киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Казанда Илһам көннәре

16.02.2010

15 февральдә мәшһүр җырчы Илһам Шакировка 75 яшь тулды. Өч көн дәвамында Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров концертлары бара. Халыкның Илһамын күрәсе, алкышлар белән котлыйсы килә - концертларга билетлар күптән сатылып беткән. Җырчыга Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов урыс телендә, Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русиянең Федераль Җыелышы шурасы әгъзасы Әгъзәм Гобәйдуллин котлау хатлары юллаган.

Чит илләрдәге татарлар котлауларын төрлечә җиткерә: Үзбәкстан татарлары бүләк алып килгән, Финляндия татарлары котлавын видеотасмага яздырып җибәргән. Анда татарларның милли-мәдәни оешмасының җитәкчесе Дәнис Хафиз улы Бәдретдиннең мондый сүзләре бар: “Илһам абый, мин сезнең 1960 елларда Финляндиягә концерт белән килгәнегезне бик яхшы хәтерлим. Ул безнең фин татарлары өчен бик зур вакыйга булган иде. Сез юл салучы булдыгыз, беренчеләрдән идегез. Мин ул концертта татар моңын аңладым. Сез ул авыр елларда татар моңының нәрсә икәнен искә төшердегез”, ди ул.

Концертта Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның Илһам абыйга багышлап язылган шаярулы шигырен тамашачылар алкышларга күмде. Менә ул шигырьдән өзек:

Трактор, атлар чорыннан ук
Калган Илһам инде ул.
Кызыллар, аклар чорыннан
Калган Илһам инде ул.

Мактасаң ңа, кул чапсаң да
Урынлы Илһам бит ул.
Ханнар заманыннан калган
Борынгы Илһам бит ул.

Илһамнар кебек сәфәрдән
Ул әле яңа гына.
Хан заманнарыннан күчә
Миңнехан заманына.

Заманалар үзгәрсә дә,
Бетсә дә ил болганып,
Любой хан һәм любой патша
Тыңлар аны сокланып.

Илһам үзе – җыр-моң ханы
Бернигә дә карамый,
Ханнар белән тем более
Шаяртырга ярамый.

Концертның үзенчәлеге шунда: анда татарның танылган җырчылары, озак еллар бергә-бергә филармониядә эшләгән иҗатташ дуслары, шәкертләре Илһам Шакиров репертуарыннан иң популяр булган берәр җыр башкарды.

Идрис Газиев, Римма Ибраһимова, Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Газинур Фарукшин, Салават Фәтхетдинов, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыка кораллары дәүләт ансамбле, “Зөләйлә” төркеме, Айгөл Сагынбаева, керәшен татарлары ансамбльләренең чыгышларын алып баручылар Илһам аганың тормышындагы вакыйгалар белән бәйләп алып барды.

“Китмә,сандугач!” җырын берьюлы өч җырчы – Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов һәм Филүс Каһиров башкаргач, халык җырчыларны озак алкышларга күмде.

Ә инде Әлфия Авзалованы тамашачылар сәхнәдән кертеп җибәрмичә алкышлады. Сценарий буенча бер генә җыр җырларга кушылган Әлфия апага “җырлатмыйлар бит”. дип җилкә сикертүдән башкасы калмады.

Ахырда Илһам Шакиров репертуарындагы иң танылган һәм үзе татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә йөргәндә табып, эшкәртеп халыкка җиткергән “Туган ил”, “Бик еракта идек без”, “Сарман” җырларын башкарды. Мәшһүр “Идел буе каеннары”н да җырлады.
Илһам Шакиров озак еллар эшләгән дәүләт филармониясендә үткән концертның сценариен Фәнис Җиһанша язган, режиссеры – Илдар Хәйруллин. Концертны Алсу Гайнуллина белән Әсхат Хисмәтов алып барды.

Татар дәүләт филармониясе 2010 елны И. Шакиров елы дип игълан итте. Бу концертны татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә дә алып чыгарга ниятлиләр. Юбилей концертында татарның иң талантлы, иң танылган җырчылары катнашуы аны гади “солянка”дан аерып тора. Илһам Шакиров үзе гомере буе халык җырларын эзләп, эшкәртеп, югары сәнгать дәрәҗәсендә халкына кайтарып иҗат иткән җырчы. Бу концертта аның шушы җырларын белгән “илһамчы”лар тупланган иде.

Илһам Шакировның юбилеена багышланган икенче бер кичә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында югары җитәкчеләр каршында да узачак.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Сэлимэ кайдан: Казан
16.02.2010 22:57
Юк, Роберт Миннуллин кем турында язса да кызыклы, мэгънэле итеп яза. Талант шулай буладыр. Колдереп дореслекне эйтэ ул. Салават чыннан да на хер дигэнне заслужил. Илхам турында да да кызык язган.

кем: Газинур кайдан: Казаннан
16.02.2010 22:39
Бу Р.Миңнуллин дигән шагыйр концерт саен чыгып такмак сөйләвеннән кайчан туктар икән.Тәмам туйдырды бит!Салават концертында "на хер безгә Шумахер" дип шаккатырган иде.Бу кешедә оят дигән нәрсә бөтенләй юк бугай.Җитмәсә,"халык шагыйре" дип игълан итәләр үзен.Нинди халык шагыйре икән ул?
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Казанда Илһам көннәре