киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Стипендия кимерме?

04.03.2010

Студентлар Казан университетында стипендияләр киселәчәк икән ди. Февраль ае өчен дә стипендия һаман килмәгән, тоткарлана. Студентлар пошына, шау-шу килә. Болай булгач яхшы укырга стимул булмаячак инде диләр алар.

Соңгы айларда КДУ тирәсендә тынлык урнашкан иде. Узган елның октябрь аенда Русия президенты берничә уку йортын кушып, КДУ базасында Федераль университет булдыру карарын чыгарганнан соң, башта бөтен студентлар да моны хупламаган иде. Бу үзгәрешне төрле яклап караганнан соң, моның яхшы якка китерәчәгенә, КДУ өчен яңа киләчәк ачачагына өметләнделәр. Хәзер Федераль университетның яңа ректоры кем булачагын көтәләр.

Шушы атнада студентларның яңа борчуы туды, аудиториядә студентлар яңа проблема турында бәхәсләшә. Янәсе “4” ле һәм “5”легә укучыларга стипендия 300 сумга кими. Моңа кадәр ул 1100 сум иде.

“5” легә укучыларга югарырак стипендия бөтенләй бирелмәячәк икән дип сөйлиләр. Яхшы билгеләргә укучыларга, башка барлык студентларга кебек үк бер үк стипендия – 800 сум биреләчәк, ди студентлар.

Очын-очка ялгаучылар да бар

“Февраль аена да әле стипендия бирмәделәр безгә. Гадәттә 10-15 нче числоларда ала идек. Төркемдә стипендия темасы көн кадагында тора. Кызлар киметәләр икән, ди. Безнең төркемдә стипендиядән-стипендиягә яшәүче студентлар бар. Алар аеруча нык борчыла.”, ди журналистика факультеты студенты Эльвира.

Химия бүлегендә укучы студентлар стипендия алучылар саны киметелә диләр. Хәзер барлык имтиханнарын “4” ле генә биргән студентлар да стипендия алмаячак. Стипендия булсын өчен бер имтиханны булса да “5” легә бирелергә тиеш ди студентлар. Бу сүзләр өлешчә дөрес ди бүлек җитәкчелеге.

“Стипендия кимемәячәк. Әйе, барлык билгеләре “4” ле генә булган студентларга стипендия һәр ай түләнмәячәк. Әмма яхшы укыган бер кеше дә стипендиясез калмаячак. “4” леләргә генә укучыларга социаль ярдәм рәвешендә акча биреләчәк”, диде, исемен атауны теләмәгән химия бүлеге деканатыннан берәү.

КДУның финанс эшләре мөдире Сергей Горбачев, бу сүзләр дөреслеккә туры килми, ди. Ә стипендиянең тоткарлануына килгәндә, ул үз вакытында килергә тиеш булган.

“Безнең стипендия Русия федерациясе хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән. Элек тә ул 1100 сум иде, хәзер дә шулай булачак. Ә стипендиянең тоткарлануына килгәндә, миндә мондый мәгълүмат юк, документлар буенча, алар вакытында күчкән”, ди финанс эшләре мөдире.

Казан дәүләт икътисад институты студентлары арасында да уку йортының казнасы кимү, шунлыктан стипендия алучы студентлар саны киметелү турында сүз йөри. Финас-кредит факультеты деканы Камил Харисов, бу сүзләр университетлар кушылып, Федераль университетка әйләнү нәтиҗәсендә тугандыр, әмма алар дөрес түгел, ди.

“Стипендия фонды кимемәде, студентлар дөрес сөйләми. Стипендия күләме дә үзгәрмәячәк. “5” легә генә укучыларга стипендия 50 % ка артыграк бирелә. Бөтенесе шулай ук калачак”, ди Камил Харисов.

Студентлар 3 атна элек килергә тиеш булган стипендияне көтә. Суммасы нинди булыр – билгесез. Учаксыз төтен булмый диючеләр дә бар.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Шәриф кайдан: Казан
04.03.2010 20:04
Мондагы 1100 сумлык стипендия турында укыгач, студентлар язмышын белгәч, үкереп елыйсым килде. Хурлык! Үткән гасырның 60-70 елларында - трамвай, автобус, троллейбус бәяләре 3-6 тиен, мунча керү 16 тиен, студентлар ашханәсендә көндез туйганчы туклану бәясе 25-30 тиен торган чакта да стипендия 45 сум була иде. Фатирга кереп яшәү айга 10 сум иде... Санап торасы да юк - студентлар тук яшәде, кызлар хәтта 1,5 - 3 сумга чәчәктәй күлмәкләр дә тектереп кия иде... Исәпләп карадым: әлеге 1100 сум ул чактагы 8-9 сумнан артмый. Икенче төрле әйтсәм, Шәйми малайлары өчен бу бер "второй"га да җитми. Ничек оялмады микән бу нәселнең хөрәсән әрәмтамаклары дистә еллар буе киләчәк буыныбызның канын гына түгел, җелеген дә имеп яшәүгә. Бу студет яшьләрнең ашказаннары, эчәк-бавырлары алдагы елларда ук бозылмас, куырылмас дип кем иман китерә ала? Студентлар гафу итсен мине: шундый пенсиягә яшәүләрен белми идем. Һичьюгы 5-6 мең стипендия белән яшиләрдер дип уйлый идем... Тагын нәрсә әйтергә белмичә шаккатып утырдым да, Ходайга мөрәҗәгатҗ иттем: "Ходаем, къз нурыдай яшьләребезне ачлыктан интектергән бу нәселнең тамырын корыт, таланган малларын юкка чыгар, мондыйларны кеше саны җитмәгән чорларда да яралтма.!!!" Адәм мәсхәрәләре!...............
     
текст зурлыгы - +