киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Вәлиуллин: "Мөфти эшчәнлеге төрлечә бәяләнә"

Ринат Вәлиуллин
01.03.2010

27 февральдә Татарстан мөселманнарының IV корылтае үтте. Җыенда Татарстан Диния нәзарәте башлыгы итеп бертавыштан мөфти Госман хәзрәт Исхакый сайланды. Мөфти Диния нәзарәтен 1998 елдан – рәсми рәвештә бердәм мөфтият төзелгәннән бирле җитәкли. 1998, 2002, 2006 елларда узган корылтайларда да аны мөфти итеп сайлаганнар иде.

Татарстан хөкүмәтенең дин эшләре шурасы җитәкчесе Ринат Вәлиуллин дәүләт ягыннан мөселманнар корылтаен оештыру эшенең үзәгендә торган кешеләрнең берсе. Ул “Азатлык” радиосына корылтайдан соң туган кайбер фикерләрен җиткерде.

Ринат әфәнде, Татарстан мөселманнары IV корылтаеның төп нәтиҗәсе нидән гыйбарәт?

Корылтай Татарстан халкы өчен генә түгел, Русия мөселманнары арасында да кызыксыну уятты. Чөнки Татарстан мәчетләр саны ягыннан башка күп төбәкләрдән алда тора. Бездә хәзер 1200-дән артык мәчет эшләп килә. Аннан корылтайда президент Шәймиевнең катнашуы да җыенның дәрәҗәсен һәрьяктан да арттырды.

Корылтайда мөселман өммәтенең киләсе 4 елда үсеш мәсьәләләре каралды, яңа стратегик юнәлешләр билгеләнде. Шәймиев үзенең чыгышында Диния нәзарәтенең төгәл эш юнәлешләрен күрсәтте. Ислам диненең татар халкына хас булган Хәнәфи мәзһәбен киңрәк җәелдерү, республикага үтеп кергән башка дини юнәлешләргә чик кую, Татарстан җирлегендә мөселман руханиларын укыту мәсьәләсен күтәрде.

Президентның корылтайга килүе, билгеле, зур вакыйга. Ә ни өчен вәкаләте бетеп барган Шәймиев корылтайда катнашырга булды? Әллә ул динчеләргә юл күрсәтергә, бәхәсләргә нокта куярга теләде микән?

Бу очракта китүче, китмәүче президент дип басым ясау урынлы түгелдер. Шәймиев әлегә республиканың тулы хокуклы җитәкчесе. Аннан соң ул дини мәсьәләләр белән даими кызыксынып торган, кыенлыкларны эчтән аңлаган җитәкче. Аның бу чарадан читтә калырга тырышмавы табигый.

Корылтайның төп максаты – киләчәк 4 елга үсеш юлын билгеләү иде. Президент корылтайда үзенең төпле, уйланган сүзен барлык мөселманнарга ишетелерлек итеп әйтте. Чөнки анда һәрбер мәхәлләдән делегатлар катнашты.

Президент чыгыш ясаганда “Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләп йөрүчеләргә безнең арада урын булмаска тиеш”, дип кискен әйтеп куйды. Ул бу очракта мәзһәб мәсьәләсен күз алдында тоттымы?

Монда мәзһәбләргә басым ясалды. Сүз намаз уку, гореф-гадәтләр Хәнәфи мәзһәбендә башкарылып та башка төрлерәк фикер йөртүчеләр турында барды. Татарстан Диния нәзарәте уставында барлык дини эш Хәнәфи мәзһәбендә алып барылырга тиеш дип язылган. Президентның әйтергә теләгән төп сүзе шул булды.

Бер төрле сөйләү, икенче төрле эшләү гадәте мөфтинең үзенә дә кагылмыймы? Чөнки күптән түгел генә “Звезда Поволжье” газетында тарихчы Дамир Исхаковның мөфти Госман Исхакый турында мәкаләсе басылды. Анда сүз мөфтинең татарларга хас булмаган дини юнәлешләргә якын торуы язылган.

Моны төрле яктан карарга кирәк. Зур чаралар алдыннан мондый мәкаләләрнең, аналитик белешмәләрнең басылуы табигый хәл. Госман хәзрәт Исхакыйның шәхесен, эшчәнлеген төрлечә бәялиләр. Демократия чорында һәркем үз фикерен әйтә ала.

Ә Госман хәзрәтнең чыгышында президентның сүзләре тулысынча хупланды, аларга тагын бер тапкыр басым ясалды. Мисал өчен, динчеләр әзерләү, мәзһәб мәсьәләсе турында аерым әйтеп китәргә кирәк. Шуңа күрә бу очракта кискен сүзләр әйтү дөрес булмас иде.

Корылтай вакытында мөфтинең беренче урынбасары итеп “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәизне сайладылар. Ни өчен аңа тукталдылар? Фәиз Госман Исхакыйга альтернатива тудырмыймы?

Бу очракта алга китеп фикерләү кирәк түгел. Чөнки корылтай – республика мөселманнарның иң югары органы булып санала. Монда мөфти дә, имамнар да иң төп көч түгел. Илдус хәзрәтне бу урынга мөфти үзе тәкъдим итте һәм корылтай делегатлары бертавыштан аны сайлады. Әйтергә кирәк, Илдус Фәизне бөтен Татарстан халкы белә. Урынбасарлыкка тәкъдим иткәндә дә мөфти хәзрәт: “Илдус хәзрәт 12 ел минем янымда булды. Иң авыр вакытларда да ташлап китмәде. Мин аңа ышанам”, дип әйтте.

Соңгы ике елда мөфтинең урынбасары булып Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс эшләде. Аның турында мөфти була дигән сүзләр дә йөрде. Бу вазифага Юнысның тәкъдим ителмәве Илсур Метшинның Татарстан президенты була алмавы белән бәйле түгелме?

Андый сүзләр бик күп булды. Бик күп имамнар турында мондый сүзләр ишетелде. Ә имеш-мимешләр һәрчак булып тора. Әмма моннан гына зур нәтиҗәләр чыгару урынсыз. Татарстан мөселманнары арасында яшәп килгән бердәмлекне сакларга кирәк. Чөнки татарстан бу яктан бик күп төбәкләр өчен үрнәк булып тора.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: исемсез
04.03.2010 13:42
Диндә киләчәктә файда бирерлек берләшүгә өметләнгәндә,
иң мөһим факторны – шул диннең халык аңында нинди урын
тотканын да уйлыйсы иде, җәмәгать. Ислам кешене намус белән
яшәргә өнди. Безнең көндәлек тормышта исә, вак алдау, эре
алдаулар гадәти күренешкә әверелә, халыкта иман мәсьәләсе
кискен тора.Шул җәһәттән авыллар, андагы яңа төзелгән мәчетләр,
халыкка хезмәт күрсәтүче муллаларны искә алыйк. Ничек аларның
хәле, яхшымы? Мин уйлыйм, һич мактанырлык түгел диеп.
Дөньяви фәннәрдән хәбәрдар булган, заманча яшьләр-муллалар укып кайта, өйләнә. Нәрсә хакына яши алар? Аларның яшәп торырга йорт-җире, малы-туары ни хәлдә? Элек мулла гаиләсе , малы-туары белән халык өстендә булган. Аңа саадака китергәннәр, аның күләме билгеле булган. Чиратлашып хуҗалыгын алып барганнар, чөнки мулла шул халыкка көн-төн хезмәт күрсәткән. Ә хәзер? Яшь, укымышлы муллалар авылда озак тормый-кайсы гаиләсен туйдырырга Себер чыгып китә, кайсы такси йөртә яисә кайда да булса эшли. Шулай итеп халыкта иман тәрбияләү кебек кирәкле эшләргә чират һаман җитми кала.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.03.2010 00:15
Жэмагэть, Русиядагы торки халыларны өч нэрсэ берлэштереп тота. Беренчесе, ислам. Икенчесе, гомуми нигезле культура. Оченчесе, урыс империясына каршы дошманлык. Шул кузлектэн чыгып, безнен, моселманнарнын берлэшуе бик мохим нэрсэ. Империя узе шул берлэшуне оештыра икэн, ул уз-узенэ кабер казый. Нигэ? Чонки, шул торки халыкларнын берлэшу нигезе булган ислам динен ныгыта. Без ул берлэшудэн курыкмаска тиешбез. Риск монда бар, эммэ ул узен аклаячак. Энэ, заманында урыслар союз респбуликлары тозеп, империяларына кабер казыдылар. Бу юлы да шулай булыр, Иншалла.
җавап

кем: ураллы кайдан: Мирзаяновка
04.03.2010 12:05
СССР союз рeспубликалары тозогэн осон короманы, э урыслаштырыу политкаhы алып барган осон короно. Бер халыктын да затын короткоhо килмэй. Рэсэй богонго кондэ шул хатаны кабатларга маташа.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
04.03.2010 16:37
Урыслаштыру сэясэте, дорес, хэрбер кол миллэт очен улем куркынычлы. Монын белэн мин бэхэслэшмим. Мин тик стратегик яктан урысларнын шулай союз республикалар тозеп, халыкны алдап тотыр очен эшлэнгэн нэрсэлэре, форсат чыккач шул республикаларга урыстан качырга момкинчелек бирде. Менэ Башкортстан белэн Татарстан андый статуслы булмаганга форсаттан мэхрум булдылар. Монысын сез дэ кире какмыйсыздыр дип ышанам.

кем: гази кайдан: татарстан
03.03.2010 13:20
Әби патша заманнарыннан бирле (1766) формалашкан мөнәсәбәтләр, “традиция” бу. Ягъни мәчетләр төзергә рөхсәт бирсәләр дә, дин иреге игълан ителсә дә, хакимият мөселманнарны үз кулында тота, аларга диндә юл күрсәтә.Прәнлек һәм камчы ысулы белән үзләренә баш идерә, динне яраклаштырырга мәҗбүр итә.Шуңа алмашка мөфтиләрне тынычлыкта һәм байлыкта яшәтәләр.Нәтиҗәдә, дин башлыклары Афганистан, Кафказ мөселманнарына каршы сугышка барырга фатиха бирәләр.Монда Әбү Хәнифәнең ни катнашы бар?Бу эшләрне аклау өчен Коръәннән аятьләр яки пәйгамбәрләр тормышыннан мисаллар таба алмабыз бит!

кем: ураллы
03.03.2010 08:41
Бына берлэшеу турахында тэкдим инэ лэ, уз-ара таркылашыуга кайта ла кала. Сонки был, йэшерен-батырыны юк, ВЛАСТЬ мэсьэлэhе. Э без диндэ власть булешергэ тейешме?
Берлэушеу тураhында hуз, миненсэ, бер узэк мофтилек булдырыу монэсэбэтле тугел, э УЗЭК ГИЛМИ берлек тураhында барырга тейештер. Йэгни, ил буйынса дини мэгрифэт, Корьэн, соннэт ойрэнеу, дини йолаларга бер караш булдырыуга олгэшеу. Э бынын осон тэрэн мэглумэтле галимдар кэрэк. Власть эhелдэре тугел. Беззэ бит эле дини иерархия баскысы гилемлелек менэн бер ук тип эйтеп булмай.
Ситтэн укырга, эшлэргэ килгэн мосолмандарзын дини гамэлдэре бер аз айырыла икэн, бында проблема юк, уз ирктэре. Тик халкыбызга каршы, канундан сыккан гайептэре булмахын.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
02.03.2010 02:32
Саша Долгов сорамаган, анын урынына менэ мин сорыйм: кайсы урыс патшасы яки анын Казандагы губернаторы мофтине сайлган жыелыш остеннэн контроль ясап утырган? Наместник Шайминын шундый ап-ачык циник тэртибе империя кулэмендэ беренче мисалмы яки ул башкаларга ияреп шулай иткэнме?

кем: Усман кайдан: Казаннан
01.03.2010 23:37
Дәвамы:
Мәзхәбләр дигәннән, бүген ринатчылар (баш ринат казахстан татары, позициягезне аклар өчен аңа да мөрәҗәгать итә аласыз) сектасы дигән «мәзхәб» тә оешып килә.

Ринат әйтә: «...Монда мәзһәбләргә басым ясалды. Сүз намаз уку, гореф-гадәтләр Хәнәфи мәзһәбендә башкарылып та башка төрлерәк фикер йөртүчеләр турында барды. Татарстан Диния нәзарәте уставында барлык дини эш Хәнәфи мәзһәбендә алып барылырга тиеш дип язылган. Президентның әйтергә теләгән төп сүзе шул булды...»

Әбү Хәнифәгә, Аллаһ аңа рәхимле булсын, кагылмаска киңәш итәр идем. Ул сездән аермалы буларак, Коръәни Кәримнән дә, пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи вәсәлләмнең сөннәтеннән дә, үзенең креслосын туплаган байлыгын саклар өчен файдаланмады. Бүгенге мадхалиләр яки псевдосәләфиләр (мөфти хәс(з)рәтләре) Әбү Хәнифә Аллаһ аңа рәхимле булсын, исеме артына качып кала алмыйсыз.Ул ваһһабичы түгел, ә табигыйн. Ә Әбдүл Ваһһаб - 200 ел чамасы гына элек Сәгуд Гәрәбстанын, шул вакыттагы хакиме белән бергәләп, ширктән йолкып алучы.

Әй сез, чын мөселманнарны террористлар дип атаучы, гостеррор ялчылары!
Менә Әбү Хәнифә,Аллаһ аңа рәхимле булсын, җиһад турында нәрсә ди: ә җиһад – без үзебезне мөселман дип таныйбыз икән, барыбыз өчен дә намаз шикелле үк фарз-гайн.Чөнки кәферләр басып алган ислам җирләрен азат итү не имеет срока давности. Ә президентларыгызга бу турыда батырчылык итеп сөйли алсагыз, алар үзләре кызыксынмаса, булдыра да алмассыз, фарз-гайн, фарз-кифая , җиһад сүзләренең нәрсә икәнен сөйләп бирерсез.
Әбү Хәнифә җиһад турында болай ди: что такое «джихад» в мазхабе Абу Ханифы, рахимахуЛЛах. Согласно его мазхабу ибн Хумам в книге «Фатху – льбари» (5/187)говорит: «Джихад - это призыв неверных в ислам, при не согласии война с ними». Аль-Касани в своей книге «Бедаи»(9/4299) написал: «Джихад: используя всю силу и мощь воевать на пути Аллаха жизнью, имуществом и языком»

Вопрос: Когда трофей считается собственностью муджахидов?

Ответ: Имамы Аш-Шафии и Ахмад считают, что трофей становится собственностью муджахидов после его распределения между ними. Имам Абу Ханифа считает, что трофей становится собственностью муджахидов с его доставкой на территорию мусульман. (Аль-Ровдга (том 10, стр. 267), Бадаи Аль-Санаи (том 7, стр. 122), Аль-Каванин (том 99), Аль-Мугна (том 9, стр. 212)).

Ислам дөньясы дүрт мәзхәбнең дүртесен дә дөрес дип таба һәм нигездә алар арасында каршылык юк. Имам Малик, имам Әхмәд, имам әш-Шәфигый (Аллаһ аларга рәхимле булсын) - алар бары тик Әбү Хәнифәдән(Аллаһ аңарга рәхимле булсын) өйрәнүчеләр һәм аның эшен дәвам итүчеләр, фикх фәнендә кайбер мәсьәләләрдә төгәлрәк чишелеш табучылар.

кем: Усман кайдан: Казаннан
01.03.2010 23:36
Бисмилләһиррахманиррахим.
«Рожденный ползать летать не может- шуышыр өчен туганның очу мөмкинлеге юк. »
Мөселманнар һәм мәзхәбләр турында төгәл фикер йөртер өчен, астан торып югарыдагылар турында фикер йөртү дөрес булмый. Ә андый югарылыкка чыгу Аллаһ тарафыннан кемгә ничек каралган инде.
Ногъмани тәфсире:
«35. Үзегез мөшрикләрдән өстен була торып һәм ярдәмчегез Аллаһу тәгалә үзе була торып, кәферләрне яки мөшрикләрне татулыкка өндәп үзегезне загыйфь күрсәтмәгез, Аллаһ әйткәнчә булсагыз, Ул сезнең гамәлләрегезнең сәвабын киметмәс.» (Коръәни Кәрим, 47/35)

Башкортларныкы:
« 35. Өҫтөнлөк һеҙҙең тарафта булған саҡта, йомшап, (кəферҙəрҙəн) солох (килешеү) һорамағыҙ Аллаһ һеҙҙең менəн бергə. Аллаһ (изгелекле) ғəмəлдəрегеҙҙе юҡҡа сығармаҫ. » (Коръәни Кәрим 47/35)

Аятьләрнең тәфсирендә һәм эчтәлегендә аерма күрәсезме? Әлләни юк. Әмма дә бу Китапларның чыгу вакытын һәм кемнәр ярдәмендә чыгарылуын-бастырылуын кызыксынып караучылар, аерма таба алыр. Китаптан гына түгел, ә бәлки бүгенге бу җөмһүриятләр президентларының пукин-мукиннар алдында үз-үзләрен тотышларыннан да аерма табарсыз. Көтүләре өчен Аллаһ каршында җаваплы буларак, беренче урында торучылар һәм чыгышлары белән икесе дә элеккеге партия өлкә комитеты беренче секретарьлары булуга карамастан. Үзләренең милләтләренә дә халыкларына да хезмәт итүләре дә башкача.

Бәлки бу аларның Коръәни Кәримгә карашлары белән бәйле.
Әмма «ураллы» һәм «тимерле»гә хезмәт итүчеләр, мәзхәбләр турында сөйләшкәнче, бәлкем аларның икесенә дә җиткерә алырсыз:

Коръәни Кәримнең «Әт-Тәкәсүр», «Әл-Мәгун» сүрәләренә игътибар итеп, бер кат булса да укысыннар иде.
Файдасы барыбызга да тияргә мөмкин. Файдасының мөфтиләргә дә булачагын әйтмибез дә инде. Хаким тагарагы тирәсендә булучыларның барысына да кагыла. «Әт-Тәкәсүр» гомумән, мал җыючыларга кагылса, «Әл-Мәгун» намазлы мал җыючыларга кагыла. Галимнәрнең шәрехләвенә караганда, вәйлү сүзе кайгы исемендәге җәһәннәмне аңлата.(дәвамы бар)

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
01.03.2010 22:21
Соңгы вакытта мәзһәбләр тирәсендә күп сүз куертыла. Иң кызыгы, бер дога белмәгән, намаз укымаган кешеләр зур белдек булып мәзһбләр, вахабичылык һәм дә башка ислам дине үзенчәлекләре турында экспертлар булып фикер йөртәләр. Алай гына да түгел! Алар мөселманнарны нинди мәзхәбтә торырга, аларның кайсы яхшы, кайсы начар булуын күрсәтеп, өйрәтеп маташалар. Гәҗәп, ничек әле намаз укымаган М.Шәймиев минем өчен ислам дине буенча эксперт булып күрсәтмәләр бирә ала? Дөрес, ул күп еллар буе дояркаларны сыер сауарга, агрономнарны ашлык үстерергә өйрәтеп йөри иде. Ул вакытта да белгечләр аның бу кыланышларыннан артында булса да көләләр иде. Соң инде хәзер Татарстан мөселманнарын да М.Шәймев ислам динен тотарга өйрәтеп ятар микәнни? Белми ахыры ул бәндә, исламда бер Аллаһы тәгалә , бер хак дин --ислам дине һәм ул дин бирелгән Корән кәрим генә бар икәнен. Бернинди мәсхәб тә Корәндә язылганнан өстен була алмаганлыгын. Ни өчен соң безнең бик гыйлемле имамнарыбыз шушы гади хакыйкәтне ачык итеп белдермиләр мөселманнар арасында? Мәсхәблә тирәсендә сүз куерту ислам диненең усешен туктату өчен эшләнә һәм бу нәрсә Мәскәү хакимияте файдасына булган гамәл.

кем: Вахит кайдан: Казан
01.03.2010 19:28
Мәзһәб сүзен дөрес язып булмыймени? ниндидер профессионаллык кирәктер ич. Без бит "Святый Тын"ны дөрес, мыскыл итмичә язабыз, керәшен кардәшләр Ислам турында язганда моңа игътибар итсәләр иде. Ә мөхәррирләр кая карый? АКШ бюджеты исраф ителә түгелме монда?((
җавап

кем: muslim кайдан: monnan
03.03.2010 03:38
bik dores daghwa . nik "AZATLEQ" radiose ghadi ghena adap-axkaq qaghidaleren utami ? nik ISLAM dine turenda xaman kerashen keshese yaza ? bu bit moselmannarne sangha suqmaw , mesqel itu . elekege "AZATLEQ" tapsherularenda daimi ISLAMgha bagheshlanghan saxifalar da bula ide , a xazer Prahada da , Qazanda da sovet tarbiase alghan dahrilar eshli . nindi xurrleq !
җавап

кем: Azatliq.org
03.03.2010 12:00
Хөрмәтле укучылар! Мондый дәгъваларны кабул итеп булмый - Азатлык радиосында язмаларны мөселман, йә керәшеннәр, йә дәһриләр түгел, ә журналистлар әзерли. Аларның нинди диндә торуы, йә бөтенләй тормавы аларның үз эше. Әгәр дә сездә конкрет җитешсезлеккә, материалны әзерләгәндәге белем сайлыгына дәгъва бар икән, аны тәнкыйтләү белән килешәбез һәм тәкъдимнәрегезгә алдан ук рәхмәтлебез.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Вәлиуллин: "Мөфти эшчәнлеге төрлечә бәяләнә" -