тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

башкортстан

“Без монда кем хуҗа икәнлеген аңлатырга тиешбез”

18.02.2010

18 февральдә Уфада, Русия Иминлек хезмәтенең Башкортстандагы идәрәсе янында Башкорт яшьләре берлеге үткәргән пикетның бер максатын, шушы оешманың башлыгы Фәүзил Мәликов шулай дип билгеләде.

Әлеге пикетта республика югары уку йортларыннан җитмешләп башкорт студенты катнашты, яртысы кызлар иде. Аларның кулларындагы шигарьләрдә: “Палагинны эшеннән алырга!”, “Палагин, үзеңнең Уфагуб сайтыңны яп!”, “Палагин, башкортлар Уфагуб сайты өчен сине гафу итмәячәкләр”, "Палагин - ложка дегтя в бочке ФСБ" һәм башка шундыйрак сүзләр язылган иде.

Башкорт яшьләре берлегенең башлыгы Фәүзил Мәликов әйтүенчә, Виктор Палагин Башкортстандагы ФСБны җитәкләгәннән соң, башкорт милли оешмалары лидерларын кыса башладылар, аларны экстремизмда гаепләп тентүләр, сорау алулар башланды.
“Без менә үз республикабызда яшибез, үз илебездә яшибез һәм кем монда хуҗа икәнлеген аңлатырга тиешбез. Ул Мари илендә эшләгән икән, анда аның ысуллары үткән икән – бездә үтмәячәк”.


Пикетта катнашучы башкалар да ФСБ башкортларны кыса башлады, дип ачуларын белдерделәр. Милләт өчен әллә ни кадәр хезмәт күрсәткән, “Башкорт хылукае” чибәр кызлар ярышын даими үткәргән Башкорт яшьләре берлегенең ветераны Артур Иделбаевның хәтта өендә тентү үткәргәннәр, бу бер калыпка да сыймый, дигән фикер яңгыраттылар пикетта катнашучылар.

Бер сәгать шулай Дзержинский һәйкәле янында басып торганнан соң пикетчылар оешкан рәвештә таралдылар. Фәүзил Мәликов әйтүенчә, алар 19 февральдә дә пикетка чыгачак. Гомумән, ди ул, Палагин Башкортстаннан киткәнче, алар даими рәвештә төрле ризасызлык чаралары оештырып торачак.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: R кайдан: Уфа
10.03.2010 02:28
Географияне бигук белмаган кардашларебезга: башкортлар без кубрак Урал артында тугел,Урал алдында яшибез.

кем: ураллы кайдан: боре татарына
19.02.2010 19:40
Ә татарга хәзер " чем хуже башкирам, тем лучше татарам".
***************************************************************************
Статистика буйынса, 18 быуатта Боре тирэhендэ "черемис" тип аталган халык (богонго мари) хэм башкорттар йэшэгэн.
Был hуззэрзе язган кеше татар булмас. Башкорттан йэ башка халыктан татар булган манкорт булыуы бик момкин.

Чем хуже татарам, тем лучше башкирам, тип ысын башкорт бер вакытта ла эйтмэйэсэк. Эйткэненен телен без узебез кыскартасакбыз.
Фэузия ханым беззен тарафка нимэлэр генэ язманы, эйтеп ботормэне. Эммэ башкорттар, рэнйеузэре булhа ла, унын тарафына йылы hуззэр эйтэ алганына узем шаhит. Бэндэ бит ул, хаталана ла, гонаhтар за кыла, эммэ Аллах каршыhына баскансы кешенен эле хатахын тозатергэ шансы бар. мин, мэсэлэн, унын куп фекерзэре, гамэлдэре менэн килешмэйем, эммэ таныйым, ул - корэшсе, ул шул рэуешле миллэтенэ, динебезгэ хезмэт итергэ тырыша.

Урыска насар булhа ла насар ул безгэ - улар купселектэ, шуга уларзын бэхетхезлек кулэгэhе ботэбезгэ лэ тошэ. Сын за отца - не ответчик, тигэндэрме эле?
Яhилланмагыз.
җавап

кем: Татар кайдан: Агидел буеннан
19.02.2010 21:43
Ураллыга кайрар сәләм!!! Чыккан сүз-әйткән ук, диләр безнең халыкта сездәдә шулаймы?
Обращение к Путину:“Мы, участники научно-практической конференции, отмечаем, что укрепление демографического потенциала башкирского народа объективно соответствует политическим интересам как Российского государства, так и русского народа, поскольку башкиры являются необходимым противовесом для развернувшейся татарской экспансии в Волго-Уральском регионе....стремления волжских татар «отатарить» весь русско-мусульманский мир.......”
И. Г. Илишев, доктор политических наук, профессор, директор Института истории, языка и литературы Уфимского научного центра РАН;
М. Дж. Киекбаев, доктор социологических наук, профессор, директор Центра этнологических исследований Уфимского научного центра РАН;
М. М. Кульшарипов, доктор исторических наук, профессор, декан исторического факультета Башкирского государственного университета;
А. М. Сулейманов, доктор филологических наук, профессор, председатель Исполкома Всемирного курултая башкир.
“Чем хуже татарам, тем лучше башкирам, тип ысын башкорт бер вакытта ла эйтмэйэсэк. Эйткэненен телен без узебез кыскартасакбыз”.
Бу сүзләр сезнеке булса – мнә сезгә кандидатлар. Рәхим итегез!
җавап

кем: кеше кайдан: казан
09.03.2010 11:17
Хэзер болар был документ фалсификация диген булып язалар. Ничек акланырга белмилер. Э башкорт сословиясе башкорт миллете диген суз тугел эле, кочлеп башкорт дип яздырган татарларны - башкорт дип санау фалсификация дип танырга жыенмыйсызмы?
җавап

кем: ураллы
19.02.2010 22:58
был документ - фальсификация

кем: Усал Татар кайдан: Бөредән.
19.02.2010 16:55
Бик яхшы эшлий Палагин! Башкорт нацилары бик аздылар соңгы елларны. Урыннарына(уралларына) күптән утыртырга вакыт аларны. Ә татарга хәзер " чем хуже башкирам, тем лучше татарам". Әкреннәп татар баш күтәрә башлады Башкортстанда. Шунсы куанычлы.
җавап

кем: Azatliq.org
19.02.2010 18:05
Хөрмәтле укучы! Язмагыз уңаеннан сездән дә, башка катнашучылардан да, төрле шәхесләр, төрле оешмалар арасындагы каршылыкны һәм дошманлыкны милләтләр арасындагы дошманлык дип күрсәтмәвегезне үтенәбез. Аерым оешмаларның бар милләт карашын чагылдыра алмавы ачык, бу татарга да, башкортка да карый, универсал кагыйдә. Милләтара нәфрәт тудырган язмалар форумга куелмаячак.

кем: Илнур кайдан: Алабуга
19.02.2010 12:17
Башкорт яшьләре куркак икән, дип әйтү бик килешмәстер, минемчә. Кемгә проблема кирәк. Битеңне ачып бик еш мәхкәмәдә утырганчы, битеңне каплап менә шушы ише пикет-демонстрацияларда бик еш катнашуың хәерле. Афәрин! Чыкканнар бит! Без булдыра алырбыз микән әле.
җавап

кем: Хәсән кайдан: Уфадан
19.02.2010 18:18
Башкырт оешмалары әлеге вакытта үзләренең этнократик властьларының турыдан –туры ярдәмен югалмады, әйтеп булмый бәлки ул көчәйгәндер дә. Рәхимов кланы “суккан” 2,5 миллиард доллар алар ягына калкып чыгарга бик мөмкин. Бүгенге көндә башкыртлар файдасына аминистратив чаралар әле эшли, чөнки Уфа районнары администрацияләрендә күп чиновниклар этник башкыртлар. ФСБ ягыннан даими рәвештә башкыртлар кулында булган дәүләт һәм муниципал берәмлекләр тикшерелеп торса, аларның “кыюлыгы” бик тиз парга әйләнәчәк. Аларның монда тәрәкләре юк, булганнары башкырт студентлары. Һәрвакыт автобуслар белән Урал арьягыннан ташып булмас. Кайссы берәүләр башкыртларда үзләренә уңай мисал күргән.
Мин чагыштыру өчен республикадагы татар милли хәрәкәте нинди авыр шартларда да эшен туктатмады, шуны тәсвирласым килә. Санап китәм:
1. Оештыру-очрашу, җыелышлар үткәрер өчен бина түгел, хәттә бүлмәләре дә юк, аларга арендага бирмәделәр, бирү ттыелды. Үз халкы өчен татар эшкуарлар ясап бетергән бинаны да җимерделәр.
2. Игланнар, төрле информацияләр бирерлек бер чаралары да юк. “Кызыл таң”гәзите монда халкыннан икенче позициядә, аны сөт, күкәй, тирес кебек әйберләр генә кызыксындыра.Телевидение,радио - башкыртлар кулында.
3. Финанс ярдәме күрсәткән предприятиеләрне чутлап чыгарып “беседа” үткәрәләр.
4. Татарларны тукмаганда милиция тукмаучыларны яклады.
5. Митинглар уткәрергә урынны шәһәр кырыеннан бирәләр иде (Демага бара торган күпер башында).
6. Республикадагы бөтен информация чаралары татар оешмаларын, аның лидерларын эт итеп сүгеп материаллар бирә иде.
7. Күпме интектерде Башкириянең Юстиция министрлыгы.

Менә, искә татар милли хәрәкәте кичергән проблемаларның искә төшкәннәре. Шунсы да искә төшә, нинди генә кыен булмады,татарлар пикетларда йөзләрен каплап йөрмәде.
Вәт шушы проблемалар башкыртларның алдагы вакытларда күрәчәге!

Башкорт яшьләре берлегенең башлыгы Фәүзил Мәликов әйтүенчә, ...
“Без менә үз республикабызда яшибез, үз илебездә яшибез һәм кем монда хуҗа икәнлеген аңлатырга тиешбез. Ул Мари илендә эшләгән икән, анда аның ысуллары үткән икән – бездә үтмәячәк”.

Ничек итеп башкыртлар үзләренең “республикага хуҗа” икәнлеген аңлатырга җыеналар икән?
Хуҗа булуны ничегрәк күзаллыйлар икән?
Татарларны башкыртлаштырыга план корган кебек, бу эшкә дә план кордылармы икән?

кем: Нур кайдан: Казан
19.02.2010 08:03
Кайдадыр яшьләрне ярдәм кылып үстерәләр, кайдадыр башларына сугып торалар...
Шулай да башкорт яшьләре булдыра.
Кимсетмәгез яшләрне. Булдыралар бит!
Сезнең вә безнең азатлык өчен көрәш бу!!!

кем: Былтыр кайдан: Кырлайдан
18.02.2010 22:52
Башкортстанда башкорт яшьләренең оешмасы аякка баса алган. Татарстанда "Азатлык" татар яҗләре берлеге шулай үсә алмады. Сәбәпләре төрле әлбәттә...
җавап

кем: Шәйхи кайдан: Чакмагыш
19.02.2010 01:34
Башкырт яшьләре кур-к-а-к и-кән....Танытмаска тырышып, йөзләрен чүпрәк белән чорнап бетергәннәр. Башкырт дус: АЧ КҮЗЕҢНЕ, ДӨНЬЯ БУ!
җавап

кем: Динар кайдан: Татарстан
19.02.2010 14:38
син нәрсә инде, ислам дине буйынча да йабасы, салкын булганы өчен дә.
җавап

кем: Шаһит кайдан: Сыерыш - Тозлыкуш арасы
19.02.2010 12:01
Палагин да йөзен шәл белән төреп йөрми микән Уфа урамнары буйлап? Курка микән? Ул бит шушы бер көтү башкырт алдында берүзе югыйсә! Ә болар көтүләре белән бер кешедән куркалар...
Татарлар ачылган йөз белән чыгалар...
җавап

кем: Самат кайдан: Мөслим
19.02.2010 01:03
Лозунгылары кызык: ФСБ изге икән, шулар арасыннан бердәнбер Палагин гына әшәке икән.
Ә инде анда кем хуҗа икәнен бала-чага да белә: иң күп санлы урыс белән татар булмыйча, иң аз санлы башкорт булмас бит инде! Логика шундый!!!

кем: Хасан кайдан: Офе
18.02.2010 22:27
Карим Яуш, Фанис Фатхизан краганда объетивырак яктырта, афарин шулай дауам ит. Палагиндын ин куркыныс енайате ул башкорттарзы мыскыл итеп колган уфагуб сайтынын курсалауы.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

“Без монда кем хуҗа икәнлеген аңлатырга тиешбез”

башкортстан

хезмәтләр:

подкастRSSmobile