киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










шәлкемнәр / пәрәвез

Уфа-Казанда тел укытуга ничә мең кеше каршы?

Татарстан мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов бу ата-аналарга каршы чыккан.

Татарстан мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов бу ата-аналарга каршы чыккан.

19.02.2010

Интернеттагы «Татарстан мәктәпләрендә урыс теле» исемле төркемдә 17235 кеше теркәлгән.

Инетта татарфобия күп, реаль илдәге кебек үк. Ачыктан-ачык сөймәүчеләр саны да, алар аралашкан урыннар да бихисап. Mail.ru-дагы бу төркем исә татарга каршы булуын ачык итеп әйтми. Тик язышучылар мәктәпләрдә татар теле укытыла дип зарлана. «Татарстан мәктәпләрендә урыс теле» исемле төркемдә 17235 кеше теркәлгән. Анда актив формада аралашучы күп түгел, һәм алар асылда ата-аналар. 

Башка фәннәргә вакыт калмый

Балалары "тулыр-тулмас", "җитешсез" яки бөтенләй "кирәксез" татар теле дәресләренә йөреп, башка фәннәрне яхшы иттереп өйрәнә алмый, дип борчылышалар. Алар, татар телен укыту файдасыз, дип саный. Тик аралашучыларның күбесе, татар телен укытуны тыярга кирәк дими. Кулланучылар, татарчаны теләүчеләр, аеруча татартелле балалар үзләре укысын иде, ди.

Татарча «угадай-ка»

"Надежда Рябухина" исемле кулланучы мәктәптә узган ата-аналар җыелышында татар теле буенча сөйләшү булуын әйтә. Рябухина, кешеләр беренче сыйныф балалары башын катырырга ярамавын аңламый, дип борчыла. «Балаларны андый методикалар белән укытырга кирәкми», ди. Ул, татар теле фонетикасы, сөйләме, кушымчалар куллануның урыс теленнән шактый аерылуын әйтә. Татарчаны «угадай-ка» ысулы белән өйрәнүләрен искәртә. Әнисе татарча өйрәтүгә каршы түгел, тик аны өйрәнеп буласына шикләнә.

Уфалы урыслар да тик утырмый

Туган яки чит булган татарчаны өйрәнгәнче, кытай яки башка тел өйрәнүне хуп күрәләр.

"Уфа martes" кушаматлы кулланучы мәктәпләрдә башкорт телен укыту кирәк микән соң, дип сорый. Ул совет чорындагы кебек, урыс мәктәпләрендә туган телне бары тик факультатив формада укыту кирәк, дип саный. Ә менә милли мәктәпләрдә исә, балалар теләгән кадәр туган телләрен яки башкорт, татар телен укырга тиеш, дип яза. Берочтан милли республикалардагы мәгариф түрәләренә, урыстелле балаларны мәҗбүриләүләре турында шикаять тә белдергән.

Инглиз, украин, урыс теле кулланыла


"Алекса Буряк", телне сөйләшкәндә генә өйрәнеп була, дип яза. Ул үз баласы белән урысча, инглизчә, украин телендә аралаша икән. Шул телләрне генә беләчәк тә инде, дип уйлый ул. Ягъни татарча аралашу булмагач, аны укытып газаплау да урынсыз, дип өйтә. 

Виртуаль түгел, реаль президентка хат

Еш кына татар телен яклаучы берничә кеше веб-форумнарга керә дә, шунда рәхәтләнеп эчен бушата, талаша да үзен зур эш эшләгән кебек хис итеп чыгып китә. Ә урыс телен яклаучылар исә, сөйләшеп кенә калмый, иҗтихад та итә. Алар түрәләргә хат яза. Татарстаннан "Михаил Щеглов" турыдан-туры Русия президентына гозерен юллаган. Ул анда, "Татарстанда да урыс теле башка төбәкләрдәге күләмдә укытылырга тиеш», дип белдергән. Тик үзен канәгатьләндерә алырлык җавап ала алмаган. Мәскәүдән аңа «отписка» килгән. Чынбарлыктагы Михаил Щеглов та Казан урыслары арасында алар мәнфәгатен яклаучы буларак билгеле.

Министр ата-аналарга каршы


"Гузалия Игуменцева" атлы кулланучы исә форумдагыларга искәртеп, Татарстан мәгариф министры Альберт Гыйлметдинов фикерен җиткезгән. Даими рәвештә татартелле мәгарифкә шикләнеп караучы "Вечерняя Казань" газетасына министр: «Татарстан татарча сөйләшми. Әмма тиеш!», дип җавап биргән булган. Гыйлметдинов, башка җирдә татар телен дәүләт ярдәмендә өйрәтү мөмкинлеге чикле, дигән. Татарстан исә дөньядагы бердәнбер татар мәдәниятен нык итеп өйрәнә торган җир, дип ата-аналар авызын томалаган. Татарстанда яшәгәч, татар телен дә өйрәнегез, янәсе.

Татар теле гайрәт чигерә


"Илгиз Гәрәев", татар теле ни белән ошамый, дип сорый. Аңа Лина Серегина: «Безгә татар теле ошый. Удмурт, башкорт, калмык телләре дә ошый. Бар телләр дә ошый. Тик һәр ошаган телне балаларга өйрәтеп бетереп булмый. Кем тели, шул өйрәнсен. Кем теләми - өйрәнмәсен. Туган телләр теләк белән өйрәтелергә тиеш. Башкача укытылса - гайрәт чигерә», дип яза.

Уфа татарына татар телен укыту ошамый


"Эльвира Сафина": «Улым бишенче сыйныфта укый. Безнең мәктәпләрдә милләтенә карап кимсетелү бара. Минем улым, милләте буенча татар булгач, атнага ике сәгать татар телен укый. Читтән караганда барысы да яхшы кебек, милләтчеләр кәнәгать. Тик урыстелле балалар бу вакытта урыс телен укый бит. Алар димәк, урыс телен яхшырак итеп өйрәнә һәм БДИ имтиханнарын да җиңелрәк бирәчәк, югары уку йортына да укырга кулайрак керәчәк. Минем улымны бер елда гына да 320 сәгатькә урыс теленнән мәһрүм иттеләр» дип яза ул. "Эльвира Сафина" мәктәп директорына да мөрәҗәгать итеп караган, тик аның сүзенә колак салмаганнар. Нәтиҗәдә, улы урыс теленнән диктант язып икеле алган.

Татар апасы да теленә каршы хат язган

 

Татарчаны да, башкортчаны да әти-әниләр яки балалар теләге  белән генә укытуны хуплыйлар. Тик урыс телен укыту мәсьәләсендә андый сорау куелмый. Анысын укырга кирәк: БДИ бирәселәре бар.  

Икеле алучы улыннан акыллы кеше ясау турында хыялланучы бичара "Сафина" да Башкортстан мәгариф министрлыгына да хат юллаган, аннан "атнада 5 сәгать күләмендә урыс теле укытылу нормага туры килә" дип җавап алган. Шулай ук туган телне укыту өчен ике сәгать кенә түгел, әле өч сәгать каралуын да әйткәннәр. Урыс телен ныгытып өйрәтергә теләгән "Эльвира Сафина" шулай иттереп Уфа түрәләреннән тискәре җавап алган.

Мәҗбүри укыту каршы котырта


Эше килеп чыкмаган Сафина, балаларны татар яки башкорт теленә газаплап өйрәткәнче, уен яки түгәрәк формаларында эшне оештырырга кирәк, дип белдерә. «Мин үзем туган телемне белмим һәм моның өчен оялам. Тик барыбер балаларны мәҗбүри рәвештә туган теленә өйрәтү кирәкми. Бу ата-аналарны телгә каршы котырта» дип яза ул.

Укытсаң да, укытмасаң да юк


Уфадан язучы "Әсхәт Җиһаншин" исә татар теле дәресләрен күпсенүче әти-әниләргә, мәктәп программаларыннан битәр үз әхлакләренә игътибар итәргә чакыра. Аның фикеренә караганда, чиста урыстелле мәктәпләрдә еш кына исерек, хөрәсән, надан кешеләр тәрбияләнә. Татар телен кисеп кенә, икелегә укучы балаларының башына белем керми шул. Урыс телен атнага биш сәгать укытсаң да, ун сәгать укытсаң да акыллы кешеләр чыгар, дигән гарантия юк. 

Ике яклы тигезсез хәрәкәт


Шулай иттереп, бер иш кеше мәктәпләрдә туган телен укыту өчен тырыша. Хәтта урыс балалары да яхшы иттереп телне өйрәнә. Икенчеләре, татар телен укытуга каршы чыга. Соңгыларының фикере һәм саны, тәэсире күберәк икәнне раслап, Казанда урыслар яки урыстелле татарлар гына түгел, татартелле татарлар да урысча сөйләшүне хуп күрә. Бүген татар телен мәҗбүри укытсалар да, татар теле әле сирәк кулланыла .

Өйдә генә өйрәтүчеләрне ахирәт көтә


Шул арада телләр койрыгына бетү куркынычы басып килә. Дәүләтсез калган халыкларның телләрен үзләре яшәгән дәүләт өйрәтмәсә, аларны үлем көтә. Өйдә яки гаиләдә генә өйрәтик дип хыялланучы яки "суган баулаучыларның"  3500 теле инде бу гасырда ук ахирәткә күчәр, дип фаразлана. Икенче гасырга запас булып тагын 3000 тел кала әле. Татар теле дә шулар арасына калыр, дип өметләнүчеләр дә бар.   

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: tatarblog.com кайдан: Qazan
27.02.2010 23:27
Манкортлар күбәя һәм урыслаша бара, күплек сыйфатка әверелә. Бер ике миллион булып калсак әйбәт булыр иде.

кем: Динар кайдан: Татарстан
27.02.2010 22:10
менә бу темада:
http://my.mail.ru/community/filologia111/66986868BA56D8DB.html
татар теле татарстанда мәҗбүри булмаска тиеш диеп язучылар бар. мин аларга әйтәм, тиеш, чөнки урыс теле урыс булмаган халыкларга инде 100 елга якын мәҗбүри, бу татар теленең кирәксезлегенә китерә, һичьюгы татарстанда татар теле дә урыс теле шикелле бөтен кешегә мәҗбүри булсын яисә урыс теле урыс булмаган кешеләргә мәҗбүри булудан туктасын, укыган өчен "билге" "мәҗбүри булмаган фәннәр" башлыгы астына куелсын дип.

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
24.02.2010 00:04
Совет заманасында урыс теле дәүләт теле дигән төшенчә юк иде, моны керттеләр 1990-нче елларда, кайчан татарлар шушы куркак обком секретарләренә ышанып суверенитетны кулларына тоттырган чакта. Ягни мәсәлән, татарлар үзләрен без Рәсәйдән чыктып дип кыланган чакта, шул вакыт урыс шовенистлары урыс телен дәүләт теле ясап куйдылар. Әле җитмәсә телебезне ел саен диярлек кыса киләләр, җитмәгән иде безгә, динсез комунистлар безне телдән яздырганы, әле демократлары да шушы ук юлдан атлый. Татарның дәүләте булганда, бар халыклар татар телендә сөйләшә иделәр, шул исәптән урысларда, хәттә дәүләтебез югалгач та 18-нче гасыргача урыс дәүләте татар телен дипломатик тел итеп файдаланды, бүген татарга үзенә татар телен укытырга рөхсәт юк. Менә шулай, күпме түзәрбез шушы хәрәмләшүгә?

кем: Динар кайдан: Татарстан
21.02.2010 14:36
урыс теле мәҗбүри укытылган чакта хәзер татарларның башкача хәлләре йук, урыс теленең мәҗбүри укытылуы бик зур басым, улга ничек тә булса каршы торырга кирәк.

кем: Фирдәвес
21.02.2010 13:31
Авыллардан районга эшкә бик күп кеше килә тора – кайсы иминият эше белән, кайсы колхоз хисапчысы, кайсы «сильсәвиттән»…
Һәм алар эш кәгазьләрен русча тутыра, җыелышлар да
русча үтә. Шулай кеше татарча сөйләмен русчага алыштыра башлый. Игътибар итегезче – никадәрле «чуар» безнең татарча сөйләмебез?! Җыелышларны татарлар өчен, татарча үткәртү кирэк. Тик, аерым кеше җиңдерә алырдай мәсьәлә түгел бу, ә бәлки «югарыдагыларга» эшне оештырырга кирәк.

кем: Реалист кайдан: Казаннан
21.02.2010 11:48
Кая безнең милләтче булган калай әтәчләр? Ник эндәшмиләр? Халкыбызга каршы әйтергә куркалармы?
җавап

кем: Динар кайдан: Татарстан
21.02.2010 14:34
мин анда йазган идем, беттереп аттылар.
җавап

кем: Динар кайдан: Татарстан
21.02.2010 17:18
әмма улны номерын куймагансың һәм башлыгын йазмагансың дийеп аңлаттылар. тагын бер кат йазырмын әле бәлки. монны инде мин бер йылдан артык елек йазган идем.
җавап

кем: Динар кайдан: Татарстан
21.02.2010 15:25
менә монлай дийеп йазган идем:

наверно конституция россии потиворечит сама себе. с одной стороны - все народы равны, с другой - то, что государственным языком является русский язык тоже прописано в конституции, и название - "россия" - тоже, наверно. а вот то, что россия является русским государством, наверно, в конституции не записано, хотя, наверно, записано, что является преемником царской россии, и, может быть, ссср тоже, а там наверно подразумевается, что царская россия была русским государством, поэтому и нынешняя россия - русское государство. но в конституции записали, что все народы равны. если все народы были бы равны, то если бы в будущем 80% населения рф стал бы другой народ, а не русский, то они смогли бы сделать свой язык государственным, не меняя конституцию.
     
текст зурлыгы - +

фикер белешү

... ... ...

пәрәвез

хезмәтләр:

подкастRSSmobile