киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


шәлкемнәр / дөнья тирәли

Телләр юкка чыга - берләшергә!

Ольга Латикова (Тыганова) сөйләшкән Кет телен белүчеләр саны 200 калган
18.02.2010

Дөньяда 6700ләп тел булса, аларның 3500 инде менә бу гасыр тәмамланганчы ук юк булачак, дигән фаразлар бар. Татар белән башкорт телләре алар арасында булмас, әмма алар киләсе йөз елда шундый ук язмышка дучар булмас дип әйтеп буламы?

6-7 ел элек ике американ галиме – Юкка чыгу куркынычы янаган телләр институты белгечләре Грегори Андерсон һәм Давид Һәррисон бетеп баручы телне – чулым телен өйрәнергә дип Томски өлкәсенең ерак бер авылына киткән. Чулым – төрки телләр булган шор һәм хакас телләренә якын.

Рус мөһитендә чулым теленә урын тарайган. 2003 елда галимнәр Чулым елгасы буенда яшәгән бу кечкенә халык белән аралашканда, ана телен белгән иң яшь кешегә дә инде 54 тулган булган.

Телнең юкка чыгуын акрынайтып яки туктатып буламы?

“Бу бик авыр мәсьәлә, бүгенге дөньяда моны эшләп булмый. Җәмгыять үсешендә нәрсәдер үзгәрсә яисә кешеләрнең үзаңнарында ниндидер зур үзгәреш булса гына азчылык милләтләрнең теле сакланачак”, Британиянең тел галиме Николас Остлер.

Ул җитәкләгән оешма һәм чулым телен өйрәнеп кайткан ике американ галиме эшләгән үзәк юкка чыга баручы телләрне сакларга тырыша. Галимнәр камера, магнитофоннарын алып ерак сәфәрләргә китә, кешеләр белән аралаша. Шул телдә сөйләшкән кешеләр генә белгән милли, мәдәни үзенчәлекләрне теркәп калырга тырыша.
Телләр үсешен чикләүче дәүләтләрне җәзаларга кирәк


Үз илләренә кире кайтып галимнәр туплаган мәгълүматне тикшерә, башка телләрнең язмышы белән чагыштыра һәм үз нәтиҗәләрен ясый, фаразларын игълан итә. Шунда галимнәрнең эше бетә.

“Лингвистлар ни генә әйтмәсен, нәрсә генә эшләмәсен – алар телне саклап кала алмый. Алар бары тик аны теркәп үз фаразларын әйтә ала. Шуннан соң инде милләт телен саклап калырга тели икән – үзе чаралар күрергә тиеш. Беренче чиратта телнең үсеше өчен ул телдә белем бирү мөһим,” диде Томски өлкәсендә чулым телендә сөйләшүчеләр белән очрашкан галим Андерсон.

Теләк һәм тырышлык булса кулланыштан чыккан тел дә кайчандыр үсеп китә ала. Моның яхшы бер мисалы бар, ул да булса – Британиянең Вельc вилаятендә яшәүчеләрнең теле. 20 ел элек аны юкка чыгучы тел дип игълан иткәннәр иде. Бүгенге көндә бу тел үсештә.

ЮНЕСКО 11 ел элек ана теле көнен билгеләп дөрес эшләде, әмма ул гына җитми, ди Британия галиме Марк Турин.

Давид Һәррисон чулымча сөйләшүчеләр Иван Скоблин һәм Василий Габовны яздыра

“Проблема шунда ки, дөньяда сугышларга һәм аларны туктатуга бихисап күп акча тотыла. Мәдәниятләрне аңлау һәм үстерүгә акча аз. ЮНЕСКО эше бик мөһим, ләкин аның эшенә күбрәк акча бүлергә кирәк. Шулай ук азчылыклар телләренең үсешен чикләгән дәүләтләргә җәза бирүне карарга кирәк. Үсешкә ярдәм итүчеләрне, үз халкының хокукларын яклаучыларны, киресенчә, мактарга кирәк. Һәм ЮНЕСКО эшенә кушылып киткән оешмалар күбрәк булсын иде,” ди британ галиме.

Кире чулым теленә кайтсак, менә инде 100 ел бу тел – юкка чыгу куркынычы янаган телләр исемлегендә. 2008 елда Томск университеты аспиранты Лера Лемская үз тырышлыгы һәм олылар ярдәме белән авылга кайтып бер меңләп сүз туплап әлифба төзи алган. Чулымнар аны бастырырга ирешкәнме-юкмы – бу турыда хәбәр ишетелмәде.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Батырша кайдан: Балтачтан
19.02.2010 10:30
Чулым теле - шул ук татар теле инде ул, егетләр, Себер татарлары теле. Алар Чулым елгасы буенда яшәп яталар, Томски өлкәсендә. Аны галимнәр генә шулай бүлгән инде. Заманында аларны көчләп чукындырганнар, шуңа күрә исемнәре урысча. Әмма аларның христиан динен тотулары ярым-йорты гына, юк дәрәҗәсендә. Кемерово өлкәсендә шушындый ук хәлдә төрки шорлар, телеутлар яшәп ята, 5 авыл булып. Заманында алар 2 миллион булган, хәзер 5 мең калган. Әгәр телебез һәм динебезне саклап калмасак, без - татарларны да шушы ук хәл көтәргә мөмкин! Сак булыйк, халаек!

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
19.02.2010 02:00
Бик кызык хэбэр бу. Чыннан да доньядагы барлык миллэт, кабилэ яки ыру (клан) кешелэрен, аларнын теллэрен саклап калу - усемлеклэр хэм хайван, кош-кортларны кызыл китапларга кертеп саклап калу дэрэжэсеннэн да зур мэсьэлэ булырга тиеш. Нигэ? Чонки, кешелек тик узенен торлелеге белэн генэ алга барышын тэмин итэ ала. Элеге тенденция бик тэ куркыныч шул кузлектэн. Болай да галимлэр ачышы буенча, кешенен торлелеге элекке humanoidlar дан да кэм икэн. Хэттэ, маймыллар да ул як белэн кешене уздыралар. Шуннан сон бик кунелсез нэтижэлэр дэ килеп чыга икэн. Кеше тора-бара берторлелэнеп, нихаять, юкка чыкмае... Мэскэу Кремлендагы идиотлар моны анларлык дэрэжэгэ менэ алмаганнар. Алар тик бар кешене дэ урыска эйлэндермэкче. Бу узе бик хэвефле нэрсэ. Чонки, урыс узен хэзерге доньяга прогрессив кеше яки алга барырлык потенциалы булган кеше итеп исбат итэ алмады. Нефте-газ заманасы утеп, жир казу эшлэре кебек тупас эшлэр беткэч, урыссымаклар нэрсэ белэн сон кон курерлэр? Бит, азрак башлылары Конбатышка кача. Мондагылары да байлыкларын шунда озата. Шушы кузлектэн татарны бетеру сэясэте урыснын узен юкка чыгарачак. Анын да татардан алынган генетик информациялы кузэнэклэре расходалнып бетерелеп, узе, нихаять, элеккеге этрэк кабилэ хэшэрэтлэренэ кире кайтмасмы?
     
текст зурлыгы - +