киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Сембердә Ватанны саклаучылар көне үзенчәлекле узды

23.02.2010

Төп үзенчәлеге – Ленинның 100 еллыгы мәйданының ике ягында аерым-аерым ике митинг оештырылган иде. КПРФ активистлары һәм “Идущие вместе” дигән яшьләр оешмасы. Фикерләре капма-каршы булса да.

Ленин Мемориаль үзәге бинасы бусагасында КПРФның җирле җитәкчесе Александр Кругликов җыелганнарны бөек бәйрәм белән котлады. Әлбәттә инде, бүгенге режимга карата ризасызлык сүзләре белән дә.

"Сталинград булды, Курски сугышы булды, каһарман совет халкы булды. 65 ел элек иң хәшәрәт, иң аяусыз сугышта җи-еп чыктык. Бүген безнең хәрби көчләрнең 92-еллыгы көне. Үзләрен Совет кешесе дитп санаучыларның һәрберсен бөек бәйрәм белән котлыйм", диде.

Александр Леонидович шулай ук Александр Матросовның да нәкъ шушы көндә кылган каһарманлыгын да искә алды. Әлбәттә инде, аның Шакирҗан Мөхәммәтҗанов исемле булганын искә алмыйча.

Шәһәр Думасы депутаты коммунист Куринной бүген армиягә игътибар аз булуын, ә милициянең һаман үрчи баруын хакимиятнең халыктан куркуы белән аңлатты.

"Карагыз инде: армия һаман кыскартылган чорда милиция үрчи генә бара. Димәк, хакимият чит-илләр дошманнарыннан курыкмый, аларга буйсынырга да әзер, кебек килеп чыга", диде ул.

Мәйданның икенче ягында җыелган “Идущие вместе”, ягъни “Бергә баручылар” оешмасы активистлары: “Нигә КПРФ белән бергә басмадыгыз, максатлырыгыз бер үк ич инде?” дигән сорауга:

"Алар анда әле җыелганнар гына, соңрак безгә килеп кушылачаклар әле", дип җавап бирде.

Көн салкын булуга карамастан, халык ярыйсы гына җыелган иде. Шул исәптән – татарлар да. Таныш булмаган бер ханым “Бу чарага килергә нәрсә мәҗбүр итте?” дигән сорауга менә нинди җавап бирде.

"Тормышыбыз авыр. Мондый чаралардан соң тынычланып йоклыйм", ди.

КПРФ җыены кабул иткән резолюция исә башка елларныкыннан әллә ни аерылмады. Илнең бөлгенлеккә төшүендә чит илләр тәэсире, бүгенге режимның халык ихтыяҗларына каршы юнәлтелгән булуы турында иде. Һәм Ватанны таркатучы хакимияттән тизрәк котылу кирәклеге турында.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +