киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










татарстан

Разил Вәлиев җавап биргән сорауны Илфак Ибраһимов "ахмак" дип бәяләде

Илфак Ибраһимов бүләк тапшыра

Илфак Ибраһимов бүләк тапшыра

26.02.2010

Чаллыда җирле язучылар оешмасының 30 еллыгы билгеләнде. Анда Чаллы төбәгендәге район-шәһәрләрдән килгән иҗат кешеләре дә катнашты. Алар бер-берләрен зурлап котладылар, рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Тантанада сүз алган Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим бу җыенда кабат татар теле, мәгарифе мәсьәләсен күтәрделәр, аларның чыгышлары зур алкышларга күмелде.

Өч сәгатъкә сузылган тантананың бар мизгелләрен дә җиткерү мөмкин түгелдер. Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлимнең җыен юнәлешен татарның бүгенге проблемнары - тел, мәгариф, эзәрлекләүләргә юнәлтүе беркадәр үзенчәлеккә ия. Үз чыгышлары белән алар укытучыларның, студентларның, барча халыкның игътибарын җәлеп итте. Тамашачылар көчле кул чабулар белән бергә, “Азатлык!” дигән сүзләрне дә мәдәният сарае эченә генә түгел, якын-тирә урамнарга да ишетелерлек итеп кычкырды.

Тантана тәмамлангач, “Азатлык” хәбәрчесе бүгенге татар милләтендәге тел, мәгариф мәсьәләсе буенча башка язучыларга да мөрәҗәгатъ итте. Тукай бүләге иясе, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев шуларның берсе. Милләт турында борчылулар - язучының мәсләге, без бу турыда сөйләргә, халыкка җиткерергә тиеш, дигән фикердә тора ул.

“Язучы үз зарын сөйләми, ул халык зарын сөйли, шушы халәттән чыгу буенча акыл биреп яши”, диде “Азатлык”ка Разил Вәлиев.

Хәбәрче Татарстан язучылары берлеге рәисе Илфак Ибраһимовка да мөрәҗәгатъ итеп, сөйләшүне татар теле, мәгарифе хакындагы рухта дәвам итәргә теләде. Ләкин хәбәрченең шул соравы рәис тарафыннан “ахмак сорау”лар рәтенә кертелде.

“Сорау бик гаҗәп, язучыга, шагыйрьгә бирелә торган сорау түгел. Милләткә, дингә, телгә мөнәсәбәт хакында язучыга сорау бирмиләр. Аның бу эшкә мөнәсәбәте булмаса, ул язучы да булмас иде. Язучы мөнәсәбәтле шәхес, шуңа, соравыңа җавап бирдем дип уйлыйм. Бүтән мондый ахмак сорауны бирмәгез”, диде Ибраһимов, бүгенге татар тормышы хакындагы сорауларга үз фикерен әйтмичә.

Татарстан язучылары берлеге рәисе Илфак Ибраһимовның әлеге акыллы җавабына көлеп караучылар да, хуплап та торучылар да бар иде. Инде, микрофон сүндерелгәч тә, Илфак әфәнде кат-кат килеп, “Азатлык” хәбәрчеләре мондый ахмак сорауны бирергә тиеш түгел, дип басым ясап китте.. Югыйсә, сорау татар милләтененең бүгенге хәле, торышы, язмышы хакында иде...
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (3)
кем: психиатр сабыр
04.03.2010 22:31
тилеләр базарында тынлык урнашкан кебек килеп чыкты815. мин начар белгеч түгел ахрысы :-). ни кадәр аяныч булса да, каршы сүз, дәлил яза алучы табылмады. ярдәм кирәк булса, килеп торгалармын. чөнки котырынуларыгыз, үзегездән битәр (сезне белүче, танучы юк бит, кемгә кирәк сез?) татарлар йөзенә пычрак ата ала ич.

кем: психиатр сабыр
03.03.2010 13:07
Виртуаль татарча комеди клаб. :-) Тамашачылар гына аз. Паранойа, мнительность, воображения - язгы чир. А популизм:, не излечим, ул караклык, ялганлау, мактану, шапырыну, болгату, фетнә, куркаклык, чебеннән фил ясау, ашаган табагынга төкерү, бля.ство, извращения, кеше рәнҗетү кебек үк - ямьсез гадәт!

Ә популизм в стакане нәстә? :-) Монысы симбиоз шизофрении и наивносьти. :-)

Бер-берегезгә мәрхәмәтле булыгыз, авырткан җирләрегезгә, болезненный нокталарга басмый гына талашыгыз! Кеше көлдерү яхшы әйбер, әмма чирне яшерү хәерлерәк, гәрчә сезне күрүче дә укучы да булмаса да! На всякий случай яшерегез, бабайлар, сезнең төкерекләрне адекват яшьләр дә укыштыргалый ала бит, в теории! беләбез, милли хәрәкәттә лидерлар бер-берсен сөймиләр, күрә алмыйлар, көнләшеп бер-берсен чәйниләр, тик бу турыда акырыну кирәкми, сезне кыска акыллы итеп кабул итәләр.

кумирләр һәм карачкылар соравына килсәк: сезнең фантазиягә килгән пәйгамбәрләр - кәрлә, демоннар - әүлия булып чыгарга да мөмкин! сабыррак булсак иде! монысы инде клиника гына түгел, әхлак мәсьәләсе дә.

кыскасы: бу.ка кагылмаска!
җавап

кем: viner
03.03.2010 16:28
Хөрмәтле модератор, бу саташуларны, ямсез сүгнүләрне офтоп буларак моннан алып ташласагыз яхшырак булыр иде?
җавап

кем: Azatliq.org
03.03.2010 16:29
Хөрмәтле Винер әфәнде! Соңгы кайбер язмаларның чыннан да off-top булуы белән килешәбез, әмма шуңа да карамастан без аларны чыгарырга булдык - укучыларыбызга, темадан читләшеп, тупас рәвештә аерым шәхесләрне тикшерә башлауның ниләргә китерә алуын күрсәтергә телибез. Темадан читләшүгә һәм тупас сүзләр куллануга киләчәктә кырысрак булачакбыз.

кем: Батырша кайдан: Балтачтан
02.03.2010 16:52
Органнар шул хәтле котырынып Вил Мирзаянов өстенә ташланганнар икән, димәк, аларның эшләре хөрти! Мәскәү абзыйлары койрыкларын боргандыр. Аның "Илдар", "некультурный кеше" дип язганнары - барысы да бер кеше. Тема буенча сүз әйтә алмагач, яки теманы читкә алып китү өчен, алар менә шундый алымга баралар - кеше талыйлар. "Азатлык" башка вакытта шәхесне мыскыл итә торган язмаларны куймый, ә Вил Мирзаяновны күпме пычратсалар да, барысын да дөньяга тарата. Имеш, "Марҗаҗанов", имеш, хатыннан аерылган, Америка марҗасы алган... Булса соң, бу бит аның ШӘХСИ эше, егетләр! Плинтустан да түбән төшмәгез инде, кеше булып калыгыз!

кем: Марат Гафиятуллин кайдан: Буадан
02.03.2010 09:20
Кызык кеше бу Батырша.Үзе кешене фамилиясен язмаган өчен сүгә,үзе үзен "Батырша" дип кенә яза.Бу интернет дигән нәрсә кешеләрне саташтыра бугай.Кайберәүләр еллар буе әйтергә куркып,эчләренә җыеп килгә бөтен пычракларын шунда чыгарып түгә.Татар интернеты акыллы фикер алышу урынын түгел,ә помойканы,чүплекне хәтерләтә.

кем: Сәфәр кайдан: Чаллыдан
02.03.2010 00:50
Бу Батырша дигәннәре В.Мирзаяновның кушаматы,күләгәсе бит.Язу стиле дә,фикер сөреше дә,фсб белән саташулары да - нәкъ аныңча.Димәк.бу абзый ике исемле,икейөзле булып чыга инде...Бар икән күрәселәр!.

кем: Илдар кайдан: Казаннан
01.03.2010 23:02
Батырша туган! Беренчедән,үз исемегезне,фамилиягезне яшермичә язсагыз иде!Икенчедән,бер белмәгән кешене "көчек" дип атау сезнеңчә тәрбиялелек билгесеме? Әгәр без бүген бөтенебез дәррәү Америкага качып китеп,океан аша акыл сатып ятсак,татар халкы телле дә,динле дә,ирекле дә булыр дип уйлыйсызмы? Туры Тукайның "Китмибез" шигырен укыганыгыз бардыр инде.Тукай ялгышканмы әллә В.Мирзаяновмы? Кстати,ВИЛ - Владимир Ильич Ленин дигәнне аңлата.Димәк,бабайның исеме җисеменә туры килә... Ленин бабай да революция ясар алдыннан сөргендә качып яткан бит.
җавап

кем: viner
02.03.2010 12:16
Шаккаттырдың.
ИлДаР - Илья Давидович Рабинович.
СәФәр - СӘлимә һәм ФӘРитнең уллары, ә Илдар аларның үгәй балалары (асрауга алган), әй-лә... "икегездә пар килгәнсез, чукынышып китегез".

ВИЛ - Ватан, Иман, Лачын (герой мәгнәсендә, көрәш символы).


кем: Батырша кайдан: Балтачтан
01.03.2010 21:55
Казаннан "Илдар" дип язып яткан бәндәләр! Ник сез Вил Мирзаяновның шәхси тормышын тикшерәсез? Кемгә өйләнсә дә - аның үз эше, тели икән, берничә хатын белән тора ала, динебез моны рөхсәт итә. Белүебезчә, Вил Мирзаянов теге гаиләсен дә ташламады, балаларын үзе үстерде. Сездән аермалы буларак, Вил Мирзаянов форумда үз исемен куеп яза, ә сез битлек астына яшеренеп кеше талыйсыз. Үзегезнең дә чат саен сөяркә яки "хатыын"дыр әле, Казан мужиклары моңа мачтыр. Сез соңгы вакытта бик активланып киттегез әле, фсб көчекләре, абзыйларыгыздан эләккән ахыры!

кем: Илдар кайдан: Казан
01.03.2010 19:29
Батырша туган!Минем В.Мирзаяновны кимсетергэ ниятем юк иде.Эгэр сез шулай анласагыз.Гафу! Вил бабай картайган конендэ узенен ике балалы моселман хатынын аерып.Америка маржасына йортка керде. Шулай булгач ул маржа жанлы була тугелме сон инде?!Мин моны гаеплэп эйтмим.Факт буларак кына китерэм.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
02.03.2010 03:52
"Илдар" кебек ми ягыннан ярлы бэндэлэрне акылга барыбер утыртып булмый. Эммэ, аларнын шундый язмалары аларнын узлэренен импотент, Тукай эйтмешли "бер хатынга зар" икэнлеклэрен курсэтэ. Энэ алардан берсе узенен зэнгэрлеге белэн данлы. Э мина калса, мин моселман. Шуна курэ ничэ хатыным бар, ничэ булачак, ул бит минем туп тулы шэхси хокукым. Э сез, эйдэгез, селэгэйлэрегезне агызыгыз, мэхлуклэр, тик конлэшугездэн шартламагыз, исе бик начар булуы бар бит. Чутки монда культуралы кешелэр сайты. Минем исемемэ килгэндэ, ул мина ата-анам тарафыннан бирелгэн. Э сез, "Илдар" шуна да, курэсен, мэхрум бэндэ. Исемсез, хатынсыз саташып тилергэн хэм ачуыннан катып саргайган ФСБ ялчысы!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
02.03.2010 18:40
"Некультурный кеше", мин шундый эпитетлар кулландым, минем язган фикерлэрем белэн бэхэслэшергэ коче яки мие житмэгэн, шунын очен хам телен кулланганнарга карата. Чонки, андыйлар тик шул ук хам телен генэ анлый алалар. Киресенчэ булса, ул тик дунгызлар алдына энже сибу генэ. Мина шундый шэхси хожум ясаучылар ике. Берсе, энэ шул зэнгэр малай, вакытында миннэн акча ялварып язган, узен "менэ мине Рэмзил Вэлиев эшемнэн куды", дип зарланган бэндэ. Икенчесе, мина ялагайланып, торле хатлар язып торган, ФСБ га курше ойдэ яшэуче хэм шулай ук шушы радио хезмэткэре. Вакытында мин анын минем шундый шэхси тормышыма кысылганы очен, урысча, отшил хэм интернетта блокировка ясадым. Тубэн халык, ни эшлисен. Профессия ягыннан такырлар. Шуна курэ узлэренен шефына ярарга тырышып йозлэре белэн сабан сорэлэр. Милли хокумэт узен андый аска тошерелгэн бэндэлэрдэн мыскыл итугэ каршы жавап биргэнгэ ризадыр дип ышанам. Бу бэндэлэр мина шулай хожум итеп, мине уземнен актив татар азатлыгы, миллэт саклау эшлэреннэн читкэ талпындырырга ниятлэсэлэр, алар бик каты ялгышалар. Минем артта оч елга якын КГБ-ФСБ эзэрлеклэулэре, аларнын тормэлэре аша алынган тэжрибэм. Алар тугел, э мин, авылдан чыккан татар малае, жинуче булды бу тигезсез корэштэ. Мин - Русиянын барлык химик коралларынын секретларын ачып салган, анын башлыкларынын мэкерле сэясэтен астан алып оскэ кэдэр фаш иткэн татар. Андый кеше импотент була алмый, курыкмагыз. Андый татар узенен миллэте язмышына да битараф була алмый. Сезнен башлыгыгыз Шаймига тугел, э мина багышладылар узлэренен ин гузэл, ин дулкынландыргыч шигырьлэрен боек татар шагыйрьлэре Наҗар Нәжми һәм Мөдәррис Әгъләм (www.mirzayanov.com/home.html). Э минем АКШ ка эмиграцияланганыма килсэк, аны мин шэхси узем очен генэ тугел, э уземенен миллэтем очен файдаланам. Шул ук иптэш Мостафин да, Мирзаянов Э.Паркер китабын тэржемэ итеп чыгаруы белэн татар тарихын бер мен елга кинэйтте, дип язып чыкты. Анын шулай язуы - минем очен зур хормэт курсэту, чонки мин, АКШ тагы татарлар кебек, татар очен, татар жырларын пирэмэчле чэй белэн тынлап кына гомер кичермим дигэн хэкыйкэть. Эйдэгез, татарлар, эйбэтлэрегез хэм андый тугеллэрегез, фикер олкэсендэ ярышыйк. Андый ярыш узе бер мэктэп булып, яна фикерлэргэ китеруе бар. Миллэт алдындагы зур проблемалар тик яна идеялар аша гына чишелэчэк. Аларны беркем дэ Казан колониаль идарасында ясап, монда китерп бирмэяэчэк. Аларны без яки яна буын тудырыр. Эммэ, тик бэхэслэр, цивиль сойлэшулэр аша.
җавап

кем: Некультурный кеше кайдан: Казан
02.03.2010 15:05
Аһ, какой слог! дияр иде шагыйрь. Санап карыйк әле Мирзаянов эпитетларын: ми ягыннан ярлы бәндә, импотент, зәңгәрлек, селәгәй агызучы, мәхлүк, көнләшүдән шартлау, начар ис тарату, саташып тилерү, ачудан катып саргаю, ФСБ ялчысы. Уф, 10 җөмләгә болар барсы да. Мирзаяновның культурасы иң югары уровендә, афарин, башкалар үрнәк алырлык. Милли правительствоны котлыйбыз! Хет бер үрнәк күрсәтә алды, алайса инде импотент түгел микән дип уйлый башлаган идек. Иту яхшы.

кем: viner
01.03.2010 13:58
Әй - дә-ә-ә Гафиулла Газиз!
Бу язмагыз да бик кызыклы. Хәбәр астында барлыкка килгән әңгәмәдә күпме бәхәс, яңа фикерләр укырга була. Данлы фикер ияләрен дә битараф калдырмады мәкалә, "тустаган төбен җалаучы" tabaqui-ларда хәрәкәткә килеп Вил абыйга җабырылды.
"Иптәш лачалник"-та телгә килде. Амрикадагы Вил абый каршында акланып түгел, әлбәттә, аның җавабы мондагы Shere Khan-га җавап кебек яңгырый. Өстән дөмбәсләйләрдер шул.
Бу бит шаян эш түгел: хакимиятнең 2 чиновнигын кара каршы кую. Советлар союзыннан калган кагыйдә буенча, өстә бит анда барсы ал да гөл, бердәмлек булырга тиеш, бүген инде аны "корпоратив мәнфагәтләр" диләр. Мондагы фотога гына ихтибар белән карасаң, мөнәсәбәтләрнең җитдилегенә төшенәсең. Бик дус кыйафәттә алар бер берсенә карап торалар дип әйтеп булмый.
Шулай да Илфак Ибраһимов бу мәкаләдә миңа якынырак тоелды. Кешечәрәк. Әллә Фаузиә апа яклабырак язганга. Әллә җавабында тынгысызлык ишетелгәнгә. Намуслы кеше бүгенге вазгыйатне тыныч кына кичерә алмый.

кем: Юныс кайдан: Ырынбур
01.03.2010 09:47
Фәүзия апай белән Айдар абыйларның барып халык алдында сөйләгәннәре шәп булган әле. Фикерләре язылмаса да, аңлашылып тора. Ике абыйны бер көтүдән дисез, безгә нинди аерма. Биргән бит соравын, инде төрки татарлар Илфак Ибраһимовның җавабын ишетте. Менә нинди уй өйртәсез икән милләтебез һәм ана телебез турында. Сезнең шәхес киләчәктә кем була инде? Нигә булай җавап кайтарганыгыз бераз аңлашыла, шомнаган кебек тоела мөнәсәбәтле шәхес. Ярый әле татар тормышы турында фикерегезне әйтеп бетермәдегез... Инде хәзер сезне укыйсы килә инде, нәтиҗә ясар өчен. Чаллы радиосы "Агыйделнең аръягында", Азатлык кул астында!
    алга 
фикерләр бите: (3)
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Чаллы язучылар оешмасының 30 еллыгы билгеләнде

татарстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile