киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

татар дөньясы

Оренбурда Халыкара туган теле көне шигърият бәйгесенә әйләнде

23.02.2010

21 февральдә Оренбур татар дәүләт драма театрында Халыкара туган теле көненә һәм шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Оренбур төбәгенең шигърият таҗы” исемле яшь шигырь укучылар бәйгесе үтте.

Әлеге шигърият бәйгесе хакында соңгы вакытта үткәрелгән бәйгеләрнең иң зурысы дип әйтергә була. Шигърият бәйрәмендә Оренбур, Богырыслан, Орски, Кувандык шәһәрләреннән һәм төбәкнең район-авылларыннан килгән мәктәп балалары белән студентлар катнашнашты.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәктер, шигырьләр рус,татар телендә яңгырады һәм алар барысы да Муса Җәлил шигырьләре иде, катнашучылар арасында рус милләтеннән булган 2 бала да булды. Бу кичәнең тагын бер үзенчәлеге булды – төбәкнең рус мәктәпләрендә укучы балалар да шигырьләрне татар телендә сөйләде.

Кичәнең төп оештыручысы – “Яшьлек" исемле өлкә татар яшьләре оешмасы иде. Әлеге оешма рәисе урынбасары Илдар Сөләйманов бәйге хакында болай диде.

“Җиңүчеләргә без зур бүләкләр әзерләдек. 3нче урынны педагогия көллияте студенты Андрей Захаров алды, икенче урынны Иләк районы Озерки авылыннан 11нче сыйныф укучысы Регина Сабитова һәм беренчелекне Богырыслан шәһәреннән талибә Илнара Заһидуллина яулады. Гран-при Сакмар районы Каргалы мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Әлфия Усмановага тапшырылды. Ул бүләк - Казанга экскурсияга бару сертификаты.

Җиңүчеләргә бүләкләр белән бергә кубоклар да бирелде. Катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Без, үз чиратыбызда, Оренбур татар театры каршында оешкан “Берлек” попечительләр рәисе М.Хәсәновка, М. Җәлил исемендәге фонд рәисе Р.Әхмәтуллинга матди ярдәм иткән өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез”, диде Сөләймәнов.


Гран-при яулаучы Әлфия Усманова: “Шатлыгымны яшерә алмыйм. Барлык укытучыларыма да рәхмәт әйтәсем килә Хәтта безне алып килгән машина йөртүче Йосып абыйга да”, диде Әлфия Усманова.

1нче урынны алган Илнара Заһидуллина – Богырыслан шәһәренең медицина колледжы талибәсе. Ул әле Богырыслан шәһәренең “Туган тел” татар иҗтимагый үзәге эшләрендә актив катнашучысы да. “Шундый сөендем, әле дә ышанып бетә алмыйм”, диде Заһидуллина.

Милләттәшләребез арасында татар телен үзләштерүче укучыларны һәм студентларны хуплап кына калмыйча, ә махсус премияләр булдыручылар да бар. Рамил Зәбиров – Русиянең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор. Ул 1993 елдан бирле татар телен яхшы итеп үзләштерүчеләргә үз хисабыннан 3 премия тапшырып килә.

Бу юлы профессор Рамил Зәбиров премиясен Юлия Бикморзинага, Элвира Зариповага һәм Алия Хәкимовага тапшырды.

Бу шигърият бәйгесенең Халыкара туган теле көненә багышланганын истә тотып, Казанда үткән татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада Оренбур командасы җиңү яулау сәбәпле, җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.

Олимпиадада җиңүче 5 кызга акчалата премияне һәм бүләкләрне Оренбур татар театры каршында оешкан Попечительләр шурасы исеменнән аның әгъзасы Нурия Кәримова, ә дипломнарны Оренбур шәһәре татар-милли мәдәни мохтәрияте һәм“Туган тел” рәисе Рөстәм Маннанов тапшырды.


Бүләкләнүчеләр арасында Алия Хәкимова, Гөлфия Кәбирова, Алинә Халикова, Найлә Сәгъдиева, Илүзә Шәймәрдәнова бар иде.

Шулай ук андый премия белән төбәктә үткән мәдәни чараларда актив катнашкан өчен Оренбурның 38нче санлы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Рушания Мөшәрәпова да бүләкләнде.

Попечительләр шурасы әгъзасы Нурия Кәримова тамашачылар исеменнән Александровка районыннан килгән 2нче сыйныф укучысы Ирек Алимбековка, иң кечкенә катнашучыга, шулай ук премия тапшырды.

Беркем дә бүләксез китмәде, бүләкләр һәрбер катнашучыга тапшырылды. “ Чәк-чәк” фирмасы чәкчәкләр, “Яшьлек" оешмасы татар телендә китаплар белән мактау кәгазьләре бирде.

Әлбәттә, әлеге шигырь бәйгесен оештыруда “Яшьлек” оешмасына ярдәм итүчеләр арасында өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтәриятләре, Оренбур татар театры, Х. Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәрләре дә бар иде.

Шигърият таҗы бәйгесе “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: ашипкы кайдан: яныгыздан ук
25.02.2010 10:46
ЮК РӘХМӘТ өчен түгел тырышуым. ләкин берәрсе сезне эталон дип аңлап үз баласына НАЙЛӘ дип куштыруы да бар шул. Загс хезмәткәрләре ясаган хаталар хисапсыз. ләкин Йосыф дигән асыл исемне шулай имгәтү?
Эл вира татар исеме түгел. ул оригиналда калырга тиеш.

кем: ашипкы кайдан: сул ягыңнан
24.02.2010 21:56
Булдырасыз бит теләсәгез! Алия белән Зарипова төзәлгән! чират Сабитовада! Йосыпның Йосыфтан ясалганлыгын аңлатып тормыйм! Ә НАЙЛӘдә ! НАИЛ-НАИЛӘ икәнен дә язып вакыт уздырмыйм! Ь билгесе ЭЛВИРАНЫҢ үзен дә борчымыйдыр, могаен!
Ләкин минем исем фамилияне шулай бозсалармы? Мин ул яктан аяусыз, мин фамилиям дөреслеге өчен шактый көрәшкән кеше.
Чөнки минем өчен вак-төяк юк. Әгәр дә сез безнең авыл радиосы гына булсагыз мин сезнең белән бәхәсләшеп тә тормас идем!
җавап

кем: Azatliq.org
25.02.2010 01:39
Хөрмәтле укучыбыз! Безнең язмаларны шулай күңелегезгә якын итеп карап баруыгыз һәм киткән хаталарны күрсәтүегез өчен чын күңелдән рәхмәт! Әлбәттә, яңалыкларны озакка сузмый бирү теләге андый хәреф хаталарына урын калдыра, аларны күрүгә төзәтеп барабыз. Әмма исемнәр мәсьәләсендә бу алай ук җиңел эш түгел - шул ук Найлә үз исемен шулай яза икән, без инде аны үзгәртә алмыйбыз. Элвирадагы "ь"-да бәхәсле, чөнки бу урысча шулай, ә татар телендә нечкәлек билгесе бик кулланылмый, тартыкларның нечкәлеге-калынлыгы сузыкларның нечкәлеге-калынлыгы белән билгеләнә. Моны безнең башбаштаклык дип түгел, ә татар теленең асыл кануннарына туры китереп язарга тырышу дип аңлагыз. Тагын бер мәртәбә рәхмәтләр!

кем: Нур кайдан: Оренбург
23.02.2010 18:51
Бу бәйгедә җиңгән Загидуллина Эльнараны,Усманова Әльфияне һәм Сабитова Регинаны чын күңелдән тәбриклибез! Татар-Каргалысы егетләренә, шундый спектакль куйганыгыз өчен аерым рәхмәтләр. Вот егетләр! Җәлилебезне булдыргансыз әй...Бергә булганда гына кумәк чаралар уздыра алабыз.
     
текст зурлыгы - +

татар дөньясы

хезмәтләр:

подкастRSSmobile