киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


башкортстан

Татарлар ФСБ җитәкчесенә каршы күсәк уйнатуда катнашмаячак

Кадерле Имаметдинов
22.02.2010

Башкорт яшьләре федераль иминлек хезмәте идарәсе башы Виктор Палагинны Башкортстаннан куу өчен узган атна ахырында ике пикет уздырды. Каршылык чаралары июнь аена кадәр дәвам итәчәк. Алдагысы 27 февральгә билгеләнгән.

Узган пикетларны Башкорт яшьләре иттифагы оештырса, монысын Башкортстан республикасының җәмәгатьчелек хокук яклау комитеты оештыра. Монысының статусы да зуррак - 27се митинг узачак. Аның төп шигаре - “Федераль үзәк һәм федерация субъектлары арасында федерализмны торгызу”.

Башкортстан җәмәгатьчелек хокук яклау комитетына Татар иҗтимагый үзәге дә керүе турында башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы сәхифәсе хәбәр иткән иде. Без җәмәгатьчелек хокук яклау оешмасы уздырган каршылык чарасында Татар иҗтимагый үзәгенең катнашу-катнашмавын белештек. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов:

“Ул комитетка Татар иҗтимагый үзәге кермәгән. Шулай булуга карамастан, анда ТИҮ әгъзалары бар. Без ул каршылык чарасында катнашмыйбыз. Үз вакытында без уздырган чараларга килеп, тавыш куптарып, комачаулап, өлкән яшьтәге кешеләргә кул күтәргән кешеләрне яклаячагыбыз юк”, дип белдерде.

Биредә шунысы гына аңлашылмый, Башкортстан җәмәгатьчелек хокук яклау оешмасына Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары кергән бер вакытта, ТИҮ анда керми дип әйтү бик үк мантыйкка сыймый. Чөнки, ул оешманы төзүчеләр статусны күтәрү өчен төрле милли оешмаларны җәлеп итәргә тырышты, каршылык чарасында да башка милли оешмаларның булуына ирешергә телиләр.

Билгеле сәясәтче Альберт Мифтахов сүзләренчә: “Бу каршылык чаралары артында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов тора. Ул Башкорт яшьләре иттифагын үз күзәтүендә тота һәм аны федераль үзәкне куркыту өчен файдалана. Ләкин 90нчы еллар узган инде, федераль үзәк мондый сепаратчыл адымнардан курыкмый. Виктор Палагинның да отставкасына ирешә алмаячаклар”.

Башкортстандагы рәсми оешмаларда һәм аерым кешеләрнең фатирларында үткән тентүләр республикага Русия хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путин килеп киткәч башланган иде. Рәсми булмаган чыганаклар хәбәренә караганда, Владимир Путин Мортаза Рәхимовка үз теләге белән вазыйфасыннан китәргә тәкъдим иткән. Мортаза Рәхимов моны кабул итмәү сәбәпле, аның улы Урал Рәхимов экс-сенатор Игорь Изместьевның җинаять эше буенча Мәскәү мәхкәмәсенә чакырылган, икенчедән, федераль үзәккә каршы каршылык чаралары үткәрүдә даими катнашкан Башкорт яшьәләре иттифагы җитәкчеләренә карата басым башланган.

25нче февраль Башкортстан парламенты утырышы уза. Анда республика Президенты Мортаза Рәхимов елдагыча парламентка мөрәҗәгать белән чыгарга тиеш. Рәсми булмаган чыганаклар ул утырышта Мортаза Рәхимов вазыйфасыннан китәчәген белдерәчәк дип фаразлый. Дөрес, мондый фаразларның бу тәүгесе түгел. Бәлки соңгысы да түгелдер.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Иделле кайдан: Иделдэн
25.02.2010 02:03
Гажэп ! Урыс "гестапо"сы булган ФСБ-ны башкорты да , татары да яклый . Уйлап карагыз эле ,гаепсез балаларыбызны "хизб-ут-тахрир" дип 15-эр елга тормэгэ ябучы , гаепсез галимнэрне "шпион" дип сроклар бируче (берсе Уфадагы миллэттэшебез Кайбышев) , Кафкасия моселманнырын судсыз жазалаучы , утеруче х.б. шул ФСБ бит инде . Нинди монда "дэулэт иминлеге" ? Бу империя сакчысы , жунле кеше анда эшлэмэс , саташмагыз туганнар .

кем: Акбулат
23.02.2010 16:02
Вы всё ещё сомневаетесь, что татары и башкиры не один народ?
У меня сомнений не осталось. Они - разные.
Теле белэн туктаухыз башкортно сагып торган Фаузияга телякташлек курсэтергэ башкорт егетлэре сыга
Э татар шушылай эшлэй.

кем: ураллы
23.02.2010 10:57
Татар ойошмалары бер-ике имгэктэн генэ тормай бит ул, hэм ул ойошмаларзын мин татар халкына купмелер файза килтергэнен кургэнем юк. Уззэре осон файза алгылайзар былай. Эле лэ файза алаларзыр шул hуззэрзе эйтеп.
Э без ФСБ-га кусэк кутэрмэйбез, илебеззе яратабыз, унын хэуефhезлеген hаклау органдары булырга тейеш икэнендэ hис шигебез юк. Без бары унда ысын-ысындан Рэсэй патриоттары эшлэуен телэйбез! Йэштэребез ошо хакта эйтергэ телэй!
Очень трудно искать чёрную кошку в тёмной комнате, особенно когда там её нет! Юк беззен йэштэребез араhында ватан хыянатсылары!
җавап

кем: Хәлил кайдан: Эстәрле
23.02.2010 17:06
Дөрес әйтәсең, кадерле Кадерле!
ФСБ гаебе юк бу очракта. Монда империя һәм Башкыртстан башында утыручыларның милләтләргә карата тузга язмаган законнары, саташулы сәясәтләре гаепле. ФСБда ахмаклар, тираннар утыра дию ялгыш. Анда да милләтләрен яратучы, аек акыллы егетләр күп.
Аннары... Аннары бер нәрсә тәмам аңлашылып бетте соңгы елларда: башкыртларны дус, иптәш һәм туган дип ялгыш яшәдек без. Коллыкка үз теләге белән төшкән һәм үз коллыгына үзе үк сөенгән халык белән үз азатлыгы өчен көрәшүче көр һәм хөр халыкның юлы да, максаты да бер булалмый икән! Булалмый икән!!! Башкырт - үз юлында, татар үз юлында булсын. Алар үз милләтен кирәк кадәр үзләре үрчетсен, ә без җанисәптә алар файдасына БЕР ГЕНӘ ТАТАРНЫ ДА БИРМӘСКӘ, МЫСКЫЛГА КАЛМАСКА тиеш. Коллыкка күнгәннәр безгә иш түгел!


кем: Иделле кайдан: Иделдэн
23.02.2010 01:40
Мортаза Рахимов империалист вэ колонизатор Путинга каршы тора икэн - афарин ! Бу Татарстан житэкчелэренэ дэ гыйбрэтле урнэк . Башкортостан татарлары беркатлы булмасын иде , хикмэт бит Мортаза абзыйда тугел , Мэскэу хужаларында . Татар алар очен беренче дошман , шуна да алар Башкортостан башына безгэ яраклы кешене хич куймас (шулай ук Татарстанга да) !
җавап

кем: Хәсән кайдан: уфадан
23.02.2010 17:12
Минемчә, татарны талаган һәр нәрсә, ул татарның дошманы, сезнең Татарстандагы куркыныч – ул гомүм (сездә дә бар, мондада бар), монда икечесе, куркынычрагы бар, алай гына да түгел, сездәге һәм бездәге куркынычлар килешеп эшлиләр. Кечек куркынычка уңайсызлык китерсәң, ул олысына (МӘСКӘҮГӘ) жалуется.
Сезнең өчен әйтәм: Бер тапкыр төп башына утыртсалар, ул случайность, систематический булса – ул сантыйлык. Шулай түгелме?
Саламга таянмыйсызмы, туганнар?

кем: кушнариннар кайдан: рб
22.02.2010 20:36
Мѳнир әфәнде, авзыңа бал да май! Сүзләрең раска килсә, кушнариннар гадәтләре буенча, авылның сукбай этләрен бәлеш белән сыйларга әзер!
     
текст зурлыгы - +