киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Равил Үтәбай-Кәримине искә алалар

Равил Үтәбай-Кәрими
05.03.2010

Уфада танылган татар галиме Равил Үтәбай-Кәримигә багышланган хәтер кичәсе булып үтте. Кичә азагында аның рухына Коръән аятьләре укылды.

Равил Үтәбай-Кәриминең вафатына 5 ел тулды. Башкортстан белән Татарстанда аны “аяклы энциклопедия” дип йөртәләр иде. Ислам дине һәм шәркыять белгече буларак кына түгел, ә милләтнең тарихы, аның мәдәнияте, әдәбияты хакында да ифрат бай мәгълүматлы, киң гыйлемле шәхес иде ул. Оратор осталыгы белән дә таң калдыра торган иде Равил Үтәбай-Кәрими. Гарәп, алман, төрек телләрендә иркен сөйләшә торган һәм башка байтак телләрдә китаплар укый алган полиглот шәхес тә иде Равил Үтәбай-Кәрими.

Үзе Татарстанның Теләче районы Казаклар авылында туып үссә дә, гомеренең күп өлешен Уфада яшәп үткәрде ул. Башта дөньяви мәктәпләрдә мөгаллимлек кылса, пенсиягә чыккач, мәчетләрдә шәкертләргә белем бирде ул.

Уфада Җәмигь мәчетендә, аннан соң “Ихлас” мәчетендә дә хезмәт итте Равил Үтәбай-Кәрими. Төркиягә барып бер ел мөгаллимлек кылып кайткан кеше Уфадагы шәкертләргә дә белем бирде. Имамнар дини тәгълиматны гына түгел, милләтнең тарихын, мәдәниятен дә яхшы белергә тиеш, дигән таләпне дә куя иде ул.

Ихлас мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм дә хәтер кичәсендә ясаган чыгышында Равил аганың асыл сыйфатларына игътибар юнәлтте. “Имамнар үзләре киң белемле булса гына башкаларны да үз артларыннан ияртә ала дигән шартны куя иде Равил ага”, - ди Мөхәммәт хәзрәт.

Равил Үтәбай-Кәримине искә алу кичәсе аның рухына Коръән аятләре уку белән тәмамланды. Март азагында Уфадагы ислам университетында да Равил Үтәбай-Кәримигә багышланган хәтер кичәсе оештырыла. Әле күренекле галимнең гыйльми хезмәтләреннән торган китап нәшер ителә. Ул да март азагында дөнья күрәчәк.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Анурбик кайдан: Чаллы
05.03.2010 20:31
Равил Утэбайнын язмалары(аудио) "Татарстан" радиосында Шактый
"Жэвамигуль кэлим шэрхе" Ислам дине турында ЭНЦИКЛОПЕДИЯ..
Гади телдэ язылган бу китапны(3 басма...) к а р а г ы з Э Л Е

кем: Мансур кайдан: Оренбурдан
05.03.2010 18:14
Ризаэтдин Фәхретдиннең зур хезмәтләреннән булган "Җәвамигуль кәлим шәрхе" китабын кириллицада халкыбызга ирештерүдә дә Равил аганың хезмәте бик зур булды. Бу китапны җыеп бастыру юлында Казан, Мәскәү, Оренбур, Уфа араларын ничә кат ураганын бер ул һәм Мәдинә апа Рәхикулова мәрхүмкәйләр генә белә иде инде. Гүрләре якты булсын!

кем: ураллы кайдан: кушнаринга
05.03.2010 18:09
Мин бик объектив кеше. Йунле кеше турахында йунле hуз эйтэм,
йунhезенэ - узенэ таманды

кем: кушнариннар кайдан: рб
05.03.2010 17:38
Ураллы, синен авзыннан да юньле суз чыгар икан!

кем: ураллы
05.03.2010 17:19
Ысын мэгэнэhендэ галим, кин мэглуматле, эшлекле кеше ине Рауил агай Утэбай-Кэрими. Бына ул татарзы ла, башкортто ла тигез яраткан, ике халыкка ла хезмэт иткэн мэдэниэтле шэхес ине. Йэне йэннэттэ булhын!
     
текст зурлыгы - +