киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Янукович сәфәргә җыена: Брюссель башта, аннан Мәскәү

23.02.2010

Украина президенты итеп сайланган Виктор Януковичның президент вазифасында читкә беренче сәфәре Брюссельгә булачак. Русиягә йөз тотучы президентның сәфәрләр исемлегендә Мәскәү икенче урында.

1 мартта башланачак әлеге сәфәр барышында Янукович Европа Берлеге президенты Һерман ван Ромпей, Европа комиссиясе рәисе Жозе Мануэл Баррозу һәм Европа парламенты рәисе Ежи Бузек белән очрашачак.

Сәфәрнең вакыты һәм програмы инде килешенгән дип хәбәр ителә.

Мәскәүгә исә ул Брюссельдән кайткач мартның беренче яртысында барачак. Янукович бу турыда 20 февральдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән телефон аша сөйләшкәндә килешкән.

Дипломатлар әйтүенчә, Мәскәү сәфәренең төгәл көне әле билгеле түгел. Күрәсең бу сәфәрнең көне хөкүмәт коалицияcе төзү эшенә бәйле булачак. Януковичка Мәскәүгә бару яңа премьер инде расланганнан соң кулайрак булачак.

Президент буларак читкә сәфәрләрен Европадан башласа да, Янукович күбрәк Русия яклы сәясәтче санала.

Юлия Тимошенко
Февраль башындагы сайлауда Януковичка бик аз гына аерма белән җиңелгән премьер-министр Юлия Тимошенко Янукович белән бернинди коалициягә дә бармаячагын белдерде.

Тимошенко тагын бер мәртәбә Янукович хәрәмләшүләр белән генә җиңә алды, ул безнең президент түгел һәм хакимияттә озак утырмаячак дип белдерде.

Ни генә булмасын, дөнья, шул исәптән Европа Берлеге дә Януковичның җиңүен инде таныды һәм тиздән, 25 февральдә ул яңа президент буларак ант биреп вазифага керешәчәк.

Франко Фраттини
Украинадагы яңа хакимият белән Европа Берлеге арасындагы сөйләшүләр темасының берсе үзара визасыз сәфәр хокукы мәсьәләсе булырга мөмкин. Италия тышкы эшләр министры Франко Фраттини атнакич Брюссельдә берлек илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуыннан соң Европа Берлеге Украинага визасыз йөрешүгә илтүче “юл харитасы” тәкъдим итәргә тели дип белдерде.

Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорский Европа Берлеге “Украинада Европага йөз тотучыларны көчәйтү өчен тырышырга тиеш”, - диде.

Латвия тышкы эшләр министры Марис Риекстинс исә Янукович үзенең тышкы сәясәтендәге төп юнәлешләрне билгеләгәнче, бераз көтеп торырга чакырды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +