киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Милиция түрәләре иректә кала

05.03.2010

Башкортстанның Благовещен шәһәре мәкхәмәсе 5 март көнне биредәге милиция башлыкларына хөкем карарларын игълан итте. Алар иректә кала.

Мәхкәмә утырышында Благовещен шәһәре эчке эшләр бүлегенең элекке башлыгы Илдар Рамазановка, Башкортстан ОМОНы, ягъни махсус тәгаенләнеш көчләре башлыгы урынбасары Олег Соколовка һәм Благовещен шәһәре җәмәгатьчелек иминлеге милициясе башлыгы урынбасары Олег Мирзинга карата хөкем карарлары алардан каза күрүчеләрне канәгатьләндермәс, мөгаен. Чөнки әлеге югары дәрәҗәдәге милиция түрәләре төрмәдән котылып калды. Аларның өчесенә дә шартлы хөкем карары гына чыгарылды. 4 елдан алып 5 ярым елга кадәр шартлы хөкем игълан ителде милиция офицерларына.

Исегезгә төшерәбез, 2004 елның декабрь аенда Благовещен шәһәрендә милиция һәм ОМОН көчләре тарафыннан “чистартулар” булып 340тан артык кеше каты кыйналган иде. Шуннан соң каза күрүчеләр милиция хезмәткәрләрен мәхкәмәгә бирә башлады. Әмма бу гамәлләрне тикшерү озакка сузылды. Бары тик берничә ел үткәч кенә, берничә гаепле милиционер җәза алды. Өч милиционер шартлы рәвештә хөкем ителде. Һәм бары тик Благовещен шәһәре эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, милиция лейтенанты Айдар Гыйльванов кына 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Благовещендагы “чистартулар”да каза күрүчеләр үзләренә китерелгән әхлакый зыянны каплатуны таләп итеп тә мәхкәмәгә мөрәҗәгать итә һәм аларда җиңеп чыга башлады. Мисал өчен, Бөре социаль-педагогия академиясенең икенче курсында белем алучы Дмитрий Антипинга Русия Финанс министрлыгы 50 мең сум акча түләргә тиеш. Дмитрий Антипинның җиңүеннән дәртләнеп, хәзер башка каза күрүчеләр дә милиция өстеннән мәхкәмәгә бирә башлаган. Шулай итеп республика милициясеннән зыян күрүчеләр 5 елдан соң азмы-күпме гаделлеккә ирешә башлады.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: кушнариннар кайдан: рб
05.03.2010 17:35
Нургәле Аюкаевлар милициядә реформаны шулай үткәрә башлады мени?!
     
текст зурлыгы - +