киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

татарстан

Разил Вәлиев җавап биргән сорауны Илфак Ибраһимов "ахмак" дип бәяләде

Илфак Ибраһимов бүләк тапшыра

Илфак Ибраһимов бүләк тапшыра

26.02.2010

Чаллыда җирле язучылар оешмасының 30 еллыгы билгеләнде. Анда Чаллы төбәгендәге район-шәһәрләрдән килгән иҗат кешеләре дә катнашты. Алар бер-берләрен зурлап котладылар, рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Тантанада сүз алган Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим бу җыенда кабат татар теле, мәгарифе мәсьәләсен күтәрделәр, аларның чыгышлары зур алкышларга күмелде.

Өч сәгатъкә сузылган тантананың бар мизгелләрен дә җиткерү мөмкин түгелдер. Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлимнең җыен юнәлешен татарның бүгенге проблемнары - тел, мәгариф, эзәрлекләүләргә юнәлтүе беркадәр үзенчәлеккә ия. Үз чыгышлары белән алар укытучыларның, студентларның, барча халыкның игътибарын җәлеп итте. Тамашачылар көчле кул чабулар белән бергә, “Азатлык!” дигән сүзләрне дә мәдәният сарае эченә генә түгел, якын-тирә урамнарга да ишетелерлек итеп кычкырды.

Тантана тәмамлангач, “Азатлык” хәбәрчесе бүгенге татар милләтендәге тел, мәгариф мәсьәләсе буенча башка язучыларга да мөрәҗәгатъ итте. Тукай бүләге иясе, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев шуларның берсе. Милләт турында борчылулар - язучының мәсләге, без бу турыда сөйләргә, халыкка җиткерергә тиеш, дигән фикердә тора ул.

“Язучы үз зарын сөйләми, ул халык зарын сөйли, шушы халәттән чыгу буенча акыл биреп яши”, диде “Азатлык”ка Разил Вәлиев.

Хәбәрче Татарстан язучылары берлеге рәисе Илфак Ибраһимовка да мөрәҗәгатъ итеп, сөйләшүне татар теле, мәгарифе хакындагы рухта дәвам итәргә теләде. Ләкин хәбәрченең шул соравы рәис тарафыннан “ахмак сорау”лар рәтенә кертелде.

“Сорау бик гаҗәп, язучыга, шагыйрьгә бирелә торган сорау түгел. Милләткә, дингә, телгә мөнәсәбәт хакында язучыга сорау бирмиләр. Аның бу эшкә мөнәсәбәте булмаса, ул язучы да булмас иде. Язучы мөнәсәбәтле шәхес, шуңа, соравыңа җавап бирдем дип уйлыйм. Бүтән мондый ахмак сорауны бирмәгез”, диде Ибраһимов, бүгенге татар тормышы хакындагы сорауларга үз фикерен әйтмичә.

Татарстан язучылары берлеге рәисе Илфак Ибраһимовның әлеге акыллы җавабына көлеп караучылар да, хуплап та торучылар да бар иде. Инде, микрофон сүндерелгәч тә, Илфак әфәнде кат-кат килеп, “Азатлык” хәбәрчеләре мондый ахмак сорауны бирергә тиеш түгел, дип басым ясап китте.. Югыйсә, сорау татар милләтененең бүгенге хәле, торышы, язмышы хакында иде...
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
 артка   алга 
фикерләр бите: (3)
кем: Сәфәр кайдан: Чаллы
01.03.2010 08:43
Бу сүз В.Мирзаянов турындадыр бит.Минем дә шундый ук шигем бар иде.Бик сәер кеше ул.

кем: Hafiz-Çapqın 0016 кайдан: Candarlı-Irgadan
01.03.2010 02:47
Хәлвә! дип лаф органнан гына авыз балланмаган шикелле, теләсә кайда да "милләт" дип кычкырынып йөрүдән генә милләт тәраккый-итсә, татар халкы әллә кайчан Рәсәй б\н идарә итүче халыкка әверелер иде инде. Фәкат" үзләрен татарның кендегенә санап йөрүчеләрнең балаларының гына милләткә хезмәттә йөзмәктәлеген күрергә туры килми, каһәр.
Менә, сиңа - нонсенс, менә сиңа милли мәс"әләнең чишелеше!.. Алтмыштагы сыңар карчык кына милләтнең тәраккые-хакына тырыша бугай_бездә...
Ә менә, теләсә кайсы, бәндә дә мулланы әппәр,_итәргә, язучы-җурналистны "дөрес-итеп" язарга өйрәтүдән чирканмыйлар. Әмма һәр надан да кешене ничек итеп_икейөзле-муллага һәм әштер-өштер-генә гәҗит-китап басучы язучы-җурналистка әйләнмәскә_өйрәтә ала шул...

кем: Илдар кайдан: Казаннан
01.03.2010 00:17
Бу Вил" Марҗаҗанов" дигән кеше татарның милли җанлы кешеләрен бер берсенә каршы махсус котырту,өстерү, болай да таркау милләтебезне талаштыру белән шөгыльләнә кебек.Аның бөтен язмалары ,нишләптер,ызгыш,провокация стилендә була.Милләттәшләр,бу кешедән сак булырга кирәк.Кем тегермәненә су коя,кем файдасына эшли икән ул?
җавап

кем: Батырша кайдан: Балтачтан
01.03.2010 17:26
Илдар! Ислам динендә кешенең исем-фамилиясен бозып мыскыл итү, аңа ямьсез кушамат тагу зур гөнаһ санала! Сез хәзер Вил Мирзаяновка карата шул әдәпсезлекне эшләдегез, тәүбәгә килегез һәм гафу үтенегез! Сезнең бу кыланышыгыз кешелек этикасы өчен дә бик түбән гамәл.
җавап

кем: Булат кайдан: Казан
03.03.2010 21:13
Вил Мирзаянов узе бит ни яза? "Шэйми", "Мини хан" Бу бит сезнен ишелэр сузе. Мирзаяновны мин "Миргэ зыян" китеруче дип тэ эйтер идем.Рэхэтлэнсен. ул гына уйлап тапмый андый сузлэрне.
җавап

кем: Ильдар 2 кайдан: Казан
01.03.2010 18:39
Батырша! Сез икэн монда этиканы тикшереп утырасыз, алай булгач Мирзаяновка да бер кисэту ясагыз эле. Анын авызыннан гомумэн жунле суз чыкканы юк. Хаман сугену, мыскыллау, узен акыллыга санап башкаларны кимсету. Бэлки сезнен кебек этика белгечен тынлар. Бэхэс уровены да бераз кутэрелер иде.

кем: Анурбик кайдан: Чаллыдан
28.02.2010 20:00
1.Журналист ХАЛЫК вэкиле(халык очен эшли) И.И. аны ХОРМЭТ итеп
хэм шурлэп (халыкка житкерэ бит..) узе БУЛДЫРААЛГАНЧА(кэгазсез)
АКЫЛЛЫ фикерен(булса..) эйтеп калырг тиеш....
2.И.И. белуемчэ Язучылар берлеге рэисе...Бугенге милли мэгарифе
без..язмышы"кыл остендэ"торган вакытта ХАЛЫК турэлэребездэн
жавапны.ХЭЛне,.сэгать саен...к о т э
кыскасы...сорау ахмак булырга хаклы э ЖАВАП,,,?
кешесенэ к а р п.
3.

кем: Линар кайдан: Чаллы
28.02.2010 18:12
Рэшит эфэнде, сезнен белэн килешеп бетмим! Чонки "Шэхри Чаллы" газетасы да вакыт-вакыт белэн кыю язмалар бастыра.
җавап

кем: Рәшит кайдан: Чаллы
01.03.2010 18:44
Кичерегз инде Линар дус, әйе "Шәһри Чаллы"да кызык, кыю язулар була, ләкин шул ук Бәйрәмова судын алар киң яктырта алмады. Моның белән килешәсездер.

кем: Рәшит Җ. кайдан: Чаллы
28.02.2010 15:12
Гафиулла дускай! Тыңлама син мондагы килде-китте сүзләрне, дөрес язгансың барысын да, шулай кыю булырга кирәк безнең брат журналистка да. Алайса гел мактау да мактау, проблема тирәсендә әйләнеп йөрү. Ул Ибраһимов кебекләр бит үзләрен почти алла дип уйлый. Имеш, аңа дөрес аңа җайлы гына сорау бирелергә тиеш икән. Вәт малай, нинди заманнарда яшибез, чиновник үзе билгеләсен инде үзенә дигән сорауны, ә! Римзилнең Ибраһимны яклавы аңлашыла, бер көтүдән бит алар. Мирзаяновны гына аңламыйм, ни әйтергә маташадыр. Сезнең радиодан башка, Чаллыда бигрәк тә кыю сөйләрлек матбугат калмады инде.
җавап

кем: Рафик кайдан: Казан
01.03.2010 05:35
илфак туган да, римзил эфэнде дэ, депутат кына булсалар, шулай шома уткэреп жибэрерлэр иде. алар да "Милләт турында борчылулар - язучының мәсләге, без бу турыда сөйләргә, халыкка җиткерергә тиеш" дип алар эйтэ алмас идеме? сез ин астагы фотога карагыз. табышмак: разил эфэнде, олы башын тубэн иеп, нинди олуг шэхес белэн сэйлэшеп тора дип уйлыйсыз? галстугы почти депутатски. кем икэнен чаллылар белэ - бэлки язарлар?

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
28.02.2010 01:46
Уйлап торгач, тагын бер кат язырга булдым. Нигэ АЗАТЛЫК радиосы уз-узен бераз хормэт итеп, Конбатыш радиосы буларак, шул ук конбатыш журналистикасыннан урнэк алмый? Ул, минемчэ, курэлэтэ узен очсызландыра хэм шул ук Казандагы адиминстрация журналистикасы дэрэжесенэ тошерэ. Иптэш Вэлиев ботен коче белэн хэр тишеккэ шул ук И.Ибрагимовны хэм анын кебек чиновник Шайми куштаннарын тыга. Сон, радио тынлаучылар очен нэрсэсе белэн Ибрагимов кыйммэтле? Бит, ул адиминстрация тарафыннан куелган профсоюз берлэшмэсе модире. Берэр кеше жэлеп иткэн ул монда фикер бирдеме? Юк! Анын фикерлэре шул ук чиновник фикерлэре, тупаслыгы да шундый ук. Кайчан кармастан Вэлиев гэплэшулэрендэ утыра Шайми "классигы" Миннулин, Р.Вэлиев х.б. Алар берэр вакыт булса да, тынлаучыга ниниди яна фикер житкерделэр? Бернинди дэ. Гафиулла эфэнде, хичшиксез, шул ук журналистика традициясында чиновникка морэжэгэть итеп узенэ тик "ахмак" дигэн бэяне алды. АКШ та, башка Конбатыш иллэрендэ, профсоюз модирлэрен забастовка булса гына иформация чыганагы итеп курэлэр. Эгэр дэ, ул чыганак, журналистны мыскыл итэ икэн, ана инде, абзыкаем, кинкулэмле кампания ачылып, ана бойкот ясыйлар, кеше арасында кеше итеп кабул итмилэр. Э болай, татарда башка сойлэшерлек, яна фикерле язучы яки сэясэт эшлеклесе беткэн дип уйларга була. Минем белуем буенча да эшлэр алай тугел. Редактор эфэнде, туктатыгыз гел тынлаучыны тозсыз, фикерсез чиновник интервьюлар белэн "сыйлауны"! Журналист шуна журналист, яна фикерле, яна информациялы кешелэр хэм чыганаклар эзли белэ торганга.
җавап

кем: Римзил Вэли кайдан: Казаннан
28.02.2010 22:17
Мин дэ тагын бер кат эйтэм, бэлки кемдер анламагандыр.
1.Гафиулланын Илфак Ибрахимовтан жажап алуынна минем бернинди катнашым юк. Хэркем узе сойлэшэ, узе эзерлэп тапшыркны Прагага(Казанга тугел) жибэрэ.
2.Каршы якны да, турэлэрне дэ, "гади" халыкны да, оппозицияне де сойлэту - "Азатлык"нын профессиональ кодексы талэбе, дорес бу талэп еш кына утэлми. Хокем ителучелэр дэ, судьялар да, юлбашчылар да, гади укытучылар да суз алырга хаклы.
3. Эгэр сез мона риза булмасагыз, узегез якын иткэннэргэ генэ сойлэргэ рохсэт итсэгез,Виль абзый, сез,демокартияне яклаучы, Сталин,Брежнев чоры партия чиновникларыннан ни белэн аерыласыз? Минемчэ, бу 100 процент тэнгэллек булыр иде..Аяныч хэл!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
01.03.2010 03:53
Хэзергэ турэлэр, яки империя чиновниклары, сезнен барлык интервьюларыгызда. Чиновник булмаган, эммэ кызык фикерле, башка язучылар, сэясэт эшчэннэренэ чират житми. Гади кешелэр бутафория очен генэ булса да куренмилэр. Алар, элбэттэ, уз фикерлэрен эйтергэ дэ курыкалардыр татар коллыгында. Авызыңы бераз ачсан, аларны шунда ук Фэузия яки Мортазин язмышы көткэнен монда беркем дэ кире кага алмый. Шундый шартларда сез узегезнен коллегагызны, эле бик сирэклэрдэн булган журналистны, хам ( бу суз инглиз сузе!)- чиновник белэн бергэ мыскыл итэсез. Бу, элбэттэ, сезнен позициягызны гына тугел, э журналист кодексын тупас бозу дип ышанам. Мин узем якын иткэннэргэ генэ суз бирелсен димим. Андыйлар, кызганычка каршы, миннэн бэйсез сэбэплэр буенча, бармаклар белэн генэ санаулы. Сез яраткан чиновниклардан башка фикерле, узе карашлы кешелэр белэн интервьюлар оештырырга чакырам. Аларны, сез, журналист буларак, эзлэргэ тиешсез дип уйлыйм. Тагын кабатламый булмый. Сез оештырган интервьюларда инде ислэнеп беткэн, фикерсез, шул Казан колониаль администрациясы вэкиллэренен лыгырдауын уку яки тынлау бер дэ кунелгэ ятмый. Узегез эйтегез, кем сезнен "геройлардан" Шайми фикереннэн аерылганны эйтте? Бит, Милли Межлистэ хэм ТИУ да бик куп кенэ уз фикерле шэхеслэр бар. Аннан сон, Римзил эфэнде, бу радио ни очендер бит АЗАТЛЫК радиосы дип атала. Казан чиновниклары ни пычагым белэн АЗАТЛЫК ка кагылалар сон? Шул ук Разил Вэлиев, Ибрагимов, Миннулиннар хэм башка сезнен геройлар бит АЗАТЛЫКнын, татар бэйсезлегенен, ачы дошманнары! Алар сезне түләп тоткан Американы, имеш, узенен дистэлэгэн институтлары белэн Русияны жимеру ниятендэ йөри дип гаеплилэр. Э сез шулар белэн бергэ... Менэ бу аяныч хэл!
җавап

кем: Римзил Вәли кайдан: Казаннан
28.02.2010 12:28
Гафиулланын кемнән ничек интервью алуын "Азатлыкның" Казан бюросы,анын модире берничек тә тикшерми, хәбәрчегә бернинди күрсәтмә бирми. РФ төбәкләрендәге һәр журналист үзе барысы өчен дә җавап бирә. Казанда да, Прагада да цензура юк. Бары тик кануннар һәм профессиональ кодекс бозылган очракта гына узгәртү була ала. Шәхсән мине сыйфат, дөреслек, объективлык, актуаллек кенә кызыксындыра.
Минем аңлавымчы, Илфак Ибраһимов дөрес җавап биргән - татар язучысы милләт турында һәрчак уйлый, аңа бу хакта сорау биргәндә берәр конкрет проблеманы алырга кирәк иде. И.Ибрһимов беркемне дә мыскыл итмәгән, милләттән дә читкә карамый. Татарлар бер-берсенә татурак, гаделрәк карашта булса, журналистларга эшләргә уңайлырак булыр иде.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
28.02.2010 00:06
Мондый бәйрәм кичәләрендә чыгыш ясау шактый читен эш, чөнки монда кеше мактарга, макталырга, мактанырга, күңел ачарга, дип килә, аңа проблема кирәкми! Шуңа күрә Айдар абыйның бу кичәгә барасы да килмәде, мин исә барып, халыкка үз фикеребезне әйтеп кайтырга кирәк, дидем. Без кичәгә бер сәгать кала гына Лениногорски-Әлмәттән кайтып кердек, аңа кадәр бер көн элек кенә миңа хөкем карары чыгарылган иде. Менә шул шартларда мескенләнмичә дә, артык усалланмыйча да, милләт турында уйлаганнарны әйтергә кирәк иде. Чөнки залда меңгә якын кеше бит, татарлар, милли интеллигенция, һәм алар дөреслекне белеп китәргә тиешләр! Мин беренче чиратта милли мәгариф проблемаларын, безне милли мәктәпсез, язма әдәбиятсыз калу куркынычы көткәнлеген сөйләдем, баласын урыс мәктәбенә илтеп биргән татар ата-анасыннан башлап, югары уку йортларында татар бүлекләрен юкка чыгарган ректорларга кадәр милләтне бетерүчеләр булып торалар, дидем. Шулай ук дәүләтчелек мәсьәләләренә кагылдым, Гаяз Исхакыйның Идел-Урал татар дәүләте төзәргә дигән васыятенең һаман үтәлмәвен исләренә төшердем. Әлбәттә, мин үзем турында да әйттем, милләтне яклаган өчен Россия Федерациясе исеменнән җинаятьче дип игълан ителүемне сөйләдем. Мин Чаллы шәһәрендә 30 китап язып бастырдым, биредә тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирештем, әмма шушы ук шәһәрдә мин суд каршына бастырылып, хөкем дә ителдем. Ахырда мин халыкка "Сөембикә каргышы" шигырен укыдым, ул минем бүгенге халәтемә бик туры килә иде. Бу шигырьдән соң зал аягүрә басып, кул чапты...
Айдар абый да милли мәсьәләләр турында сөйләде һәм бик әче ике шигырен укыды. Ул бер шигыре белән Шәймиевка бәрде, икенчесе белән - Роберт Миңнуллинга. Бу кичәдә башка проблема күтәрүчеләр булмады. Сәхнә тулы ярымшәрә кызлар болганып йөрде, милли киемнәр юк иде, җырлары да бугаз ертып акыруга кайтып калды. Мин үзем мондый кичәләрдә бик арыйм, аларга йөрмәскә тырышам, әмма милләт хакына барырга һәм үз сүзеңне әйтергә кирәк була.
Инде Илфак Ибраһимовның "Азатлык" хәбәрчесенә җавабына килгәндә, ул бераз тозсызрак килеп чыккан шул. Илфак бит Чаллыга милләт проблемаларын тикшерергә килмәде, ә бәйрәмне котлап, медальләр тапшырырга килде. Алай да ул журналистка без сөйләгәннәрне дәвам итеп, акыллырак фикер әйтә ала иде. Минем уйлавымча, ул бик арыган һәм бераз кәефсез иде, бәлки безнең чыгышлар да кәефен төшергәндер, чөнки болар өчен Казанда җавап та бирәсе бар бит әле! Без аның белән залда янәшә утырдык, мин аңа кайбер фикерләремне дә әйттем, бәлки шулар да тәэсир иткәндер. Без Айдар абый белән банкетка калмадык, чөнки бу кичәгә фикер әйтү өчен генә килгән идек.
җавап

кем: Мәүлет кайдан: Казан
28.02.2010 10:47
Фәүзия апай сезнең чыгышларны безгә дә тыңларга вә ишетергә насыйп булсын иде...
Алар белән кайды танышырга була. Бу фикерләрне дөньга да чыгарасы иде.
Аллаһ сезгә сабырлык, саулык сәламәтлек, озын гомер бирсен!

кем: татар улы кайдан: татар иле
27.02.2010 20:42
Язучылар берлеге рәисеннән шундый ахмак җавап чыккач, нәрсә өмет итеп була, шул берлектән.Фәүзия ханым мең мәртәбә хаклы!!!

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
27.02.2010 19:05
“Язучы үз зарын сөйләми, ул халык зарын сөйли, шушы халәттән чыгу буенча акыл биреп яши”, диде “Азатлык”ка Разил Вәлиев.
--- Шул ук кеше Милли Межлис карарлары чыккач узенен Я.Амелинага бирелгэн интервьюсында аларны Конбатыш иллэре йогынтысы астында эшлэнгэн провокация дип билгелэде. Имеш, Америкада, дистэлэгэн институтлар хем хезмэтлэр Россияны жимеру буенча эш алып баралар. Шул сузлэрне "халык зары" дип атагана кеше, хичшиксез, икейозле эдэмдер. Башкача аны кабул итеп булмый. Э И. Ибрагимовнын сузлэрен тик чордан чыккан бюрократ сузлэре итеп кенэ кабул итеп була. Цивиль иллэрдэ язучылар узлэренен тэлаплары белэн журналистларга ябешмилэр , киресенчэ, алар арасында гел уртак тел хэм бер-берсен кутэру бара. Бу турэ, курэсен, шул ук большевик традицияларын дэвам итэ: журналистлар "подручные партии" дип. Искиткич кыргыйлык хэм тупаслык бу!
 артка   алга 
фикерләр бите: (3)
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Чаллы язучылар оешмасының 30 еллыгы билгеләнде

татарстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile