киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


дөнья

Медведев милицияне үзгәртеп коруга кереште

Президент эчке эшләр министры Нургалиев белән
18.02.2010

Русия президенты Дмитрий Медведев эчке эшләр министрының ике урынбасарын һәм милициянең тагын 16 югары җитәкчесен вазифаларыннан алды. Министрлык хезмәткәрләренең саны нык киметеләчәк. Президент милиционерларның җаваплылыгын арттырмакчы.

Мәскәүдә министрлык утырышында Медведев шулай ук милиционерларның җаваплылыгын арттырырга кирәклеген дә әйтте.

“Эчке эшләр министрлыгының барлык дәрәҗәдәге хезмәткәрләренең җаваплылыгы арттырылырга тиеш. Аерым алганда мин җинаятьнең министрлык хезмәткәре тарафыннан башкарылуы җинаять җаваплылыгын арттыручы шарт дип карарга тәкъдим иттем”, - диде Медведев.

Президент министр урынбасарлары Николай Овчинников һәм Аркадий Еделовны вазифаларыннан алып алар урынына Сергей Герасимов һәм Сергей Булавинны куйды. Аларның икесе дә элек Медведевның президент идарәсендә эшләде. Герасимов идарәнең конституцион хокуклар, Булавин хокук бүлеген җитәкләде.

Медведев министрлык үзәк идарәсе хезмәткәрләре саны 2 мәртәбә киметелеп 10 меңгә калдырылачагын да игълан итте.

Моннан тыш 2012 ел башына милиция хезмәткәрләре саны 20 процентка киметеләчәк һәм милициягә эшкә алу шартлары үзгәртеләчәк.

Президент әйтүенчә, министрлык киләчәктә кайбер вазифалардан бушатылачак.

Аерым алганда, чит ил кешеләрен илдән чыгарып җибәрү, транспортны техник тикшерү киләчәктә эчке эшләр министрлыгы карамагында булмаячак, айныткычлар сәламәтлек саклау министрлыгына күчереләчәк.

Медведевның хөкүмәткә 1 декабрьгә кадәр эчке эшләр министрлыгы системын камилләштерү турында канун өлгесе әзерләп аны Дәүләт Думасына тапшырырга кушты.

Президент эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевка 1 ай эчендә министрлыкта коррупциягә каршы көрәш планын әзерләүне йөкләде.

Соңгы вакытта милиция хезмәткәрләре арасында коррупция һәм канун бозуларның күп булуына халыкның ризасызлыгы артып китте.

Кеше хокукларын яклаучылар милицияне азаплаулар, куркытулар, ялган дәлилләр белән эш итүдә, план тутыру өчен генә гаепсез кешеләрне тоткарлауда гаепли.

Былтыр Мәскәүдә милиция майоры Денис Евсюковның кибеттә кешеләргә утлы коралдан атып йөрүе, 2 кешене үтерүе аеруча зур игътибар җәлеп итте.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Ф.Баттал кайдан: Казан
18.02.2010 23:45
ХӘЛИЛ әфәнденең фикерен генә дәвам итәм.
Россия дәүләтенең Кавказда сугыш башлавы, йөз меңнәрчә мәселманнарны һәм бихисап хәрбиләрне кырдыруы, 1994 елдан башлап ул сугышта армияне кан исендә исертүе Россия халкын ерткычларга әйләндерде. Гражданка кешеләренә дә бер-берсен үтерү күптән гадәти хәлгә әйләнде. Милиция дип аталучы җан кыючылар да шул ук "мәктәпне" үткән кешеләр.. Россиядә иң арзан нәрсә - кеше гомере, аның хокуклары. Үтерүләр дәүләт алып барган үрнәк белән дәвам итә.Нургалиев урынына икенче кешене куйсалар яки аны калдырсалар да, нинди генә реформалар ясасалар да файдасыз хәзер. Поезд китте! Чөнки Россия җитәкчеләре империяне ГУМАНИТАР КАТАСТРОФАГА китереп җиткерделәр. Монысы инде урыс-чечен сугышында оттыру гына түгел. Йөзләрчә мәртәбә зыянлырак булып кайтачак һәм аның никадәрле зыянлы булуы якын елларда ук чагылыш табачак. Артта юл калмады! Шулар өстенә Россия дөнья алдында иң агрессив, иң ышанычсыз, иң ерткыч ил булып танылды. Аңа хәзер бер ил дә ышанмый!

кем: Хәлил кайдан: Түбән Кама
18.02.2010 21:22
Рәсәй милициясен үзгәртеп корып булмаячак. Аны таратып яңа хокук саклау структурасын төзү кирәк. Чөнки милициянең күпчелек өлеше Кавказ сугышында катнашып кеше үтерү, җазалау буенча белгечләргә әйләнделәр. Ә милиция киресенчә кешеләрне яклау саклау эшен башкарырга бурычлы оешма.
     
текст зурлыгы - +