киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Королев шәһәрендә Муса Җәлилне искә алдылар

22.02.2010

21 февральдә Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган очрашу узды. Күп санлы халык катнашында, Яшьләр мәдәният сараенда узган ул чараны Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтәриятенең Королев шәһәре бүлекчәсе уздырды.

Кичәне мәдәни мохтәрият җитәкчеләре – Әхәт Мөхәмәтов белән Рамазан Фадиев алып барды. Һәрвакыттагыча, Мәскәү өлкәсенең якын тирәдәге шәһәрләреннән генә түгел, ул чарага Мәскәүдән дә күп кенә милләттәшләр килгән иде.

Муса Җәлилгә багышланган берничә кичә-очрашулар Мәскәүнең үзендә дә узды. Мәскәүнең татар этно-мәдәни юнәлешендә укыту эшләрен алып баручы, Муса Җәлил исемендәге мәктәптә узган көрәшчеләр ярышы да Муса Җәлилнең туган көненә багышланган иде.

Королев шәһәрендә узган очрашуда Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, шагыйрьнең иҗатын өйрәнүче профессор Әхтәмҗан, вәкиллектән Рафис Измайлов шулай ук Королев шәһәре җитәкчеләре белән берлектә башка милли-мәдәни мохтәрият вәкилләре дә катнашты.

Кичәне оештыручылар февраль ае шагыйрьнең тормышында да, язмышында да иң зур роль уйнаган ай дип басым ясадылар. Чөнки ул февраль аенда туган, февраль аенда аны үлем җәзасына хөкем итү карары чыгарылган һәм Советлар Союзы каһарманы исеме бирелү дә шушы айга туры килә.

Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре сөйләнде, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Чулпан ханым Җәлилова үзенең чыгышында әле генә Казанда булуын, әтисенең һәр туган көнендә халыкка чыгарыла торган «Моабит дәфтәрләрен» кулына алуы турында сөйләде. Ул шулай ук Германиядә Муса Җәлил һәм тагын ун татар кешесен җәзалап үтергән урында инде өч тапкыр булуын әйтте һәм анда булу миңа тетрәндергеч тәэсир ясый, мин анда үлеп терелгән кебек булам, диде Чулпан ханым.

Без аңар берничә сорау белән мөрәҗәгать итеп, «Мирас» журналында басылган сәхнә әсәре авторларын мәхкәмәгә тарту турындагы гариза көчендәме дип тә сорадык. Чулпан ханым болай дип җавап бирде:

«Мин Казанда мәдәният министры янында булдым. Ул миңа журналның ябылуы турында хәбәр итте. Бу хәбәр мине канәгатьләндерде. Шуның өчен мин алар белән мәхкәмәләшмәскә карар кылдым. Минем өчен шунысы шаккаткыч булды - ул бернинди дәлилсез язылган язманың авторлары Муса Җәлил исеменә кагылырга ничек җөръәт иттеләр икән?

Мин аларны авыру кешеләр дип саныйм. Алар кайдан алып язганнардыр ул нәрсәләрне. Бу бары тик авыру кешеләр фантазиясе генә булырга мөмкин. Минем кулымда әтием турында Дрезден мәхкәмәсе кабул иткән документлар бар. Аларны миңа 2002 елны тапшырдылар, анда ул вакыттагы карарлар турында язылган», диде Чулпан ханым.

Пушкина шәһәре милли-мәдәни мохтәрият җитәкчесе Хәмдия Рамаева Муса Җәлил исемен пычратучыларга нәфрәт белдереп болай диде:

«Без биредә үзебезнең телебездән, илебездән ерак булган бер җирдә туган телебезне өйрәтәбез, дини бәйрәмнәребезне үткәрәбез, һәр өйгә туган телебезне кертергә тырышабыз. Нигә соң Татарстанның үзендә яшәүчеләр шулай кайдандыр мәк орлыгыдай кер табып шуны халык өстенә сибәргә тырыша?

Без - татар халкы - бар бит ул! Яши бит ул! Башка милләтләр түгел, нигә үзебезнекеләр безнең изге дип саналган кешеләребезгә тия? Менә бүген бөтен тамаша залы белән аның җырларын җырлады халык. Монда бит төрле милләт кешеләре бар иде. Алар да хөрмәт итә аны. Ә без? Безнең хаҗлар кылырга акчаларыбыз юк. Безнең өчен изге урын - Казан. Минем Галиәскәр Камал театрына кергәч тә, тезләнеп баш иясем килә. Казан кирмәненә килеп Кол Шәриф мәчете эчендә түгел, аның янында утырып намаз укыйсым килә.

Ул кешеләр халыктан курыкмыйлармы икәнни? Тарихыбызны, телебезне, хәтта киемнәребезне саклыйк. Башкаларга күрсәтеп мактанырлык булсын. Мин үзебезнең кичәләргә барча милләт кешеләрен дә чакырам. Күрсеннәр, белсеннәр. Хәзер безнең Пушкинода пәрәмәч, өчпочмак пешерә белмәгән бер гаилә дә калмагандыр. Рәсми оешмаларга баргач та, чәк-чәк бармы дип сорыйлар. Без татар халкын шулай итеп танытабыз. Ә татар халкын бетерергә теләүчеләр аның горурлыгына пычрак ата», диде Хәмдия Рамаева.

Шулай итеп, Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә Муса Җәлилгә багышланган кичә узды. Анда Муса Җәлилнең кызы Чулман ханым да катнашты. Сәхнәдән Муса Җәлилнең шигырьләре, җырлары аның хакында истәлекләр яңгырады.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
23.02.2010 20:26
Бу юнсез Хәмдүнә ханым инде, Фәүзия Бәйрәмова аңа ошамый икән бит. "кайдан-дыр проблема тартып чыгара Фәүзия".дип сөйли бит җитмәсә. Пушкин шәһәрендә милли мөхтәриәт җитәкли, ә җыелышларны урысча алып бара. Фәүзия ханым уйлап чыгарган шул ФЗ № 309-ны, Госдума түгел. Бу мәнсез ханым шунда Пушкинда барган Сабантуйда Әскәр Бикбаевны милициягә тапшыра, Әскәр үз татарларыбызга "Ватан" фиркасы кәгазләрен өләшкән өчен. Әскәрне милициядә тоталар төн уртасына чаклы, туры килде миңа Мәскәүдән өлкә милиция органнарына шалтыратырга, аларның нәчәлләрен эзләп табып, Әскәрне шушы Хәмдүнә "татарны яратучы" булып кыланып, үз татарыбыз өстеннән милициягә биреп җибәрүче җинаять эшен төзәтергә туры килде. Төн уртасы булсада чыгарып җибәрделәр үзен, ә бит ул көне буе утырды казематта, ә аңа Мәскәүгә, Югозападныйга кайтырга кирәк? Әле шундый юнсез кеше татарга акыл сата, хет көл, хет ела.

кем: Илһамия кайдан: Агыйделдән
23.02.2010 09:34
"Безнең өчен изге урын - Казан. Минем Галиәскәр Камал театрына кергәч тә, тезләнеп баш иясем килә. "

"Хәзер безнең Пушкинода пәрәмәч, өчпочмак пешерә белмәгән бер гаилә дә калмагандыр. Рәсми оешмаларга баргач та, чәк-чәк бармы дип сорыйлар."


Сәҗдә кылып, баш иябез тик Аллаһка-
Мөселманга изге урын - изге Мәккә.
Театрны күп уйнасаң, намаз кача-
Тугърыларга Аллаһ юлны Үзе ача.

Өчпочмагы, пәрәмәче һәм чәк-чәк тә-
Бер сүз дә юк, тәмле ризыклар әлбәттә.
Тугры коллар ярышалар гыйбәдәттә-
Йә Аллаһым, бүләклә безне җәннәттә!!!

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
22.02.2010 22:08
Татарстаннан читтә яшәүче татар үз милләтенең кадерен
белә төшә шул. Безнең – Татарстандагы уңышларыбыз аларны
икеләтә шатландыра, үзара низаг-аңлашылмаучылыклар кайгыга
сала…Татарстан алар өчен ата йорты кебек…
Без – Татарстанда яшәүчеләр бигрәк тә, бер-беребезгә карата
игътибарлы, рәхимле булсак иде …
     
текст зурлыгы - +