киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

"Һитлер да кол халыкларга 4 кенә сыйныф укытуны күздә тоткан"

Рәфис Кашапов
22.02.2010

Чабаксарда урыс булмагаган халыкларның Халыкара туган тел көненә багышланган җыенында Русиядә татар һәм башкортларның гына түгел, башка бик күп милләтләрнең дә тел, мәгариф буенча хокуклары кысылу турында әйтелә. 282-нче маддә буенча хөкем эшләре Русия күләмендә киң таралыш алган. Форумда катнашкан Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов фикере шундый.

Әлеге җыенда Рәфис Кашаповка да сүз бирелә һәм ул милли хәрәкәткә барган бүгенге хөкем эшләре яссылыгында чынбарлыкка бәя бирергә омтыла. Аның әйтүенчә, чыгышлар, сөйләшү зурдан һәм бик вакытлы була. Рәфис әфәнде Чабаксар форумыннан алган тәэсирләрен “Азатлык”ка да җиткерде.

“Без тел, мәгариф, мәдәният өчен көрәштә ялгыз булмавыбызны күрдек. Форумда кабул ителгән мөрәҗәгатъләр, документлар безгә миллионлаган башка халыклар белән бергәләп көрәшергә җирлек, нигез бирә. Җыенда шунысы мәгълүм булды, күп халыкларның хокуклары кысыла һәм зур күләмдә”, диде Кашапов.

Аның әйтүенчә, соңгы елларда 282-нче маддә буенча Татарстанда һәм Башкортстанда гына түгел, Себер, Идел, Урал, Кавказ төбәкләрендә дә хөкем эшләре бара.”Бик күпләр тел, мәгарифтәге көрәшләре өчен эзәрлекләнә. 282нче маддә буенча эзәрлекләү Русиядә киң таралган һәм ул гадәткә әйләнә”, дигән борчулы фикердә тора Кашапов.

Милли компонент кая барып тоташа

Рәфис Кашапов билгеле сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинның Чабаксарда ясаган чыгышына беркадәр тукталды. Хәзер ул бу чыгышның эчтәлеген халыкка җиткерү белән мәшгуль. Сафиулин чыгышының менә бу өлешенә игътибар бирелә.

“2001 елның 15 февралендә Дәүләт Думасы мөнбәреннән парламент рәисе урынбасарларының берсе болай белдерә: “Без күпмилләтле дәүләт булуыбызга сөенергә тиеш түгел! Бу – безнең бәлабез!”

Бүген чират милли мәктәпләргә җитте. Милли компонентлар дәүләтнең гомум мәгарифеннән чыгарып ташланды.

4 сыйныфлы милли мәктәпләр булдыру идеясы Русиядә барлыкка килмәде. Бу эшне аңа кадәр башлап, бик начар тамамлаучылар булды. Нацилар Алманиясе, үзләре басып алган халыклар өчен 4 сыйныфлы гына милли мәгариф булдыруны күздә тота. 1940 елның 25 маенда Һайнрих Һиммлер Адольф Һитлерга булган махсус язмасында болай ди: “Без аерым халыкларның берләшүенә, аларның саны артуына, бигрәк тә милли үзаң һәм милли мәдәнияткә якынаю юлларына омтылырга уйламыйбыз... Көнчыгыш җирләрнең алман булмаган халыклары өчен югары мәктәпләр булырга тиеш түгел, аларга 4 сыйныфлы халык мәктәбе дә бик җиткән.”

Әлеге тәкъдим хуплана һәм нацистлар эшенең бер өлешенә әйләнә. Безнең туган телне, мәдәниятне саклауда һәм үстерүгә, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә хокукыбыз бар. Ул хокукны кире кайтаруны таләп итәргә безнең хакыбыз бар. Теле беткән халык югала, теле булса, яши. Басымга, төрле көчләүләргә дучар ителмәгән тел генә яши ала”, диелә Фәндәс Сафиулинның Чабаксарда ясаган чыгышында.

Туган тел буенча алдагы сөйләшүне Башкортстан республикасында уздыру фаразлана.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: татар улы кайдан: татар иле
01.03.2010 10:36
Юк, Әмир, аермасы турындагысы вак мәсьәлә, менә охшашлыклары турындагысы - куркыныч.Безне бетерү, юкка чыгаруга корылган охшашлыклары, куркыныч.

кем: Амир кайдан: Алабуга
24.02.2010 06:45
Монда бит Гитлер белэн Путиннын якынлыгы хам аермасы турында суз бара...
җавап

кем: казан татары кайдан: шуннан ук
01.03.2010 04:45
/Серьез нэрсэлэр турында сойлэшкэндэ Гитлер турында белгэн-белмэгэн эйберлэрне китеру, минемчэ, урынсыз./ - Вил агай фикеренэ кушылыйк. ВИЛ - Вл. Ильич Ленин бугай бит. шуна курэ отрицание отрицания - анлашыла. гитлерны сагынып саргаючылар тагы да бар ул, нишлэптер анын бездэ булмаганына кайгыралар, анын якты штрихларын лилин белэн ысталиннан эзлилэр. Азатлык аларга чүбек чэйнэргэ мэйдан бирэ, шуна алар берочтан алар Азатлыкны да сугэлэр.

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
23.02.2010 08:56
Җәмәгать! Сезләргә Вил әфәнде бик дөрес искәрә. Тарих чүплегенә ыргытылган һитлер турында лыгырдаганчы ник безгә бүген үзебезнең "бөек батыр"ларыбызның ачыктан ачык итеп исемнәрен атап сөйләмәскә, аларны дөнья җәмәгәтчелеге алдында фаш итмәскә? 309 законга М.Шәймиев үз кулы белән имзалап ризалык биргән бит! Бу - билгеле факт! М. Шәймиев татарларга ана телләрен дүрт класс укысалар да бик җиткән диеп белдерде. Бу шулай ук билгеле факт! Шуңа күрә без монда бары тик урысны гына гәепләп ерак кита алмаячакбыз. Шунысы аяныч. хыянәтчеләр бүген татар халкының үз араларына кереп оялаган.
җавап

кем: Ф. Баттал кайдан: Вил һәм Хәлил дусларга
23.02.2010 15:59
Вил һәм Хәлил дусларга!
Минемчә, фашизм һәм нашизмнарның тамырын ачыклаудан башланган мондагы форум. Мондагы егетләрнең фикерне Һитлердан башлаулары бик дөрес! Хәтта алар минем моннан 6 ел элек язылган һәм "Менә шулай яшә!" дигән китабымда да 18 бит урын алган язмамны да хуплыйлар кебек."Таныш юлдан..." дигән ул язмам хәзерге Россия җитәкчеләренең Россияне нәкъ менә Һитлер идеяләрен тормышка ашырып "демократияләштерүләрен" исбатлау иде. (Кире каккысыз цитаталар һәм фактлар белән!) Әйе, Гитлер режимында яшибез.
Ә инде Шәймиев белән Миңнехановка килсәк, алар бит инде шул режимны монда - Татарстанда башкаручы тугъры ялчылар. Ягъни, Россия башында утыручылар кулындагы геноцид балтасының саплары.Гади халык та аңлый бу хакта. Шулай булгач, киңрәк фикерләшү мөмкинлеге биргән АЗАТЛЫКка рәхмәт әйтик тә, форумны төрле формадагы полемикага киң урын бирелүен телик. Иң мөһиме - аларның максатлары изге һәм уртак!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
23.02.2010 17:09
Мин остэ булып калу нияте белэн тугел, эммэ, бит бер дэ зур ачыш тугел шуны танырга: Гитлер узенен купчелек идеяларын, дэулэт корылышын, башка иллэрен басып алу, анлы кешене юк иту, концлагерьлар, партия системасын, узенен гестапо-КГБ ларын Ленин белэн Сталин оештырган бандит дэулэтеннэн кучереп алды. Гитлер дэулэтендэ бернэрсэ дэ СССР дан аерылмады. Шуна курэ дэ анын партиясы да социалистик миллэт партиясы дип атала иде. Ана кондэш булып торган узенен коммунистларын Гитлер нэкъ Сталинча юк итте. Башка миллэтлэрне туздырып юкка чыгару сэясэте дэ Сталин белэн Ленинныкылар. Мона, минемчэ, бераз тарих укуганнарнын шиге калмагандыр дип уйлыйм. Шуннан сон менэ куз алдына китерэ аласызмы Гитлернын статуясы торган берэр Германия шэхэрен? Юк! Эммэ, шул ук бандит Ленин карачкысы бугенге кондэ изге Казанны "бизэкли". Эйдэгез, туганнар, башта узебезнен фашистларны курик, аларны фаш итик, аларнын бугенге кондэ Казан билэмэсе остендэ утырып нэкъ шулар юлыннан барыуын куреп нэфрэтлэник.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
23.02.2010 01:26
Серьез нэрсэлэр турында сойлэшкэндэ Гитлер турында белгэн-белмэгэн эйберлэрне китеру, минемчэ, урынсыз. Бит, гитлерчылар тугел, э урыс империясы татарны хэм анын телен юкка чыгара! Нигэ шунын турында туп туры эйтмэскэ? Юкса, гаеплэрне Чынгыз ханнан да табырга була, урыслар кебек.
җавап

кем: Баттал кайдан: Казан
23.02.2010 17:52
Афәрин, Вил әфәнде! Менә хәзер уртак фикерләребез бер-берсен баетты. Дөрес, Һитлер фашизмы Ленин-Сталин большевизмы үрнәгендә канат җәйгән иде.
Чәйләп утырырбыз, кунакка кил!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
23.02.2010 18:40
Рэхмэт, Фэнзаман дус, чэйгэ чакыруына. Тик менэ шушы фашист хезмэтчелэре бит мине хэм минем хатынымны 2002 елда Казан аэропортыннан, миннэн бомж ясап, "синен гостиницага ваучерын юк" дип, кире кайтарып жибэрделэр. Э узлэре, шул ук хэшэрэтлэр, монда АКШ ка килгэндэ, алардан бернэрсэ дэ сорамыйлар гына тугел, беркемгэ дэ монда алардан прописка кебек кеше кимсетулэрне тэлап итми. Ярый, чэйне азат Казанда эчэрбез эле, Аллаhы Тэгэлэ кушса. Ометебезне генэ озмик!

кем: Харис кайдан: Уфа
22.02.2010 22:07
Безне элек "Ленин барысын да алдан күргән!" дип укыталар иде.Чуртымны да күрмәгән ул... Ә Гитлер безнең бу тормышны һәм Россия җитәкчелегенең безне нинди юлга китереп кертәчщген кимендә 71 ел алдан күргән! 1939 елның 23 ноябрендә,гаскәренең баш командующийлары алдында нотык тотканда болай дигән:
"Әгәр дә Россия интернационализмнан баш тартса,ул панславизмга күчәчәк."
Ә инде панславизм нәкъ шушы чор, ягъни славяннарны гына халыкка санап, аларның гына телен, мәдәниятен үстереп, башкаларын милләт буларак үтерү, юкка чыгару дигән сүз.. Чынлап торып Даһи булган түгелме ул? Нәкъ шуныңча яшибез бит!.
Бер мисалын күптән түгел Милошевич күрсәтте: Империясенең вак халыкларын туган телсез яшәүгә риза булмаган өчен җәзалады, күпләп үтерде, зур траншеяларга тереләй тутырып та күмдерде. Нәтиҗәсен беләбез: Панславизм Югославияне пыран-заран таркатты, Милошевич үзе суд юлында аяк сузды. Хәзерге славян Сербиясе Татарстаннан да ике мәртәбә диярлек бәләкәй... Ә Россия кая барып чыгар икән?

кем: Дөресме? кайдан: Татарстан
22.02.2010 19:21
1940 елның 25 маенда Генрих Гиммлер Адольф Гитлерга булган махсус язмасында болай ди: “Без аерым халыкларның берләшүенә, аларның саны артуына, бигрәк тә милли үзаң һәм милли мәдәнияткә якынаю юлларына омтылырга уйламыйбыз... Көнчыгыш җирләрнең алман булмаган халыклары өчен югары мәктәпләр булырга тиеш түгел, аларга 4 сыйныфлы халык мәктәбе дә бик җиткән.”
Хәтерем ялгышмаса, татар телен башлангыч сыйныфларда укыту җитә кебегрәк фикерне Татарстан түрәсе дә кабатлады...
Телләре ни әйткәннәрен колаклары ишетәме икән?
Нюрнберг процессы кабатла ала бит...
җавап

кем: Харис кайдан: Казан
23.02.2010 01:49
Һитлерның тагын да шәбрәк сүзе бар:"Россия интернаөионализмнан баш тартачак һәм панславизмга ешыначак". 23.11.1939 ел.
Россия башлыклары нәкү аныңча эшлиләр бит, ә?!
җавап

кем: Насретдин кайдан: Ташкент
23.02.2010 01:30
Алын кисә, гөлен кисә
Римзилнең кайчылары.
Чүп үләннәр генә кала...
Алай да - кайсылары...
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

"Һитлер да кол халыкларга 4 кенә сыйныф укытуны күздә тоткан"