тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

башкортстан

Башкорт оешмалары ахыргача көрәшәчәк

19.02.2010

Башкорт милли оешмалары җомга көнне Уфада янә дә бер урам җыены оештырды. Бу юлы да ул Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе бинасы каршында үтте.

Дзержинский һәйкәле янындагы мәйданга башкорт милли хәрәкәте вәкилләре – Башкорт яшьләре иттифагы, Бөтендөнья Башкорт корылтае, “Күк бүре” башкорт оешмалары әгъзалары, югары уку йортларында белем алучы талиплар, җәмгысе 50гә якын кеше җыелды.

Атнакич узган җыенда 100гә якын кеше катнашкан иде. Ә пикетка рөхсәт сорап язылган гаризада 50 кеше киләчәк дип әйтелгән булган. Шуңа күрә дә, артык кеше килде, дип пикетны оештыручыларның берсе Башкорт яшьләре иттифагы рәисе Фәүзил Маликовка карата милиция хезмәткәрләре, беркетмә төзеп, аның имзасын алган.

Җомга көнне оештырылган пикетта да, узган көндәге кебек үк, анда җыелучылар республикага, ФСБ башлыгы итеп, 1,5 ел элек читтән китерелгән генерал-майор Виктор Палагинга каршы юнәлдерелгән шигарьләр тотып торды. Башкорт яшьләре иттифагы вәкилләре Палагин әфәнденең милли оешмаларга басымыннан, эзәрлекләвеннән зарлана. Мисал өчен, соңгы айларда ФСБ идарәсе Башкортстанның башка куәт оешмалары – Эчке эшләр министрлыгын, Баш прокуратураны һәм башка идарәләрне файдаланып, төрле дәүләт оешмаларына да, милли оешмаларга да, тикшерү үткәрә дип әйтелә.

Чынлап та, куәт оешмалары соңгы атналарда кайбер милли оешмаларда да, рәсми оешмаларда да, шул исәптән, Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, полиграфия һәм нәшрият идарәсендә, Мәгариф министрлыгында, Башкортстан дәүләт филармониясендә, Башкортстан спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгында һәм башка оешмаларда тикшерүләр оештырган. Кайбер милли хәрәкәт җитәкчеләренең һәм рәсми җитәкчеләрнең эш урыннарында гына түгел, ә фатирларында һәм йортларында тентүләр дә үткәрелгән.


Җомга көнне үзган пикет урынына яшьләрне милиция хезмәткәрләре боҗрасы аша гына үткәрделәр. Пикетчыларны һәм журналистларны анда тимер тикшерүче җайланмалар белән җентекле тикшереп кенә керттеләр. Урам җыенын оештыручыларның берсе Фәүзил Маликов “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә атнакич оештырылган җыен өчен үзен мировой мәхкәмәгә чыкыртканнарын әйтте.

“Эш беркетмә төзү белән генә бетмәде, ә мәхкәмәгә дә чыкырттылар, - ди Фәүзил Маликов. – Бу безнең милли оешмалар лидерларын куркыту, аларны каршылык чараларынан баш тарттыру өчен эшләнә. Ләкин без канунга каршы бармыйбыз, бары тик үз хокукларыбызны яклыйбыз. Демократик ил икән, димәк без теге яки бу хәлләргә үз фикеребезне белдерә алырга тиешбез. Без әле март аенда да, аннан соң да, 10 июньгә кадәр төрле каршылык чараларын даими оештырачакбыз. Ул чаралар пикетларны митингларны, дискуссия клубларында фикер алышуларны үз эченә ала. Кыскасы, без көрәшне туктатмаячакбыз”.

Март аенда башкорт милли оешмалары вәкилләре урам җыеннарын даими үткәрәчәген әйтә. Каршылык, ризасызлык чаралары төрле темаларга багышланачак. Шул исәптән, Русиядә федерализм корылышын үстерүне таләп итү дә, Башкортстанның ил эчендәге хокукларын арттыру кирәклеге дә, башка таләпләр дә күтәреләчәк аларда.

Ул чараларда тагын да күбрәк башкорт милли оешмалары катнашачак, дип көтелә. Әлегә шунысы мәгълүм, башкорт милли хәрәкәте вәкилләре, Уфадагы “Конгресс-холл” бинасы мәйданында, 27 февральдә киңколачлы урам җыены-митинг оештырырга сорап язган гаризаларына хакимиятләрдән тискәре җавап алган. Әмма март аенда андый җыеннар рөхсәт ителмәсә, һичьюгы пикетлар булса да үткәреләчәк дип ышандыра башкорт милләтпәрвәрләре.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: ураллы кайдан: кушнаринга
21.02.2010 22:50
Халкым бер кемде лэ басып инмэгэн, мал осон, ер осон кеше кырмаган.
Илбасар тугел, юлбасар тугел!
Гарлэнер еребез юк. Телебез зэ узебеззеке, мэдэниэтебез зэ. Инде "Борйэн егеттэре" йырын да урлап куйзыгыз. Курай за курай тип колэ торгас, уны узегеззеке тип иглан итэ башланыгыз.
"Урал" эпосыбыззы донъя белэ. "Урал" йырын донъя консерваторияларында йырлайзар. Таривердиев был йырзын халык йыры икэнен белгэс :Ни тиклем югары йыр сэнгэте булган был халыктын, бик боронго сэнгэт кенэ шундай шедевр биреуе момкин, тигэн.

кем: кушнариннар кайдан: рб
21.02.2010 21:23
кем: тархан кайдан: башкортостан
"башкортка ярдам киракмай"...
ТАРХАННАР, УРАЛЛЫЛАР. Сез жәл миңа…Шул кадәр бүтән милләткә нәфрәт каян килә сезгә? Ярый әле сез БѲТЕН БАШКОРТ халкы түгел. Мәдәниятне мәгез дигән, телле иткән, икмәк ашаткан татар халкын дошман күрү – ул сукырлык…беренчедән. Икенчедән, бүгенге Башкортостандагы татарга каршы политика власть башындагы башистларның 20 еллык шовенистик рухта идарә итү нәтиҗәсе ул. Бѳтен дѳнья тарихына карагыз ичмасам, бер милләтне башка милләтләрдән ѳстен кую политикасы кая алып барганын.
…2001 елда булса кирәк, Башкортостанның суверенитеты уңаеннан, Уфада Фрунзе 40 урамында «тѳпкә утырган Салават Юлаевка» һәйкәл куйдылар…Менә шунда без башкорт егетләр белән әйтә идек: «СЮ аттан алып тѳпкә утыртылар, тагын 10 елдан жиргә дә яткырырлар әле»,- дип. Ахыры шул заман якынлашты.
Моңа кем гаепле, иң беренче чиратта сез! Бѳтен Башкортостанда дѳняның тоткасы итеп узегезне генә хис итәсез ахыры, егетләр! Яңылышмагыз, чебен дулап тәрәзә батканы юк әле…

кем: тархан кайдан: башкортостан
21.02.2010 17:37
башкортка ярдам киракмай.сугышта уз халкына тогро,шахит булырдай егеттар катнаша.татар сугышсы халк тугел.пайгамбаребез сан менан тугел иман менан енегез диган.без аз ,без нен менан Аллах.Иза жа насруллахи уал ФАТХ.

кем: Иделле кайдан: Иделдэн
21.02.2010 02:28
>Ураллыга ; Ураллы туган ! Сез биредэ урыснын башкорт халкына кылган явызлыкларын тасвирлагансыз , бу Сезнен кыю кеше булувыгызны кьурсэтэ . Мондый сыйфатларыгыз белэн Сез ничек бертуктаусыз Рэсэй империясен яклыйсыз ? Бетсен ул тизерэк , безнен халыкларга азатлык офыгы ачылыр .
җавап

кем: Татар кайдан: Агидел буеннан
21.02.2010 12:51
Агиделдән Иделгә.
1. 1552 елда Рус дәүләте Казан ханлыгын җимергән вакытта башкорт/иштәкләр татар җирләренә набеглар/һөҗүмләр оештыра. Черемисләр, чуашлар татарлар белән бер рәттән рус гәскәрләренә каршы көрәшәләр.
2. Рус дәүләте Ногай Урдасын басып алганда башкорт/иштәкләр русларның союзнигы була һәм соңыннан ул җирләрне патшадан сорап алалар.
3. Революциядән соң Идел-Урал, соңрак Татар-Башкорт республикалары төзүдән баш тартып татардан аерым “Башкурдистан” республикасы төзиләр. Башкаласы элеге Төмәс авылы була. Башта Стәрлетамакны сорап алалар, соңыннан - Уфа губерниясен аларга кушалар.
4. 2002 елдагы перепись вакытында башкырт милли оешмалары җыелышып Путинга татарлар өстеннән шикаять язганнар. Авторлары булганнардан Илишев дигәне әле Мортаза тирәсендә чуала.
5. Татарстан Россия белән вәкәләттәрен бүлү тураһындагы договор төзегәндә башкорт депутатлары дәррәү каршы булдылар.

Башкортлар үткән 20 елда булган “статус-кво” – ны калдырырга тырыша. Реаль саннары (15-16)% артмаганны алар бик әйбәт белә. Шуның өчен татардан башкорт ясап Мәскәү алдында үзләрен көчле итеп күрсәтәcеләре килә.
Икенче яктан, алар Мәскәү белән бер вакыттада үзара дуслыкларын өзмәячәкләр. Әнә Уфа тулган аларның чакырулары белән: “Россия һәм Башкортстан - бербөтен”, “Россия – Башкортстан мәңгегә”, “Башкортстан – Россиянең энҗесе”....Алар һәрвакыт Россия ярдәменә мохтаҗ, татарны алар “туган” итеп күрмиләр, аларның бар шөгөле - татар халкының гасырлар буе җыелган уңышларын үзләштерү, башкортныкы дип исбатлау. Җөпләп әйткәндә – татардан “трамплин” ясау.
Бу сайттта катнашкан бер генә башкорт та татарларга “туганнар” дип аралашмады. Без генә алардан ниндидер "туган" эзлибез.
Андый “тугун” безгә ни пычагыма кирәк?
җавап

кем: Ильшат Насыров кайдан: Москва
21.02.2010 18:11
Татарга _Агидел буенан
Татар яза: "1. 1552 елда Рус дәүләте Казан ханлыгын җимергән вакытта башкорт/иштәкләр татар җирләренә набеглар/һөҗүмләр оештыра".
Был ялган сузлэр, фальсификация, "Татар" - алдаксы, унын тарихи дэлилдэре юк. Карагыз, нимэ Коранда язылган: "Кем алдаксы, кафыр, уны Аллах тура юлга кундермэс" (Коран, 39:3).
Башкорт татарга "туган" тугел, э курше халык, тарих фэне яктан караганда - татарларга монголдар туган.
җавап

кем: Без бу кайдан: Кушнариннан
21.02.2010 14:02
Ничек барысын да өстенә басып әйткәнсең кардәш! Башкортның бар асылын бәреп әйткәнсең бит. Мин дә уйлаган фикерләр чагылган сезнең фикерләрдә. Рәхмәт. Башкортлар бер аңлы уйга килер, ләкин соң булыр. Әгәр алар татар белән бергә булса, сакланып калыр иде, шулай булмагач, алар 50-60 елдан бетү дәрәҗәсенә җитәчәк. Ә татар күп ул, ахырзаманда да калачак әле ул!

кем: ураллы кайдан: агиделлегэ
20.02.2010 16:42
Ибн Фадлан 8-се быуатта иштэктэрзе куреп кайткан ти шул. Кайткан да башкорт тип язып яткан. Ул кушкан икэн бит безгэ исемде!
Уйлап сыгарган тарихыгыззы безгэ такмагыз!

Э бына батшанын башкортто татар кулы менэн ултертеуе, коллокка озатыуы, шунан ерен татарга биреуе - конституцион порядок урнаштыру икэн бит!

кем: ураллы кайдан: иделлегэ
20.02.2010 09:22
Эйе шул инде, бигрэк "йомшак" булды безгэ урыс патшалары. Шуга курэ арабызза монэжэт тэ йороно: "урыс байы тезгэ йогондорhэ, татар байы ергэ яткырзы". Ильшат Насыров яззы бит инде документтарын курhэтеп нисек итеп беззен 600-эн ашыу ауылдарыбыз hеззекелэр ярзамында яндырылып, емерелеп, еребез hезгэ таратып бирелгэнен.
Шунан теле татарлашмай нишлэhен башкорттон, берзэ яндырылгыхы килмэгэн, татарса hойлэшергэ маташкан. Сэпсим ук татарга эйлэнэ алмаhалар за, мэктэптэр азак точкаhына еткергэн.
җавап

кем: Татар кайдан: Агидел буеннан
20.02.2010 13:36
Борынгы башкортларның этник якта нинди халык:
o иң борынгы башкортлар Иртыш елгасы тамагы, Җаек (Урал) елгасының югары агымындагы уңъяк яры, Кама елгасының югары агымы буйларында урнашкан булганнар;
o бу башкортлар барысы да угор телләре диалектында сөйләшкәннәр. АларXVI гасыр башларында татар дәүләтләре кул астына эләгеп, Себер, Казан ханлыкларында һәм Нугай Урдасы составында татарлашып беткәннәр.
Идел-Урал буйларында яшәгән Нугай Урдасында “башкорт” этнонимы XIV-XVII йөзләрдә кулланылмаган. Нугайлар өчен анда иштәкләрдән гайре халык булмаган.
Нугай Урдасы таркалгач, иштәкләр бу җирләрне рус патшасыннан теләнеп, сорап алалар. Рус патшасы үзенең Кама буендагы союздашлары – иштәкләрне (башкыртларны) күчереп, аларга ташламалар биреп җир тарата.
Пугачев востаниесе чорларына кәдәр үк иштәкләр/башкортлар инде татарлашып беткән була. Монда көчләп татарлашу турында сүз булырга да тиеш түгел, ә үз теләкләре бәлән, гел татар тирәсендә чуалгач, телен белергә тормыш күндергәндер.
Рус патшасының каратель отрядлары шул замандагы “КОНСТИТУЦИОН ПОРЯДОК” урнаштырган икән, шул ук хәл әле дә. Татары, башкырты, тагын әллә кемнәре Чечняда тәртип урнаштырамы әле? Бөтен претензиягез АК патшага.

кем: Иделле кайдан: Иделдэн
20.02.2010 00:44
>Ураллыга ;
Рэсми статистика буенча Татарстанда 11000 башкорт кешесе яши , шуна да Чаллыда гына бер мэктэп ачырлык башкорт балалары жыелган . Элбэттэ , татарга Мэскэунен басымы гомер-гомергэ кьочлерэк булган , э башкортка ул йомшаграк монэсэбэт кьурсэтэ . Бэлки моны истэ тотып Татарстанда да кьубрэк "башкорт мэктэплэре" ачып анда татар балаларына милли тэрбия бирергэ дер? Укыдылар бит эле безнен балалар торек лицейларында , нэтижэсе дэ шэп булды . Мина батыр Салават Юлай вэ Зэки Вэлиди варислары булган башкорт яшьлэренен кыюсызлыгы гажэп . Ботен Рэсэй буген "Долой Путина!" дип чыкканда , болар "Мы не против ФСБ..." дип торалар . Минемчэ буген актуал шигарь "Долой ФСБ - тайную политическую полицию тоталитарного режима!".

кем: ураллы кайдан: куэш буйына
19.02.2010 22:04
Хин, бэндэкэй, шул кеуэшняндан сыкканын бармы?
1)Башкорт республикахында башлык башкорт булыуза ни гажэп?
2) Татарстанда татар теле - дэулэт теле, Башкортостанда башкорт теле дэулэт теле булыуза ни гажэп?
Башкортостанда татар теле тыйылган тип хинэ кем эйтте? Бюджет аксахына "Кызыл тан", "Омет" гэзиттэре, Тулпар, эллуки журналдары сыгып ята.
Сейчас в Башкортостане работают 494 татарские школы, кроме названных выпускаются 26 печатных СМИ на татарском языке общим тиражом 190000 экземпляров, транслируются радио и телепередачи на татарском языке. Есть два национальных театра. Художественную и детскую литературу на татарском языке выпускает издательство «Китап». Восемь башкирских музеев специализируются на татарской культуре.
А в Татарстане лишь одна воскресная башкирская школа (в Набережных Челнах), хотя там башкир тоже немало... Ещё хватило наглости выпросить для этой школы автобус из Башкортостана, учебники отправляет наша республика. Бесплатно. Хотя для наших татарских школ до недавнего времени учебники ПОКУПАЛИСЬ в Татарстане и раздавались детям бесплатно.
җавап

кем: Сабырхан кайдан: Сарман
19.02.2010 23:36
Бакортларның ФСБлары бик шәп, игелекле икән! Милли хәрәкәтләренә гел игелек кенә күрсәтә икән. Шуңа күрә дә дә бөтә башкырттар "Мы не против ФСБ!", "Яшәһен ФСБ!", "ФСБ нас к победе ведет!" , "ФСБ и народ едины!" дигән шигарлар күтәреп, ахыргача ФСБ белән берләшеп көрәшәчәкбез!" дип кычкыралар. Тик аңлашылмы: нишләп шул кадәр көч белән БЕР Палагинны да җиңә алмыйлар икән? Ә ФСБ бездә милли хәрәкәткә аяк чала, яратмый... Ләкин каршы торуы белән омтылышларыбызны ныгыта гына. Чөнки алда ФСБ каршы тормаса көрәш дәрте дә сүнәр иде.
Башкортлар ул Палагинны безгә бирмәсләр микән? Иманга өйрәтер идек без аны. Битенә ул да яулык ябып йөри микән? Әгәр бәйләмәгән икән, димәк ул бөтә башкырттарга караганда да көчлерәк көчлерәктер.
Башкырттарга бер киңәш: баш - аяктан юрганга төренеп чыгыгыз әле сез, дустар. Азатлык өчен иң көчле көрәш ЮРГАН АСТЫНДА!
җавап

кем: Татар кайдан: Күәш буеннан
19.02.2010 22:28
Урал ураллысына.
Күәш буеннан бик еш чыгып булмый шул, дөньялар авыр, михнәтләр күп, эшләмәсәң яшәү шартлары начарлана, минеке генә түгел, башкыртстан дигән этнократик төбәктәге титуллы халыкка без татарладан җыелган акча кими башлый, аннары башкырт этнократиясенә акча җитми, башкырт радиосын, телевидениесен, эт тә укымаган гәзит китапларын чыгарырга..., культура министерствосында тулып яткан бездельникларны ашатырга (шул министрлыктан Иделбаевы, нәрсә кыланган...эдәм ышанмаслык хәл) күп кирәктер ул. Мин бит налогны Татарстанга түләмим, сезгә китә барысы да. Так, что безнең эштә булу сезгә бик файдалы.

кем: татар улы кайдан: татар иле
19.02.2010 20:33
Башкорт тугандарыбыз, кайбер урында үзаралый килешеп бетмәсәк тә , бу урында без - татардар , сездең белән теләктәш булырга тиешбездер.Вак-төяк каршылыкларны алып ата алсак, бергә - бергә көрәшү күпкә җиңел булыр иде.Әмма, ике тугандаш (башкорт,татар) арасына күптән инде, зу-у-р Чөй кагылган.Ел саен-көн саен ул чөйнең өске башына сугып торалар.Без (татар, башкорт) бер-беребезне күрә алмас дәрәҗәгә җиткерелә киләбез.
Старший братка: бүлгәлә һәм хакимлек ит , дип әйтеп калдырган бабасы.Иң беренче, менә ул, башкорт белән татарны бүлде.
җавап

кем: мин кайдан: рб
22.02.2010 05:39
татар улына. ысын кунелдэн рэхмэт! аллага шокор бар арабызда трезвомыслящий адэмлэр! Э икенселэрзе укыем, укыемда аптырашта калам-Ак патша в гробу своем скочит наверно от радости-что его дело до-сих пор живет в умах некоторых"патридиотов"Мин например отношусь тип-тин ике халыккала тугандаш халыкларга! И кто-бы что не говорил но так распорядился сам всевышний -факт одна культура, один язык!!!
н
җавап

кем: Татар кайдан: Күәш буеннан
19.02.2010 21:18
Руслар әйтмешли, нахаллыкның(оятсызлыкның-әдәпсезлекнең) арьягы – күршенең ишек алдына “тәһәрәт” кылырга, чакырып чыгарырга да:- “шуны алып кына куегыз әле”- дип ишәрәләп өемгә күрсәтергә.
Әлеге китерелгән монолог - дуслыкка ишрә шуңа ошган.
Һәр дуслыкның нигезе була. Нинди нигез тәкъдим итәсез?
Республиканың хуҗасы башкырт, башкырт теле - дәүләт теле, татар теле тыелган, радио - телевидение башкыртныкы, гәзит – җурнал башкыртныкы, властьта гел башкырт этнократы, депутатлар башкыртбашы рөхсәте белән генә тәгәенләнә – шушымы дуслык нигезе?
Шәхсән мин бу шартка риза түгел!

кем: бәртәс кайдан: самар
19.02.2010 19:08
После пожар...насос диләр.Казан селкенгәндә аркылы бардыгыз, хәзер кыймылдаган буласыз. Язган плакатларыгыз да НАДАН бит! Хәттә монда да куштанлык. Кайчан сез патшаларга буйсынмадыгыз? Ә кем ялварып елый-елый империя итегенең астын ялады?
җавап

кем: Хәйдәр кайдан: Мөслим
19.02.2010 21:40
Йәзләрен дә күрсәтергә курыккач, нинди көрәш, нинди тыпырчыну бу?! Дулаучы чебен дә йөзен яшерми бит... Батырлык мәктәбен үтү өчен Татар Иленә килсен иде болар.
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Башкорт оешмалары ахыргача көрәшәчәк

башкортстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile