киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Илһам Шакировка 75 яшь

15.02.2010

15 февральдә Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировка 75 яшь тулды.

Җырчының юбилее уңаеннан, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында концерт узачак.

Тамашада Илһам Шакиров репертуарындагы җырлар яңгыраячак. Аларны Татарстанның төрле танылган җырчылары башкарачак. Шулай ук Илһам Шакиров үзе дә чыгыш ясар дип көтелә.

Шулай ук “Яңа гасыр” телеканалында да Илһам Шакировның иҗатын яктыртуга киң урын бирелә. Әйтик, 15 февраль көнне “Илһам” дип аталган телевизион фильмы күрсәтелде. 16 февральдә исә Илһам Шакиров башкаруында телевидение фондларында сакланган җырлар яңгыраячак.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Малик кайдан: Чаллы
15.02.2010 15:51
Илһам Шакиров, сүз дә юк, татар сәнгатен төрле төбәкләрдә танытуда гаять зур урын тоткан кеше. Ләкин бу шәхестән кумир, тотем ясау бер дә яраклы эш түгел дигән фикердә мин. Үзе әйтмешли, бирегез инде кешегә картлык көнендә тыныч кына яшәргә...
     
текст зурлыгы - +