киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Бардада Рәшит Ягъфәровне искә алдылар

01.03.2010

Пермь краеның татар һәм башкортлар яши торган Барда районында фольклорчы галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәров укулары үтте. Барда – Ягъфәровның туган ягы.

Ягъфәров укулары быел икенче тапкыр оештырылды. Беренчесе аның вафатыннан соң ярты ел үтүгә уздырылган. Районның “Таң” газеты мөхәррире Эльмарт Уразов әйтүенчә, Ягъфәров укуларын оештыру аерым бер кешенең генә идеясе түгел. “Бу Рәшит абыйны белгән, яраткан милләт җанлы кешеләрнең уртак тәкъдиме булды”, ди ул.
 

Быелгы укулар ике өлештән торды. Беренчесе Карман, Сараш, Барда авылларында февраль башында үткән. Анда Барда һәм күрше-тирә районнарның татар авылларыннан мәктәп укучылары, фольклор коллективлары катнашкан. Икенче өлешнең программасы күпкә бай.

Анда мәрхүмнең хәләл җефете Әкълимә ханым, улы Илдар Ягъфәров, туганнары катнашты, Бөтендөнья татарлары конгрессыннан да вәкилләр чакырылган иде. Ягъфәров укуларына шагыйрә Флера Тарханова, яшь җырчы Гөлгенә Кәлимуллина һәм “Азатлык” радиосы хәбәрчесе бардык.
 

26 февраль көнне Рәшит Ягъфәров укыган Карман һәм Сараш мәктәпләрендә тактаташ ачу тантаналары үтте. Хәзер Барда районында Рәшит Ягъфәров истәлегенә дүрт элмә такта куелды.

Аның беренчесе “Таң” газеты мөхәрриятенең бинасына, икенчесе туган авылы Күчтәнтидә эленгән.

Кич белән Күчтәнтидә авыл үзешчәннәре һәм мәктәп укучылары концерт куйды. Урыс теленә Константиновка дип тәрҗемә ителгән Күчтәнти - Рәшит Ягъфәровның икенче туган авылы. Ул туып-үскән Күчтәнти Баш бүген таралган инде, әмма шушы авыл кешеләре 2000 елдан башлап ел саен анда сабантуй оештыра. Бу Сабантуйны да Ягъфәров башлап җибәргән.
 

2008 елда Күчтәнти авылының 400 еллыгын зурлап үткәргәннәр. Бу тарихи бәйрәмне оештыруда да Рәшит Ягъфәровның өлеше зур булган. Ул авыл көнен уздыру өчен тарихи мәгълүматлар туплаган, Казаннан язучылар, җырчылар алып кайткан.
 

Икенче көн Рәшит Ягъфәровның каберенә чәчәк салудан башланып китте. Аннан соң районның мәдәният сараенда китап тәкъдим итү булды. Быелгы Ягъфәров укуларына бардалылар “Җәгъфәр” дигән китап чыгарган. Рәшит Ягъфәров турындагы җыентыкка аның хезмәттәшләре, туганнары, дуслары һәм якташларының истәлекләре тупланган. Китап Барданың “Таң” нәшриятында чыккан. Киләсе елга Рәшит Ягъфәровның моңа кадәр беркайда да басылмаган шигырьләрен дә кертеп, тагын бер китап нәшер итәргә уйлыйлар.
 

Шунда ук Ягъфәров исемендәге бәйгенең йомгаклау туры булды. Бәйге өч номинациягә бүленгән: фольклор коллективлары, Ягъфәров әсәрләрен укучылар һәм шушы җирлектә яшәп иҗат итүчеләрнең үз әсәрләрен укучылар. Былтыр бу бәйгедә 250дән артык кеше катнашкан булса, быел аларның саны 300гә якынлашкан. Анда бардалылар гына түгел, күрше Уен, Кунгур, Лысьва районнарыннан, Чайковский шәһәреннән дә катнашучылар бар.
  

Быелдан башлап Барда хакимияте Рәшит Ягъфәров исемендәге премия булдырды. Ул Пермь краенда яшәп татар телендә иҗат итүчеләргә биреләчәк. Иҗат эшләрен марттан кабул итә башлыйлар.
 

Ягъфәров укулары ел саен эчтәлеген үзгәртеп, яңа формалар белән тулыланып торачак, ди район җитәкчелеге. Бу чараларга кунак булып кайткан Әкълимә Ягъфәрова райондашларына зур рәхмәтләрен җиткерде.
 

Ягъфәров укулары Бөтендөнья татарлары конгрессының быелгы җанисәп буенча планына да кертелгән иде. Рәшит Ягъфәров Бөтентатар иҗтимагый үзәген оештыруга күп көч салган, милли хәрәкәттә башлап йөрүче.

Бардада аның исемендә укулар үтү очраклы түгел. Пермь ягында 136 меңнән артык татар яши. 1989 елгы җанисәп вакытыннан 14 меңгә якын кимегән. Пермь шәһәрендә татарларның милли-мәдәни мохтәрияте булса да, край татарларының милли-мәдәни үзәге Барда, ди район җитәкчелеге.

Монда район халкының 97 проценты татар һәм башкорт халкы. Шуның 63 проценты – башкорт булып санала, 33-е – татарлар. 1989 елгы җанисәптән соң, районда гомумхалык саны кимесә дә, 2002 елда элекке санга караганда, үзен татар дип санаучылар күбрәк булды, диде урындагы җитәкчелек.
 
Мәктәпләрдә татар теле туган тел буларак өйрәнелә. Татар телендә чыгучы “Таң” газетына 2011 елда 80 ел тула.
 

Рәшит Ягъфәров бөтен гомерен татар авыз иҗатын өйрәнүгә, милли хәрәкәткә багышлаган. Аның фәнни һәм әдәби иҗаты бу көннәрдә тагын да тирәнрәк өйрәнелде. Рәшит Ягъфәров исеме хәзерге яшьләргә дә рухи кыйбла табарга ярдәм итә.
 




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: тархан кайдан: илдән
07.03.2010 10:22
Туфракларың җиңел булсын,Рәшит туган...Университет тулай торагында кичен Нәрим (Нариман Ихсанов-ул бик яшьли вафат булды) белән тыпырдап бии идегез, тамашачы шәкерт халкы "алар кинога төшәргә әзерләнә" диделәр.Чынлап та "Моабит дәфтәре" фильмында әсир егетләр ролендә күренеп икегез дә "артист" булдыгыз.Сабакташларың Рәшит Әхмәтҗанов,Клара Булатова инде танылган шагыйрьләр иде,алар янында Рәшит Ягъфәров,Нур Әхмәдиев һ.б.бик күзгә дә чалынмыйлар.Ул вакытта кем уйлаган;совет империясе җимерелгәндә татар милли күтәрелеше башлангач Барда егете Рәшит дөнья күләмендә татарны берләшергә әйдәкләүче лидер булып китәр дип...Һәр татар өчен үрнәк булырлык зат идең син Рәшит!

кем: Нур кайдан: уфа
03.03.2010 10:28
Рәшит абый белән 2тапкыр гына кыска арада гына булды очрашу төпле мәгәнәле фикерләре белән истә калды әйтергә кирәк Уфага Т ИҮ рәйсеннән бердән бер килгән кеше ул.Соңлабрак белдем кайбер этләр аны берничә мәртәбә суд белән интектерсә икенчеләре ТИҮ рәйсеннән алып ташладылар Шәйми кешесе дип .Шуны әйтәсе килгән иде Бардаларга ЗУР рәхмәт зурлаганыгыз өчен УЛ аңа лаек кеше .Барда да гына түгел.......

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
01.03.2010 22:26
Бик кеше жанлы шэхес иде ул безнен Рэшит. Без анын белэн дуслыкта тордык. Анын мина курсэткэн ихтибарларын мин гомерем буе онытмам. 2002 елнын жэендэ Казанда мин анын белэн бик куп кенэ бэхетле вакытлар уздырып, татарны торгызу, аны яклау, анын азатлыгы очен корэшу турында сойлэшкэн идем. Анын кырында булган башка ТИУ агзалары да, ана ияреп, мине зур хормэт белэн каршы алдылар хэм озаттылар. Шуннан сон ни Рэшитне, ни Казанны башка курергэ насыйп булмады. Язмыш...

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
01.03.2010 21:59
Рәшит дустыбызның арабыздан киткәненә бер ел да узып киткән инде! Ә бит ул һаман да арабызда шикелле. Мин бик шатланам якташлары Рәшитне зурлап исәалуларына, аның исемен мәңгеләштерүләренә. Безгә, татарларга шулай бер беребезгә хөрмәтле, мәрхәмәтде булырга кирәк. Кайвакытны дөня мәшәкәтләре белән буталып бер беребезнең кәдерен белеп бетермибез. Без Рәшитнең кәдерен исән чагында белеп бетермәгәбез диеп уйлыйм.

кем: шамил баһаутдин кайдан: samar
01.03.2010 21:53
Рәшид әфәндене күп еллар белеп, аралашып бер-беребездән рухи көч алып яшәдек. Пырдымсызларның холкына да түзә-түзә йөрәкләрен тапатты ул. Кызганыч ки, татар милләтпәрварларын органнар гына түгел татар БУРЗУЙЛАРЫ да талыйлар һәм соңгылары катырак та талый. Чөнки талаган өчен яхшы эш хакы алалар.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
01.03.2010 18:48
Рәшит Ягофаров якшы кеше, табигате белн тыйнак, олыларны хөрмәтли белә торган, кечелекле шәхес иде. Аның белән озак еллар милли хәрәкәтә бергәләшеп эшләдек. Татар җанлы, аек акыллы иде, аның беән һәр вакыт элемтәдә идек, ул безнең Ватан фиркасы корылтайларына катнашы, фикердәләр идек үзе белән. Мин белми идем аның шигырьләр язганып, чираттагы Канада очрашуда бер шигырь китапчыгын бүләк иткән иде. Бик матур, камил шигырьләр иде китапчыкта. Җәл, арабыздан иртәрәк китте шул Рәшит, аңа әле яшиседә яшисе иде, милләт язмышыда хәл ителмәгән әле...
     
текст зурлыгы - +