тыңлау

хәзер эфирда

чәршәмбе тапшыруы (кабатлау)

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Сираҗиның төрмә кыйссасы

26.02.2010

Билгеле журналист һәм режиссер Искәндәр Сираҗиның “Бер утыру - бер гомер” дигән китабы дөнья күрде. Ул Татарстан китап нәшриятында чыккан. Язучының бер атна элек кенә табадан төшкән китабы – беренчесе. Анда проза әсәрләре тупланган.

Искәндәр әфәнде, сезнең яңа китабыгыз чыккан икән. Бу бит сезнең беренче китабыгыз?

Яңа дигән сүз минем өчен беренче дигән сүз инде ул. Чөнки минем моңа кадәр китап чыгарып, мәшәкатьләнеп йөргән булмады. Аннары сайланма әсәрләр дип тә әйтә алмыйм. Бар булган әдәби иҗатым – 10 табаклык әсәрләр. Анда минем “Бер утыру – бер гомер” дигән кыйссам, “Үткәннәрдән качып барышлый” бәяны, “Отелло"ның өйләнүе, яки Ленар Гыйльметдинов һөнәр алмаштыра” дигән кинобәян, хикәяләрем кергән.

Минем, гомумән, бөтен әсәрләрем дә әдәби журналларда дөнья күргәне бар. Шуларны җыеп, әле анысын да хәләл җефете Илгөлем ханым туплап кулга тоттырып, нәшриятка илтеп кайт, дип җибәргәч кенә илтеп бирдем. Шулай итеп чыккан китап ул дөресен әйткәндә. Мин аны уйлап та бетермәгән идем. Чөнки мине Язучылар берлегенә дә китапсыз алганнар иде. Язучылар берлеге тарихында китапсыз кергән ике генә язучы бар: берсе – Марат Закир, икенчесе – мин.

Китап нинди тираж белән чыкты?

2 мең данә. 600ен гонорар хисабына тоттырдылар, бер йөзләбе китап палатасы һәм башка шундый китап китәргә тиешле оешмаларга таралды. Калган 1300е дә хәзерге көндә минем кулда.

Сатуда кайчан булачак?

Искәндәр Сираҗи
Монда китап сатуның яңа формаларын эзләргә кирәк. Татар китабын күрсәтергә кирәк. “Акчарлак” редакциясендә кызлар миңа, Искәндәр абый, китапны почта аша халыкка җиткерүне оештырып бирәбез, диделәр. Киләчәктә әдәби китаплар да безнең нәшрият йорты (“Акчарлак” нәшрият йорты) аша тарала башлар дип уйлыйбыз. Андый мөмкинлек бар. Кешеләр кирәкле китапларны заказ белән почта аша ала ала. Әле минем китап аша шушы эшне оештыру бара. Әмма почта чыгымнары шактый зур булып чыкты. Минем бик үк калын да, зур да булмаган китабымны почта аша салу 60 сумга төшә.

Китапның исеменә чыккан “Бер утыру – бер гомер” дигән кыйсса нәрсә турында?

Бу кыйсса төрмә турында. Монда минем кешенең ирекле һәм ирексезлеге турында фәлсәфи карашларым. Яшерен-батырын түгел, кыйссаның герое Алмаз Айбулатовның прототибы – мин фәкыйрегез үзем. Монда күрмәгән бер нәрсә дә юк, барысы да күреп язылган. Төрмәдә гаепле кешеләр генә утырамы, ул кешене ни дәрәҗәдә төзәтә яки рухын җимерә ала. Монда ул сорауларга да җавап эзләнә. Озын роман түгел. Әмма шуның эченә сыеп беттем, дип уйлыйм.

Китап чыкты. Анда сезнең әдәби әсәрләр тупланган. Алар татар әдәбиятына яңалык алып киләме?

Мин яңалык алып килдем дип уйлыйм. Чөнки, беренчедән, мин кабатланмыйм. Икенчедән, беркемгә дә охшамаган форма һәм беркем дә язмаган темалар белән килдем. Кем өчендер һәр яңалык - онытыла башлаган искелек. Бәлки формалар да, темалар да булгандыр. Әмма шунысы кызык: бүгенге көндә без халыкны яңадан татар китабы укырга өйрәтергә тиешбез.

“Акчарлак” газетында китаптан өзекләр басылгач, редакциянең телефон номерлары тынып тормый. Әгәр мин халыкта кызыксыну уята алганмын икән, мин инде зур эш эшләдем, дип уйлыйм. Китапның уңышлы булачагына ышаныч зур.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: nailtatar кайдан: Qazan
01.03.2010 09:50
нэрсэ бэйлэндегез але Сез Искэндэр абыйга?
нэрсэ журналист язучы була алмый мэллэ?
искэндэр абыйнын, шэп язуы-факт. китабында укып карарга булыр.

кем: АЛГА! кайдан: КАЗАН
01.03.2010 04:55
УКЫ ХЭМ ГОРУРЛАН: “Акчарлак” газетында китаптан өзекләр басылгач, редакциянең телефон номерлары тынып тормый. Әгәр мин халыкта кызыксыну уята алганмын икән, мин инде зур эш эшләдем, дип уйлыйм. Китапның уңышлы булачагына ышаныч зур. ДИ СИРАЖИ. БОЛАЙ БУЛГАЧ МИЛЛЭТ АЛГА БАРА ДА БАРА ИНДЕ!

кем: Студент кайдан: Казан
28.02.2010 23:26
Студентлар арасында бүген иң кыска анекдот мондый:"Еврей-колхозник,Салават Фәтхетдинов-профессор,Искәндәр Сираҗи-язучы".Менә шундый заманда,шундый илдә яшибез,туганнар.

кем: фикер
28.02.2010 01:08
сиражины килэсе корылтайда татарстан мэфтие итеп сайларга тэкъдим итэм. оныта курмэгез. ник дип тэ сорамагыз. азатлыкнын мондый китапка реклам оештыруы гына сэер.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Сираҗиның төрмә кыйссасы