киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










дөнья

Алсуга - Татарстанның халык артисты исеме

17.02.2010

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Казан кирмәненең тантаналар залында җырчы Алсуга Татарстанның халык артисты исемен шәхсән үзе тапшырды. Бу турыда карарны ул узган җәйдә имзалаган иде.

"Эксклюзив Арт" ширкәтенең сәнгать җитәкчесе Алсуга әлеге бүләкне тапшырганда президент “Алсу булдыра. Акыллы, чибәр, иҗатта да, гаиләсендә дә өлгерә”, - дип мактады.

Алсу бу вакыйганың үз иҗат юлында иң дулкынландыргыч мизгел булганлыгын әйтте.

9 ел элек Казанда концерт вакытында аңа Татарстаннаң атказанган артисты исеме бирелгән иде.

2008 елда җырчының татар телендә беренче җыентыгы дөнья күрде.

Ике бала анасы Алсуга бу җәйдә 27 яшь тула. Беренче тапкыр үзенең “Зимний сон” җыры белән ул 1998 елда танылган иде. Аның әтисе - Рәлиф Сафин - Русиянең Федерация шурасында Алтай республикасын вәкиллек итә.

Халык артисты исеме шулай ук Татар дәүләт Филармониясе җырчысы Резидә Галимовага да тапшырылды. Айдар Фәйзрахманов Русиянең атказанган артисты исемен алды.

Русия һәм Таратстанның төрле мактаулы исемнәрен раслаучы документларны Казан кирмәнендә Шәймиев кулыннан барлыгы 55 кеше алды. Алар арасында ширкәт җитәкчеләре, район башлыклары һәм дәүләт хезмәткәрләре дә бар.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: нил ремезов кайдан: уфа
18.02.2010 12:54
Кызганычка каршы минем ПКда татар теле элифбасы юк, шуга курэ гафу итэрсез. Алсу ханум - татар халкыбызнын маягы. Ул - заман татар хатын-кызлар эчен урнэк. Алсу ханум бик матур, бик гузэл, лирик тавышлы. Э инде акцент хакында сэйлэгэндэ, ул сэбэпне кэннэшкэн наданнар гына кутэрэ. Нинди генэ телдэ жырласа да, нинди генэ акценты булса да, Алсу ханум - бэтэ жир шарында танылган, безнен, татар халкыбызнын жырчысы. Алсу ханум ошбу биргэн званиедан да зуррак званиега лаек! Шаймиевка рэхмэт, Алсу ханум алдында башымны иям! Алсу ханум чыгарган татарча КД ин зур данэ сатылган КД! Алсу ханумыбызга вэ анын балалларына, туганнарына, якты кэннэр юллыйм. Алсу ханумнын эти-энисенэ рэхмэтлэр укыйм! Яшэсен татар халкыбызнын талантлары!

кем: Иделкәй кайдан: Самар
18.02.2010 12:10
Минем фикерем түбәндәге: шундый дәрәҗәле исемгә Алсу әлегә лаек түгел. Халкыбызның музыка сәнгатенә Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Афзалова, Зөхрә Сахабиева, Салават Фәтхетдинов һ.б. (барчасын да санап тормыйм) керткән өлешләре белән Алсуның өлешен шагыштырып буламы? Татарстанның атказанган артисты исеме дә җитәрлек иде. Мин Алсуга каршы түгел, ләкин объектив карарга кирәк. Аның җырларын халык табыннарда башкарамы, радиода аның татарча язмаларын яңгыратырга еш сорыйлармы? ЮК! Аннары, ничек инде Айдар абый Фәйзрахмановка Татарстанның атказанган артисты исемен генә бирделәр, ә Алсуга Халык артисты?
Сәясәт, мин моны шулай гына аңлатам.
җавап

кем: Бану кайдан: татар иленнэн
19.02.2010 15:02
Иделкэйгэ тулысынча кушылам. Бик дорес язган.
җавап

кем: суган кайдан: казаннан
18.02.2010 23:25
Алсунын узенэ Татарстаннын, татар халкынын исемен алу, узе шулай эйтсэ дэ, эллэни бирмидер. Э анын дэнья сэхнэсенэ татар исемен алып чыгуы - нинди телдэ жырласа да - безнен эчен, татар эчен кирэк. Эле тырышып-тырышып татарлыгына - хэрхэлдэ, жырда гына булса да - дэньяга танылган телэсэ кайсы талантыбызнын кунеленэ килми. Ул бит дэньяга татар исенэ ябышып-ышыкланып чыкмады. Чыкканнан сон татарлыгын таный икэн - афэрин! Бабайга акыллы кинэш биргэннэр, хэм ул аны тынлап дэрес эшлэгэн. (Между прочим, Иделкэй атаган татарларыбызнын бер-икесе Алсуга весовой категория буенча туры килми: просто о вкусах не спорю инде.)
җавап

кем: Уфадан кайдан: Рәис
18.02.2010 12:47
Иделкәйгә бер төзәтмә!
Айдар Фәйзрахмановка Русиянең атказанган исеме бирелгән. Дикъкать белән укыгыз.
җавап

кем: Иделкәй кайдан: Самар
18.02.2010 15:43
Әйе, ялгыштым шул.
Ләкин дә төп темага карашым үзгәрми.

кем: мин кайдан: РФ
18.02.2010 01:35
Алсу үзе белмәгән телдә, акцент белән булса да, татар җырлары җыентыгы чыгарды, рәхмәт инде. Әмма татарга хезмәт итүенә нинди өмет булсын. Яһүдкә дисәгез инде... Халкыбыз горурланырлык этник татарлар күп бит ул.

кем: шамил баһаутдин кайдан: самар
17.02.2010 22:20
Амин. Алсуның киләчәктә дә бар көчен татарга хезмәт итүен телим. Таланты да, исеме дә сәнгатебез файдасына булсын.Яратабыз үзен.
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

дөнья

хезмәтләр:

подкастRSSmobile