киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 7390
0700-0800 9635
0900-1000 9635
1900-2000 12035
1900-2000 15445

2300-2400 9805

тапшырулар тәртибе










татар дөньясы

Австралия татарлары төрмәнең ни икәнен белми

11.02.2010

Австралия татарлары үзләренең яңа ватандагы 60 еллык тормышын бәйрәм итә - бу атнада Көньяк Австралия штаты башкаласы Аделаидада шушы вакыйга уңаеннан рәсми тантаналар узды. Анда татар мәхәлләсе әгъзаларыннан тыш җирле хөкүмәт әһелләре дә катнашты. Чыгышлардан кызыклы фактлар да ачыкланды.

Дөресен генә әйткәндә, иң тәүге татарның Австралиягә кайчан аяк басуы әле дә бәхәсләр уята – кайбер чыганаклар беренче татарларның көнгерә иленә 120 ел элек үк килүе турында әйтә.

1986 елда профессор Дҗеймс Юп (James Jupp) чыгарган, “Австралия халкы: милләтнең, аның халыкларының энциклопедиясе” дип аталган китапта Австралия татарлары турында аерым мәкалә бар, анда иң беренче татарларның “яшел кыйтга”га әле 19 гасыр азагында ук тимер юл мөхәндисләре (инженерлары) буларак килүе әйтелә.

Анда хәтта шул чордагы бер татарның Беренче дөнья сугышында британ гаскәрләре сафында сугышып һәлак булуы телгә алына. Әмма шул да мәгълүм – ул чор татарлары тиз арада олы Австралия милләтенә кушылып эреп бетә.

Көнгерә илендәге татар тормышына 60 ел

Ә инде үз татарлыгын саклап калган, аны 70-80 еллардагы яңа буын мөһaҗирләренә кушып җибәргән татарлар Австралиягә 1950 елда килеп урнашкан дип санала. Алар - Икенче дөнья сугышыннан соң Көнбатышта калган татар качаклары - Сталин залимиятендәге илгә кире кайта алмаулары сәбәпле үз ватаннары итеп ерак Австралияне сайлаган.

Министр Майкл Аткинсон
Аделаидада бу атнада шуларны искә алдылар. Тантанада Көньяк Австралия хөкүмәтенең Күпмилләтлелек министры Майкл Аткинсон, штат парламенты җитәкчеләре, җирле татар мәхәлләсе кешеләре катнашты. Министр Аткинсон, кечкенә генә, әмма бик актив татар җәмгыятенең, аерым татар шәхесләренең Австралия дәүләтен үстерүгә керткән өлешен мактап телгә алды, хөкүмәт исеменнән рәхмәтләрен әйтте.

Татарлар исә министрга үз рәхмәтен аңа түбәтәй кидереп белдерде. Федерал хөкүмәт тә, штатныкы да милли-мәдәни ихтыяҗны кайгырту өчен татар мәхәлләсенә зур ярдәм күрсәтә.

Аделаида – Австралиянең татарлар иң күп яшәгән шәһәре, аларның күпчелеген 1970-80 елларда Көнчыгыш Төркестаннан күчеп килгән татарлар тәшкил итә.

Садриләр башлап җибәргән эш

Австралиядә татар милли-мәдәни тормышының яңа, тагын да актив чоры 1976 елда башланып китә. Шул елны Австралиягә Көнчыгыш Төркестандагы Кытай золымына чыдый алмаган Садриләр гаиләсе килеп урнаша. Алар яшәү өчен нәкъ менә Аделаида каласын сайлый.

Сәгыйт һәм Ләйлә Садриләр
Соңрак Сәгыйт һәм Ләйлә Садриләр Австралиягә Көнчыгыш Төркестаннан башка татарларны да китертү эшен башлап җибәрә, ә 1980 елда алар Көньяк Австралиянең Татар берләшмәсен (Tatar Association of South Australia) оештыра, балаларга татар теле дәресләре бирә башлый.

Аделаидада узган тантанада Ләйлә һәм Сәгыйт Садриләр иң шәрәфле кунаклар иде. Аларның улы, танылган эшмәкәр Рөстәм Садри бу җыенда чыгыш ясап, татар мәхәлләсе “бик кечкенә генә булса да, ул өлгергән, яхшы оештырылган бер җәмгыять булып тора, аның докторлар, мөхәндисләр, эшмәкәрләр кебек үз дәрәҗәле вәкилләре бар”, дип белдерде.

Татарлар - башкаларга үрнәк

Рөстәм Садри тагын бер кызыклы факт китерде – әлегә кадәр Австралиядә җинаять кылуда гаепләнеп төрмәдә утырып чыккан, яисә хәзер утырган татар кешесе юк икән. “Без азсанлы булуыбызга карамастан, бу дәүләт ватандашлары өчен шундый үрнәк була алубыз белән, илнең демократик институтларын ныгытуга керткән өлешебез белән бик горурланабыз!” диде Рөстәм Садри.

Даниял белән Хафизә бии

Татар мәхәлләсенең тагын бер активисты, Мөшәррәф Вәли сүзләренчә, соңгы елларда Австралия татарлары саны Идел-Урал якларыннан килгән килен-кияү хисабына да арткан.

Шуңа да мәхәлләдә хәзер бала-чага шактый. Бәйрәмдә алар да катнашты, ә Хафизә белән Даниял Вәлиләр кунакларга татар биюләрен дә биеп күрсәтте.

Якынча хисапларга караганда, бүген Австралиядә 500-ләп татар яши. Татар җәмгыяте Аделаида шәһәрендә генә эшли. Анда татар теле һәм дин дәресләре бирелә, Сабан туйлары оештырыла.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Irek Garif кайдан: Australiadan
03.03.2010 01:46
informacia biruche mohim informaciasin onitkan 1 se Australia Tatarlarina 60 ellikni bulak itkan kirim Tatar hanimi Mahira-hanim Hayretdin-Nadolniy ham bashkalar (5 hanim 60 el elek Adelaide kilep urnashkannar alegacha isen saular in olisi Safya hanim Karimov is 93yash) 2 se 60 ellikni uzdiru hakinda kaysi jamgiyat morajagate belan uzdirildi bu kicha Azatlik radiosi intertat.ru gazetasina kerep informaciyane ala alasiz.

кем: Dilara кайдан: Australia
15.02.2010 08:27
Australia Tatarlar turenda informaziya monda uli alasis:
www.australiantatars.com

кем: шамил баһаутдин кайдан: самар
13.02.2010 00:58
Австралия татарлары турында күп укыдым. Гомеремә алар белән горурланам. Киләчәктә дә Ходай Тәгалә үз рәхмәтеннән ташламасын Сезләрне. Милли хәрәкәт кайнаган чорларда Рөстәм Самарда Равил Яһудиннарда чәйдә булды бугай? Онытмаган булсагыз, кайнар сәламнарыбыз, иң изге теләкләребез.

кем: Рашат кайдан: Уфа
12.02.2010 22:33
Кур эле син аны, Австралия властьлары ничек ярдэм итэ икэн аларга! Э бит ул чит ил татарга. Э без монда Россиядэ уги бала кебек, узебез властьтан да поддержка алган юк. Уйларга монда житэрлек.

кем: Лилия кайдан: Казан
12.02.2010 21:42
Австралия татарлары тормэнен ни икэнлеген белмэве куркэм куренеш. Моннан сон да берсе дэ белэ курмэсен. Бигрэк тэ узара проблемалары чыгып, берберлэрен тормэ юлында йортэ курмэсеннэр, Торкиядэге кайбер татарлар корсаклы хатынны, яна туган бэбиле ханымны мэхкэмэ юлында йорткэн кебек. Гел шулай урнэк миллэт булып, сокланулы карашларны тоеп яшэргэ насыйп булсын аларга.

кем: İklil Kurban кайдан: Ankara / Turkiye
12.02.2010 15:20
Ләйлә апа һәм Сәгыйт абзый Садриләр!
Сезне чын кунелдэн бу олы юбилеегыз б/н котлыйм.
Сезгэ озын гомер телэп калам.
Иклил Курбан
Анкара/ Торкия

кем: nailtatar кайдан: Qazan-Nurlat
12.02.2010 12:42
Афэрин Австралия ТАТАРЛАР!!!
башка татарларга да урнэк булып торыгыз!

кем: мин кайдан: РФ
12.02.2010 10:01
Австралия татарлары Русия татарларына, аеруча Казан, үрнәк булып тора. Телне дә онытмыйлар, мәдәниятне дә беләләр, динне дә тоталар. Ә Казанда шундый күренеш тә сирәк түгел: берәр милли чарада җыр башкарган "милли туташ" тәнәфестә тәмәке тартып, русча cөйләшеп (катырак сүзләр дә ишетергә мөмкин) тора, татар киемендә булмаса ул кадәр күңел кайтаргыч булмас иде...
     
текст зурлыгы - +

мультимедиа

аудио

Австралия татарлары белән әңгәмә

фотогалерея

татар дөньясы

хезмәтләр:

подкастRSSmobile