киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Башкортстан президенты нык тора

Мортаза Рәхимов
26.02.2010

Башкортстан президентының республика парламентына еллык юлламасы игътибар үзәгендә кала. Аңа карата фикерләр каршылыклы.

Атнакич көнне Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов республика Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 22нче утырышында үзенең еллык юлламасын бәян иткән иде. “Башкортстанны арытаба модернизацияләү: XXI гасырда җитеш тормышка һәм чәчәк атуга юл” дип исемләнгән шушы юлламасын Мортаза Рәхимов бер сәгать чамасы укып ишеттерде. Һәр елдагыча, бу юлы да президент Башкортстан хәятенең барлык өлкәләрен һәм тармакларын колачлады. Сәнәгатьтән алып сәнгатькә кадәр дигәндәй юнәлешләрдә хәлләрнең торышы турында мәгълүматлар бирде һәм киләчәккә бурычлар билгеләде ул үзенең докладында.

Мортаза Рәхимовның чыгышын республиканың барлык рәсми гәзитләре үзләренең җомга санында тулысынча бастырып чыгарды. Шул ук вакытта мәгълүмат чаралары Мортаза Рәхимовның еллык юлламасына карата депутатларның, башка рәсми затларның һәм җәмәгатьчелек фикерләрен ташка бастыра һәм радио-телевидениедә яңгырата башлады. Бу фикерләрнең барысы да Мортаза Рәхимовның чираттагы юлламасының да бик тирән эчтәлекле булуын һәм аның агымдагы елда нинди юнәлешләргә аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген билгеләвен ассызыклый. Депутатлар Михаил Бугера, Сәлия Морзабаева, Римма Үтәшева һәм башкалар президентның чыгышын күкләргә күтәреп мактады һәм аның акыллы сәясәтенә соклануларын белдерде.

Шул ук вакытта быелгы юлламага карата башка төрле фикер яңгыратучылар да бар. Элекке депутат һәм министр урынбасары, профессор Ринат Гатауллин фикеренчә, Мортаза Рәхимовның юлламасында дикъкатьне җәлеп итәрлек бернәрсә дә юк. “Бу бары тик чираттагы дежур бер доклад кына. Республикадагы уңышларны санап чыгуга корылган мәгълүматлар тупланмасы гына”, - ди Ринат Гатауллин.

Кайбер бәйсез сәясәтчеләр һәм киң мәгълүмат чаралары, Мортаза Рәхимов быелгы юлламасын тәкъдим иткәч тә, депутатлар алдында ук үзенең президент вазыйфасыннан китәчәге турында белдерер, дип фаразлаган иде. Әмма андый фаразлаучыларның гади бер “күңел теләге” генә булып калды бу имеш-мимешләр.

Мортаза Рәхимовның президентлык мөддәте киләсе ел азагында гына чыга. Әле ул бик җегәрле, көн аралаш диярлек районнарда һәм шәһәрләрдә эш сәфәрендә йөри. Ул үзе дә яңарак бер әңгәмәсендә әле Татарстанның яңа президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә дустанә мөнәсәбәтләрдә хезмәттәшлек итәчәген белдергән иде. Димәк, Мортаза Рәхимовны вакытыннан алда кәнәфиеннән төшерергә теләүчеләрнең теләге тиз генә тормышка ашмас кебек.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Каскын кайдан: Белорет
16.03.2010 20:06
Исәнмесез,һаумыһыгыз татар дустар! давайте насар һузләр менән аралашмайык. ДУС йәшәйек. Башкортостанда татарларзы башкорттар кәмһетмәй, без якшы дус йәшәйбез. Бар өсөнсө көстәр. Улар беззен дуслыкты боза, беззен телебеззе,илебеззе юкка сыгарырга уйлайзар.
Күз алдына килтерәйәк; Бөгөн Башкорт илен татарлар өсөнсө көстәр менән бергә бөтөрзөләр - ти. Был ерзәрзе Татарстанга кушырга бер кемдә рөхсәт итмәйәсәк, Силәбегә, йә башка берәй губернәгә кушасактар. Шунан Татар илен бөтөреүгә тотонасактар.
Безгә бергә булыу отошло. өсөнсө көстәрзен политикаһын күптәребез һаманда аңлап етмәйбез.
Ике әтәсте һуғыштыралар, ә хужалар был әтәстәргә ҡарап көлөп һокланалар.

кем: кушнариннар кайдан: рб
11.03.2010 16:11
АСАБА башкорты Типтәр мишәр башкорт казак ул СОСЛОВИЯ
Сабир-уфа белан килешам, саф дорес!

Шайми китте, Чилабе китте, а бу картлач хаман кита белми, эй! Ябешеп ята бит. Башшовенистлар нык тоталар узен.

кем: Сабир кайдан: уфа
11.03.2010 13:01
Марат КАЗАННАН рөхсәт итегез мин сезнең фикерегез белән килешмим .Мари белән урдмуртан да хәттә Федорофка районындагы МОРДВА дан да башкорт ясадык перепис хәм иске паспортларын карагыз . урыстан курктылар .Сел-хоз институт белән 1полиграф комбинаты уртасындагы Салават Юлаев хәйкәлен кемнең күргәне булды .1вариянты башында төлке бүрек түгел иде Манси халкы бәили торган КЕШ тиресенең тасмасы ауга ергәндә бәйләгәннәр черки тимәсен өчен \аның тиресе сасы\.Сүзне исбатлап шуны әйтәм 9 класс \Култура Башкортостана\ китабының 1 Башкирские востаниясе кайда булганын акка кара белән яздыгыз На ОБЕ и Иртыше дип .1000 чакырымга барып кемгә каршы востания күтәрдегез АСАБА башкорты Типтәр мишәр башкортказак ул СОСЛОВИЯ

кем: Госман кайдан: Бәләбәй
02.03.2010 11:26
Ураллы иптәш! Менә моңа кара әле, бик гыйбрәтле хәбәр. Сезнең уеннар ни белән бетәчәген күрсәткән хәбәр.
http://www.azatliq.org/content/article/1971609.html
җавап

кем: ураллы
02.03.2010 12:38
Суд менэн куркытма, Госман иптэш! Судтан куркырга, без енэйэт эшлэмэгэн. Ана кан койоусылар куркhын.
Татарзы башкорт бер вакытта ла кослэп башkорт тип яззырганы юк, бер гасырда ла. Эле hез алдан капаклап, перепись башланмас элек йозрок курhэтэ башланыгыз. Бер кем дэ татарзы эле лэ стенага терэп башкорт булып языл тип тормаясак. hэр кем узе белгэнсэ, узе телэгэнсэ языласак ул.
Документтарзы донъяга мэглум итеу - касандан бирле енэйэт булып hанала башланы эле? Киреhенсэ, уларзы йэшереп тотоу - енэйэт!
Э улар бик озак йэшереп тотолдо. Кеше ысын тарихты белмэне.Бына шул ысын тарих пэйзэ булгас, эсегезгэ hыймай, суд менэн янай башланыгыз. Правда глаза колет.Да хоть 10 судов - документы-то подлинные. Еще царских времён!

кем: ураллы
01.03.2010 22:03
Урал астындагы мэгэрэлэребез беззен, Аллага шокор, палеолит заманы живописыбыззы hаклай.Бына шул Шулгэнебез бар донъяга данлыклы "Урал" эпосыбызза ла куренэ. Башка бер халыкта ла ундай эсэр юк. Был эпосты донъя галимдары ла белэ.
Так что, Агизелебез зэ узебеззеке, калганы ла. hыйзырганбыз барыhын да, hыйзырабыз. Тик был тупрактар башкорт каны менэн hугарылган, Урал йырында ла эйтелэ, сыбык кыркып алhан, кан тамып кала тип.
Анау тиклем йырткыс кешенен исемен алыуын менэн, Тэфтилэу, шэп булдым тип уйлама. Канhызлыгы хакы узенэ тошоп куйыр.Аллаh бар бит ул...
Гомумэн, hине кеше итеп яуап биреп тораhы ла тугел артабан.
җавап

кем: Тәфтиләү кайдан: Уфадан
02.03.2010 13:50
Аргументларың булмагач яуап биреп тормайһың инде. Анысы аңлашыла. Кан коюга килгәндә, иштәк-башкортлар күпме казах сабыйлары һәм хатыннары канын агызды, күпме суйды. Болар да Аллаһ каршында искә алына. Сезнең татар җанын урлавыгыз да шулай онытылмас. Бу зур җинаят, кыямәт көнендә хисап тотачагыңны онытма!

кем: ураллы
01.03.2010 20:48
кай вакыттан асаба - Тэфтилэу башкортто кырып сыкканы бирлеме?
җавап

кем: Тәфтиләү кайдан: Уфа
01.03.2010 21:14
Ураллылар Урал астындагы мәгарәләрдә яшәгәннән бирле.

кем: ураллы
01.03.2010 19:53
киреhенсэ, Татарстан барлыкка килхен осон Башкортостан уз еренэн
4 районын биргэн. Минзэлэ, Актаныш, Баулы райондары халкы эле лэ башкорттан сыкканын онотмаган. Башкортостан 1919 йылда барлыкка килгэн, э Татарстан - бер йылга хунлап. Территория айырым субъект тозоргэ етмэй тип Башкортостандын 4 районын биреп тэ куялар.
Былар документ менэн раслана.
җавап

кем: Тәфтиләү кайдан: Уфадан
01.03.2010 20:19
тагын ЯЛГАН- сезнең курчак республикагыз 1919 елда төзелгәндер, анысы безгә караңгы, ә татар инде урта гасырлардан бирле җир-дәүләтле булган һәм Агыйдел буйларында яшәгән. 1920 елда бит ул районнар Уфа губернасыннан бирелә, Вәлидинең болшевиклар белән уйнашыннан туган сезнең курчактан түгел - документларны укып чык син! "Менэн раслана" дип кенә утырма. Расланмый шул, җан кисәккәем, расланмый. Ошыймы, ошамыймы - татарлар хәзерге Уфа якларында асаба халык!!!

кем: ураллы
01.03.2010 18:18
Башкорт беззэ татарзан сак кына куберэк. Был бер.
Икенсенэн, башкорттар бик куп нефтянкала эшлэй, налогты куп тулэй. Был ике.
Осонсо - без уз еребеззэ. Окшамаган кешене кослэп тотмайбыз. Окшаган ергэ китергэ лэ була хэсэн кеуектэргэ.
җавап

кем: Тәфтиләү кайдан: Уфадан
01.03.2010 18:51
бу ураллының 3 аргументы да ЯЛГАН:

1. Башкорт чынбарлыкта татардан күбрәк түгел, Мортаза кәгазләрендә генә бу шулай.
2. Кайда, Хәйбулладамы башкортлар нефтянкада эшли? Киресенчә, нефтянка 1922 елда урлап Башкортстанга кушылган көнбатыштагы ТАТАР җирләрендә, димәк татарлар акчаны күбрәк түли. Ул акча башкорт байларын ашатуга китә.
3. Башкортлар Урал астында үз җирендә булган кебек, татарлар да көнбатыш районнарында үз җирләрендә, алар биредә асаба халык.

Ураллы, шыттырма, син язганнар барысы да демагогия. Татарлар Уфа якларында үз җирендә яши. Хокуклары гына юк, бу тиздән төзәтелер, Алла бирсә.

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
01.03.2010 17:51
Кайссы милләт республика казнасына күпме акча кертә? Чутлап карыйк:
 1997 елгы перепись буенча – руслар -1,5 млн; - татарлар – 1,4 млн; башкортлар – 0,7 млн.
 Гомүм халыкның 30% налог китерә.
 Уртача эш хакы 10 мең руб.

Руские - 1,5 млн.человек *0,30*10т.руб.*0,13*12=7,020млрд. руб.
Татары - 1,4 млн.человек*0,30*10т.руб.*0,13*12=6,552млрд.руб.
Башкир - 0,7 млнючеловек *0,30* 10 т.р.*0,13*12= 3,276млрд.руб.

Бу бюдҗетка килгән акча кайссы халык файдасына туздырыла? Королтаегыз да башка халык җилкәсендә бит. Бу бит натуральный феодальный паразитизм. Татарлар туган телендә укыту өчен тагын акча түләргә тиешме? Нинди ятсызлык бу?

кем: ураллы
01.03.2010 14:26
Беззэ йэшэгэн ике мен тирэhе латыш осон дэ без латыш мэктэптэре тотабыз. Латвиянан дэреслектэр hатып алып, тулэуhез бирэ килде республика. Сонки дэреслектэр hэммэhе осон тулэуhез булды.
Эш hандамы ни?! Улайhа, 100 млн. урыс янында татар халкы hаны ла нимэ генэ! Улар татарзы игнорировать итергэ тейешме шунын осон?
Без республикала йэшэгэн hэммэ миллэттэрзен рухи ихтыяжын куззэ тоторга тырышабыз. Был - аксиома.

Э беззен халык дошманлашырга тырышмай ул. Эммэ бер битенэ hукhалар, икенсеhен куймаясак. Узе тондорасак.
Татар халкы менэн дэ шулай. Яззым бит инде. Без тарихты хэтерлэйбез. Онотмайбыз. Оноторга hеззен кайхы бер "утэ-патриоттарыгыз" бирмэй. Эммэ куйыныбызза таштигэнде анлатмай был. Ташка йыш кына аш менэн яуап бирэбез. Эммэ кэмhеттерергэ бирмэйэсэкбез узебеззе! Сонки кэмhенер урыныбыз юк!
Халкым ярлы булганда ла ер басмаган, ил басмаган, кешелэрзе терелэй яндырып йоромэгэн.
җавап

кем: Марат кайдан: Казан
01.03.2010 15:11
Ураллыга------ Латышларны хәм башка кайбер азчылык халыкларны сез үз туган телләрендә укытасызда дер , чөнки сез аларны башкортлаштыра алмаячагыгызны бик яхшы чамалыйсыз. Ә татарны" башкорт итүне" бик җиңел чөнки телләр якын.Мари удмуртны да шулай ук итәргә була. Чөнки үз бәйсез дәүләтләре юк. Ә немец, латыш , литва яки урыслардан башкорт ясарга сез куркасыз.
җавап

кем: ураллы
01.03.2010 16:36
Беззен латыштар башкортса башкортондо hатып ебэрерлек оста hойлэшэ. Немецтар араhында ла эз тугел башкортса белеуселэр.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +