киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Дамир Исхаков ялгышмыймы?

Рамил Бигнов
22.02.2010

“Азатлык” радиосының түгәрәк өстәл сөйләшүендә сүз җанисәпкә әзерлек турында барды. Анда катнашкан танылган галим, этносәясәтче Дамир Исхаков Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмаларының эшчәнлеген телгә алды. Әмма Рамил Бигнов аның сүзләре белән килешми.

“Азатлык” радиосының узган якшәмбедә үткән түгәрәк өстәл сөйләшүендә сүз җанисәпкә әзерлек турында барды. Анда катнашкан танылган галим, этносәясәтче Дамир Исхаков Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмаларының эшчәнлеген дә телгә алган иде. Галим сүзләренчә:

“Башкортстанда бөтен республика күләмендә эшләрлек татар иҗтимагый оешмасы юк. Булганнары легитим түгел. Мәсәлән, Татар конгрессы башкарма комитетының Башкортстанда эшләрлек бүлекчәсе юк. Милли-мәдәни мохтәриятнең дә рәте юк. Ул тернәкләнеп китә алмады”.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Бигнов бу уңайдан фикерләрен белдерде.

“Дамир әфәнде безнең хәлләрне яхшы белә дип исәпли идек. Ул моңа кадәр безне аңлап, яклап килде. Аның әлеге чыгышы миңа бик гаҗәп. Ул безнең хәлләрне, безнең эшләгән эшләрне яхшы белеп тә, шулай диюен аңлап бетереп булмый. Мин аның сүзләре белән килешмим. Безнең татар оешмалары легитим. Алар Низамнамә һә Русия кануннары буенча эшләп яталар. Аларга бәяне Башкортстан татарлары гына бирә ала. Дамир әфәнденең безгә биргән бәясе дөрес түгел”, диде Рамил Бигнов.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: Усман кайдан: Казаннан
23.02.2010 22:37

Дәвам итеп, Хәсән туган!
Аңлаешлырак булсын өчен, Коръәни Кәримнең башкортчасыннан, аның теле дә заманчарак, чөнки ул узган гасырның 90 нчы еллар башында , министрлыкларының да булышлыгы белән тәфсир ителгән:
"(85) Исламдан башҡа дин эҙлəгəн кешенең ҡылғандары ҡабул булмаҫ, ул Əхирəттə лə хəтəр зыянға‐язаға дусар буласаҡ (ул отолоусыларҙан булыр).
(86) Иманға килеп тə, Рəсүлдең хаҡ булғанлығына шаһитлыҡ ҡылып та, үҙҙəренə ап‐асыҡ аяттар иңеп тə, һуңынан инҡарсылыҡҡа (Аллаһты, Пəйғəмбəребеҙҙе танымауға) кереп батҡан ҡəүемде Аллаһ нисек итеп ярлыҡаһын, ти? Аллаһ фəсиҡ‐зиндиҡтарҙы тура юлға сығармаҫ.
(87) Хаҡтыр, Аллаһтың, фəрештəлəрҙең, бөтөн кешелəрҙең лəғнəте улар башына. Бына уларҙың язаһы шул булыр.
(88) Улар бының эсендə (лəғнəттə һəм йəһəннəмдə) мəңгегə ҡаласаҡ. Уларҙың газаптары һис кисектерелмəҫ, еңелəйтелмəҫ, уларға иғтибар итеүсе лə булмаҫ.
(89) Бынан һуң тəүбə итһəлəр һəм тура юлға баҫһалар, башҡаса булыр. Сөнки Аллаһ, ысындан да, кəмселектəрҙе кисереүсе, киң күңелле, ярлыҡаусы." ("Гыймран гаиләсе" - 3/ 85-89).

"85. От того, кто ищет иную религию помимо ислама, это никогда не будет принято, и в Последней жизни он окажется среди потерпевших урон.
86. Как же Аллах наставит на прямой путь людей, которые стали неверующими после того, как уверовали и засвидетельствовали правдивость Посланника, и после того, как к ним явились ясные знамения? Аллах не ведет прямым путем несправедливых людей.
87. Их воздаянием является проклятие Аллаха, ангелов и всех людей.
88. Они пребудут в нем вечно! Их мучения не будут облегчены, и они не получат отсрочки,
89. кроме тех, которые раскаялись после этого и исправили содеянное. Воистину, Аллах – Прощающий, Милосердный."

Аннан соң, Хәсән туган, эш менә болайрак та тора: минем һәм синең сүзләр – ул безнең сүзләр генә һәм Аллаһ Сүзләреннән кеше сүзләре булуы белән аерылып торалар. Без үзебез дә, димәк, сүзләребез дә Аллаһ тарафыннан халык кылынганбыз, ягъни яратылганбыз, дөньяга китерелгәнбез.Һәм безнең үзебезгә дә, сүзебезнең дә кыйммәтлелегенә дә Аллаһу сүбхәнәһү вә тәгаләне ни дәрәҗәдә тануыбызга карап, Аллаһ тәгалә Үзе бәя бирә.
Безнең сүзләребездән аермалы буларак, Аллаһ тәгаләнең Сүзе халык кылынмаган.
Бу Аллаһы тәгаләнең Коръәни Кәримдә язылган Сүзләренең безнең сүзләребезгә карата беренче олуг аермасы булса, аның икенче зур аермасы - Коръәни Кәримдәге Аллаһ Сүзләре искиткеч кодрәтле могъҗизави көчкә ия. Һәм кеше сүзләреннән аермалы буларак, аларның дөнья азагына кадәр саклануын да Аллаһы тәгалә Үзе гарантияли.
Коръәнне укыйк, өйрәник, аңларга тырышыйк, яшәешебездә кулланыйк!
Аллаһтан тәүбәмне кабул итүен сорап, Аңардан гафу үтенәм.
Ул тәүбәләрне Кабул итүче.

кем: Усман кайдан: Казаннан
23.02.2010 22:36
"Мин коръәнне яттан белмим, шулай да шәйлим, мосәлман дине халыкларны милләткә булми, әгәр ул кеше –“лә иләһу иллаллау дисә” (аллаһ бер) - ул мөсеман.
Аллаһ халыкларны өчкә бүлгән:
1. мөсеманнар,
2. язулары булганнар(христианнар)
3. кяферлар (мәҗүсиләр). "

Хәсән туган! Коръәнне яттан белү - минем дә иң олы теләгем. Бәлки Аллаһ насыйп та итәр, иншәАллаһ. Әмма һәрбер мәхәлләдә (мөселман авылында) кимендә бер Коръән хафиз (Коръәнне саклаучы), ягъни Коръәнне яхшы белүченең булуы зарури.
Ягъни бу эш (Коръән хафизлыкка укыту) шушы мәхәллә мөселманнары өчен фарз-кифая булып тора. Алар яши торган урында андый кешене булдырганчыга кадәрле, ул алар өстендәге олы гөнаһ. Коръән хафизны булдырулары белән, андый гөнаһ аларның өстеннән төшерелә. Белүемчә, Татарсанда да, Башкортстанда да Коръән хафизлар юк кебек. Булса да бармак белән генә санарлык булыр. Булсалар да, мәхәллә кешеләре берләшеп, акча җыеп аларны укытучылар түгел. Шулай булгач, алар белән килешү төземәгәнгә күрә, без алардан үзебезгә тиешлене таләп тә итә алмыйбыз.
Аннан соң, минем фикеремчә, Коръәни Кәримне яттан уку яки сөйләү - ул әле Коръәнне тиешенчә яхшы аңлау һәм белү дигән сүз түгел.
Аллаһ тәгаләнең халыкларны өчкә бүлүе турысында болайрак: безгә һәр намазның һәр рәкәгатендә бер тапкыр уку фарыз ителгән "Фатиха" сүрәсендә, ул сүрәнең башка исемнәре дә бар,мәсәлән "Коръәнне ачучы". Коръәнне ачучы бу сүрәнең 7 нче аятендә Аллаһ сүбхәнәһү вә тәгалә кешеләрне өчкә бүлеп болай ди:
"...1.Синең (Аллаһның) нигъмәтеңә ирешүчеләр.
2.Ачуыңа эләгүчеләр.
3.Адашканнар."
Йә Раббым, Аллаһ, безне нигъмәтеңә ирешүчеләр арасында кыл.

Син язасың:
"...Татар халкының христиан динендә булганнары ды бар..."
Хәсән туган! Дөресен генә әйткәндә, шәхсән минем өчен,(чын мөселман татарлары өчен дә шулайдыр дип уйлыйм) бу авыр мәсьәләләрнең берсе.Чөнки, Аллаһу сүбхәнәһү вә тәгалә ялгызы Бер Үзе генә булганы кебек, Аның хак дине дә бер генә һәм ул бүген исбатлауга мохтаҗ да түгел. Хак диннән чигенүчеләр - исламда мөртәтләр дип атала. Мин белмим, керәшен татарлары чигенүчеләрме, түгелме. Әмма чигенүчеләр турысында Коръәни Кәрим болай ди:
"85. Берәү ислам диненнән башка дингә иярсә, аның дине вә гамәле һич кабул булмый, ул ахирәттә хәсрәтләнүче вә һәлак булучыдыр.
86. Аллаһ ничек хак юлга күндерсен иман китергәннән соң кәфер булган кавемне? Үзләре Аллаһуга ышанып, Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә дә шәһадәт бирделәр һәм аларга һәр нәрсәне бәян итүче Коръән дә килде. Шуннан соң алар пәйгамбәргә иярүдән вә Коръән белән гамәл кылудан баш тартып, кәфер булдылар. Аллаһ, әлбәттә, Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне һидәяткә күндерми.
87. Ул залимнәрнең җәзалары, Аллаһуның, фәрештәләрнең вә барча кешеләрнең ләгънәтедер.
88. Алар ләгънәттә һәм ґәзабта мәңге калучылар, алардан ґәзаб җиңеләйтелмәс вә аларга рәхмәт карау белән карау булмас.
89. Мәгәр шул золым эшләреннән тәүбә итсәләр һәм Коръән белән гамәл кылып иманнарын вә диннәрен дөресләсәләр, Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле." ("Гыймран гаиләсе" - 3/ 85-89).

кем: Усман кайдан: Казаннан
23.02.2010 21:19
Ураллы туган! Шәйләсәң, мин татар кешесе, әмма татарга башкортка бүленеп, үзара талашып- сугышып ятасы килми. Әгәр шундый юлдан кереп китсәк, мәскәү тегермәненә су коячакбыз. Алай гына да түгел, форумнар аша аңлаша алмасак,үзара мөнәсәбәттә коралга тотуыныбыз да мөмкин. Аллаһ сакласын безне андый хәлләрдән.
Мәскәү кремле өстеннән дә командовать итүчеләр барлыгын онытмыйк. Алар алдауга корылган җир йөзендәге бөтен хакимлекне үз кулларында тотарга тырышучылар. Яһүдиләр дип кенә әйтсәк тә бик үк дөрес булмас. Аларның күбесе сионистларга (иллюминатларга - посвященные) хезмәт итүче масоннар. Алар арасында төрле милләт кешеләре бар.Менә сезнең игътибарыгызга форумнан бер әңгәмә: http://www.azatliq.org/author/20240.html
"кем: Алка кайдан: Уфа
җавап бир
18.02.2010 20:30
Ул номенклатура татарлары тизден очар дип ышанабыз! безнен урамда да бейрем булыр эле
кем: Номенклатор кайдан: Кирмәннән
җавап бир
19.02.2010 20:25
Тот капчыгыңны, беркатлы Алка! Ләкин эчендәге йомыркаларын сыта күрмә! Бер кая да китмибез. Без баю юлында. Җелекләрегезне яңа көчләр белән суырып, сөякләрегезне кимерәчәкбез әле!"
Ссылка буенча ачып карый аласыз.
Шуннан чамалап, хәлләрнең бик җитди икәнен аңлап була. Аллаһы тәгаләнең безгә интернет аша биргән мөмкинлегеннән әйдәгез мөмкин хәтле дөрес файдаланыйк. Татар башкорттан дошманын эзләмәсен, ә башкорт татардан. Шәхсән минем өчен, башкорт милләтчеләренең татар шовинизмыннан курыкканлыгы аңлашыла. Мин алардан түгел, иншәАллаһ. Бу сәяси нәрсә, ә мин сезне сәясәттән өстен булырга чакырам.Һәм мондый өстенлекләрне Аллаһу сүбхәнәһү вә тәгалә бары тик хакыйки мөселманнарга гына бирә.

кем: ураллы кайдан: Соембикэгэ
23.02.2010 18:32
Башкортостан ситтэ яткан миллэттэштэргэ элэ ни ярзам курhэткэне юк. Саллы мэктэбенэ укыу эсбаптары, автобус биреуен hанамаhан, Татарстандагы башкорттарга ла ярзамы булганын белмэйем. Киреhенсэ, ситтэ яткан башкорттар уззэре миллэт осон низер эшлэргэ тырыша. Мэсэлэн, Силэбе башкорттары башкорт телевидениеhын курhэттереугэ олгэшэ алмагас, бер егетебез телевышканы hатты ла алды. Хэзер миллэттэштэребез рэхэтлэнеп Уфаны карай.

кем: Сөембикә кайдан: Уфадан
23.02.2010 18:08
Д. Исхаковка.
Татарстанлылар дип әйтимме, татар туганнар дип әйтимме?
Бер ай элек Шамиевны сүктегез, сезнең өчен аннан да явыз әздәм юк кебек тоелды. Мин азрак ышана да башладым, Чыннан да ул татарга ирек бирмәдемени дип уйлыйм, үземчә.
Шаймиев китте, бөтендөнья Татар конгресы калды. Шуларның авызыннан Башкортстан татарларына карашлары фәкать тискәре сүзләр генә ишетелә. Чыннан да, башкортстан территориясендәге татарларның мөмкинчелекләре чагыштыргысыз аз. Шулай да милли хәрәкәтне сүндерми тотуларына рәхмәт әйтергә кирәк иде дә бит...
Башкорт республикасы һәр чит регионга акча бүлә...аларга һәр башкорт кадерле.
Шундый нәрсә тоела, как будто сез безне, 1,3 млн татар, “оставили для прикрытия своего отступления”и без снаряжения.
Сорау туа:
1. Татарстан татарлары калса, калган татар бетсә дә ярыймы, аларга төкерәсезме?
2. Кем ул сезнең шундый “акыллы баш”, беләсе иде?
3. Әрмән, Әрмән дисез.....ай, ай, ай, туганнар, гәрчә татар һәм әрмән бәлки чагыштырырлык матдәләр түелдер? Әммә....

кем: ураллы кайдан: Хэсэнгэ
23.02.2010 17:26
Атагызга-анагызга hез куптэн ук хыянат иткэн булып сыгагыз тугелме 17-18 быуатта ук башкорт булып язылып, эгэр богон шул урындарза татар йэшэй тип исэплэй икэнhегез?
Бит радио-телевидение аша тик документтар нигезендэ генэ бара hойлэшеу. Саф татар ауылдарын (шул гасырзарза ла татар булып язылганын) эле башкорт тип эйткэндэре юк. Йэшэп яталар татар булып. Бабич йэшэгэн Эсэн ауылында ул сакта типтэрзэр йэшэгэн, эммэ уларзы эле бер башкорт галимы ла башкорт тигэне юк. Э бына Бабич башкорт булган, ситтэн кусеп килгэндэр.

кем: Хәсән кайдан: уфадан
23.02.2010 16:52
Мин коръәнне яттан белмим, шулай да шәйлим, мосәлман дине халыкларны милләткә булми, әгәр ул кеше –“лә иләһу иллаллау дисә” (аллаһ бер) - ул мөсеман.
Аллаһ халыкларны өчкә бүлгән:
1. мөсеманнар,
2. язулары булганнар(христианнар)
3. кяферлар (мәҗүсиләр).
Сезнең әйтү буенча:"Бер халык икенчесеннән өстен түгел. Өстенлекне бирсә дә, Аллаһу сөбхәнәһү вә тәгалә Үзеннән куркучыларга гына бирә. Әгәр без бер- беребезне мөселманнар дип исәплибез икән, әйдәгез Коръәни Кәримгә мөрәҗәгать итик:
• Мосолмандар үҙ‐ара ҡəрҙəш. Шулай булғас, ҡəрҙəштəрҙең араһын яйлаһағыҙ һəм Аллаһтан (язаһынан) ҡурҡһағыҙ, ярлыҡанырһығыҙ, Уның рəхмəттəренə ирешерһегеҙ.
• Əй, мөьминдəр! Бер төркөмөгөҙ икенсеһен мыҫҡыллап көлмəһен (кəмһетмəһен). Бəлки, улар (мыҫҡыллаусынан) күпкə яҡшыҙыр. Ҡатындар ҙа ҡатындарҙан көлмəһен. Бəлки, улар күпкə яҡшылыр. Бер‐берегеҙҙе ғəйеплəмəгеҙ. Бер‐берегеҙгə əшəке ҡушаматтар таҡмағыҙ. Иман килтереп тə,əшəкелек ҡылыу яман ғəҙəт. Тəүбəгə килмəгəндəр рəхимһеҙ залим була".
Татар халкының христиан динендә булганнары ды бар, алар бит “язулары булганнар”, мөсеман дине аларны кяфер дими, алар аллаһу тәгәләгә үзләренчә ышана.
Менә башкырт этнократиясе үзенә өстенлек даулый икән, безнең татар телебезне, көнкүрешебезне, булмышыбызны үзләренчә үзгәтә икән, ул мөселман диненә яраклы эшме?
Безнең башкортларның шушы башбаштакларына булган каршылык Атабызга, Анабызга хыянәт итү буламы?

кем: Усман кайдан: Казаннан
23.02.2010 14:08
Хаким яза:"...башкурд батырдарынан исламды кырган татар ясамагыз."
Хаким әфәнде! Тугандаш халыклар, татар-башкорт мәсьәләсенә кагылганда, әйдә саграк булыйк. Насара-урыс тегермәненә су коймаска тырышыйк. Югыйсә, эт көтүенә сөяк ыргыткандагы шикелле, ырлашырга гына торабыз. Бер халык икенчесеннән өстен түгел. Өстенлекне бирсә дә, Аллаһу сөбхәнәһү вә тәгалә Үзеннән куркучыларга гына бирә. Әгәр без бер- беребезне мөселманнар дип исәплибез икән, әйдәгез Коръәни Кәримгә мөрәҗәгать итик:

"10.Мосолмандар үҙ‐ара ҡəрҙəш. Шулай булғас, ҡəрҙəштəрҙең араһын яйлаһағыҙ һəм Аллаһтан (язаһынан) ҡурҡһағыҙ, ярлыҡанырһығыҙ, Уның рəхмəттəренə ирешерһегеҙ.
11. Əй, мөьминдəр! Бер төркөмөгөҙ икенсеһен мыҫҡыллап көлмəһен (кəмһетмəһен). Бəлки, улар (мыҫҡыллаусынан) күпкə яҡшыҙыр. Ҡатындар ҙа ҡатындарҙан көлмəһен. Бəлки, улар күпкə яҡшылыр. Бер‐берегеҙҙе ғəйеплəмəгеҙ. Бер‐берегеҙгə əшəке ҡушаматтар таҡмағыҙ. Иман килтереп тə,əшəкелек ҡылыу яман ғəҙəт. Тəүбəгə килмəгəндəр рəхимһеҙ залим була.
13. Əй, əҙəм балалары! Хаҡтыр, Беҙ һеҙҙе бер ир, бер ҡатын итеп яралттыҡ. Бер‐берегеҙ менəн аралашығыҙ тип, һеҙҙе ҡəүемдəр һəм
ҡəбилəлəргə айырҙыҡ. Хаҡтыр, гөнаһ ҡылыуҙан ҡурҡҡан кеше Аллаһ ҡаршыһында иң оло абруй ҡаҙаныр. Шөбһəһеҙҙер, Аллаһ барыһын да белеп, барыһынан да хəбəрҙар булып тора."(49- "Бүлмәләр"- 10-11,13.)

Ураллы яза:"...Татар хатта башкорт булып язылган хэлендэ лэ (допустим) бынан файза алыр осон генэ язылыуы момкин. Э тормошон татар булып котоуен дауам итэ ул."

Ураллы әфәнде! Мин дә Ык буеннан язучы Акмулла кебек,бүгенге сәясәтчеләргә иярергә тырышучыларга бик игътибар итмәскә һәм аларга кушылмаска тәкъдим итәр идем.

Әгәр без мөселманнар икәнбез, шулай ук пәйгабәребез салаллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләренә мөрәҗәгать итик:
Бохари җыйган ышанычлы хәдисләрнең кыскартылган җыентыгыннан шушы №1395. (3508) астында болай язылган (урысчадан тәрҗемә): Әбу Зарр,Аллаһ аңардан риза булсын, пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнән ишеткәннәрен җиткерә: "Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә: "Алай түгеллеген белә торып, үз әтисенең улы түгел дип әйтүче һәр кеше шиксез кяфер, ә туганлык элемтәләре булмаган халыкны, мин шул халыктан диюче үзенең уттагы урынына әзерләнсен."
(Тәрҗемә төгәл үк булмаса, админ ярдәм ит)

"1395. (3508). Передают со слов Абу Зарра, да будет доволен им Аллах, что он слышал, как пророк, да благословит его Аллах и приветствует, сказал:
«Любой (человек), который объявляет себя сыном не своего отца, зная, что (на самом деле) это (не так), обязательно является неверным, что же касается заявляющего о своей принадлежности к тому народу, с людьми которого у него нет родственных связей, то пусть он (приготовится) занять своё место в огне».(«САХИХ» АЛЬ-БУХАРИ МУХТАСАР
Составитель: Имам Мухаммад бин Исма‘ил Абу ‘Абдуллах аль-Джу‘фи аль-Бухари
Перевод с арабского: Владимир (Абдулла) Михайлович Нирша, кандидат философских наук )





кем: хаким кайдан: уфа
23.02.2010 11:57
хабантуй байрамын ибн фадлан язып уткан,хаб-икмак,ан-туа.был башкурд байрамы безненса утала.башкурд батырдарынан исламды кырган татар ясамагыз.уз илегез монголда яшагыз.безнен туган халк-булгар,курше илда-Буек Булгар.

кем: ураллы
23.02.2010 11:28
Дамир Исхаков бик дорос фекер йоротэ. Был милли ойошмаларыгызга личный амбицияларын уйлап инеуселэр купселектэ! Ара бутап йороргэ эшкинэлэр!
Перепись тэ перепись тиhегез - татар бит узен барыбер татар тип тойоузан туктамай, уларса, ошо йэмгиэттэрзэн башкалар - шыр алйот, бер ни анламай, тота ла башкорт булып языла! Как бы ни так. Татар хатта башкорт булып язылган хэлендэ лэ (допустим) бынан файза алыр осон генэ язылыуы момкин. Э тормошон татар булып котоуен дауам итэ ул. Мин эле бер татарзын да башкорт булып киткэнен кургэн юк (куп аралашам hеззекелэр менэн), мэгэр шул арала уземден ауылдаштар хатта татар булып киткэненэ узем шаhит. Кара башкорт бит инде быуаттан-быуатка шэжэрэ буйынса!
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +