киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










татарстан

Тарих – әкият, җанисәп – уен түгел

23.02.2010

2010 елның октябрендә булачак җанисәп вакытында Башкортстан татарларының санын киметүгә рәсми Татарстан ничек карый соң? Миңтимер Шәймиев элекке елларда ук Уфа татарларының тарихын дөрес итеп күрсәтергә өндәгән.

Быелгы җанисәп, аның нәтиҗәләре күпләрне кызыксындырса да, Татарстанда аңа әзерлек турында әллә ни ишетелгәне юк. Бары тик Башкортстаннан гына җанисәп уңаеннан хәбәрләр еш килә. АндаБСТтелеканалы пропагандалы тапшырулар әзерли, газетларында Башкортстанның көнбатыш районнарындагы күпчелек татарлар яшәүче авылларны тарихи башкортларныкы дип раслаучы мәкаләләр чыгып тора. Татарстанда җанисәп турында күбрәк милләтчеләр сөйләшә, фикерләрен дә интернет челтәрендәге форумнарда яза. Дәүләт чиновниклары җанисәпкә әзерлек турында сөйләгәндә, 7нче пунктмилләт санауны искә алмый.

Интернеттагы бәхәсләрдә Татарстан җитәкчелегенең чит төбәкләрдә яшәүче татарларга битараф булуы тәнкыйтьләнә. 2002нче елдагы җанисәп вакытында Башкортстанда булган хәлләр бусында да кабатланмасмы, андагы татарлар саны тагын кимемәсме, дип шикләнүчеләр бар.

Шунысы кызык: 2002нче елгы җанисәп алдыннан гына 14-15 июньдә Башкортстанда Бөтендөнья башкортлары корылтае узган иде. Нәкъ 8 елдан соңбыелгы җанисәпкә кадәр башкортлар өченче тапкыр корылтайга җыела. Бу гомумбашкорт җыелуының төп максатыҗанисәп вакытында башкорт милләтен киметмәү, киресенчә, арттыру. Матбугатта күренгәнчә, башкорт корылтаена әзерлек дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла, премьер-министр Раил Сарбаев җитәкләгән оештыру комитеты утырышлар үткәрә.

Татарстанда Бөтендөнья татарлар конгрессы корылтаен үткәрергә җыенмыйлар. Бөтендөнья татарлар конгрессының җанисәпкә әзерлек буенча планы тикшерелгән, әмма анда Башкортстан татарларын гадел итеп санауны күз алдында тоткан чаралар күрсәтелмәгән. Бу хакта аерым план төзелергә тиеш икән. Милли җәмәгатьчелекне бу планның һаман да булмавы борчуга сала. Рәсми Татарстан Башкортстан татарларының мәнфәгатьләрен кайгыртмый, җанисәпкә битараф, дип санаучылар хаклымы?

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең Башкортстанда татар телен дәүләт теле итеп танырга өндәве һәркемгә билгеле. 2003 елда Башкортстан президентын сайлаганда, президентлыкка татар телен дәүләт теле итеп таныган намзәт сайланырга тиеш дигән белдерү ясаган иде ул. Мортаза Рәхимов беренче турдан соң татар теле статусын үзгәртергә вәгъдә бирсә дә, бу ният тормышка ашырылмады. Һәр республиканың үз кануны, үз җитәкчелеге, шуңа күрә күршеләр теләге бер миллион Башкортстан татары ихтыяҗына тәңгәл килсә дә, Башкортстанда татар телен дәүләт теле итмәделәр.

Җанисәп мәсьәләсендә дә шуңа охшаш хәл. Бөтенрусия галимнәре, татар җәмәгатьчелеге Уфа татарларының милләтен үзгәртү уеннарын күптәннән белә. 2002 елгы җанисәп алдыннан Башкортстанда барган көчле агитация, көнбатыш Башкортстан, көнчыгыш Татарстан татарларының милләтен башкорт дип игълан итү Шәймиевнең дә йөрәгенә тигән.

2002 елның 14-15нче июнендә үткән Бөтендөнья башкорт Корылтаенда Татарстан президент Миңтимер Шәймиев туганнарча җылы чыгыш ясап, ихлас фикерләрен дә әйтте. Ул башкорт корылтае делегатлары каршындагы чыгышында якынлашып килгән җанисәпкә дә тукталды. Уфада чыгучыКызыл таңгазетында (21 июнь, 2002 ел) бу чыгыш тулысынча басылган. Менә аннан өзек:

Озакламый Русиядә халык санын алу булачак. Бу бик тә мөһим сәяси вакыйга үзенең проблемаларын да китереп чыгарды. Мин галимнәребезгә, тарихчыларыбызга кайчак аптырап та куям. Кайбер очракларда алар арттырыбрак та җибәрергә, башкортча итеп әйтсәк, “фәстерергәяраталар, шикелле.

Мин аларны аңларга да тырышам. Әлбәттә, үз милләтләрен бөек итеп күрәселәре килә. Тарихчылар сездә дә, бездә дәбез бөек халык булганбыздияргә яраталар. Чыннан да шулай булгандыр. Әмма тарихны әкияткә әйләндермәскә иде. Артка караган килеш алга барып булмый бит. Әлбәттә, безнең мишәрләребез дә, типтәрләребез дә, керәшеннәребез дә, тагын әллә кемнәребез дә бар. Әмма алартарихи исемнәр.

Әгәр дә безБашкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим белән Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевтарихи яктан караганда үзебезне типтәрләр дип саныйбыз икән, без аннан бер дә оялмыйбыз. Ул безнең бабаларыбыз язмышы. Ә бүгенге чорда без Русиядә һәм дөньяда хөрмәткә лаеклы күпсанлы татар милләте һәм башкорт милләте буларак билгеле”.

Дөрес, 2002 елның октябрендә узган җанисәптә Башкортстанда татарлар саны 125 меңгә киметелде. Шулай да милләтне дөрес санау турында күзгә-күз карап сөйләшү, туганнарча бәхәсләшү тәҗрибәсе шунда ук туплана башлаган иде.

 Ул вакытта Миңтимер Шәймиевкә башкорт элитасы үзенең үпкәсен яки канәгатьсезлеген белдермәде. Алдан төзелгән план буенча милләтне үзгәртергә үгетләү дәвам итте, башкортлар Башкортстан халыклары арасында сан буенча икенче урынга чыкты. Ләкин бу башкорт милләтенең үсешенә, республикадагы рухи вәзгыятьнең яхшыруына, татулыкның ныгуына китермәде, киресенчә, хәзер хәл элеккедән дә киеренкерәк була бара. Мондый гамәлләр кемгә файда китерер, дигән сорау җавапсыз кала.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: ураллы
01.03.2010 08:26
Сафин, эйткэндэй, кукрэк хугып, мин башкорт, тине.
Быуат-быуат Илештэр башкорт булып исэптэ лэ килгэн.
Тевкелев артынан башкорт ауылдарын емереп-яндырып килеп ултырган татарзар тугел бит инде улар.

кем: КАНЗАФАР кайдан: Юлдан
27.02.2010 08:01
Ураллы кардэш, сина нигэ эллэ кайчангы тарихтан, татар подсознаниесеннэн башкорт эзлэргэ кирэк? Кеше бит узе белэ кем икэнлеген. Мин БУГЕН татар икэн, мина бернинди экият тэ, агитация дэ кирэкми. "Саф башкорт" районы Илеш 2003 елдв Сафинга тавыш биреп узенен татар подсознаниесен курсэтте, калдырсыннар илешлэрне башкорт статистикасыннан тошереп...

кем: ураллы кайдан: Хэкимханга
24.02.2010 21:11
hин улай йорогэс-икэс, ысын образец менэн йоро, башка пункттарзы ла нисек тултырырга ойрэт. Йэмэгэт алдында ла, Аллаh каршында ла сауаплы булырhын.
Тик инде ата-бабаhынан баш тарттырып, ут эhеле итмэ кешелэрзе. Кеше бит узе белэ кем икэнен. Узен дэ ут эhеле булыуын ихтимал ике мосолман араhын бутап. Татар тип ныклы инаныс менэн тора икэн, элбиттэ татар инде.Уны hин йороhэн-йоромэhэн дэ белэ кеше.
Минен татар тугандарым бер вакытта ла башкорт булып язылмаясак, мине улар шулай ук татар булып язылырга оготлэмэй. Э бына катнаш балаларга уйланырга тура килэ.

Бындагы куп кенэ кешелэрзен башкорттан (йэ башка миллэттэн) татар булыуы постарынан куренеп тора. Узе быны танымаха ла, подсознание тигэнен килэ лэ сыга. Психолия - шэп фэн шул, быны ап-асык курхэтеп тора!

Минэ лэ "hин татар, башкортка окшамаганhын" тип лакылдап китэлэр. Имеш, тосом дэ башка, холком да.Имеш, башкорт фэлэн, башкорт тогэн, э мин бик шэп икэнмен бит. Ызнащит, мин татар. Мин башка миллэттэштэрем менэн дэ шулай эшлэйзэрзер тип уйлайым. Ата-бабаларга хыянат кылырга Ходай кушмаhын!

Тос тигэндэ, татар менэн башкорт эллэ ни айырылмай инде. Холок эммэ башка! Холкона карап, мин Байрамованы ла хатта башкорттор тип уйлап куям.
җавап

кем: татар кайдан: татарстаннан
28.02.2010 23:55
Да Ураллы ниһаят ачтың йозеңне,әйтәм этләшәсең- син бит хәзерге заман Тәвкилеве икәнсең.Берни эшләп тә булмый татарда бар инде ул андый кешеләр.

кем: Хакимхан кайдан: Уфа
23.02.2010 22:42
ЖАНИСЭП:
Татар туганнар! Зарланулар куп булды инде. Менэ минем сезгэ тотрыклы тэкъдимем бар. Арабызда актив кешелэребез дэ бардыр.
Мин авылымда "Бэз татарлар" дигэн бланк белэн ой саен имза алып чыктым. Халык зур ризалык белэн кул куйды. Бланкнын язу баганаларынын жисемнэрен (сулдан унга) китерэм: 1. Язу юлы номеры; 2. Гаилэ хужасы ФИОсы; 3. Гаилэдэ кеше саны; 4. Гаилэнен миллэте ( компьютерда остэн аска кадэр "без татарлар"дип тезеп чыктым); 5. Йорт хужасы имзасы. Мэсэлэн, менэ болай:

1 Ханов Галим Нур улы 4 Без татарлар Имза

Бу эш зур кулэмдэ ботен татар авылларында да башкарылса, жанисэп алгандагы алдакчыларны шул ук кулэмдэ фальсификат очен жэвапка тарттырырга була бит. Унышлар телэп, мин. Курыкмагыз гына, миллион ярым татарны берни дэ эшлэтэ алмаячаклар.
җавап

кем: марат кайдан: казан
24.02.2010 11:27
Дөрес эшлисең Хәкимхан! Моның өчен беркемнән дә куркырга кирәкми. Асып үтермәячәкләр бит.Барысы да үзебездән тора югыйсә!

кем: ураллы
23.02.2010 21:39
Ник миллион ярым гына, бик скрумны, сыразы 4 млн. тип эйт тэ куй инде, илеш менэн Мохэммэт.
җавап

кем: марат кайдан: казан
24.02.2010 11:24
җаныем ураллы--мәскәү мөхәммәте сезнең шикелле " дурак" түгел 4 миллион 5 миллион яки уфа каласына бер мең 500 ел дип сафсата сатарга. Сез башкортлар гына шуны булдыра аласыз. Бәлкем Ай-да башкортныкы дер?!Иртәгә шулай дип язсаң бер дә аптырамаячакмын.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
23.02.2010 20:49

кем: салауат кайдан: башкортостандан: менә туганкай, әйдә чыгып кит татар шәһәре уфадан, яшә рәхәтләнеп үз җиреңдә. Уфа шәһәре беркайчан башкорт шәһәре булмаган бит тарихта. Сезнең туганкай шәһәрләрегез булмаган. аларны төземәгәнсез, сез бүген әзергә-мәзер булып чыктыгыз, "син татар Касим ханлыгын торгыз", бу провакацион сүзләр, нигә кирәк бүген? Беләбез җирләребезне сездән башкада, өйрәтеп тормагыз. Миллион-ярым уфа татарын йотармын дип авыз ачма, менә бер бакада тырышкан үгез тикле үсәргә, эчкән суны, суны күп эчем үгез тикле булам дип ялгышкан. Эчкән-эчкән суны, соңгыдан шартлаган, шуның белән эш тәмам булган. Татар бүген башкорт булып язылсада ул беркайчан башкорт булмаячак, чөнки татар көчләүне яратмый. Әле ул. татар үзен төрки-татар дип хис иткәнгә зллә ни әһәмият ул кадәрле бирми иде, башкортмы-татармы-мөсельманмы булып язылырга, чөнки аның исәбенчә ул бит ничек язылсада шул ук татар булып, кеше булып кала. Ә инде, татарны махсус юләргә санап, көчләп башкорт итеп язу- киресенә китермәсме икән? Теге 2002-нче башкорт булып язылганнар, кире татар булып язылып куюлары бар. Ул чакта ниэшләрсез, сакалларыгызны йолкарсызмы? Көчләү беркайчан якшыга китергәне юк, якшы белән беткәне дә юк. Уен эш түгел бит, милләт белән уйнау, Алла сакласын, уеннан уймак чыкмасын иде. Менә шушы сүзләр белән артык кызып киткән башкорт кардәшләребезне суытасы килә.
җавап

кем: Мин кайдан: Сездән
24.02.2010 01:27
"...Ул чакта ниэшләрсез, сакалларыгызны йолкарсызмы?.. "

Сакалларыгызны йолкышканчы башта үстерегез. Ни арада үскәнен дә чамаларсыз. Ярарга тырышам дип, хатын-кызларга ошап беттегез инде.Сакал да юк, форумнарда төртеш- талаштан башка нәрсә дә юк.

кем: Марат кайдан: Илештән
23.02.2010 20:29
Автор язуынча : "Тарих - әкият, җанисәп уен түгел". Ләкин бу төшенчәне кем ничек аңлый бит: без инде сез язганча аңлыйбыз, башкорт этнократиясе өчен "Тарих - әкият, җанисәп уен." Алар Мәҗитов әкиятен безальтернативно көне-төне тугылыйлар. Болар инде Шәймиев әйткәнчә:“Кайбер очракларда алар арттырыбрак та җибәрергә, башкортча итеп әйтсәк, “фәстерергә” яраталар, шикелле”- дигәнне эш принципларына әйләндерделәр. Татар милли хәрәкәте шушы этнократик тоталитар реҗиам каршында практический бер ялгызы. Башкортстанда моңа каршы торырлык бер чара да юк.
Ельцин вакытында бер мизгел демократия булып алды, әнә шул вакыттагы перепись чынбарлыкка туры килер иде, соңрак күреп торасыз, "авыл демократиясен"- авылдагы перепись үткәрүчеләр: “купме язарга кирәк"- тип торалар. Алар өстеннән Мортазадан башка контроль юк. Татарстан бу эштән читтә калса – татарлар саны статистика өчен һичшиксез кимиячәк. Әммә бу хәл ике республика өчен дә яхшылык китерер дип эйтеп булмый. Бигрәк тә Башкортстан өчен. Рускоязычныйлар артачак. Соответственно татар мәктәпләре азаячак, чит милләт телен укырга атлыгып торучылар әле дә юк, күпләре балаларын демонстративно укытмаячаклар. Нәтиҗәдә руслашкан балалар артачак. Үткән 20-25 елда шулай булдыда.
Ятып калганчы, атып кал, - диләр. Соңламыйк.

кем: салауат кайдан: башкортостандан
23.02.2010 19:31
ник зарланасыз "тугандаш " миллэт агзалары, шеп булгас ниге татарлар куп яшеген башка улкелерде баш кутермейсез,ана бит Рязань улкесенде целый ханлык булган- аталган ул Касим ханлыгы тип.тергезегез шуны кученегез Илештэн шунда бер кем де камасауламас уз телегездэ "укырсыз",газета сыгарырсыз яшеулере бигрек матур булыр башкортларда кырда булмас мешать итерге...
җавап

кем: Бахтияр Канкаев кайдан: Идел-Урал
23.02.2010 21:11
Юк инде "Салауат" кусты! Китимибез без Рязань жиренэ. Озак еллар буе татарларны я Торкиягэ, я Рязаньга, я Казанга куарга тырышканнар.Без монда, Уралда гасырлар буе яшибез, уз оебездэ, уз жиребездэ торабыз. Башкортостан тататрларын рухи кысырыклаунын, башкорт итеп язунын максаты да шул - куркыту, чыгып китэргэ мэжбур иту, этнономенклатурага безнен туган жирлэрне калдыру. Узебезгэ хэм Россия законнарына ометлэнергэ кала.
P.S. Э жир барыбызга да житэрлек. Мин бергэ торырга каршы тугел. Син ничек сон, "Салауат"?

кем: Варис кайдан: Илеш
23.02.2010 18:39
Шәймиев монда 120 мең татар турында сүз алып бара. Безнең хәлне белми, димәк!... Ә без үзебездә миллион ярым татарыбызның башкортлар тарафыннан урлануын беләбез һәм шуларны асыл милләтләренә кайтаруны кайгыртабыз, пропаганда алып барабыз... Безнең быелгы уртак максатыбыз шул.
     
текст зурлыгы - +

татарстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile