киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Мөселманнар Мәүлид бәйрәменә әзерләнә

25.02.2010

Бүген кояш баегач дөнья мөселманнары Мәүлид кичәсенә керә. Мәүлид бәйрәмендә Мөхәммәт гәләйһиссәләмгә салаватлар уку һәм аның хөрмәтенә аш-сулар әзерләп, туганнарыңны, кардәшләреңне җыеп хөрмәт итү тиешле эш санала.

Мәүлид - Мөхәммәт гәләйһиссәләмнең туган көнен искә алу хөрмәтеннән уздырыла. Пәйгамбәрнең туу вә үлүе бер көнгә туры килә.

Быел аны мөселманнар “түгәрәк дата” буларак билгеләп уза. “Ул моннан 1440 ел элек, 570 елда туды” дип языла “Татар мөселман календарендә”. Әмма кайберәүләр, бигрәк тә гарәп илләрендә укып кайткан шәкертләр аны бәйрәм итүгә каршы. Мөхәммәт пәйгамбәр үзе исән чакта аны билгеләмәгән, шуңа бу бидгать санала диләр.

Гомумән әлеге Рабигүл әүвәл аен күпләр Мәүлид ае дип кенә йөртә. Бу айны мөселманнар Мөхәммәт гәләйһиссәләмне искә төшереп төрле чаралар уздыра, аш-сулар әзерләп туганнарын, дусларын кунакка чакыра, мәҗлесләр ясап мәүлид укыта.

Татарстанда быел да Мәүлид бәйрәме уңаеннан төрле чаралар каралган. Кичә Казанның Мәрҗәни мәчетендә мөнәҗәтләр кичәсе узды, бүген кич Кол Шәриф мәчетендә Мәүлед ән- Нәби бәйрәме үткәреләчәк. Шулай ук 4 март көнне татар филармониясе бинасында, ә 8 мартта химиклар мәдәният сараенда да дини кичәләр оештырылачак.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: ураллы
25.02.2010 18:59
Хак Тэгэлэбез безгэ Бойек пэйгэмбэр булэк иткэн изге кон нисбэтле ихлас кунелдэн ихласлы дин кардэштэребеззе тэбрик итэм!
Ул килмэс элек беззе донъяга яралтып, Корьэн Кэримебеззен изге аяттарын ишетеузэн мэхрум итмэгэн Аллаhыбызга эл-хэмду, эль-хэмду.
"Араларында мэхэббэт урынлашкан халыклар яхшы эшлэр эшлэргэ муафикъ булалар, хыялларга килми торган максудларга ирешэлэр. Бер тарыдан бутка булмаса да, куп тарыдан бутка була. Бер тамчы су кузгэ куренмэсэ дэ, куп тамчылар жыелса елгалар агадыр." Ризаэддин бине Фахретдин
     
текст зурлыгы - +