киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Прага конференциясендә коммунизм җинаятьләре карала

24.02.2010

Чехия башкаласында коммунистларның элекке гамәлләренә, хокук бозганнарын җавапка тартуга, бүгенге коммунистик илләрнең хәленә багышланган халыкара конференция ачылды.

“Коммунизм җинаятьләре” исемле 3 көн дәвам итәчәк бу җыенда хөкүмәт рәсмиләре, зыялылар, элекке диссидентлар катнаша. Күпчелеге Көнчыгыш һәм Үзәк Европадан.

Конференцияне ачу чыгышында Чехия сенаты рәис урынбасары Йиржи Лишка коммунистик үткәнне тулысынча тикшерергә һәм чаралар күрергә чакырды.

Аның әйтүенчә, коммунистик үткәнгә тиешле мөнәсәбәт булмау коммунизм урынына килгән демократик корылышка ышаныч какшауның төп сәбәпләреннән берсе.

Күп кенә Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләре үзләренең коммунистик үткәнен хөкем итте. Күпләре коммунизм чоры рәсмиләренә җитәкче вазифаларда эшләүне тыйды. Кайбер шундый рәсмиләргә каршы җинаять эшләре ачылды.

Әмма андый җинаять җаваплылыгына тарту очраклары бик күп түгел. Лишка андыйларны җавапка тартырга чакырганда, моның шактый кыен эш булуын да әйтте.

Нәтиҗәләр яхшырак булсын, исемнәр ачык итеп аталсын өчен Лишка архивларны тулысынча ачарга, депортацияләрне, җәзалауларны, мәҗбүри хезмәт лагерларына җибәрүләрне өйрәнергә чакырды.

Җыенда зур чыгыш ясаган Һэрри Ву игътибарны кайбер илләрдә әле дә коммунистларның хакимияттә калунына юнәлтте.

“Коммунизм җинаять. Бүгенге конференция шул турыда сөйләшүгә багышлана. Бу бик яхшы. Безгә ачыклык кертергә кирәк. Әмма коммунистлар әле дә Кытайда идарә итә. Шуны онытмыйк”, - диде Ву.

Ву 20 еллап гомерен Кытайның мәҗбүри хезмәт лагерларында уздырган.

1979 елда иреккә чыкканнан соң ул Кушма Штатларга күченеп Кытайдагы кеше хокукларын бозуларны өйрәнүче Лаогай тикшеренүләр вакыфын оештырган.

Ву Көнбатышны Кытайга икътисадый этәргеч бирүче хезмәттәшлек вакытында андагы коммунистик хакимиятнең репрессив чараларын да онытмаска чакырды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Касыйм кайдан: Уфа
25.02.2010 09:21
Комунизм чорының афәтләре тарихта шактый ачылды инде. Күп нәрсә яшьләргә дә аңлашылды. Ә бит хәзерге Россиянең дәүләт терроры тагын да кабәхәтрәк.Элек политикларны Кара машинада алып китеп атканнар, ә хәзер дәүләт заказы белән өендә, юлында, подъезды төбендә - теләсә кайда атып үтерәләр. Кыю журналистларны да кушып санасак, андый корбаннар күп йөзләрчә булды инде хәзер.Нишләптер бу Прагада шул фактларны да белмиләр кебек. Хәтта бу язмада Россия исемен дә күрмәдем. Бөтен явызлыкларның, террорларның, политик судларның, милләтләргә геноөид үткәрүләрнең АНАСЫ бит инде бу Россия...
Хәер, язу кирәк микән монда? Чит илдә татар телен түгел, урыс телен дә аңламыйлар бит...
     
текст зурлыгы - +