киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

“Карт бүре” беркая да китми

Шәймиев Зөя утравында православ руханилары белән
05.03.2010

Татарстан Дәүләт шурасы президиумы утырышында республиканың беренче президенты вәкаләтләрен үтәүне төгәлләгән зат өчен махсус вазыйфа булдыру турында канун проекты каралды. Яңа канун Миңтимер Шәймиевнең 25 марттан соң президентлыктан киткәч, республика тормышына тәэсир итүен күз алдында тота.

Бу проект Дәүләт шурасының 12 мартта ачылачак утырышында беренче укылышта тикшереләчәк. Әйтергә кирәк, мондый адымны алдан белеп торучылар, президентлыктан киткәннән соң? Миңтимер Шәймиевнең дәүләт эшендә ничек катнашуын белүчеләр очрамады.

23 гыйнварда Миңтимер Шәймиев үзенең яңа мөддәткә тәкъдим ителүдән баш тартуы турында журналистларга сөйләгәндә, ул “Бердәм Русия” фиркасенең җитәкчелегеннән китүе, федераль дәрәҗәдәге вазыйфаларны кабул итмәве турында ачык итеп әйтте. Президентның хәләл җефете Сәкинә ханымның кәефен кырып булса да, Миңтимер Шәймиев үзенең өйдә генә утырырга җыенмавы турында әйткән иде.

Тик кенә утырмас өчен ялга чыккан җитәкчеләрнең берәр файдалы хәйрия эше, гуманитар проект белән шөгыльләнүе табигый хәл. Менә шуңа күрә Миңтимер Шәймиевнең абруе, федераль җитәкчеләр белән сүз куешулары Шәһри Болгар һәм Зөя тарихи тыюлыкларын, һәйкәлләрне тергезеп, туристлар кабул итү өчен шартлар тудыруга җигелергә тиеш. Мәдәни мирасны саклау буенча махсус вакыф булдыру турында президент фәрманы да чыкты.

Узган пәнҗешәмбедә Миңтимер Шәймиев Зөя утравына барып, булачак музейлар, тергезеләчәк ядкарьләр, башкарылачак эшләр белән яңадан танышты. Инде Миңтимер Шәймиев президентлык вазыйфасын Рөстәм Миңңехановка тапшырып, һәйкәлләр тергезергә керешә дип кенә торганда, Дәүләт шурасы президиумы карар кабул итте. Чираттагы парламент утырышында Миңтимер Шәймиев өчен махсус вазыйфа булдыру турында канун проекты каралачак.

Дәүләт киңәшчесе дип аталган бу вазыйфа моңа кадәр булган президент каршындагы дәүләт киңәшчесе вазыйфасыннан дәрәҗәлерәк. Чөнки бу киңәшчене президент Миңнеханов тәкъдим итә, ә Дәүләт шурасы раслый. Шушы ике югары хакимият тармагының һәркайсыннан да мөстәкыйльрәк булачак бу киңәшче.

Дәүләт киңәшчесенең төп эше үзенең зур сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе тәҗрибәсен Татарстан файдасына куллану. Конституция нигезендә президент Рөстәм Миңнеханов дилбегәне үз кулында тота, ә депутатлар үз эшен башкара, дәүләт киңәшчесе исә хакимиятнең дәвамчылыгын тәэмин итәр өчен кирәкле киңәшләр белән төп кыйбланы сакларга ярдәм итә.

Бу вазыйфа җәмәгать башлангычында, рәсми эш хакы алмыйча башкарыла. Дәүләт киңәшчесенең үз секретариаты булырга тиеш. Бу эш дәүләт хезмәте, чиновниклар эше түгел дип күзаллана. Миңтимер Шәймиевнең иң югары дәүләт вазыйфасы – Татарстан президенты буларак тарихка кереп кала.

Мондый хәлләр чит илләрдә булып тора. Әйтик, Кытайның кыйбласын билгеләргә Дэн Сяо Пин ярдәм итеп торды. Сингапур икътисади үсешенең “әтисе” Ле Куан Ю хөкүмәт башлыгы эшеннән киткәч, әле дә “остаз премьер” буларак җитәкче кадрларны өйрәтүдә үз исемендәге институтта эшләп йөри.

Шулай итеп, Миңтимер Шәймиевнең сәясәттән китеп, һәйкәлләр тергезүче булып китүенә ышану дөрескә чыкмады. Татарстанның беренче президенты йөгәрле, кыю һәм кискен хәрәкәтле Миңнехановка агымдагы эшләрне, икътисади пробленарны калдырып, сәяси стратегияне һәм күпмедер дәрәҗәдә гуманитар мәсьәләләрне багып торачак.

Гыйнвар аенда Шәймиевнең көтмәгәндә президентлыктан читләшүе аның командасында һәм халыкта берникадәр пошыну, курку уятса, аның дәүләт киңәшчесе булуы күпләрне тынычландырды. Шул ук вакытта киткән кеше киткән дип, яңа президент үз эшен мөстәкыйль башкаруын күзаллаучылар да аз түгелдер.

Матбугатка, аерым даирәләргә Шәймиевнең китүе аяз көнне яшен суккандай булды. Нинди үзгәрешләр булыр, уңаймы, тискәреме, дип фараз кылучылар да аз түгел. Яңалыклар көтү, үзгәрешләр теләү дә табигый. Миңнехановның заманча һәм куәтле, җитез гамәлләре Шәймиевнең тәҗрибәсе һәм стратегик фикерләве белән кушылырга мөмкин.

Илсөя Бәдретдинова башкаруындагы Илфак Шиһапов иҗат иткән "Карт бүре" җыры берничә атнадан искерде. Күренүенчә, сәясәттә һәм дәүләт эшләрендә “тяжеловес”, “карт бүре”, “ыру башлыгы” буларак танылган Миңтимер Шәймиев беркая да китми. Ул, тәртәгә яшьрәк айгырны җигеп, үзе барасы юлларны билгели кебек.

Шәймиев президент киңәшчесе генә түгел, ә дәүләт киңәшчесе булачак. Әмма Шәймиевнең Миңнеханов белән партнерлыгын Путин-Медведев тандемы белән чагыштырып булмый. Хәер, бу турыда сәясәтчеләрнең, журналистларның фикерләре һәм бәхәсләре киләчәк көннәргә кала. Шунысы ачык: Шәймиевне озатырга әле иртәрәк.

Татарстанда зур вакыйга 25 мартта көтелә. Татарстанның икенче президенты Рөстәм Миңнеханов үз вазыйфаларын үтәргә керешәчәк.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Тукыран кайдан: уфа
12.03.2010 11:11
Вил АБЗЫЙ мин исемне яздым ни язмадым ни 5ел интерда утырып беренче кушылуым кайсы битне ачма кеше сүгү талашу беренче башлаучы сез.Гос сек Олбрайт все письма элэктронные в том числе проверяйется диде .Менә мин олы башымны кече итеп талашып утырам .Сезнең язу хәм фикерләү өлешегез мишәрнекенә охшаган талашу хәм вакчыл 90 елда сезне яклап пикет оештыруыма очрашу үткәреп залдагылар 10-30 биргәндә мин 500 сум биргәнемә үкенеп утырам . 90 еллар да бүгенге көндә дә теге кгб монсы кгб кешесе дип сөйләүчеләр милли хәрәкәттән кешеләрне биздерделәр .Дамир Исхаков әйтте- Дошманны таптык ул үзебез - дип .Сезне бит ТАТАРЛАР Презедент итеп сайладык сез зур дайрәдә уйларга хәм тупиктан исән чыгу юлын күрсәтергә ТИЕШ Туфан Миңнуллиың күз кабагыннан да көлдегез.Кешененең шәхси тормышы уй фикер белән бәйләнгән . ТАТАР хатынын Актриса балалар шагирәсе Нурия апаны 2малае белән әмрикәгә алып чыгып аерып американкага алыштырдыгыз шушы мени сезнең татарлыгыз .Әгәрдә мине органнар белән бәйләмәгән булсагыз бу юлларны язмаган да булыр идем .Рафаел Хакимов Ринат Акчуринга \Тишков белән газета чыгарды \ если историк будет учит кардиогирурга шунтирования сердца што тогда будет . .....
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
12.03.2010 19:00
Беренчедэн, мин модераторнын мина карата шэхси хожумле хэбэрлэргэ куеуын дэвам итугэ протест белдерэм. Бу мина басым эше дип кабул итэм. Э "Тукран" га калганда, мин официаль рэвештэ белдерэм: мин бервакытта да беркемнэн дэ Уфада яки башка тобэклэрде акча алмадым. Бу чеп-чи ялган! Мин бу "тукранны" органнарда торуын белмим, эммэ анын язмалары шуларга, хичшикез, зур ярдэм. "Тукраннын" тубэнчелеккэ барып минем шэхси тормышыма кысылуы, курэсен, модераторны да читтэ калдырмый. Оят тугелме бу?
җавап

кем: Булат кайдан: Чаллы
12.03.2010 21:20
Вил әфәнде!
Шәп талаша болар, ә? Әгәгр кеше полемиканы талашка әйләндерә икән, бу инде аның җиңелүе дигән сүз. Өерләре белән җиңелгәннәр!
Андый вак, логикасыз әдәмчекләр һәрвакытта да акыл ияләренә һәрвакыт кара көнчелек, ачы нәфрәт белән яшиләр. Бавырлары үз үтләреннән куырылганчы... Рәхәтләнеп көл, тантана кыл. Син Җиңүче!!!
җавап

кем: Илдар кайдан: Казан
12.03.2010 21:46
Ват имынно Булат, дорес сукалыйсын, бар талаш, бар пычрак, токерек чэчу биредэ известный товарищ башлап жибэрэ, анын кайсы океан артында икэнен эйтеп тормайбыз инде. Ул по жизни побежденный, жэллик аны. Э менэ син Булат элек язганда Чаллыдан иден по-моему, и Шахит иден. массовость кирэк, да?
җавап

кем: Була кайдан: Казан
13.03.2010 13:52
Карале, синең исемең Илдар икән... Безнең авылда сары сирәк сакаллы, кылый күзле, чалыш авызлы бер Илдар бар иде. Шул түгелме син? Ул да белдекле булып, акыллы кешеләр белән сүз иргәләштерергә ярата иде... Аннары шушы Илдар Татарстанның 43 районыннан яза. Татар дошманнары һәр районда бар ул димәкче булып, күчеп йөреп, яла ягучылар географиясен киңәйтмәкче буласың, ыштули?! Ул тауариш чыннан да известный инде ул. Бөтен дөньяга! Син авылыңа кайтсаң, син һичьюгы шул 17 йортлы аылда известный булыр идең. Ату үз базарыңда түгел син, братишка...

кем: Гимадиев И. кайдан: Казан-Буа
10.03.2010 21:35
Виль абзый, син Татарстанда ничэ кон тордын? Бигрэк куп белэсен! Кайбер калай этэчлэрнен сузен озвучивать итэргэ ялланган пенсионернын токеренуен Шэймиев тугел, мэктэп баласы да тынламый. Сезнен самозваный милли мэжлеснен бер генэ нэтижэсе бар, ул татар миллэтенен зыялы катламын булгэли, талаштыра. Хет эле тик кенэ торыгыз инде.Бер уеныгыз да барып чыкмый ич. Ялга чыгучы Татарстан Президентына урынсыз сугену очен зур акыл кирэкми. Моны Мэскэу шовинистлары да булдыра. Сезнен Милли Мэжлесне алар яллаган ахры...
җавап

кем: Шаһит кайдан: Казан
11.03.2010 23:42
Шуны аңла, Гыймади, Татарстан татарлары турында гына кайгыртмый Вил абыең. Ул Бөтентатар дөньясы турында кайгыртырга тиешле вәкаләтле кеше! Татар халкы биргән вәкаләт ул! Әгәр дә син аннан "Татарстанда ничә көн яшәдең?" дип вак сорау бирәсеең икән, мин болай дим: Бездә кайбер этләр 20 шәр ел тора, ике аяклы этләр исә күбрәк тә яши. Ләкин алар өстергән хуҗалыры күрсәткән якка карап кына өрә беләләр. Бары тик үз тагаракларын гына сакларга тиешләр! Ә син үз вазыйфаңны, чамаңны белмисең... Шариков булырга маташасың. Үз чамаңны белергә кирәктер бит, ә?!
җавап

кем: Фәрит кайдан: Чаллы
12.03.2010 12:55
Син дә үз чамаңны бел алайса. Бик шапырынма. Мирзаянның бернинди вәкаләте юк, ул просто узурпатор. Иртәгә ул үзен Наполеон, или римский папа дип иглан итә ала. Вот христианнар куаныр иде!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
11.03.2010 18:12
Менэ шулай, Гимадиев эфэнде, димэк, сездэ минем китергэн дэлилле язмама карата фикерлэр юк дигэн нэтижэгэ килэсе генэ кала. Шулай, фикерен булмаса, шэхси хожумгэ кучу, сезненчэ, "зыялы катамы" очен бердэн бер дэлил. Бу бит ан кытлыгы! Аннан сон, сез Шайми язмаларны укымый дип колэсез. Дорес, мин куптэн эйтэм: ул бернэрсэ дэ укымый, ни китап сина, ни язмалар. Шуннан куренэ, менэ нинди сезнен кумирыгыз. "Ялга чыгучы Татарстан Президенты" дисез. Ул бит сайлап куелмаган, энэ шул шовинист Мэскэу тарафыннан тобэп куелган. Шулай булгач, ул Мэскэунен наместнигы гына булмыймы? "Сезнен Милли Межлисне алар яллаган ахры..." дип сез шаярмыйсыз, э безнен оскэ пычрак атасыз. Милли Межлис тугел, э шул ук Шайми белэн анын колониаль адиминистрациясы Мэскэу тарафыннан ялланган тугелмени? Кем сон аларны сайлап куйган ирекле сайлауларда? Шулай итеп сезнен язмагыздан бер генэ нэтижэ ясарга була: ул чеп-чи шэхси хожум хэм фикер кытлыгыннан килгэн яла ягып, чын дореслектэн ихтибарны читлэту. Моны совет пропаганда машинасы бик зэхэр белэ иде. Димэк, сез дэ шул юлда.
җавап

кем: Шаһит кайдан: Казан
11.03.2010 23:56
Вил әфәнде! Сезгә бер генә киңәшем бар: зинһар вак ялчылар белән бәхәскә кермәгез. Шариковлар белән дип әйтүем... Фикерсез хаиннар икәнен үзегез дә аңлыйсыз лабаса! Ә без аларның язганнарын җирәнеп кенә, Ходаем шушындый түбәнлеккә төшермә, ди-ди гыйбрәт алу өчен генә укып үтәбез. Болар бит татарның дошманнары, милләтнең вируслары, адәм актыклары гына. Аларга без тәкерергә дә җирәнәбез. Тәкерегебез пычранудан куркабыз.
җавап

кем: Фәрит кайдан: Чаллы
12.03.2010 12:51
Язып та куялар инде, мин сиңа әйтим. Чирканалар икән төкерергә дә. Гомеренә ике фелетон язып, хәзер ачуыннан ни белми шартларга утырганнарның чиркануы бик бик кызыек инде. Менә ул Шариковлар кайда, менә ичмасам вируслар, бернинди дару килешми аларга. Әле ярый өч бртек кенә үзләре.
җавап

кем: Вил Мирзяанов кайдан: АКШ
12.03.2010 06:24
Шаhит эфэнде, мин сезнен белэн тулысынча килешэм. Шул ук вакытта, сэясэт белэн шогеллэнуче кеше буларак, мина шундыйларнын чын йозлэрен ачып халыкка, бигерэк тэ, яшьлэргэ курсэтэсем килэ. Дорес, мина шэхси хожумнэр белэн ташланганнар барысы да акыл, фикер ягынна йокалар, логика дигэн нэрсэне белмилэр, э инде, гади конкрет сораулар бирэ башласан, алар узлэренен кумирлары грамотсыз Шаймины гына хэтерлэтеп, сина кече махмай кебек ташланалар. Э бит, татар эйтмешли, эт ореп тора, буре йоре тора. Мин алардан курыкмыйм, жирэнсэм дэ.
җавап

кем: Фәрит кайдан: Чаллы
12.03.2010 12:44
Бүре мондаа Шәймиев инде, ә эт дигәннәре- аңа юктан гына да ташланган һәм вакчыл нәфрәтен яшерә алмаган заокеанский и закамский "дусларыбыз. Иптәш Мирзаянов бик шәп оценка биргән аларга.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
11.03.2010 00:14
Гимадиев эфэнде, сез минем язмамдагы нинди фикер белэн килешмисез? Кайсысы дорес тугел хэн нигэ? Мина шэхси хожумгэ кучу алдыннан минем язманы укып чыгып, шуна жавап бирегез. Мин хэм Милли Межлис сезгэ ошамый ди, без Татарстанда бердэн бер оппозициябыз. Безне шунын очен Казан колониаль администрациясы эзэрлекли. . Эммэ, Милли Межлиснен нинди карарлары хэм нинди карарларнын курэсэтмэлэр ошамый сезгэ? Бит, монда бэхэслэшу шунын очен бара. Менэ мин сезне кеше буларак берничек тэ белмим, эммэ, сезнен фикер белэн танышу, бэлки, кызык булуы да бар. Сон, эйдэгез, ачып салыгыз узегезнен фикерлэрегезне, эгэр дэ алар була калса...
җавап

кем: Гимадиев И. кайдан: Казан-Буа
11.03.2010 20:43
Гафу итегез, сез анларлык хэлдэ тугел ахры. Житди сойлэшу очен аек АКЫЛ, тыныч кунел кирэк. Шулай да сез Татарстанда ничэ ел тордыгыз? Нинди катнашыгыз бар сезнен бу республикага? Бугенге казан турында кемнэн информация аласыз? Ышанычлымы, гаделме бу мэгълумат?Туры сорауга жавап кирэк.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
12.03.2010 00:20
Мин яздым уземнен постингымны. Ул сезгэ ошамаган. Шуннан сон сорадым, минем нинди фикерлэрем сезнечэ дорес тугел, дип. Э сез, имеш, мин ничэ ел Татарстанда тордым... "Кемнен инфомация алам". Сезнен шундый жавабыгыны инде мин бэялэгэн идем, лэкин, остэргэ дэ туры килэ. Интернет заманында, халыкара телефоннар эшлэгэн чагында информацияны инде итэк астына яшереп булмый. Дорес, мин Татмедиа биргэн информацияга ышана торган кеше тугелмен. Шуна курэ сез мина жавап бирмэгэнсез, э гади рэвештэ демагогия дигэн нэрэсэгэ барасыз. Тагын сорыйм: минем нинди фикерлэрем дорес тугел, алар урынына сезнен нинди фикерлэрегез бар? Мина сезнен биографиягыз да, кайда эшлэгэнегез дэ, нинди акчага яшэгэнегез дэ, нинди гезит укуыгыз да кызык тугел.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
10.03.2010 01:23
Менэ мин бу панегерикны янадан карап чыктым да, сораулар туды. Беренчедэн, нигэ узенен топ хонэре сазлыклар хэм болыннар киптеру буенча спецалист "Менә шуңа күрә Миңтимер Шәймиевнең абруе, федераль җитәкчеләр белән сүз куешулары Шәһри Болгар һәм Зөя тарихи тыюлыкларын, һәйкәлләрне тергезеп, туристлар кабул итү өчен шартлар тудыруга җигелергә тиеш" дигэн кэсепкэ юл тоткан? Ул бит тозуче дэ тугел. Минемчэ, бу алтын чишмэ булган акча чыганагында. Тозуче компанияларга заказлар кирэк, э акча яуа, акча бар, аны тик узлэштерэсе генэ кала компанияларнын "откатлары" белэн. Узенен малаеынын да тозелеш компаниясы бар. Анын турында И.Мортазин, ул салган асфальт юлларынын ярты елдан сон чокырлы-сикелтэле юнэлешлэргэ эйлэнгэне турында язып чыккан иде. Димэк, Шайми шул ук узенен элеккеге топ кэсебендэ ... коррупцияда. Икенчедэн, панегерик авторы бераз мэн дэ белергэ тиеш иде. Грамотсыз Шаймины доньянын ин югары икдисади Париж колледжын бетергэн Кытай гение Дэн сяо-пин белэн чагыштыру - узе грамотсызлык. Ле Куан Ю да шул ук калибрдан. Ярый ди, син инде жанын-тэнен белэн бу большевикка бирлгэнсен ди, эммэ, бит панегерикларны Америка радиосында куйганда укучылар совет заманы совоклары яки Татмедиа корбаннары тугеллеген дэ истэ тотарга кирэктер. Алар бит сезнен коры лэчтитегезгэ ышанмаячаклар, узлэре шул ук Википедияга, Британ энциклопедияларына керэ белэлэр. Шуна курэ, иптэш Вэлиев, мохэббэт мохэббэт белэн, э дореслек дореслек белэн булырга тиеш. Бераз язу алдыннан узегезнен героегыздан сорашу да зыян итмэс иде кебек. Мэсэлэн, нигэ ул, андый акчалы эшкэ бара? Кайчан ул тозелеш специалисты булып киткэн? Ату, имеш, табылган ди "боек тозуче", путтэ татарда тозуче яки археология буенча специалистлар беткэн ди. Урыслар мондый вакытта "лапшу на уши вешает" дип дорес эйтэлэр.

кем: Тукыран кайдан: уфа
07.03.2010 11:25
Сембердә дә милли хәрәкәт кешеләрен эзәрлекли башладылар аңада Шәйми гаеплеме чәйнәп каптырганны йота белмәгән - урыс этләре.... .ский депутатан әйтертелләр .Надо провести легкую .репрессию .7ел элек 2че мәртәбә язам.аңа әзер болырга кирәк Татарстаннан башладылар башка төбәкләрдә дә булырга мәмкин морално- психологический эзер булырга кирәк вил мирзоян ның диңгез артыннан кеше сүккәнен татарны яклаган бупып кылануы -бүрәнә аша бүре кууы белән бер. Без монда тудык монда үстек
җавап

кем: Хамис кайдан: Чаллы
13.03.2010 14:14
Монда туып үскән, иеш-ш-ш-ш-ш-ш... А што толку? Әллә син монда ахмак булып туганнарга акыл кертәләр дип уйлыйсыңмы?
җавап

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
07.03.2010 21:48
Тукыран әфәнде! Батыр булгач сүзләреңне үз исемеэ астында әйтә яхшырак булыр диеп саныйм. Сез татар мәкаләсе китергәнсез (бурәнә аша бүре куу һ.б.) Тик бит сез тәнкыйтләгән Вил Мирзаянов туры сүзе өчен КГБ төрмәсендә утырган кеше һәм ул үз фикерләрен үз исеме астында кешеләргә җиткерә. Сез нигездә дөрес әйтәсез. Эзәрлекләүгә әзер булу кирәк! Тик ул "әзер булу" мич башында утырган килеш килеп алып киткәннәрен көтү булмаска тиеш.
җавап

кем: Фәрит кайдан: Чаллы
08.03.2010 19:01
Хәлил, Вил дустыгыз бүрәнә аша бүре куа, ә сез күзгә төтен җибәреп утырасыз. Имеш Вил КГБдан бик интеккән икән, янәсе ул герой! Ул бит үзе гомер буе шуларга эшләгән, җил башка якка исә башлагач кына китәргә булган. Анысын дә сөйләгез халыкка, ул үз "геройларын" белергә тиеш. Чын йөзен күрсен халык.
җавап

кем: Салих кайдан: Татар Иле
13.03.2010 21:51
КГБ кухнясын яхшы белгән кешегә охшагансың... Кризис вакытында да әйбәт түлиләрме анда? Үз вазифаңны башкаруда атлыгып торасың. Тик сәләтең бәләкәй... Йокыңда саташмыйсыңмы? Куркып уянмыйсыңмы?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
08.03.2010 20:00
Бу я тукран, я фэрит булып кыланган эдэм, модераторнын куз йомуыннан файдаланып, гел сузне минен фикерлэрем турында тугел, э мина шэхси хожумгэ багышлый. Бит, опонентнын фикерлэренэ узенен фикерлэрен белдермэгэн, гел сузне кешегэ ташланырга таба борган кешегэ кэм дигэндэ кисэтмэ дэ бирелергэ тиеш кебек. Э бу юк, киресенчэ, анын монда курэлэтэ усендеру бара. Икенче эш, эгэр син оченче кеше турында суз алып барасын, мэсэлэн, мэкэлэдэ курсэтелгэн герой турында. Эгэр дэ шул герой, мэсэлэн, Шайми, минем нигезгэ менеп, монда минем белэн бэхэслэшэ икэн, мин, шулай ук, анын фикерлэре белэн генэ бэхэскэ керер идем. Фэрит, тукран, жэмдихан, гамил нур кебеклэр, барыбер, цивил рэвештэ сайтта суз алып бармаячаклар. Аларнын максаты - кешенен кунелен кайтарып, аны телсез калдыру. Болар барысы да энэ шул КГБ арсеналыннан булып, Казан колониаль администрациясынын пропаганда органына хэзмэт итэлэр.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
07.03.2010 16:37
Минем ойем кырындагы урманымда бик куп тукраннар. Аларнын да бик куп торлелэре бар. Барысын да узлэренен гузэллеге берлэштерэ, матурлыклары сокландыргыч. Иртэн тышка чыксан, кайчагында нинди генэ тавыш белэн алар чирле агачларны чокып жибэрмилэр. Берторлесе чоку тавышы белэн зур оркестр барабаны кебек музыкаль тавышлы. Шул ук вакытта бик кызык нэрсэ дэ кузэттем: агач эллэ кайчан корыган, инде авырга тора (мин кисеп тошергэнне котэ), э тукран шуны хаман чокый бирэ... Мэзэк хэл. Монда утырган "тукран" да эллэ шуны хэтерлэтэ кебек.

кем: рим кайдан: kazan
06.03.2010 22:04
Әй, җәмагать! Иң кызыгы шунда ки, Шәймиев президент вакытында бөек Тукай яшәгән "Болгар номерларын" чәлпәрәмә китереп ваттырды, әмма аның өчен җәзасын беркемдә алмады, ә хәзер бу вазыйфадан бушагач, Татарстанны шул дәрәҗәгә китермәкче була микән әллә? Мәсхәрә! Биредә Мәскәү дә, Прага да гәепле түгел, без үзебез йомшаклык күрсәтәбез! Ә Мөхәммәтшин исә, ни эшләргә белми ялагайлануын дәвам итә!

кем: shurele кайдан: qaladan
06.03.2010 20:54
Алай тугел.Путин кире кайтырга тели, Шэймиев кайтмый, барыбер китэ экренлэп. Э Рахимов хаман утыра! Бу Мэскэу татарга каршы пычрак уен уйный бугай. Шэймиев шуна курэ мич башына менеп утырмыйча, ДКинэшчесе буладыр...

кем: тагын бер татар кайдан: шулай ук Татарстаннан
06.03.2010 11:46
Медведевь - Путин кебек?

кем: Усман кайдан: Казаннан
06.03.2010 10:27
"6. Иман китермәүчеләр чынлыкта шундый: кисәт син аларны, яки син аларны кисәтмә - аларга барыбер - ышанмыйлар.
7. Аллаһ аларның йөрәкләрен һәм колакларын томалады, һәм карашларына аларның пәрдә, һәм аларга олы газап.
8. Һәм кешеләрдән шундыйлар бар, кем әйтә: “Аллаһка һәм ахирәт көненә ышандык”, ә алар мөэминнәрдән түгел,
9. алар Аллаһны һәм нык иманлыларны алдарга маташалар, ә алдый алмыйлар, мәгәр үз- үзләрен һәм сизмиләр,
10. аларның йөрәкләрендә чир, шуңа күрә Аллаһ чирләрен арттырды һәм аларга рәнҗеткеч газап, чөнки алар алдашалар.
11. Һәм аларга: “Җирдә бозыклык таратмагыз!”, - дип әйтсәң, “Чынлыкта без тәртип урнаштыручылар”, - дип әйтәләр.
12. Чынлыкта, алар түгелме әллә?! Алар - бозыклык таратучылар, әммә дә ләкин алар сизмиләр.
13. Аларга: “Иманы нык кешеләр кебек инаныгыз!” – дип әйтсәң, алар: “ Ахмаклар ышанган кебек ышаныйкмыни?” – дип әйтәләр. Чынлыкта, алар түгелмени?! Алар – ахмаклар, әмма дә ләкин белмиләр.
14. Һәм алар мөэминнәрне очраткач: “ Без инандык!”- диләр. Ә шайтаннары белән бергә-бер калгач: “ Чынлыкта, сезнең белән, чынлыкта без аларны мыскыл итәбез,”- диләр,
15. Аллаһ мыскыл итә аларны һәм сукыр хәлләрендә калдырып, каңгырап йөрүләрен арттыра.
16. Алар – адашуны туры юл исәбенә сатып алучылар, шуңа күрә аларның сәүдәләре табышсыз, һәм алар – туры юлдан баручы булмады." "Әл-Бәкарә, 6-16"

кем: Фазыл кайдан: РТ
06.03.2010 09:34
Миннеханов та непростой жегет! Эш жаена тошенгэнче политиканы бабайдан алыр, но дилбегэ тотуда ул узе телэсэ кемне уза. Финанс, экномика, кадрларны ул беркемгэ дэ бирми. Кызык булачак бу. Кемнэрдер очен талашырлар да бэлки, торле буын, торле кампания шул алар...Канса канис яшьлек жинэчэк!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
07.03.2010 06:16
Мини Хан, бэлки, финанс кебек эшлэрне эшлэр, кем ана каршы. Эммэ татарны контроль астында тоту, аны Русиядан ычкынмаска богауны тагын да кысып тору - Шайми кулында калган. Ул Мэскэу очен ныгырак ышанычлы. Поплар, муллалар белэн уеннар, барысы да, межконфессиональный мир дигэн куз буяу экиятлэре, кондезге кояшны томанлау, э чынабары, Мэскэунен татарга каршы булган тэре походын тэмин иту. Бер дэ юкка урыслар синен тушенэ тэреле медаллар такмыйлар.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
06.03.2010 00:00
Менэ хэзер бик яхшы ачыканды, ни сэбэп белэн Шайми узенен наместничествосыннан киткэн. Аны киткэннэр, эммэ, ул узенен киту бэясе итеп шундый постны сатып алган булып чыга. Миниханов остееннэн контроль ясап, узенен хэм малайларынын коррупция аша жыелган байлыкларын саклап калу хэм аларны тагын да зурайту очен. (Корру́пция (от лат. corrumpere — «растлевать») — термин, обозначающий обычно использование должностным лицом своих властных полномочий и доверенных ему прав в целях личной выгоды, противоречащее законодательству и моральным установкам. Наиболее часто термин применяется по отношению к бюрократическому аппарату и политической элите. Википедиядан).
Юк, бурелэр ат жикмилэр. Шайми атта тугел, э совет заманыннан калган танк белэн татар халкы остенэ килэ. Буре - торки халыклары символы булып бу наместникка берничек тэ бармый. Буре табигатьтэ тик узенэ житэрлек кенэ азык таба. Эммэ, шунысы
бар: эгэр дэ кызып китсэ, бик корбаннарын бэреп жыга. Шулай итеп, бу рокировкадан татар халкы узенэ берторле дэ унай эш котэ алмый. Империянын 457 еллык татарга каршы тэре походы татар наместниклары тарафыннан тэмин ителеп хаман дэвам итэ. Барлык чаралар белэн, чаллы судлары, фсб, милиция хэм прокуратура чиновниклары ярдэме белэн.
җавап

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
06.03.2010 19:05
Вил әфәнде! Сезнең белән тулысынча килешәм. Шәймиев үз вазыйфасын үз теләге белән калдырып китмәүе- чынбарлык. Аңа Мәскәү хуҗалары күп еллар буе тугры хезмәт иткәне өчен "бүләк" итеп куып чыгардылар эшеннән. Шуңа күрә аны "карт бүре" диеп атау дөрес түгел. Төгәлрәк булыр иде "карт эт" диеп атасаң. Чөнки кайбер эт хуҗалары картайган этләрен үтермиләр дә, үз яннарыннда асырауда да калдырмыйлар, ә бары тик урамга гына чыгарып җибәрәләр. Бу сюжет бик яхшы итеп билгеле бер мультфильмда бирелгән.
җавап

кем: Гаделия кайдан: Чаллы
06.03.2010 21:21
Карале, Хәлил абый, син белмисеңме: Шәймиләр турында элегрәк иуда динен кабул иткәннәр дигән хәбәр таралган иде. Уллары яһүдәләргә өйләнгән булгач ышанган идем. Әллә Карт бүре үзе христиан дине дә кабул итте микән соң? Поп белән атлавын кара әле! Шул кадәр шат, шундый бәхетле! Татарларга нәфрәте көчәйгән саен каферләргә мәхббәте арткан кебек. Урыс зиратыннан урын эзләп йөрүе түгелдер бит?...
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

мультимедиа