тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

татар дөньясы

Газапларга түзгән даһи шагыйрь

 Гакыйл Сәгыйрев

Гакыйл Сәгыйрев

18.02.2010

Татар поэзиясе аланында Гакыйл Сәгыйрев аеруча бер игътибарны җәлеп итеп торган талант иясе. Шагыйрьне беренче мәртәбә ансыз хөрмәтләделәр. Самарның “Яктылык” мәктәбендә узган тантана турында “Ислам-Нур” газетының мөхәррире Фәрид Ширияздан белән әңгәмә кордык.

Гакыйл Сәгыйревка багышланган тантанага күп көчләр тартылган иде. Гакыйл - феномен. Аның шигырьләренең һәр юлында кабатланмас моң ята. Маяковскийның: “Бер шигырь язар өчен тонналаган сүз таулары актарырга туры килә!” диюе Гакыйл иҗаты турында әйтелгән диярсең.

Гакыйл Сәгыйрев шигырьләренең үзенчәлеге нәрсәдә?

Алар салмак. Гади. Аңлаешлы. Пафос юк, ләкин дә хисләр өермәсе көчле. Аның рухи көче игенчегә дә, галимгә дә, түрәләргә дә үрнәк.

Шагыйрьнең даһилыгын аңларлык буын үсәрме?

Кичәдә олылар аз иде. Бу инде халыкның үз әдәбиятыннан читләшүедер. Поэзияне аңлаучылар сирәгәя.

Поэзияне аңлау, аны ярату өчен китап уку гына җитми бит әле. Китапны ярата белү үзенә бер сәләттер?

Һичшиксез шулай. Ләкин дә укымый гына әдәбиятны яратып булмый.

Һәр кичәнең аеруча истә калырлык мизгелләре була. Кемнәр калыкты?

Ульян өлкәсенең Исәнтимер авылыннан килгән Гакил һәм Рәисә Шакуровларның
шигъри-музыкаль чыгышлары очрашуны чын бәйрәмгә әйләндерделәр. Шагыйрьнең энесе Наилнең катнашуы да тантананы көчәйтте. Кичәгә килгәннәр рухи сафлык алдылар.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: viner
18.02.2010 21:26
http://www.azatliq.org/content/article/1911476.html

"Без - татар!" - дип,
Күпләр йөри күкрәк бәреп.
"Татарлыкны югалтмадык,
Үттек юлның иң хәтәрен!"
Барып керсәң үз өенә
Үсеп килгән "бәбкәләре".
Тәтелдиләр "кафер" телдә
Такмаганнар тәре генә.

кем: Фәнзаман БАТТАЛ кайдан: Казан
18.02.2010 18:59
Әйе, Гакыйл чын-чынлап ЗУР ШАГЫЙРЬ иде! 1994 елда, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләгәндә, мин аның "Кабатланмас моң" дигән китабын редакцияләгән идем. Самарада булачак иҗади кичәсендә катнашу өчен, китабын чиратсыз басуга тыгып, беренче экземплярларын кайнар көе сумкама тыгып, вокзалга чыгып йөгергән идем. Алып баргач, аяк-куллары да хәрәкәтсез Гакыйл китапны укып чыкты. (Кардәш егете китапның һәр битен ачып торды.) Аннан соң гына Гакыйл миңа рәхмәтен
әйтте. Әлбәттә инде кичәсендә дә чыгыш ясадым. Кайсы Мәдәният Сараенда икәне хәтердә калмаган...Шуны да әйтим, шушы китап белән параллель рәвештә икенче бер Халык шагыйренең китабын да редакцияләгән идем һәм шунда: Менә бит аның кайсысы ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ! дип, Гакыйлнең кулъязмасын бөтен редакторлар алдында күтәреп селтәп, сокланудан кычкырып җибәргән идем.
Ул чакта ук халыкның Олы шагыйре иде ул. Тукай премиясенә дә шул чакта ук ЛАЕК ИДЕ! Булмады... Чөнки андый дәрәҗәләр хәзер үзе соранып йөргәннәргә бирелә. Самарларга шуны әйтәсем килә: зур шагыйрьләребезнең берсе сездә! Горурланып яшәгез, исемен дә, иҗатын да югалтмагыз!

кем: ber
18.02.2010 16:23
Ul isenme, yuqmi?
     
текст зурлыгы - +

татар дөньясы

хезмәтләр:

подкастRSSmobile