тыңлау

хәзер эфирда

чәршәмбе тапшыруы (кабатлау)

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Алдан билгеләнгән Татарстан мөфтие расланды

27.02.2010

Татарстан мөселманнарының IV корылтаенда республиканың Диния нәзарәте рәисе итеп дүртенче тапкыр мөфти Госман хәзрәт Исхакый сайланды. Корылтайны алып баручы күрсәтмәсе белән мөселманнар җыены “артык сүз сөйләмичә”, “шайтан вәсвәсәсенә бирелмичә”, “тыныч кына” үтеп китте.

Мөселманнар корылтаена Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә килде. Корылтайда республиканың 1182 мәхәлләсеннән 526 делегат катнашты. Диния нәзарәте башлыгына бер генә нәмзатнең – мөфти Госман Исхакыйның гына тәкъдим ителүенә каршы килүче динчеләр булмады.

Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге җитәкчесе Исмаил Бирдиев исә “рәислеккә башка нәмзатләр юкмыни?”, “совет чорындагы кебек бөтенесе дә риза”, дип кинаяләп әйтеп куйды. 27 февральдә Камал театрында оештырылган корылтайның дустанә узуына динчеләр үзләре дә шакката.

Миңтимер Шәймиев, Госман хәзрәт Исхакый

Корылтайда Русия үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгат Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Русия президенты администрациясенең баш киңәшчесе Алексей Гришин да чыгыш ясады.

Татарстанның баш казые итеп яңадан Җәлил хәзрәт Фазлыев, ә "Болгар" мәчете имам-хатыйбы Илдус Фәиз мөфтинең беренче урынбасары булып сайланды. Ике ел дәвамында урынбасар вазифасын Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс башкарды.

“Татарлар Хәнәфи мәсхәбенә тугры калырга тиеш”

Татарстан мөселманнарының IV корылтаенда президент Миңтимер Шәймиев Ислам диненең татарларга хас булган Хәнәфи юнәлеше, милли гореф-гадәтләр, Болгар шәһәре һәм җыены турында чыгыш ясады. Динчеләргә бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләмәскә кирәклекне аңлатты. Илбашы: "андыйларга безнең арада урын булмаска тиеш", дип кистереп әйтте.


Президентның чыгышыннан аңлашылганча, соңгы елларда мөселман татарларга ислам диненең ят агымнары килеп керүнең куркыныч икәнен республика хакимияте дә аңлый. Шуңа президент ачык итеп “Татарстан мөселманнары Хәнәфи мәзһәбеннән тайпылмаска тиеш”, дип белдерде.

“Мәгълүм булганча, татарлар арасында берничә гасыр дәвамында Хәнәфи мәзһәбе юнәлешенең зыялы моделе эшләнгән. Анда башка диннәргә тигез караш, үз динеңә тугрылык күздә тотыла. Ислам диненең 1000 еллык тарихында татарлар беркайчан да икеләнеп тормаган. Башта ук Хәнәфи мәзһәбен кабул иткәннәр. Гасырлар буе аңа тугры калганнар. Шулай булырга тиеш тә.

Кызганычка каршы, кайбер имамнарның гыйбадәт кылуны, вәгазь сөйләүне, дини йолаларны татарларга хас булмаганча башкарулары турында хатлар, хәбәрләр алабыз.

Сулдан уңга: Равил хәзрәт Гайнетдин, Миңтимер Шәймиев, Госман хәзрәт Исхакый

Өстәвенә, татар өчен чит булган дини фикерләрне кайберәүләр Хәнәфи мәсхәбе артына яшерергә тырыша. Бу күренешләрне тәнкыйтьләгән дин әһелләренең, зыялыларның фикерләренә колак салу бүген дә, иртәгә дә урынлы булыр дип саныйм”, ди Миңтимер Шәймиев.

“Болгар – дәүләтчелегебезнең башы”

Татарстан президенты үзәк Диния нәзарәте оештырган Изге Болгар җыены тирәсендә барган бәхәскә дә тукталды. Чөнки Татарстан Диния нәзарәте дә, Русия мөфтиләр шурасы да әлеге җыенда катнашмый, аны диндә яңалык, ягъни бидгатъ гамәл дип саный.

Сулдан уңга: Тәлгат Таҗетдин, Исмаил Бердыев

“Тәлгат Таҗетдин җитәкчелегендә 20 ел рәттән Изге Болгар җыены үткәрелә. Әмма кайберәүләр аңа каршы дәлилләр эзләү белән шөгыльләнә. Бу мәсьәләдә бердәм фикер булырга тиеш.

Болгар безнең өчен рухи чишмә. Русиягә Ислам дине нәкъ шушы изге җирдән таралган. Шул ук вакытта Болгар безнең өчен татар дәүләтчелегенең башы, хәзерге татар цивилизациясе туган урын. Болгар җыенын үткәрү эшен Татарстан Диния нәзарәте башлап йөрергә тиеш”, диде Шәймиев.

Шунысын да әйтергә кирәк, Госман хәзрәт Болгар җыенына бармаса да, чыгышында әлеге җыенны уңай яктан гына телгә алды.

Мөфти үзәкләштерүне хуплый

Корылтай дәвамында мөфти Госман Исхакый  Татарстан хакимиятенә, аеруча Шәймиевка мактау, олылау сүзләрен күп ишеттерде. Исхакый фикеренчә, Татарстанда тотрыклыкка һәм көчләр тигезләнешенә ирешү үзәкләштерү сәясәте ярдәмендә мөмкин булган.

Госман Исхакый чыгыш ясый

“Дәверләр, җәмгыять формалары алышынган вакытта, тарихи, мәдәни, географик шартлар буенча Татарстанга үзәкләштерү кулай”, ди Госман хәзрәт Исхакый.

“Русия мөселманнары берләшергә тиеш”

Татарстан мөфтие Русия мөселман оешмаларын берләштерү мәсьәләләренә дә тукталды. “Шигебез юк, Русия мөселманнарына берләшергә кирәк”, ди ул. Госман хәзрәт Исхакый исә Русия мөселман оешмаларының кушылуын өч этапта күрә.

Сулдан уңга: Татарстан епархиясе башлыгы Анастасий, Татарстанның дин эшләре җитәкчесе Ренат Вәлиуллин

“Беренче этапта төбәкләрдәге мөселман берлекләре берләшергә тиеш. Әйтик, кайбер төбәкләрдә мөселман оешмалары йә мөфтиләр шурасына, йә Диния нәзарәтенә буйсына. Бу, әлбәттә, өммәт эчендә таркалу тудыра. Икенче этапта Русия мөфтиләр шурасы һәм үзәк Диния нәзарәте кушылырга тиеш. Өченче этапта Төньяк Кавказ мөселманнары белән шартнамә төзү мәсьәләсен карап булыр иде”, ди Исхакый.

Госман Исхакый татар теле турында уйлана

Татарстан мөфтие татар теленең киләчәгенә куркыныч яный, Ислам дине исә татар телен саклап калуда ярдәм итә ала дип фикерли. Аның фикеренчә, татар телен югалту – ата-бабалар каршында гөнаһ булачак.

Шәймиев Татарстан Диния нәзарәтенә Коръән бүләк итте

“Дөресен әйтергә кирәк, татар теле тулысынча дәүләт теле була алмады. Кызганычка каршы, татар халкының күпчелеге үз теленең язмышына битараф дигән тәэсир кала. Тагын бер тапкыр әйтәсем килә: киләчәк гасырларга бербөтен милләт булып аякка басар өчен безгә үз динебезне һәм телебезне күз карасыдай сакларга кирәк”, ди Татарстан мөфтие.

Мөфтиләр бер-бер артлы чыгыш ясады

Мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның бер сәгатьлек чыгышыннан соң сүз кунакларга бирелә башлады. Башта Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, аннан үзәк Диния нәзарәте җитәкчесе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин сүз алды.


Ике мөфти дә үзәк Диния нәзарәтен, мөфтиләр шурасын һәм Төньяк Кавказ мөселманнары координация үзәген берләштерү мәсьәләсенә тукталды. Равил Гайнетдин чыгышы вакытында Тәлгат хәзрәт Таҗетдин бакчасына таш та ыргытты. “Әгәр мөселманнар баш мөфтине баш мөфти дип санамыйлар икән, ул нинди җитәкче булсын?”, диде Гайнетдин.

Мөфтиләр шурасы башлыгы, мөфти Равил Гайнетдин Татарстан президенты Шәймиевтән Русиядә мөселман телевидение каналы булдыруда ярдәм күрсәтүен сорады.


“Шәймиев Татарстанны Русиядән аермады”


Тәлгат һәм Равил хәзрәтләрдән соң корылтай делегатларын Төньяк Кавказ мөселманнары координация үзәге рәисе, Ставрополь өлкәсе һәм Карачай-Черкәс республикасы мөфтие Исмаил Бердыев сәламләде. Ул кавказларның мөселман оешмаларын берләштерүгә риза булуларын ассызлыклады.

Бердыев Шәймиевны котлый

Кавказда тынычлык булдырган өчен Бердыев элекке президент Путинга рәхмәт әйтергә, Ельцинны Русияне таратуда гаепләргә өлгерде. Мөфти сүзләренчә, Кавказда тәртип урнашуда Шәймиевнең дә өлеше бар. Чөнки ул Татарстанның Русиядән аерылуына юл куймады. Акыллы кеше булды. Мондый сәясәтчеләр булганда Русиядә, бөтен дөньяда тынычлык хөкем сөрәчәк, ди Бердыев.

Ахырда Исмаил Бердыев Татарстан президентын Төньяк Кавказның “Өммәт каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: гази кайдан: татарстан
01.03.2010 14:51
Аллаһы тәгалә Корьәндә мәзһәбләргә бүленүнең һәм традицияләргә иярүнең дөрес түгеллеген фаш итеп күрсәтә (3-103 ;5-104).Шулай ук бу съездда утыручыларның моны белә торып дөреслекне кешеләрдән яшерүләрен дә белдерә (Корән-2-159).

кем: кысла кайдан: samar
28.02.2010 22:34
Йонаһыга чуммагыз. Шәймиев әллә кайчан намазда
җавап

кем: Шиһап кайдан: Чүпрә ягы
02.03.2010 15:03
Нәрсә, Мәскәүгә карап чукынуы намаз дип аталамыни. Әллә иблис- тә дә намаз дигән төшенчә бармы?

кем: башкорт кайдан: башкортостандан
28.02.2010 21:13
безгэ башкортларга бу муфтилер ике тин бер акча инде ,булды ни бумады ни. талгат мафиясы бэтеуе файда гына безнен халыкка смотритель ум мусульман бит инде ул мэскеу наместнигы.юкка гына баш кутерген башкорт еренэ урынлаштырмый уны назаратты эби батша.Алыгыз узегеге тубе - тамыры белен.

кем: Inyaz кайдан: Spb
28.02.2010 19:34
Шэймиев чыгышында узэк темалар итеп алынган юнэлешлэр бик урынлы; алар бугенге кондэ татарлар очен конузэк мэсъэлэлэр хэм, элбэттэ мохим.
Мофти хэзрэт Исхакыйнын татар телен саклау хэм устеру кирэклеге турындагы сузлэре мофтиятнен хэм имам-хэзрэтлэрнен конузэк сэяси мэсъэлэлэргэ игътибар итэ башлавымы эллэ дип кабул ителэ.

кем: шул кайдан: тегендэн
28.02.2010 10:06
бу фотоларны тошергэн фотографка сэлэм намазларны укырга онытма политика политика э кыямэт коне якынлаша...Аллах каршында жавап бирэсе бар хэр бер секунд улемгэ якынайта...моселман ул Аллахка буйсынучы э Аллахка ышанучы гына тугел!

кем: гыймранова кайдан: ЛА
28.02.2010 01:50
утыра утыра башта бер фикер туды: епархия башлыгы керэшенме, урысмы ул?
казанда керэшен булырга тиеш тугелме икэн?

юкса, бу анастасий атакайга тэржемэ итеп утырганнардыр ул.

кем: Илнур кайдан: Алабуга
28.02.2010 01:02
"Хәнәфи мәзхәбе" дип үләләр инде!!! Онытмаска кирәк, Әбү Хәнифә - пәйгамбәр түгел, ул зур галим һәм сукырларча (фанатично) аның артыннан иярү дөрес булмас (бу галимнәрнең сүзләре). Үзе үк әйтеп калдырган, "әгәр дөрес дәлил тапсагыз, минем сүземне калдырыгыз". Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең, сәлаллаһу галәйһи вәссәлләм, сүзләре алдан йөрергә тиештер бит. Миннән сорыйлар син кайсы мәзхәбтә, дип. Мөхәммәтнең, сәлаллаһу галәйһи вәссәлләм, "мәзхәбендә" дим. Чөнкии минем өчен беренче урында ул. Минем бу фикерләрем Әбү Хәнифә кирәк түгел дигән сүз түгел, дөрес аңлагыз, киресенчә, ул зур галим, аның хезмәтләре белән танышырга, укырга, аны хөрмәт итергә кирәк, әмма да ләкин ул, тагын кабатлыйм, пәйгамбәр түгел. ИҢ БЕРЕНЧЕ эш итеп дәлил эзләп Пәйгамбәребез Мөхәммәт, сәлаллаһу галәйһи вәссәлләмгә иярү дөрес булырга тиештер.
җавап

кем: Танк кайдан: Казан
01.03.2010 14:59
Монда Коръэн белэн Пэйгамберебез (с.г.в.) соннэте хакында бэхэс була алмый. Ул кануни сузлэр. Хэм аннан баш тарту булса - ул ботенлэй Ислам булмас иде. Суз ул хакта бармый.
Имам Эгъзам Эбу Хэнифэ буенча бабаларыбыз 1000 елдан артык яшэгэн икэн, алай гына тугел, моселман оммэтенен купчелеге шул мэслэктэ икэн - бу мэсьэлэдэ фанатизм урынсыз дип саныйм. Чонки бу моселман оммэтен юкка чыгару булыр иде. Мэзхэблэр юкка гына барлыкка килмэгэн бит! Хэрберсе торле ж,ирлек очен, моселманнарга яшэргэ жинелрэк булсын очен барлыкка килгэн. Мэзхэблэрне Эбу Хэнифэ дэ, башка имам да барлыкка китермэгэн, ул тулаем моселман оммэте мохтаж булудан барлыкка килгэн!!!
Э Эбу Хэнифэгэ басым ясау - ул безнен топ принцип!!! Мэсжидлэргэ керегез - уз кузаллавыгыз белэн генэ дэ безнен традиционча гыйбадэт кылучынын санын курерсез. Алар купме хэм башкалар купме? Хэтта белемнэре буенча да чит идеология вэкиллэре кочлерэк. Безнен буген шунын кадэр ки аяныч хэлебез, дилбегэ башка кулда. Бу дорес тугел, ул исламда безгэ дэ, татарга да урын юк!!! Шуна да дэулэтнен бу юнэлештэ эш алып баруын хупларга гына кирэк, жэмэгать!!!
18 гасыр агымына кереп кушылу - дини, тарихи, милли ялгышлык. Инде анларга вакыт!!!
җавап

кем: Фазыл кайдан: Ырынбурдан
01.03.2010 03:32
Илнур, танк хөрмәтле була алмый. Танк ул инструмент. Уенчык булмаса, аны тимердән ясыйлар.Ә тимер бик җиңел яна торган әйбер. Танк дигән хәсрәт капчыкларын казандагысын түгел, әмриканскийларын әфган дигән кыйтгадагы ваһһабичылар эчендәге җан көекләре белән пачкалап яндыралар дөньяда ук.
Илнур, гадәттә, хөрмәтле дип җан иясенә әйтәләр. Җансыз әйберләрнең кыштырдавына исең китмәсен.
Казан кайный. Үзенә танк кушаматы алучының казан тирәсендә булуына да исең китмәсен. Аның кешеләр арасына кысыласы килә.Ат дагалаганда бака ботын кыстырган кебек. Пост әү ментта торучысы микән, танкодромда черүчесе микән, аларга да чират җитәр. Ваһһабиларча фикер йөртә аласың икән сөен генә. Ваһһаб -бүләкләүче дигәнне аңлата бит ул.Бәлки синең дә кешеләргә хөрлек бүләк итәсең киләдер, хөрмәтле дип әйтәсең бит.
Казанда аш пешерәләр, анда ит тә булырга мөмкин. Ул ит кеше ите булырга да мөмкин. Тере яки үле кешенеке. Дөньяви күзлектән караганда, суеп салганы тере була. Андый раисләрнең (президент, король һ.б.) барлыгын татарстанда түгел, африкада дип ММЧдан үз күзләрем белән укыганым бар. Әмма ММЧда нәрсә язмаслар.Аларга бик ышанып бетеп тә булмый. Ә танк укыштыргалый ахрысы, шул исәптән китаплар да. Ә менә Китапта җәһәннәмнең ягулыгы кешеләр һәм ташлар диелгән. Аларның кайсысы озаграк яна икән? Ничек уйлыйсың? Танк игътибар ит, сиңа әйтәм, ничек уйлыйсың дип, кай төшең белән димим. Бәлки кешеләр сүзенә кысылганчы, исемнәр һәм сүзләр турында фикер йөртерсең. Пока.
җавап

кем: танк кайдан: Казан
28.02.2010 11:38
Син чын ваххабича фикер йортэсен, малай... Эле безгэ Эбу Хэнифэне анларга -- ууу бик ерак. Без аны белмибез хэтта, нинди фанатлык булырга момкин!!! Син узен ваххабиларнын буш сузен сойлэп йормэ, анысы хэркем очен дэ мэгълум, безнен Пэйгамбэр Мохэммэд (с.г.в.), Эбу Хэнифэ шунын соннэтеннэн, ул табигыйн, 4 имам мэзхэбе буенча ул алданрак туган, кубрэк ишеткэн, гарэп булмаган халыклар белэн торган, узе фарсы! Син башта Ислам тарихын ойрэн, аннан шэреханэмэлэр язарсын, яме!!!
җавап

кем: Илнур кайдан: Алабуга
28.02.2010 21:56
Хөрмәтле Танк! Әйтәсе килгән фикерем нидән гыйбәрәт иде: күп очракта пәйгамбәребезнең сүзләрен дәлил итеп китергәндә кайбер кардәшләр "Ә Әбү Хәнифә болай әйтә", дип җавап бирәләр. Минем аңлавымча, пәйгамбәребез ялгышкан, ә Әбү Хәнифә аны төзәткән килеп чыга. Сукырларча иярү кирәкмәс дип әйтүем шуны аңлата иде (бәлки артык каты яңгырыйдыр). Тагын бер кат кабатлыйм һәм сезнең белән килешәм, ул зур галим, аның хезмәтләре (нәкъ үзенеке) б-н танышу бик кирәк. Әмма иң беренче чиратта пәйгамбәребезгә, ә соңыннан галимнәргә таяну кирәктер. Мин зур кеше түгел, әгәр ялгыш фикер йөртсәм Аллаһы Тәгалә үзе кичерсен! Әгәр ялгышларым булса төзәтегез, аңлатыгыз. Алдан ук рәхмәт!

кем: хэзрэт кайдан: лаеш
28.02.2010 00:14
Шайми дога кыла беле мени ул? Узе бисмилла дип сузен башлады.
Госман купме кирэк атаказ кебек чабып йорде...
Съезд - никадэр ясалмалык...
Рамил Юныс ник борынын салган ул???
Равил Гайнетдиннен башы куккэ тиде буген. Президент янында утыргангадыр инде... Тажетдинне бэрэ ул скоро
Вэлиулланы танырлык тугел монда. Уйлап куярсын, имеш ул Тажетдин командасыннан, лили тамгалары белэн чапан кигэн...
Жэлил хэзрэт корылтайны туй сыман алып барды... Оста тамада...
Их Элбир хэзрэтне тэки мофти итмэделэр... Аннан да яхшы кандидатура юк иде...
Ботенебездэ тавыш бирде риза дип... кушкач...

кем: tatarblog.com кайдан: Qazan
27.02.2010 23:16
Бу очрашу турында ишеткәч вә укыгач шундый сөендем, чыннан да шайтан вәсвәсәсеннән качып берләшергә һәм мәзһәпләрне саклап вахапчылык белән көрәшергә кирәк, чөнки ваххапчылык (ваххабизм) ул Ислам диненең 5-нче колоннасы.

Болгар бабаларыбызның башкалаларын - Болгарны да торгызу әлләй кайчан ук кирәк инде, татарга рухи башкала кирәк.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
28.02.2010 00:57
Теглэй, болай, сез ваххабит динле Сэуд Гэрэбстанына бэреп керегэ хыялланмыйсызмы? Алла сакласын, ул бит гел амрика кораллары, ракетлары, танклары хэм аэропланнары белэн тешлэренэ кэдэр коралланган ил. Онытсагыз, бу илдэ бит Мэккэ белэн Мэдинэ дэ. Ничек эйтсэн дэ, изге ил.

кем: АБАУ кайдан: арбадан
27.02.2010 22:48
Жэмэгать ! Монда "Азатлык" тарафыннан да шактый гына хилафлык киткэн , алар да бит сэвит балалары . Мин журналистикада бик кьуптэн эшли торган кеше буларак , гел эйтеп килэм : керэшен проблемнары турында керэшен язсын , ислам дине мэсьэлэлэре хакында моселман сойлэсен . Бу гап-гади эдэп-эхлак кагыйдэсе .
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Алдан билгеләнгән Татарстан мөфтие расланды