киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Президент улы мәхкәмәгә килә алмый

25.02.2010

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьев эшен каравын дәвам итә. Игорь Изместьев нефть тармагы түрәләрен үтертүдә һәм ФСБ хезмәткәренә ришвәт бирүдә гаепләнә.

Изместьев белән тагын 12 кеше хөкем ителә. Алар ялланып кеше үтерү белән шөгыльләнгән Кингисеп төркеме әгъзалары. Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьевның җинаять эше буенча шаһит итеп Башкортстан Президенты улы Урал Рәхимов та чакырылган иде.

Эш шунда, әлеге эш буенча шаһит — Мәскәүдә яшәүче эшкуар Юрий Бушев узган ел ук төп заказчы дип Урал Рәхимовны атаган иде. Ләкин Президент улын Уфага Владимир Путин килеп киткәннән соң гына чакыртканнар. Рәсми булмаган чыганаклар фикеренчә, Владимир Путин Уфага сәфәрендә Мортаза Рәхимовка вакытыннан алда вазыйфасыннан китәргә тәкъдим иткән.

Мортаза Рәхимов мөддәте тулганчы калырга теләвен белдерүе белән, башкорт яшьләре оешмаларына басымнар башланган, Урал Рәхимовка да мәхкәмәгә чакыру җибәрелгән. BFM.ru сәхифәсе хәбәренә караганда, Урал Рәхимов мәхкәмә утырышына килә алмый. Бу турыда аның атасы Мортаза Рәхимов хәбәр иткән. Ул улының узган елдан алып Эстониядә дәвалануын ирештергән.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Фирдүс кайдан: Казан
11.03.2010 11:57
Урал Рәхимов Эстониядә ничек дәвалана икән? Әллә дәваланмый, качып ятамы икән :)
     
текст зурлыгы - +