киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Сембердә Сергей Крюковны эзәрлекләүләр дәвам итә

27.02.2010

Бәйсез журналист Сергей Крюковка әле һаман тынычлык бирмиләр: ФСБ хезмәткәрләре аңа каршы оештырылган чараларын дәвам итә. Күптән түгел аың өстеннән 93400365нче сан белән теркәлгән яңа җинаять эше ачылды.

Сәбәбе – “Ичкерия-инфо” сайтына урнаштырылган аналитик язмалары. Сергей Крюков шушы чираттагы провокация турында да язып чыкты. Без аның белән әңгәмә кордык.

Тынычланганнар иде кебек ич, тагын нинди сәбәп соң?

Минемчә, аларның эш ысуллары турындагы язмалар өчендер. Мәсәлән, мине психик авырулар хастаханәсенә урнаштырулары, чит илләргә китәргә мәҗбүр булганнар турындагы язмалар аларга ошамый ич инде.

Болай да хакимият шул ук ФСБ кулында ич, тагын ни җитми икән соң инде аларга?


Абсолют хакимият кирәктер, дип уйлыйм. Русия күләмендәгесе - алар кулында. Ватандашлар җәмгыяте юк шартларда һәр шәхес өстеннән дә тоталь контроль кирәктер.

Курыкмасалар, җәберләүләр дә булмас иде, димәк. Ә нәрсәдән куркалар соң инде тагын?

Әгәр халык уйланып яши башласа, илдә ватандашлар җәмгыяте урнашса, ФСБның кирәге дә калмас иде. Аларга үзләренең кирәклеген күрсәтү өчен, авызлыклы йөгәнне кысыбрак тотып, үз хакимиятләрен ныгыту кирәктер.

Төньяк Кавказ Федераль округын тудыру, анда ерак Себердән Хлопонинны китереп утыртуны син ничек аңлыйсың?

Моны анык аңлау һәм аңлату кыендыр инде. Фаразлар гына кора алабыз. Бай кеше бит ул. Аннан соң Саян-Шуша электростанциясе фаҗигасе эзе дә булуы ихтимал. Мондый пертурбацияләрнең максаты акча күчерү-бүлешүләр дә булуы ихтимал. Төньяк Кавказ хәлләренә килсәк, үтереш, кеше урлаулар дәвам итә.

Анда Хлопонинмы, шул ук категориядән башка берәүме – барыбер. Һәм мондый тырышлыкларга чик куелуына да өметләр әллә ни юк. Иң мөһиме – үзара акча бүлешү. Дәүләти бандформированиеләр үз мәнфәгатьләрен кайгырталар. Акча үзләштерәләр. Әмма ни генә булмасын, киләчәктә Россия хакимияте мондый вәзгыять өчен кайчан да булса җавап тотарга тиеш.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фазыл кайдан: Ырынбур
27.02.2010 11:24
"Сембердә Сергей Крюковны эзәрлекләүләр дәвам итә..."
Әй сез, фсб этләре-хәсрәт капчыклары, сезнең өчен иң хәерлесе Сергейны һәм аның кебекләрне эзәрлекләүдән баш тарту, ваз кичү. Аны эзәрлекләүдән сезгә бер файда да юк, тота алмаячаксыз. Тотсагыз да зыян гына күрәчәксез.
Чөнки хәтта аның фамилиясе дә аны яклый, даимән аның крюгына (ыргагына - кармагына) эләгәчәксез.
     
текст зурлыгы - +