киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / дөнья тирәли

Монголия: Чыңгыз хан иленә кайта

22.02.2010
йөклә

Атка атланган җайдак сыннары күп илләрдә бар. Ләкин иң зурысы – Чыңгыз хан һәйкәле – Монголия башкаласы Улан Батыр читендә далада тора. Корычтан коелган һәйкәлнең биеклеге 40 метр чамасы. Зиярәт итәргә килүче туристлар ханның биленә кадәр лифтка утырып менә.

Бу һәйкәл дөньядагы башка җайдак сыннарыннан кимендә ике тапкыр зуррак. Ләкин Чыңгыз хан үзе дә тарихта эз калдырган башка илбасарлар һәм дәүләт адәмнәреннән кимендә ике тапкыр бөегрәк булган, ди монголлар.

Атның башы өстенә корылган тар гына басмада яшь монгол гиды XIII гасыр дәүләт әһеленең игелекләре турында сөйли. Бу урыннан тирә якка гаҗәеп манзара ачыла. Риваятьләргә күрә, Чыңгыз хан алтын камчысын шушы далада тапкан. Аннары шул камчысы ярдәмендә ярты дөньяны басып алган.

Башларын өскәрәк күтәреп караган туристлар усал ханның сихри карашын тоя ала.

Чыңгыз хан һәйкәле дүрт миллион долларга төшкән туристик комплексның үзәген тәшкил итә. Хәзер анда сувенир кибетләре, ашханәләр урнашкан. Киләчәктә 200ләп киез тирмәдән торган ял үзәге калкып чыгарга тиеш. Күчмә халыклар Чыңгыз хан чорыннан бирле шундый тирмәләрдә яшәгән.

Әлеге комплекс дистәләрчә еллар Мәскәүгә буйсынып яшәгәннән соң, милли мирасны кайтару гамәлләренең бер мисалы булып тора. Мәскәү карамагындагы коммунистик режим ишелгәннән бирле Монголиядә соңгы 20 елда милли гадәтләрне һәм каһарманнарны кайтару тырышлыгы күрелә.

Беренче “дөнья ватандашы”

Барыннан да бигрәк илгә Чыңгыз хан кайтарыла. Чыңгыз хан басып алган җирләр дөньяда иң зур империяне тәшкил иткән, ул киңлекләрдә сәүдә, элемтә чаралары һәм дин иреклеге моңарчы күрелмәгән үсеш кичергән.

Чыңгыз хан дөньяның генетик төзелешен үзгәрткән дияргә була. Монгол империясе шул кадәр киң җәелгән булган ки, хәзер дөньяда 32 миллион чамасы кеше үзен Чыңгыз хан токымыннан дип әйтә ала. Кытайдан алып Үзәк Азия һәм Русиягә кадәр күп кенә халыклар аны үзенең бөек ханы дип атый.

Чыңгыз хан университеты студентлары
“Монголлар өчен ул Тәңре кебек, - ди Хугулбу Лхагвасурен, Чыңгыз хан университеты мөдире. – Башка халыкларның Чыңгыз ханны үзенеке дип атавы миңа барыбер. Без үзебез аны күпме яратабыз – минем өчен шул мөһим.”

Улан Батырда урнашкан бу уку йортында студентлар археология, туризм дәресләре ала һәм әлбәттә Чыңгыз ханны өйрәнә. Диварда ханнар сурәтләре һәм Япон диңгезеннән алып Дунай елгасына кадәр җәелгән монгол империясе харитасы.

Лхагвасурен сүзләренчә, университетның максаты бөек монгол улының мирасын кайтару, совет һәм Көнбатыш тарихчылары тарафыннан надан, кансыз илбасар итеп сурәтләнгән, яманаты таралган ханның абруен агарту.

Чыңгыз ханның абруен агарту тырышлыклары соңгы елларда Көнбатышта да аңлау таба башлады. Мисал итеп Кушма Штатларның антропология профессоры Джек Уэдерфордның "Чыңгыз хан һәм заманча дөнья" китабын китереп була.

Бу китабын язганда Уэдерфорд Лхагвасурен белән хезмәттәшлек иткән. Чыңгыз хан һәм аның варислары ирешкән казанышлар исемлегенә автор дөньяда беренче почта системын төзүне, феодаль идарә һәм җәзалауларны бетерүне, мәдәниятара бәйләнешләрне үстерүне, һәм гомумән, дөньяга дарыдан алып кәгазь акчага кадәр әйберләрне бирүне керткән.

Бер сүз белән әйткәндә, автор фикеренчә, Чыңгыз хан беренче “дөнья ватандашы” булган.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Менир кайдан: Ульян ( Синбер ) каласынн
03.03.2010 18:45
Минемчэ халкыбызнын тарихын болгар халкы белэн бэйлэу дэресерэк булыр иде. Монголлар Алтын Урда империясен тэзегэнгэ кадэр Бэек Идел елгасы ярларында тэрки, меселман Булгарстан иле чэчэк аткан. Алар бар дэньяга дан тоткан Билэр, Болгар, Казан шэхэрлэре тэзилэр. Билэр каласы Европада ин зур шэхэр була. Болгарга хэзер дэ бэтен Россиядэн купменлэп татарлар жыела...

кем: КАМИЛ кайдан: казан
27.02.2010 19:42
18 нче гасыр француз картасын карагыз,анда монголлар да башкортлар да ,урыслар да юк Grande Tartarie дип җәелеп ята-ни гаҗәп монгол сүзе дә юк.Димәк Чыңгыз хан шул илне төзуче һәм ханы диеп аңларга кирәктер.Гади баштан уйлаганда да хәзерге монголлар монда ни при чем дияргә генә кала.

кем: шамил баһаутдин кайдан: самар
22.02.2010 08:18
Милли аң уятырлык язма
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
23.02.2010 01:43
Менэ Казан уртасындагы мэйдандэ Лениннын бронзадан ясалган карга карачкычысы тора. Бу Шайми хэм башка Казан турэлэре турында ни турында сойли?
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа