киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Кабулдагы шартлауларда 17 кеше һәлак булды

26.02.2010


Кабулда чит ил кешеләре яши торган кунакханәләр, алар йөри торган кибетләр, хөкүмәт биналары янында булган һөҗүмдә кимендә 17 кеше һәлак булды, 30 артыгы яраланды.

Үлүчеләр арасында 9 Һиндстан кешесе бар. Италиядән бер дипломат, Франциядән бер кеше һәлак булды. Шулай ук Әфганстан полициясенең ике хезмәткәре дә үлүчеләр исемлегендә. 3 сугышчы үтерелгән.

Һөҗүм артында Талибан тора

Җомга иртәсендә "Сафи Ландмарк" кибетләр һәм кунакханәләр комплексы янында интихарчы сугышчылар машинага куелган бомбаларны шартлатты. Илнең криминал полициясе башлыгы Абдул Җафар Шаехзадә әйткәнчә, һөҗүм булган район полиция контролендә булмаган. Тәртип саклаучылар сугышчылар белән берничә сәгать буе атышкан.

Һөҗүм өчен җәваплылыкны Талибан үз өстенә алды. Хәрәкәтнең матбугат вәкиле аның 5 кешелек төркем тарафыннан башкарылуын хәбәр итте.

Әфганстан президенты Хәмид Карзаи үзенең белдерүендә бу һөҗүмнәрне хөкем итеп чыкты һәм аның Һиндстан белән мөнәсәбәтләргә тәэсир итмәячәгенә ышанычын белдерде.

Кабулда тынычлык бер генә ай торды

18 гыйнвардан соң Кабулда чагыштырмача тыныч иде. Ул көнне хөкүмәт биналары, кунакханә һәм кибетләр янында булган шартлауларда 12 кеше үлгән иде. 2009 елның декабрендә булган һөҗүмдә БМОның 5 хезмәткәре һәлак булды.

Бер көн элек, НАТО һәм Әфганстан хәрби көчләре Талибанга каршы көрәш чаралары нәтиҗәсендә Марья шәһәрен үз контроленә алган иде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +