киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Клинтон: НАТО Русиягә дошман түгел

Һиллари Клинтон НАТОның киләчәге турында сөйли
23.02.2010

Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Русия белән НАТО, халыкара янауларга каршы торыр өчен, ныграк хезмәттәшлек итәргә тиеш, дип белдерде. Дүшәмбедә Вашингтонда ясаган чыгышында Клинтон рәсми Мәскәү алга сөргән Европаның яңа иминлек килешүен кире какты.


Һиллари Клинтон сүзләренчә, атом коралы таралу, террорчылык, пиратлык һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге янауларга каршы тору өчен Русия белән НАТО ныграк хезмәттәшлек итәргә тиеш.

Дүшәмбе Вашингтонда төньяк-атлантик хәрби альянсның киләчәгенә багышланган чыгышында Клинтон Мәскәү алга сөргән Европаның яңа иминлек килешүен кире какты. Вашингтон фикеренчә, бу килешү НАТОның дөньядагы йогынтысын киметергә мөмкин. Моның урынына Клинтон Русиягә НАТО белән якынаерга тәкъдим итте.

“Русиянең иминлегенә янаган куркынычлар булса да, НАТО алар арасында юк, – ди Клинтон. – Без Русия белән НАТО арасында конкрет нәтиҗәләр бирә торган, аларны бер-берсенә якынайта торган хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре телибез.”

НАТОның соңгы елларда көнчыгышка таба киңәюен, Балтыйк һәм кайбер Балкан илләрен әгъза итеп алуны Русия зур борчылу белән күзәтте.

Грузия белән Украинаның да альянска кушылу ниятләренә Мәскәү кискен каршы чыга. Ул аларны әле дә үзенең мәнфәгать төбәкләре итеп күрә.

Кушма Штатларның ракета калканын Польша белән Чехия урынына хәзер Романиядә урнаштыру ниятенә Мәскәү ризасызлык белдерде. Клинтон үзенең чыгышында Мәскәүне тынычландырып кына калмады, хезмәттәшлеккә чакырды.

“Безгә атом коралын чикләү һәм ракета калканын булдыру эшендә Русияне партнер итәргә кирәк. – ди Клинтон. – Без Русияне Европа һәм Русия халыкларын сакларлык ракета калканын ясау эшендә НАТОга кушылырга чакырабыз.”

Клинтон үзенең чыгышында НАТО белән Русия якынрак мөнәсәбәттә булса, бу Европага да файдага булачак дигән фикерне җиткерергә тырышты.

Клинтон шулай ук НАТОның яңа стратегиясен булдырырга чакырды. Оешманың төп принциплары шул ук кала, ләкин алымнар үзгәрергә тиеш, диде ул. Клинтон сүзләренчә, хәзерге чорда, озакка сузылган низагларда гаскәр саны я заманча корал белән генә җиңеп булмый. Яңа шартларга яраклаша белү зур әһәмияткә ия.

НАТОның стратегиясен яңарту төркемен элекке дәүләт секретаре Мадлен Олбрайт җитәкли. Бу стратегия соңгы тапкыр 1999 елда үзгәртелгән иде.

Яңа стратегия ноябрь аенда НАТОның Лиссабон саммитында расланыр дип көтелә.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
24.02.2010 01:29
Бу котырган урыс империясына ышанган - тэмам ахмаклардан булырга тиеш. Кайчагында эмриканнар артык беркатлы, эммэ, вакыты килеп житсэ, алар бик тэ анлы рационаллар. Шуна курэ урыс Американы топ башына утыртырга юкка хыяллана. Борын астындагы проблемларны карасын, миллэтлэр изуне туктатсын ин башта. Уз халкын ул эт урынына да тотмый. Шул ук вакытта, юньле кеше арасына кереп, аны алдамакчы. Шиш сина...
     
текст зурлыгы - +