киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Чаллы мәхкәмәсе “Азатлык!”ка күмелде

Фәүзия Бәйрамова
18.02.2010

Үзенә карата башланган хөкем эшендә Фәүзия Бәйрәмова соңгы сүзен әйтте. Ул “мәхкәмә Русия империясенә каршы ачылырга тиеш иде. «Минем гаебем юк”, дип соңгы сүзен җиткерүгә, залдагы дистәләгән кеше “Азатлык” дип кычкыра башлады. Казый чүкеч сугып протест белдергәннән соң гына халык тынычланды.

Иртәнге 8дә башланган мәхкәмәдә бары Фәүзия Бәйрәмованың соңгы сүзе генә тыңланды. Ул чыгышын дога белән башлады. Беренче минутлардан ук Фәүзия ханым үз гаебен танымау турында белдерде. Хөкемгә тартуны сәяси заказ, эзерлекләү дип билгеләде. Тикшерү эшләре барышында хокук бозуларның күп булуын күрсәтте.

Бәйрәмова “Милли Мәҗлес” карарларыннан православ чиркәве дә, урыс халкы да зыян күрмәгәнлеген әйтте, карарлар сәбәпле бернинди дә сугыш чыкмады, киресенчә, дәүләт үзе халыкка икътисади сугыш игълан итте дигән фикерне күтәрде. Шуннан соң татарны көчләп чукындыру, “русский колониализм” һәм башка сүзләр китерелгән унлаган язманы мисал итеп китерде.

18 гасырда яндырылган мөслимә Кисәнбикәне, шул ук чорларда яндырылган йөзләгән татар-башкорт авылларын искә алды, китаплардан мисаллар күрсәтте.

Гадәттә, гаепләнүче соңгы сүзен әйткәч, берничә сәгатьтән соң хөкем карарын белдерәләр иде. Бу юлы алай булмады. Мәхкәмә карары 24 февральдә әйтеләчәк.



Фәүзия Бәйрәмова чыгышыннан өзекләр

Бу эштә җинаять составы юк, чөнки җинаять үзе юк, аның объекты юк. Милли Мәҗлеснең татар халкын яклап кабул иткән карарларыннан Русия дәүләте дә, урыс халкы да, православ дине дә бернинди зыян күрми. Без татар милләте өчен Русия Конституциясендә гарантияләнгән тигез хокуклар таләп иттек, ә ул тигезлек юк.

***

Милли Мәҗлес карарларын электрон почта аша татар хәрәкәте активистларына җибәрү җинаять булып санала алмый, чөнки гражданнарның ирекле аралашуы Конституция белән гарантияләнә.

***

Милли Мәҗлес карарлары һәм аларны почта аша җибәрү гамәле дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра икән, бу дәүләтнең нигезе черек, дигәнне аңлата. Шушы бер ел вакыт эчендә Милли Мәҗлес карарларын укып, беркем дә сугыш башламады, киресенчә, сугышны дәүләт үзе үз халкына каршы башлады. Бәяләрнең котырып үсүе, җинаятьчелек, коррупция, халыкны һәм дәүләтне талау – бу җинаять түгелмени? Русиянең хокук саклау органнары менә шушылар белән шөгыльләнәсе урында, Сталин заманындагы кебек тагы чит ил шпионнары эзли башладылар, милләтчеләрне, динчеләрне эзәрлекләп, халыкның игътибарын төп проблемалардан читкә юнәлдерергә тырышалар.

***

Экспертиза фикеренчә, Милли Мәҗлес карарларында тарих бозылып күрсәтелә икән, имеш, Русиядә татарларны көчләп чукындырулар да, урыслаштыру да булмаган, бу хәлләр бүгенге урысларга кагылмый икән. Әмма экспертларның исләренә төшерергә туры килә - Русиядә татарларны һәм башка халыкларны көчләп чукындырулар булган, урыслаштыру сәясәте алып барылган, бу хакта йөзләгән тарихи документлар сөйли. Ул гына да түгел, 18 гасырда, Уралда татар-башкортларны, көчләп чукындырганнан соң яңадан ислам диненә кайткан өчен, патша фәрманы белән тереләй яндырып үтергәннәр.

***

Бүгенге көндә Русиядә мөселманнарга карата дәүләт терроры алып барыла. Бүгенге көндә Русиядә христиан дине дәүләт диненә әйләнде, һәрхәлдә, Конституция буенча дин дәүләттән аерылган булса да! Бүгенге көндә бөтен Русия буенча дәүләт мәктәпләренә христиан дине нигезләрен укыту кертелде, моңа татар балаларын да мәҗбүр итәчәкләр. Русиядә татар телле һәм ислам динен аңлатучы бер генә федераль телевидение һәм радио каналы да юк, ә христиан дине буенча – дистәләгән. Югыйсә, татарлар да мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен федераль үзәккә салымны тулысынча түлиләр бит!

***

Мондый шартларда без Русиядә милләтебезнең киләчәген күрмибез. Бу илдә безне, таталарны, тулысынча урыслашу һәм христианлашу көтә. Милләтнең алдынгы өлеше беркайчан да мондый югалту белән риза булмады һәм булмаячак. Шуңа күрә татар халкы, форсат чыкан саен, милли азатлык өчен көрәшкә күтәрелә, ул узган тарихта да шулай булган, бүген дә шулай. Казан алынганнан соң татарлар бәйсезлек даулап дистәләгән тапкыр баш күтәргән, шушы юлда йөзләгән асыл ул-кызларын корбан иткән, әмма азатлыктан өметен өзмәгән.

***

Заманында дистәләгән куәтле дәүләтләр тоткан, бәйсезлеген югалткач та, дүрт гасырдан артык милли азатлыгы өчен кулына корал тотып көрәшкән, шушы юлда меңләгән корбаннар биргән, яңа шартларда хокукый юллар белән үзенең бәйсезлеген игълан иткән Татарстан, татар халкы да ирекле булырга хаклы иде. Һәм без, татар халкының Милли Мәҗлесе, бу хакта дөньяга игълан итттек.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (2)
кем: тарафдарыгыз кайдан: курше
20.02.2010 23:54
Без сезнен белэн, Фаузия ханым! Аллаh ярдэм итсен!

кем: Şamil İxsanov кайдан: Ukraina
19.02.2010 20:50
Azatlıqqa tağın ber üteneç: Şuşı mәxkәmәgә hәm ğөmümәn Fәüziyә xanım eşçәnlegenә qaraşların tağın berniçә kürenekle yazuçılarıbız hәm ğalimnәrebez Azatlıq belәn büleşmәslәr mikәn (İlfaq İbrahimov qaraşın tıņlauçılarğa citkergәnegez өçөn rәxmәt)? Mәlikә xanım Qazan uramnarında ğadi xalıqtan şul uq sorauğa cawap ezlәsә bik әybәt bulır ide.

кем: АКЧУРА кайдан: ТР
19.02.2010 13:05
Бугенге конде татар халкына хем башка миллетлерге шул хатле кочле басым алып барыла ки,патша заманында да ул хетле булмагандыр.Алыгыз: христиан дине мектеплерде кертунеме.армияде де православный руханиларымы,хетта спортта(Ванкуверга барыр алдыннан барсында православный храмына кертеп чукындырумы.Может шунадыр Россия 11урында)...Россия бит Федеративная республика дип атала.Э безнен хокумет,дин эхеллере- ботенесе ник бер суз эйтселер...
Фаузия апаны, без кулларга кутереп, мейданга чыгарга тиешлер.
Ул безнен Жанна Д,Аркыбыз бит.

кем: Абу Райхан кайдан: Арскийдан
19.02.2010 08:16
Мэхкэмэ утырышларында ир-егетлэребез А.Хэлим,Ф.Тажиев Т.Эхмэ
дишин,Б.бине Нэжметдиннэрдэ нидер эйтэалганнар...ди...
23 февральга булсала аларнын чыгыш эчтэлеген белэсе иде.Яраса.....

кем: Şamil İxsanov кайдан: Ukraina
18.02.2010 22:02
Fәüziyә xanım şikelle bөyek şәxeslәre bulğaç tatar xalqınıņ Yaqtı kilәçәge bar!
Azatlıqqa kiņәş: anıņ SOŅĞI SÜZEN tulısınça sәxifәgezdә kitersәgez ide.

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
18.02.2010 19:51
"Мин, Фәүзия Бәйрәмова, сугыш инвалиды һәм репрессия корбанының кызы, 60 яшемдә, атам Әүхади кебек, мәхкәмә каршында басып торам. Атамны Сталин палачлары Свияжски төрмәсендә газаплаган булсалар, мине Путин чекистлары төрмәгә тыгу өчен барысын да эшли. Әйе, мин бу мәкерле җинаять эше артында кемнәр торганын беләм – аның артында татар халкын һәм аның лидерларын юк итү максатын куйган Россия империясе тора, аның артында без алып биргән дәүләт бәйсезлеген Россия аяк астына салган куркак Татарстан җитәкчеләре тора, аның артында мөселман-татарларны бер гаепсезгә төрмәләргә тыккан Чаллы ФСБсы тора! Аларның барысы өчен дә мин куркыныч кеше, чөнки милләтемә хак дөресен сөйлим, милләтемне Россия коллыгыннан котылырга чакырам, милләтемне азатлыкка өндим. Әмма мин үземне милләт алдында да, дәүләт каршында да гаепле санамыйм, үземә белдерелгән җинаять эшен танымыйм, киресенчә, бу ялган һәм мәкерле эшне башлаган кешеләрнең үзләрен гаепләп чыгам! Аллаһ алдында да, тарих алдында да алар бу җинаятьләре өчен җавап тотачаклар әле, иншаллаһ!
Соңгы сүзем итеп шуны әйтәм: әгәр минем күргән бу газапларым халкымның хәлен җиңеләйтә икән, татар халкын уятып, азатлык көрәшенә күтәрә ала икән – мин ул авырлыкларга әзер.
Әгәр Россия төрмәләре миңа җәннәткә юл булып тора икән - мин анысына да әзер.
Халкымны азат итү өчен мин империя тәмуглары аша да узарга әзер.
Әмма халкым бу төрмәдә калмасын өчен, мин барысын да эшләячәкмен.
Дүрт гасыр буе үзенең азатлыгы өчен көрәш алып барган татар халкы дәүләтле булырга хаклы! Бәхетле булырга хаклы! Бәйсез булырга хаклы! Һәм ул шулай булачак та, иншаллаһ!"
Тулысынча Сонгы Сузне www.mirzayanov.com/hom.html һәм http://vil-mirzayanov.livejournal.com/ сайталрында укырга була.
Мин узем бу Сузне бик Милли Межлиснен хэм анын житэкчесенен зур казанышлары хисабына кертер идем. Урыс мэхкэмэсе алдында, ботен донья алдында шундый кыю хэм дулкынландыручы татар фэжигасын ачып салу - узе зур батырлык. Менэ кем тынычлык саклау буенча Нобель премиясына лаеклы!
җавап

кем: Ильшат Насыров кайдан: Москва
21.02.2010 13:53
Был вакига (Ф. Байрамова ны хокомгэ тарттырыу) - фэжигэле лэ, аяныслы ла, элбиттэ. Сонки, Ф. Байрамова Рус дэулэтенен буаттар буйы давам иткен империалистик сэйэсэтен тэнкит итэ лэ, шул ук вакытта башкорт халкына карата уткэрелгэн татар шовинизм сэйэсэтен яклай, башкорттарга карата узе татар империалистик позицияны билэй, hаман да "татар-башкортлар" тип hуз алып бара. Ул татарларзын башкорттарга карата ассимиляция сэйэсэтен уткэрергэ маташыузарын хуп курэ. Вил, шовинист (татар, рус булhын мы) Нобель премияhына лайык тугел. Ысынбарлыкта, башкорттар ике куркыныс астында калып килэлэр - русификация hэм татаризация. Г. Исхаки кеуек татар шовинистары "Идел-Урал" проекттарын бойомга ашырып, башкорт халкын Ер йозонан юк итергэ hыялландылар. Граждан hугыш барган сакта башкорт халкы уларзы бер урынга посылать итте. Иманым камил, "татар-башкортлар", "Татар-Башкорт республикасы", "Идел-Урал" кеуек татар шовининистик планлар тик тарих архивында калыр, э ике УЗАЛЛЫ миллэт - узаллы башкорт миллэте hэм узаллы татар миллэте дус булыр, тип омотлэнэм.
җавап

кем: Эхмэт, Аметьеводан кайдан: Аметьево во!
18.02.2010 20:41
Вил абый Рэхмэт, т а г ы "С.суз"дэге тарихи мэгълуматлар(саннар)
шигврьне монда куя алмассынмы... бик кыска гына...
Синен сайтына барырга шурлим...Чик утэсе бит...
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
19.02.2010 01:40
Эхмэт, сез интернетка кергэч, инде чик аша уткэнсез. Белмэсэгез, ачыгыз www.mirzayanov.com/home.html хэм нэтижэсе турында хэбэр салыгыз. Минем шушы Суз буенча башка эшем бик тыгыз.

кем: Фәүзия Бәйрәмова кайдан: Чаллы
18.02.2010 18:56
Минем "Соңгы сүз" хәзер күп сайтларда тора, әйтик, МТСС, Татарлар.ру, Кашаповлар блог-сайтларында бар. "Соңгы сүз" Россия империясенең үзен гаепләү позицясеннән чыгып ясалды, күп төрле тарихи мисаллар китерелде, татарларның Россиядәге хокусыз хәлләре турында да сөйләдем. Бу суд шунысы белән дә әһәмиятле - 457 елга беренче мәртәбә мәхкәмәдә татар-урыс мәсьәләсе каралды, дөресрәге, без аны шуңа бора алдык. Без, татарлар, шушы чорда империядән күргән газапларыбыз өчен аңа хисап игълан иттек! Мин дүр гасырдан артык урыс коллыгында булган ТАТАР ХАЛКЫ исеменнән чыгыш ясадым. Шул ук вакытта минем бу чыгышым милләтемә васыять тә булып яңгырады. Суд хәзер уйлануда, шуңа күрә бүген хөкем карары да чыгара алмадылар. Бер яктан мине утыртырга кысалар, икенче яктан намус тулысынча акларга өнди. ФСБ, милиция барысы да шунда иде. Суд залы шыгырым тулы иде, урын җитмәде. Алабуга, Ижау шәһәрләреннән дә милләттәшләребез килгән иде. Судья бүген хөкем карары чыгарган булса, мине аклаган булыр иде, дип уйлыйм, әмма ирек бирмәделәр. Хәзер аны эшкәртергә тырышачаклар. Хәер, нинди карар чыкса да, без аны милләт файдасына эшләтәчәкбез, иншаллаһ! Акламасалар, бу чыгышлар белән Европа судларына барып җитәчәкбез, иншаллаһ! /Гафиулла, син нигәдер фотоны идәнгә ятып төшерәсең, башка фото куй әле! Хатын-кызны бераз хатын-кызча күрсәтегез инде, егетләр!/
җавап

кем: Зэмил кайдан: Тубэн оч малае
18.02.2010 20:45
Эби димэ инде...упкэлэп фотосын алып куяр...
җавап

кем: камиль кайдан: тубэн кама
20.02.2010 20:27
фотоны алыштырганнан сумма узгэрми

кем: кушнариннар кайдан: рб
18.02.2010 17:50
Фаузия ак эби! Без сезнен белэн горурланабыз!

кем: Нур кайдан: Казан
18.02.2010 17:47
Рафис, туган, чыгышны ачып булмады, аны монда ук куеп булмасмы икән. Тырышып карагыз әле...
Империянең ямау җепләре тарала... Бар дөньясы аларга каршы... Фәүзия апай нык торыгыз! Аллаһ сезне рәхмәтеннән ташламасын!!!
Бердәм булыйк!
җавап

кем: Зэмил кайдан: Казань нан
18.02.2010 20:07
Акчура иптэш,Гафу халкыбызнын шундый затынын да........
ИСЕМЕН т о г э л БЕЛМЭУне у з е н....ничек атар иден.............
җавап

кем: Акчура кайдан: ТР
19.02.2010 12:40
Зэмилге. Мин уз вакытында(90еллар)Фаузия апа белен бер остел артында утырган кеше.Я узем ялгыш печатать иткендермен,я башка жирде хата киткендер,гафу итегез Фаузия апа.Минем дулкынлануым кочле булгандыр инде.(Земил энем,тырнак астыннан кер эзлемик инде).

кем: Акчура кайдан: ТР
18.02.2010 16:57
Фейруза ханым,мен рехмет Сезге ботен татар халкы исеменнен.Нык торыгыз,без сезнен белен горурланабыз!Татар халкы 460-ел девамындв колга эйленеп бете язган.Сезне якларга ботен татар доньясы кутерелерге тиеште бит...
Бу мехкеме(суд) аларны оештыручыларына(империяге) каршы булырга(эйленерге) тиеш.Кайда сон безнен "мактаулы"президынтларыбыз,"булдыра" торган.Шушы хеллерден сон нерсе эйтесен тагы...
    алга 
фикерләр бите: (2)
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Чаллы мәхкәмәсе “Азатлык!”ка күмелде