киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

“Иртәнге намаздан соң “Азатлык”ны тыңлыйм”

26.02.2010

”Азатлык” радиосы тапшыруларын интернет аша тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тыңлап була. Кыска дулкыннардан турыдан-туры тыңлау өчен махсус радиоалгыч һәм ешлыкларны, тапшырулар челтәрен белү кирәк. 77 яшьлек Әминә апа Җиһаншина ”Азатлык” ны һәр көн саен радиоалгыч аша тыңлый. Күптән түгел ул ”Азатлык”ның Казан бүлегенә килде.

Кайда торасыз?

Мари иле республикасының Волжски шәһәрендә.

Еш кына Казанга килеп торасыз, шулай бит?

Һәрвакыт Казанга килеп торам. Әзрәк авырый башласам, бабайга: "Мин авырый башладым, Казанга барып кайтыйм әле", дип китеп барам.

"Азатлык"ны еш тыңлыйсызмы?

Һәркөнне дип әйтеп була. Әмма кайчагында ешлыклар югала. Иртән торгач, беренче итеп намаз укыйм, анна телевизордан “Хәерле иртә”не карыйм. Аннан соң инде иртәнге сәгать 9да “Азатлык”ны тыңлыйм.

Нинди радиоалгычтан ишетәсез?

Дүрт радиоалгычым бар.

Радиодан нәрсәләр тыңларга телисез? Сезне нәрсәләр кызыксындыра?

Оренбур хәбәрләрен тыңларга яратам. Чөнки ул минем туган ягым. Мин Пономаревка районының Нәүрүз авылында тудым.

Ягъни сезнең радиодан үзегезнең туган як, дин турында тапшырулар ишетәсегез килә.

Әйе, беренче итеп, дин турындагыларын тыңлыйм.

Тагын нинди тапшырулар кызыксындыра сезне?

Мине Русиянең икътисады да, сәясәте дә кызыксындыра.

Сезнеңчә, дөньялар кайсы якка бара соң хәзер? Демократия бармы, татар халкы бетеп барамы, үсәме?

Минемчә, демократия... Бөтенләй кысмыйлар бит инде, сөйләгәнебезне әйтә алабыз. Путинны, Медведевны бик каты тәнкыйтьлиләр. Менә шушы яратмыйм. Әзрәк чеметергә дә кирәк инде. Ләкин ипләп кенә, иман әхлакны онытмыйча. Исламда бит, башлары чикләвек хәтле булса да, башлыкларны хөрмәт итәргә кирәк, диләр.

Үзегез “чикләвек башларга” да чыдыйсызмы соң?

Мин бик бирешмим. Кирәк чакта турысын әйтәм.

Сез үзегез Волжскида торасыз. Ә татар кешеләре, милли тормыш турында ни уйлыйсыз?

Менә безнең татар кешеләренә берләшергә, бер-берсен якларга кирәк. Без таркау һәм азрак надан. Барыбызга да Аллаһның рәхмәте яусын, аннан көтәбез бөтен иминлекне.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Википедияче кайдан: Казан
26.02.2010 17:02
Хөрмәтле Азатлык радиосы! Чыннан әйткәндә, Сез радиогызның фәкать пенсионнерлар өчен дип күрсәтәсез. Гөл репортажларыгыз өлкән яшьтәге кешеләр турында. Ә Азатлык радиосын тыңлаган яшьләр кайда? Мин Азатлыкны яратып тыңлыйм, туганнарым миңа бу пенсионерлар радиосы дип әйтсә дә, ләкин соңгы арада Азатлык - әби-бабайлар радиосына чыннап та әверелә башлады, ахрысы.

Моны тәнкыть булып кабул итмәгез, фәкать минем фикерем=))
җавап

кем: Azatliq.org
26.02.2010 17:52
Хөрмәтле укучыбыз! Азатлык радиосы тапшыруларын кыска дулкыннарда күбрәк олырак буын кешеләре тыңлавы бик мөмкин, ә инде яшь буын нигездә FM-ны үз итә. Әминә апа очрагы да шуны күрсәтә. Аның тагын бер үзенчәлеге - ул Азатлыкны тыңлау шатлыгы белән уртаклаша да. Без аның шул активлыгына куанабыз гына. Яшьләр инде күбрәк Интернетны карый. Әлбәттә, аларның да аралашуда шулай актив катнашуына шатланыр идек.
җавап

кем: Википедияче кайдан: Казан
26.02.2010 18:15
Алайса шундый ук репортажларны яшьләр турында көтәбез))
     
текст зурлыгы - +