киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Башкорт корылтаена әзерлек кыза

26.02.2010

Җомга көнне Бөтендөнья Башкорт корылтаеның күчмә утырышы оештырылды. Бу юлы Чишмә районында үтте ул.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, быел җәй - 11-12 июнь көннәрендә Уфада Бөтендөнья Башкортлары корылтае үтәчәк. Өченче тапкыр оештырыла бу зур җыен. Ике көн дәвамында корылтай кунаклары, төп эшчәнлектән тыш, республиканың башка төбәкләрендә оештырылучы мәдәни чараларда, сабантуйларда да катнашачак. Корылтайга 771 делегат сайлау каралган.

Башкорт корылтаена әзерлек алып бару мәсьәләләрен республиканың премьер-министры Раили Сарбаев һәм аның урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев турыдан-туры тикшерүдә тота. Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының яңа рәисе итеп узган елның декабрь аенда гына Азамат Галин тәгаенләнгән иде.

Яшь җитәкче үзенең яңа вазыйфасында эшне бик җәһәт башлап җибәрде. Бөтендөнья Башкорт корылтае башкарма комитетының күчмә утырышларын оештыруны гамәлгә куйды ул. Бу ел башыннан берничә урында үтте инде ул очрашулар. Ә 26 февраль көнне бу киңәшмә Уфадан ерак булмаган Чишмә районында оештырылды.
Сөйләшүдә күрше-тирә районнардан да вәкилләр катнашты.

Киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәтенең башкорт корылтаена әзерлекне алып бару, аның финанс чыгымнарын билгеләү һәм башка оештыру эшләрен тикшерү каралган иде. Бу хакта әлеге очрашу алдыннан Бөтендөнья Башкорт корылтае башкарма комитетының җаваплы хезмәткәре Сәвия Газизова сөйләде.

Быелгы корылтайга әзерлеккә Башкортстан рәсми хакимиятләре дә бик җитди карый. Хөкүмәт байтак акчалар күчерә бу чарага. Шул ук вакытта корылтайны оештыру комитеты, әлеге җыенга хәйрия акчаларын туплау өчен, банкта махсус хисап та ачты. Анда теләгән һәрбер кеше һәм оешмалар үз юмартлыкларына бәрабәр акча күчерә ала.

Быелгы корылтайга әзерлектә бер мөһим генә яңалык та бар. Аңа делегатлар сайлауга кагылышлы ул. Бу юлы әлеге зур җыенга, элеккеләрендәге кебек, рәсми түрәләр күпчелек булмый, ә башкорт милләте өчен җан атып йөргән, милли оешмалар эшләрендә җегәрле катнашкан шәхесләр сайланачак, дип белдерелде. Моның шулай булачагына өметләре зур Башкорт корылтае җитәкчеләренең. Чөнки делегатларны сайлау хәстәрлеге бу юлы районнар һәм шәһәрләр хакимиятләре “кулыннан” тартып алынган.

Бөтендөнья Башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Азамат Галин әйтүенчә, III корылтайга әзерлек барышында аеруча быелгы халык исәбен алуга әзерлек һәм быел Башкортстанда игълан ителгән Республика елы мәсьәләләренә ифрат та зур игътибар юнәлтеләчәк.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Мишэр кайдан: Казан
02.03.2010 10:48
Кичэ БСТдан корылтайга эзерлэну туранда сойлэшу алып барылды. Бик эчтэлекле, кыю энгэмэ, бэхэс дип эйтсэн дэ була. Э шул ук вакытта безен ТНВдан 8 март бэйрэме белэн (бер атна бит эле бэйрэмгэ) котлаулар кабул итеп жыр жырлаттылар. Ин отышлы вакытта ике канал да ике торле тапшыру курсэтэ. Аерма зур, эйе бит? ТНВнын бернигэ ярамаган ТВ икэнен, уз функциясен утэмэве кичэ тагын бер тапкыр аерым ачык куренде. Ботендонья татар конгрессыда ЭЗЕРЛЭНУ вакыйгаларын яктырткан, туры эфирда сойлэшу, бэхэс алып барылуы ТНВ очен гомумэн хэлдэн килми торган эш. Эзерлэну тугел, конгреснын узен, андагы булган сойлэшулэр, фикер алышулар, каршылыклар, бэхэслэр дэ хэбэрлэрдэ генэ курсэтэлэр.(я ботенлэй курсэтелмилэр) Оялалармы мондый дискуссиялэр оештырырга, сойлэргэ, куркалармы, кыенсыналармы, мохимлеген анламыйлармы.... Анлашылмый.
     
текст зурлыгы - +