең милли республикалар каршы чыкса, кертмибез монда сезнең эшкуарларыгызны, йөрмәсеннәр монда, безнең үзебезнекеләр күп дип әйтсәләр, алар ни кылана алалар? Шуңа күрә бөтен булганны Мәскәүгә алалар. Минем уйлавымча, эш шунда.

Шуннан соң... Сез үзегезнең иң мөһим эшегез дип III Бөтендөнья башкортлары корылтаен җиренә җиткереп үткәрүне билгеләдегез. Ул Корылтайда башка мөһим мәсьәләләр белән беррәттән республикада урнашкан хакимият системасын саклап калу да күтәреләдер, мөгаен. Сер түгел – киләсе елны республикада җитәкчелек алышынырга тиеш. Аннан соң, быел җанисәп үтәчәк. Ул да сезнең Корылтайда карала торгандыр. Сез шәхсән үзегез менә шушы җанисәпне дә, республика җитәкчелеге алышынуы проблемасын да Бөтендөнья башкортлары корылтаена да кагыла торган проблемалар дип исәплисезме?

Өченче Корылтайда карала торган проблемалар билгеле: милли матбугат, тел, тарих. Шуннан артык икенче төрле мәсьәләләрне бүгенге көндә Корылтай алдына без куймадык.

Күптән түгел сез башкортларның җиргә хокукын канун нигезендә яңадан тергезү турында сүз кузгаттыгыз. Моны тормышка ашыруны ничек итеп күз алдына китерәсез?

Әйтеп китүем буенча, без горур халык бит инде. Шушы җирләр тарихи безнеке. Безнең фикеребезчә, халык үз җиренә үзе хуҗа булырга тиеш, кунак булырга тиеш түгел үз җирендә.

Бер сорауга, шулай да тулы җавап алынмады. Башкортстанның милли республика статусын яклаганда, шул ук Татарстан белән бергә эш кылу турында уйлыйсызмы, андый ниятләр бармы?

Без татар конгрессы белән бик тыгыз эшләячәкбез. Безнең андый планнар бар. Шул ук вакытта әйтеп киттем, Чабаксарда үткән форумның дәвамы Уфада булачак. Бөтен булган мәсьәләләрне шул форумда барлык милләт вәкилләре белән бергәләшеп караячакбыз. Бүгенге көндә, үкенечкә каршы, Казан юлларын бик таптый алмыйм. Өченче корылтайга бәйле чаралар бөтен вакытны ала. Ә болай, Казан безнең планнарда бар, бергәләшеп эшләү планнары.

Бу сораудан беркая да китеп булмый. Соңгы вакытларда Башкортстандагы федераль көч структуралары башкорт милли оешмалары җитәкчеләре белән ныклап кызыксына башлады. Хокук саклау органнары ысулларын кулланып: тентүләр, сорау алулар китте. Сез боларны нәрсә белән аңлатасыз?

Без бу проблеманы Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты утырышында карадык. Карап, халыкка мөрәҗәгать кабул иттек. Ул мөрәҗәгать корылтайның сайтында бастырылды. Безнең бәһа шунда бирелгән.

Безнең юлыбыз изге. Төп булган максатларыбыз, ниятләребез изге. Бергәләшеп кенә без мөһим мәсьәләләребезне чишә алабыз. Аерым хәл итә алмабыздыр.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Хакимхан кайдан: Уфа
24.03.2010 21:22
Хормэтле Азамат Галинга!
Син дэ горур, мин дэ горур,
Туганлыкны кем корыр?!
Татар-башкырт аерылса,
Уртак тамыр да корыр!

кем: тархан кайдан: илдән
21.03.2010 01:09
Татар белән башкортның кардәшлеген Кремль ничек аңлый?Шушы сорауга җавап эзләү файдасына тарихи бер фактны искә төшерәсем килә.Сәвитләр җимерелгәч "серле" оешмалар ЛДПР дигән партия оештырып аның башына үзләренең ышанычлы кадры булган "юрист улын" куйдылар.Менә Рәсәй президентын сайлау өчен икенче кампания бара.ЛДПРдан кандидат Жириновский бөтен Рәсәй телеканалларыннан төкерекләрен чәчеп кычкыра:"когда стану президентом России, первым делом переселю всех татар и башкир в Монголию..."(Мәгънәсе шул:сез монгол калдыкларына Россиядә "права качать не позволим") Ул юрист малае гына түгел,ә разведка органнарында тәрбияләнеп артистлык һөнәрен яхшы үзләштергән генерал, ачыктан-ачык үз карашын белдерергә "читенсенгән" мәсьәләләрдә Кремль аны куллана; йөзенә дивана кыяфәте чыгарып Вольфович "туры ярып" әйткән була,моннан соң тирә-юньдәге реакциягә карап Кремль планнарын "камилләштерә".Ул көннәрдә бөтен союздаш республикалар инде 4 ел бәйсез дәүләтләр статусында яши,ә татар белән башкорт Ельцинның суверенитет өләшүенә ышанып матур киләчәкләренә планнар кора иде.

кем: Сабир кайдан: уфа
11.03.2010 12:02
ИШИМ-БАЙ кайда нинди рәсем торганга бәйләнмә уфа ТИҮ нең бүлмәсендә 10-15 ел урыс флагы хәм 8 ел путин фотосы элэнэп торды эт эт инде ул эт булып туа эт булып үлә каннан килә ул .1990 елда Чаллыда З Аглиуллинның этләр хәм бүреләр дигән китабы моңа дәлил Беркайчанда бүрегә әйләнми өмет итмәгез

кем: R кайдан: Уфа
09.03.2010 23:29
Если шулай,заслугаhыз,харизматичный булмаган кеше куйыла икан,
ББК-нын башкорт халкынан куптан ситта торганын курhата

кем: R кайдан: Уфа
09.03.2010 21:40
Был кеше бында осраклы,нидайзер хата был

кем: Тел бете кайдан: Уфадан
09.03.2010 20:37
Алар жирлэрен заманында урысларга, хэер, аерым татар байларына да САТЫП биргэннэр бит. Бер чирек аракыга hэм бер эчмуха чэйгэ... Алар узлэре ук моны таный. Хэтта 10 сыйныф башкорт теле дэреслегенэ дэ "беркатлы башкортларнын астыртын урыс hэм татар байларына очсызга жир сатулары" турында мэгълумат керткэнннэр.Монсы икенче мэсьэлэ. Эзрэк баш эшлэту кирэк булган да бит...
Анлавымча, кичэ саткан эйберне очсыз булды дип, иртэгэсен тартып алып булмый. Чонки килешу бар: "что написано пером, то не вырубишь топором". Шулай булгач, асабалык турында сафсата сату Конституциягэ генэ тугел, аек акылга да туры килми.
җавап

кем: Marat Kilde кайдан: Qazan
10.03.2010 14:50
Үз җирләрен сатмаган алар - Ак батша 18 быуатта нугай татарын суеп казачество бандалары өчен бушаткан һәм алардан артып калган (эшлисисе, эшекәртәсе килмәгәч) чиксез җирләрне мул итеп таудан төшүче башкирга бүләк иткән җирләрне сатып эчкәннәр алар. Үз җирең ул - Анадай гъәзиз Ул. Аны һичкайчан да сатарга мөмкин түгел. Бары читнекен, халявныйны гына!!!

кем: Иркен кайдан: Уфадан
09.03.2010 19:54
Уфадагы "Академия труда" дигән Мортаза каршындагы заведениенедә тиз-тиз генә әүшәләгән ясалган "арбаза\аунай" АКАДЕМИК БУ. Дәүләт һәм муниципаль органнардагы должностьларда шушындый АКАДЕМИКЛАР булганда Башкирия алдынгы урынны бер кемгә дә бирмәячәк, аллаһ боерса....

кем: башкорт кайдан: уфанан
09.03.2010 17:39
шулайырак шул. бик анлап булмай малайны без башкортлар да шулай уйлай инек.

кем: Фәрит кайдан: Уфа
09.03.2010 10:03
Миңа калса, Азамат әфәнде әйтер сүзен административ система кешесе стилендә әйбәт итеп әйткән. Бер якка да каты бәрелми, әмма ни әйтәсе аңлашылып тора, тел төбендә ни ятканын да шәйләп була.

Әгәр ул шул ук Мәскәүгә бәрелми икән - димәк шулай кушылган, Башкортстан җитәкчелеге шундый юнәлеш алган. Әйтик, Мәскәү башкорт белән татарның якынаюын теләми ди - Азамат әфәнде дә бу мәсьәләгә бик сак кагыла. Азамат һич кенә дә беркатлыга яисә наданга охшамаган. Ялгышмагыз.
җавап

кем: Батырша кайдан: Балтачтан
09.03.2010 20:22
Ярар, Фәрит, мәтәштермә инде! Тозсызны күпме тозлы итеп күрсәтергә тырышсаң да, килеп чыкмый ул. Мин дә башта синең кебегрәк уйлаган идем, бу егет эз яшерә, башын дуракка сала, дип. Кәрим Яушевны үртәгән кебегрәк кылана, дип уйладым, ягъни, җитди сорауларга уйнап җавап бирә. Әмма башыңны дуракка салсаң, дурак булып күренәсең дә! Хәзер кеше озак уйлап тормый : ничек бар - шулай кабул итә. "Бу сүзнең астында нәрсә ята икән, болай әйткәнне тегеләй аңлап булмыймы икән?" дип гоманлап утырмыйлар хәзер. Лидер кешенең фикере ачык, позициясе билгеле булырга тиеш. Яшерергә тели икән, әнә, яшерен оешмаларда эшләсен. Хәер, башкортларның лидеры шундый булырга да тиештер, мөгаен.

кем: башкорт кияве кайдан: Ык буеннан
09.03.2010 03:37
Баш башкорт Мортаза абзый узе шактый кыю сойлэшэ , Мэскэу агайлары турында "алар ике тавык белэн дэ идарэ итэ алмыйлар" дип эйтуе генэ дэ ни тора . Э шулай да Башкорт королтае башына йомышчы малайны гына куйганнар , болай сойлэшеп халыкта абруй казанып булмый . Ураллы башкорт ни уйлый микэн ?
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

башкортстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile