киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Идел-Урал лидерлары Чабаксарда туплана

Юныс Камалетдинов, максат - милли мәктәпләрне саклап калу, дип әйтә.
19.02.2010

Шимбә көнне Идел-Урал халыклары лидерлары Чувашстан башкаласында җыелыш ясый. Алар милли мәгарифләрен саклап калу турында сөйләшәчәк.


Чарада Татарстаннан да вәкилләр дә катнаша. Шул исәптән татар мәгарифен сакларга тырышучы Марат Лотфуллин. Документлар эшләүдә катнашучы Юныс Камалетдинов  та бар. Ул "Азатлык"ка, җыелу максаты - милли мәктәпләрне саклап калу дип әйтте. "Русиянең яңа кануны татар яки башка милли мәктәпләрне кирәксез итеп калдырды. Без ул канунны гамәлдән чыгара алмадык. Хөкүмәт тә берни эшли алмады. Әмма барыбер туктамаска булдык. Болай күрә торып, үлемгә бара алмыйбыз", диде. 

Урыс булмаган халыклар борчыла

Мәскәүнең мәгариф өлкәсендә алып барган милли сәясәте урыс булмаган халыкларда борчылу тудыра. Татар һәм башкортлар белән бергә башка халыклар да бу эшкә катнашырга тели. Оештыру эшен чуваш яшьләре берлеге лидеры Олег Цыпленков башлап җибәргән. Чараны ясаучылар арасында татар, мари, удмурт кешеләре дә бар.

Күсәк ашаучы лидерлар


Чараны Идел-Урал халыклары берләшмәсе оештыра. Ул төрки һәм фин-угыр идеясы кисешкән җирдә. Кайчандыр хәрәкәт Казанда оешкан иде. Аның беренче җитәкчеләреннән берсе Гаяр Мортазин элек милли оешмалар утырган бинаны арендага биреп көн күрә. Калын күзлек киеп йөри.

Сәбәбе - заманында аны күзләренә зыян китереп дөмбәсләгәннәр иде. Идел-Урал халыклары хәрәкәте лидерларыннан мәрһүм Рәшит Ягъфәровка да күсәк шактый төште. Юныс Камалетдинов та элек тә, хәзер дә даими эзәрлекләүләргә дучар булуын әйтә. Чабаксарга килүчеләр арасында мари лидерлары да бар. Мари Владимир Козлов та, Йошкар-Олада яшәүче башка лидерлары да кыйналып торды.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: tatarblog.com кайдан: Qazan
27.02.2010 22:22
Идел-Урал дигәндә, Идел-Уралны татар торгызыр. Чуашлар һәм башкыртлар Мәскәүгә каршы бер сүз дә әйткәннәре юк. Мәскәүдән "Телләрегезне бетерәбез" дигән 309-нче "хат" килеп төшкәч берсе дә каршы килмәде.

кем: татар кайдан: Казан
19.02.2010 17:19
Чебоксар тугел, э татарча ЧАБАКСАР була ул, журнлист туганнар
җавап

кем: Azatliq.org
19.02.2010 17:35
Рәхмәт, төзәтелде.
     
текст зурлыгы - +