киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Төркмән илбашы оппозицион фиркаләр төзергә чакыра

19.02.2010

Төркмәнстан президенты Гурбангули Бирдемөхәммәдов илдә оппозицион фиркаләр төзергә чакырды. Аның әйтүенчә, оппозиция хөкүмәткә файдага гына булачак. Әмма күзәтүчеләр чын оппозиция булачагына шик белдерә.

Президент Төркмәгстан әләме көне алдыннан, атнакич хөкүмәт утырышында “Мин хөкүмәтебезнең чын демократия нигезендә тәрәккый итәчәгенә һәм яхшырачагына басым ясарга телим. Шуны истә тотып мин, әгәр дә берәр кеше яңа сәяси фирка төзергә теләсә, конституция нигезендә аның быел андый фиркане терки алачагын белдерәм. Ул игенчеләр фиркасе яки башка берәр фирка була ала”, - диде.
 
Гурбангули Бирдемөхәммәдов
Бирдемөхәммәдов моны “илнең социаль һәм сәяси тормышындагы мөһим вакыйга булачак дип атады.

Илбашының әлеге сүзләре күпләр өчен шаккатыргыч хәбәр булды.

Төркмәнстанга 1991 елда бәйсезлек бирелгәннән бирле илдә бары тик бер фирка – Демократик фирка генә рөхсәт ителде. Ул илнең беренче президенты Сапармурат Ниязов оештырган һәм җитәкләгән фирка.

Парламент сайлауларында да халык әлеге фирка вәкилләрен яки кайбер үзешчән төркемнәр вәкилләрен генә сайлый алды.

Халыкара җәмәгатьчелек Төркмәнстанны кеше хокукларын бозуда гаепли, күпләр яңа фирка илдә курчак оппозиция генә булыр дип исәпли.

Төркмәнстанга күрше Казакъстан, Таҗикстан һәм бигрәк тә Үзбәкстандагы оппозицион дип аталган күп кенә фиркаләр чынлыкта күз буяу өчен генә оештырылган һәм хакимият мәнфәгатьләрен кайгыртучы фиркаләр булып кала.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
     
фикерләр
бу форумда әлегә фикер юк, башлап яз
     
текст зурлыгы - +