киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Хакимият Кирмәннән Ирек мәйданына күчә

Татарстан хөкүмәте бинасы
04.03.2010

Татарстанның сәяси кырында тыңлык. Давыл алдыннан булган тынлыкны хәтерләтә ул. Барысы да 25 мартны көтә. Имеш, Миңнеханов президент вазифаларына керешкәч, Татарстанда кинәт кенә зур үзгәрешләр башланачак.

Әлегә исә тикшерерлек сәяси вакыйгалар булмагач, матбугатта күбрәк Шәймиевнең нинди булганын тикшерәләр, ә инде Миңнехановның нинди президент булачагын фаразлауга килгәндә, андыйлар күп түгел.

Шуларның берсе - сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов, һәм ул китәчәк һәм киләчәк башлыкларны аларның эш урыннарына карап чагыштыра.

Шәймиевнең Казан кирмәнендә урнашкан сарае төрек-татар империалистик стилендә башкарылган. Бина вак бизәкләр белән, байларча эшләнгән авыр агач ишек белән матурланган. Бу бинада барысы да бер патша өчен эшләнгән сыман, ди Әхмәтов. Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещения чиркәве белән янәшә булуы аңа тарихи рух өсти. Шәймиев барлык нәрсәне үлчәп, кат-кат уйлап, ашыкмыйча гына хәл итә торган шәхес. Аның эш сарае да моны исбатлый.
Казан Кирмәнендәге президент сарае

Президентлыктан киткәч исә, Шәймиев үз эшен авыл хуҗалыгы министрлыгының яңа бинасында дәвам итәргә мөмин. Моңарчы мондый искитәрлек бинаның әле Татарстанда булганы юк иде. Әхмәтов фикеренчә, бәлки бу бина махсус Шәймиев өчен төзелгәндер дә. “Һәрхәлдә ул аның абруена туры килә”, ди белгеч. Бу бина берьяктан мәһаббәт тә, әмма чуарлыгы ды күзгә ташлана.
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының яңа бинасы

Миңнеханов исә Шәймиевтән нык аерыла. Ул артык хисчән кеше түгел, барлык нәрсәне үлчәп һәм файда алырга теләп эшли. Эшләрне тиз һәм нәтиҗәле башкара. Ирек мәйданындагы хөкүмәт бинасына карап та яңа президентның холкын билгеләп була. Бу бина заманча стильдә эшләнгән, биредә тарихилык юк. "Хөкүмәт бинасы инде Миңнехановның сараена охшап тора", ди Рәшит Әхмәтов.

Миңнехановка Шәймиев ярдәме кирәкме?


Күптән түгел “Интерфакс”ка биргә әңгәмәсендә Шәймиев Татарстан президенты иң элек урталыкны саклый белергә тиеш дигән иде. Әмма Әхмәтов фикеренчә, Миңнеханов лидер һәм бөтен мәсьәләдә дә үз өстенлеген тоярга тели. “Әгәр Шәймиевнең эшләү принцибы – “ике ишекне дә ачык тоту” булса, Миңнехановныкы Наполеонча – “сугыша башлыйк, аннан нишләргә икәнен күз күрер” кебек бәяләнә. Шәймиев - фикер, ә Миңнеханов - эш кешесе”, ди Рәшит Әхмәтов.

Шәймиевнең “Авыр чакта Миңнехановка терәк булырга әзермен” дигән сүзе дә сораулар уята.

“Шәймиев ярдәмгә әзердер дә, әмма Миңнехановка бу кирәкме? Чөнки ул барыбер барлык эшләрне үзенчә эшләргә күнеккән. Миңнеханов президент булып эшли башлагач, кадрларны үзгәрткәндә дә, Шәймиев кебек әллә ни озаклап уйлап тормаячак. Үзенә ошамаган кешеләрне хакимияттә тотмаячак”, ди Рәшит Әхмәтов.

Шәймиев, Мөхәммәтшин, Метшин

Әхмәтов фикеренчә, Шәймиевнең “Универсиада – Миңнеханов һәм Метшинның җиңүе” дигән сүзләр дә тикмәгә әйтелмәгән. Димәк, Шәймиев китер алдыннан Метшинны ким дигәндә Универсиада узганчы, хакимияттә калдырырга дигән шарт куйган.

“Метшин һәм Мөхәммәтшин артында һәрвакыт Шәймиев торачак. Үзенә күрә өчлек барлыкка килә. Бу өчлекнең төп көче Татарстанда иң эре “ТАИФ” ширкәте һәм район башлыклары. Миңнехановка ел дәвамында бу төркем күзәтүе астында эшләргә туры килә. Чөнки әлегә аның үзенең мондый ышанычлы төркеме булдырылмаган”, ди Рәшит Әхмәтов.

Ничек кенә булмасын, Татарстан хакимиятендә барган үзгәрешләрдән соң, казаннар Кирмән яныннан музейга караган сыман карап китә. Әлегә бу тыюлыкның үзәк урамыннан кыйбатлы машиналар тыз-быз “бабай” янына киңәшергә йөри. 25 марттан соң исә бу машиналарның да йөрүе сирәгәйгәч, Казан Кирмәне фәкать туристлар өчен генә булып калырга мөмкин.

Аның каравы, башкаланың Ирек мәйданында тормыш көннән-көн җанлана. Ни әйтсәң дә, хакимият Кирмәннән Ирек мәйданына шуыша. Моңа җитәкчелек кенә түгел, халык та игътибар итә башлады.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: камил кайдан: казаннан
06.03.2010 22:06
/Метшин һәм Мөхәммәтшин артында һәрвакыт Шәймиев торачак/ Димэк, Мөхәммәтшин артында һәрвакыт Метшин торачак, ягни анын урынына утырыр өчен. Гэрчэ ул урын шэхэр мэрыныкыннан майлырак булмаса да.

кем: фирдэвес тугел кайдан: чирмешэннэн тугел
06.03.2010 06:50
язу-сызу, сөйлэу хөнэрен кэсеп иткэн кешелэр даирэсендэ "понос мысли" дигэн төшенчэ бар. ул туктый алмыйча "фикер эйтеп" кунел болгатучынын гамэллэренэ карата кулланыла. "чирмешэннэн" актив язышучы фирдэвес туганнын шундый терминны ишеткэне юк микэн.

кем: Исәпле кайдан: Әнәкледән-сәнәкледән
05.03.2010 19:56
Фирдәвескәй каракүзкәй, яшелкүзкәй, сорыкүзкәй,мәнәвезкәй, белмәвезкәй!
Ай нуры юк йөзеңдәкәй,шуңа күрә белмәвезкәй.
Ни өченкәй, потому что мәчет ясавышкай, намаз укымайкай.
Кунакларга йөрешешкәй, мунчаларда керешешкәй, күп-күп эшләр эшләмешкәй, барыбер дә бернәрсә дә не понимашкай.
Ни өчен дисәң, чөнки почему да потому что, үлеп китеп каберләргә барып кереп, ни буласын белмәмешкәй.

кем: татар кайдан: татарстаннан
05.03.2010 18:15
М..да Фирдәвес.Бер малай дага тапкач тагын 3 дага белән ат кына табасы калды атка атланып йөрермен диеп шатланды ди.Чынлап та бина булды калганын табасы кала...
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
05.03.2010 18:50
М. Горькийнын "На дне" дигэн пьессасында бер хэйерче герой "Самое главное в жизни - каланча!" дип тугелме сон? Казан колониаль админстрациясы очен дэ шундый "каланчалар" гына мохим. Башкасына - рэтлэре юк.

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
05.03.2010 11:45
Җәмәгать!
Безнең мәмләкәттә эчтәлеге буенча тиңе булмаган,
акылын үстерергә теләгән һәркем өчен файдалы булган «Звезда Поволжья» исемле гәҗит чыгаручы, кыю, фикерле, күпкырлы акыл иясе, бер дигән татар егете Рәшит Әхметовка ни дип тел-теш тидерәсез?!
Ниткән хәл бу?
Ачудан гәҗитен ябып куйса, безләр ни укырбыз, кайсы гәҗит аша үзебезнең хәлне белеп-аңлап торырбыз? М.Шәймиевкә 20 ел республиканы җитәкләве җиңел булган дип уйлыйсызмы? Р.Минниханов бүгенге президент кәнәфиендә бәхетле дип уйлыйсызмы?
Бик авыр, җаваплы эш ич ул-президентлык итү. М.Шәймиевка мирас булып элекке заманнан бюрократ система калды. Президентның идарә итү заманында бик күп төрле җиңүләре булды, әмма пәрәвез җебен хәтерләткән системадан безләрне коткара алмады, киресенчә, соңгысы үзе бик хәйләкәр булып чыкты. Ил өчен эшлим дигән, менә дигән кешеләрне кайчак хәйлә , кайчак һәртөрле тозак, яисә авторитар режимнар ярдәмендә үз кочагына сеңдерә барды. Инде чират Миннехановта. «Илнең якты киләчәге
өчен» дигән изге максатта авторитар режимга нигезләнгән бюрократ машинасын җимерә алырмы? Коточкыч интеллектка һәм кеше ихтыярын сындырырга сәләтле бу машинаны җиңәргә безнең хакимияттә җитәрлек көчләр бармы? Шунысы хак, бер Миннихановка гына ышанырга ярамый! Аны бу кирәкле эшкә канатландырырга һәм «астан» һәртөрле ярдәм күрсәтергә тиешбез.
Бу рәсемнәрдәге матур биналарга карагач, мондый фикерләр туды.
Шатлыклы фикерләр. Әйтик, авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасы. Ясап та куялар инде-әкият! Ә шулай да, эшнең шактые эшләнгән – бина әзер! Авыл хуҗалыгы тармагын күтәреп, республикада бәхетле җитештерүчеләр армиясе генә булдырырга калды бит, егетләр?!
җавап

кем: viner
06.03.2010 23:05
Нәрсә сөйли бу Фирдәвес? Мондый колхоз парторгын күптәннән күргән дә, ишеткән дә юк иде. Ул "авыл хуҗалыгы тармагын күтәреп" Татарстаннан сез икенче Узбәкстан ясамакчы буласыз мени? Советлар Союзы чорында Мәскәү Үзбәкстаннан мамык җитештерүче төбәге ясады, промышленностен үстермәдә. Хәзер менә шушы СССР сәясәте корбаннары, безнең диндәшләр, хәерчелектә көн күрәләр, үзләрендә эш урыннары юк, Русиядә эш эзләп интегәләр. Бүген инде Татарстан - Русиянең иң зур колхозы. Үз егетләре, яшләре Татарстанда эш урыны булмагач Себергә вакытлы (вахтовый) эшкә йөриләр. Читтә эшләгәч гайлә корып булмый, өйләнгәннәре аерылырга мәҗбүр. Мәскәүнең үз демографик проблемасы, а татар халкының юкка чыгып баруы хәттә, Татарстан президентын да кызыксындырмый - ул турда ул ләм-мим.
Русиянең иң зур колхозы - Татарстан "авыл хуҗалыгы тармагын күтәреп" нинди "файда" күрде соң?
Җир эшкәртүдән:
1)табыйги болыннарны, урманнарны, әрәмәлекләрне бетереп басулар ясадылар.
2)ашлама, ядохимикатлар кулланып тирә юнне агуладылар;
3)мелиоратсия дип елгаларны корттылар.
4)сөрелгән җир катыланып кәскә әйләнде, гумусы югалды.

Фермалар:
1)аларның отходлары тирә якны пычратып, сасытып ята.
2)көтүлекләр Русия халкын туйдырыр өчен ит җитештерүдән рәттән чыкты.

Гомүмән "авыл хуҗалыгы тармагын күтәреп":
1)елгаларны, күлләрне пычраттылар;
2)су экосистемасы бозылды, җир асты сулары пычранды;
3)урманнар киселеп бетте.
4)күп җәннекләрнең, төрле вак организмнарның яшәү урыннары юкка чыкты.

Аларга бу әз күрәсең, һаман шул "авыл хуҗалыгы тармагын" күтәрәбез дип стратегик планнар корып яталар.

Менә кайбер дәүләтләрдә авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өлеше:
1)АКШта (Америка) эшче халкының - 3% авыл хуҗалыгында;
2)Финляндиядә - 5%-ты;
3)Үзбәкстан - 44% (кырык дүрт).
Кайсы илдә иктисади яктан гади халыкка яшәү шарты якшырак? Шул дәүләтләр безнең өчен үрнәк була ала. Әлбәттә тустаган төбе ялап көн күрүчеләр турында сүз бармый. Аларга кайда да яхшы.

Уйла, Фирдәвес, тормыш колхоз парторгларына бер сабак бирде, аларның кирәксезлеген күрсәтте бит инде, нәтиҗә яса.

кем: Татар шымчысы кайдан: Үз Ватаныннан
04.03.2010 23:22
Бер үк калыптагы түрәләрнең бер-берсен алмаштыруына артык җитди караш бу язмада һәм аңа багышланган фикерләрдә. Уңай үзгәрешләр булыр баштарак, ләкин күз буяу өчен генә. Соңыннан барысы да үз урынына кайтачак. Бүгенге урынга.
Гомумән:
Тормыш угы, очам, дип талпына,
Тик тизәккә кабат кадала.
Артык җитди булмаганнар гына
Шуңа акыллы дип санала.
Без татарда гел шулай булды...

кем: рим кайдан: kazan
04.03.2010 22:16
"Берсе килә, берсе китә, берсе чиратта тора..." дип әйткәндәй, берсе китеп икенчесе килүдән халыкка бер файда да булмый. Ничек фатирсыз, хәерче булып яшәгәннәр шулай булачак. Халыкка әйтергә сүз бирмәячәкләр, гәҗит-журналлар "Татмедиа" дигән цензура астында калачак. Ә Сез, җәмагать Рәшит Әхмәтов фаразын укып нәтиҗә ясамакчы буласыз. Үзенә авыр вакытта БТИҮне чакырып урам җыенына алып чыкты, түрәләр акча биргәч аларны мактый башлады, БТИҮдә кирәк түгел булып чыкты. Менә шулай ул коорупция белән беренче урынны алып торган Татарстан дигән илдә. Мине борчыган бер сорау - Казан Кирмәне буенда "Ватанны яклап һәлак булганнар" һәйкәле буласы урында Базарком һәйкәле тора, Шәймиев ул һәйкәлне үзе белән Свияжскига алып китмәс микән? Алып куйса яхшырак булыр иде. Казанда болай да иске арбалы атка һәйкәл Горький урамында бар бит инде. Гафу итегез, минем тәкъдимне бүгеннән тормышка ашыра башлагыз дигән сүзем түгел.

кем: Борис кайдан: мамадыш
04.03.2010 21:22
Кызык икән, Минниханов әле яңа гына ремонт ясатты бит кабминда, аннан китмәс инде. Тик менә Президент кремльда булганда престижныйрак инде, анысын да уйласын иде.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.03.2010 20:44
Аптыраш: нигэ Ахметовнын оригинал мэкэлэсен генэ тэржемэ итеп монда урнаштырмаска иде? Бу биналар турындагы экиятлэрне шушы автор тагын кабатлый. Рэшит - зур политика журналисты, эммэ, элегэ кэдэр мин анын бергенэ дэ курэзэлгенен тормышка ашырлуын укымадым хэм ишетмэдем. Чеп-чиста Ванда дигэн кортка кеби...
җавап

кем: риман кайдан: Казан
04.03.2010 22:58
Шәймиев өчен аталап Дәүләт кинәшчесе вазифасы кертеләсе мәгълүм булган көнне дә Ахметов дигән намусын һәм акылын югалткан бәндәнен өч тиенлек багуларын китерәләр. Әдәм көлкесе һәм радио тыңлаучыларның АКШ конгрессы акчасы хисабына башын бутау.
җавап

кем: Фәрит кайдан: Казан
05.03.2010 00:17
И-и-и Вил Мирзоянов, бигрек яратасыз инде әмрикан акчасын кайгыртырга, тагын минем налогларга дигән булыгыз . Тагын да кызык булыр. Баш ул сезнең буталган, без әлһәмдулилла аңлыйбыз, бик әйбәт язылган монда. Әнә минселхоз фотосын да куйганнар. Ул сезнең тозсыз язуларыгызга,, гел булмаган оешмагызны тыгуларга караганда халыкка күпкә кызыкрак. Ул бит ахмак түгел, барын да аңлый. Дәшми генә. Бер дәшәр әле.

кем: Алмаз кайдан: Казан
04.03.2010 20:40
Әйтерсең лә ике якны да майларга күнеккән Әхмәтов фикер иясе...
Монда татарның "Ике чабата - бер кием, икесе бергә бер тиен"дигән мәкале хакында гына төптән уйланырга кирәк. Ә монда аларны шәхес итеп күрсәтмәкче булалар кебек. Икесе дә гап - гади марионеткалар, Мәскәүнең мәхлук балдалары бит болар. Үз башлары эшләгән сурәттә дә халык файдасына эшләү өчен хоуклары юк аларның. Татар илен талау, бетерү хокуклары исә мулдан булачак. Анысын тиз арада сизәрсез. Әле бер кызык көтелә: шушы Мини хан, фалбшивый президент булып күчкән чакта ук:
- Россия кушуы буенча татар халкына казалар гына китереп торачакмын! - дип ант итәсе урында:
-Халыкка хезмәт итәчәкмен...- кебегрәк сафсата сөйләячәк, Хәчтерүш. Анысыннан бөтен халык җирәнеп көләчәк. Кызык булачак! Әмма чираттагы Холуй килгәнлеген сыртында тойган беркемнең дә көләсе килмәячәк. Бер генә яхшылык та көтмәгез! Соңрак гарҗләнәчәксез. Тиздән аңлаячаксыз... Әле бер тиенгә дә тормаучы "Конституөия" аламасына кулын куеп сөйләргә маташкан булыр 25 ендә... Тфү!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.03.2010 23:27
Алмаз эфэнде, болар барысы да татарны алдап шул колониаль тэртипне дэвам итэр очен корылган хэйлэлэр. Ату, тоттырырлар сина ди, чын татар кешесенэ анын остеннэн камчы булган наместник хезмэтенэ. Куйсалар урыслар, куя ин аларга бирелгэн, ин татарга мэрхэмэтсез, анын динен, анын телен хэм культурасын Мэскэугэ яраклаштыра белгэн кундэмгэ генэ. Тик шундый кеше актыгына гына андый "жаваплы" эш бирелэ. Энэ, куз буяу марионет Верховный Совет дигэн орган депутатлары хэзер Мэскэугэ Шаймины гомерелек "дэулэт кинэшчесе" итеп тобэп куярга чакыралар икэн. Ни очен? Шаймига Кримлнен ышанычы куберэк булып, Мини Хан остеннэн контроль ясап торырга. Юкса, тегелэй-болай, берэрсе Шайми малайларын читлэтэ курмэсен миллэт байлыкларын талаудан! "Татарстан Конституциясы" дигэн нэрсэ хэзер шунда язылган кэгазь бэясенэ дэ тормый. Энэ шуна нигезлэнгэн Милли Межлис декларациясы очен Фэузиягэ бер ел шартлы хокем чыгарып анын шулай икэнен бик тэ расладылар. Кемдэ хэзер шик калды? Э тагын Эхмэтовка килгэндэ, ул Шаймига гомер буен тэлинкэ тотты, хэзер, курэсен, Мини Ханга тота башлаган. Анын фикерлэре остэн йозэ хэм бернинди дэ узчэнлек белэн аерылмыйлар. Нэкъ сукыр курэзэче Ванданыкы кебеклэр. Татарнын бугенге кондэ бердэн бер аянычы хэм ышанычы булып Милли Межлис тора. Калганнары остэн алып аска кэдэр тик ялган гына!
     
текст зурлыгы - +