киләсе тапшыру


кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татар дөньясы

Омски ярминкәсендә чит төбәкләрдән килгән татарлар катнашты

башкорт балын күпләр тәмләп карый
10.02.2010

Омскида бу көннәрдә III Халыкара православ ярминкә-күргәзмә үтә. Күргәзмә Омски җиренең беренче изгесе, 1920 елда большевиклар тарафыннан үтерелгән архиепископ Сильвестрга багышланган.

Анда чит өлкәләрдән приходлар чакырылган, иконалар, тәреләр, шәмнәр, православ әдәбият, башка дин атрибутлары күрсәтелгән һәм сатуга куелган.

Шулай да бу чара православ дине кысаларында гына оештырылмаган. Әйтик, күргәзмәне караганнан соң күңелдә ниндидер буталчыклык хисләре тугандай була.

Чиркәү кирәк-яракларыннан башка ярминкә-күргәзмәдә бихисап сувенирлар, декоротив-кулланма сәнгать әйберләре, савыт-саба, киемнәр, төрле ювелир эшләнмләре – муенсалар, алкалар, балдаклар, беләзекләр, дөя йоныннан эшләнгән өске киемнәр, урын-җир әйберләре, Оренбур шәлләре, Белорусь оекбашлары һәм башка әйберләр сатуга куелган. Казаннан сатуга кашыктан алып утыргычка чаклы агачтан эшләнгән әйберләр китерелгән.

Оренбур шәлләре

Ә инде Башкортстан, Алтай, Урал, Кавказ һәм тагы әллә кайлардан китерелгән балны сату урыннары ярминкә-күргәзмәнең шактый мәйданын биләгән. Бал янында Тула прәникләре, кәнфитләр, төрле сортлы чәйләр дә сатуга куелган.

Оештыручыларга әлбәттә нинди чара булса да аннан файда күрү, ниндидер күләмдә керем булдыру зарурдыр. Ирексездән православ диненә җәлеп итүнең бер төре дә түгелме икән бу чара дигән икенче төрле фикер дә туа башта.

Ярминкә-күргәзмә оештыруның төп максаты да “киң халык катламын православие башлангычына, аның кыйммәтенә җәлеп итү” диелгән.

Хәер, максатлар нинди генә булмасын да, алты көн дәвамында эшләячәк бу ярминкә-күргәзмәгә халык һәркөн күпләп килә.

Башкортстаннан, Татарстаннан килгән катнашучылар арасында татарлар да, башкортлар да булмады. Ә Туладан һәм Оренбурдан килгән сатучылар барысы диярлек татарлар.

Тула прәникләре

Оренбурдан килгән Венера Рахманкулова, төрле күргәзмәләрдә һәрдаим катнашабыз, Омскига да икенче мәртәбә килдек, ди. "Үз шәһәребездә татарлар белән аралашып яшим, балаларга да татар тәрбиясе бирәм. Тулада татарлар өчен концертлар да, кичәләр дә оештырыла, үзебез анда йөрибез, балаларыбызны да йөртәбез, балаларым татар теле укытыла торган мәктәптә укыйлар", диде Венера ханым.

Оренбур шәлләре белән сату итүче туташлар Луиза белән Алинә, татарлар белән аралашабыз, татар яшьләре бездә күп, активлар, бездә татарча дискәтүкләр була, диләр.

Тормыш иптәшен сайлаганда да үз милләтең кешесе булу яхшырак диләр Оренбур кызлары.
Раилә ханым Таһирова Туладан килгән. Аның белән дә безнең кыскача әңгәмә татарлар турында булды.

"Татарлар өчен газет чыга, концертлар, кичәләр була, сабантуйлар ел саен үткәрелә, яшьләр генә аз йөри", ди Раилә ханым.

Туладан килгән Эльмира ханым Суслина да, без татарлар татар телендә аралашабыз, телне, динне онытмыйбыз, ди.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: viner
11.02.2010 14:34
Чараны уздыручылар максатларын бик ачык итеп әйткәннәр:“киң халык катламын православие башлангычына, аның кыйммәтенә җәлеп итү”.
Әлбәттә татар сәүдәгәрләре яшәгән төбәкләрдә бу чараның рекламасы даими рәвештә ясалганына шигем юк.
Сәүдәгәрләргә нәрсә - иң мөһиме кереш булсын. Идеология белән бик башларын ватмыйлар. Ә урыс ортодокс чикрәве каршында идеология белән шөгылләнүче экспертлар күп. Менә чараны киңерәк итеп яктырту өчен татар сайтына да юл тапканнар.
"Православ диненә җәлеп итүнең бер төре дә түгелме икән бу чара" - дигән фикерегез булган имеш. Оештыручыларның шигарендә язалган бит шул нәрсә. Ник язырга булдыгыз монда бу турда?
Алар әйткәнгә ышанмагач, шулай да шигегез булгач тагын бер утырып уйлап карага кирәк иде, кем мәнфагатенә хезмәт итә сезнең бу мәглүмәт.
Урыс ортодокс чиркәве сайтларына куйсагыз - яратып укырлар иде.
җавап

кем: мин кайдан: РФ
12.02.2010 18:35
Минемчә бу мәгълүмат буларак юлланган хәбәр. Ә инде һәркем үзенчә аңлап, үзенә кирәк мәгънәдә фикер йөртә ала. Дөрес әйтәсез, сәудәгәрләргә идеология кирәкми, уйламыйлар да, уйлаган хәлдә дә барыбер сату итәргә мәҗбүрләр, базар бит...
җавап

кем: viner
12.02.2010 23:45
Мәглүмәт - мәглүмәт өчен, белем - белем өчен булалмый. Сүз кеше күңелендә хис тудыра, башында фикер барлыкка килә, шулар нигезендә ачышлар ясала, тормышта үзгәрешләр башлана.
     
текст зурлыгы - +