тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

дөнья

Украина: Янукович президентлыкка якынайды

Виктор Янукович

08.02.2010

Украинада үткән икенче тур сайлауда Виктор Янукович Юлия Тимошенконы берничә процентка узган, дип хәбәр ителә. Шулай итеп, 2004 елда Әфлисун инкыйлабы нәтиҗәсендә җиңелү кичергән Янукович биш елдан соң реванш ала.

Дүшәмбедә Украинаның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Шаповал беренчел нәтиҗәләрне игълан итте. “Янукович – 48.5%, Тимошенко – 46% чамасы җыйган. Тавышлар әле тулысынча саналып бетмәгән, ләкин калган тавышлар нәтиҗәне инде үзгәртә алмый” диде ул.

Янукович үзенең тарафдарларын җиңү белән узган төндә үк котлады. Бу җиңүен ул илне берләштерүдә беренче адым дип атады. Ләкин аның нәрсә сөйләвенә караганда, нинди телдә сөйләве күпкә мөһимрәк иде. Үзенең чыгышын ул украин түгел, урыс телендә ясады.

Украина кебек икегә бүленгән җәмгыятьтә җитәкченең нинди телдә сөйләве аерым әһәмияткә ия. Януковичның урыс телендә сөйләвен көнчыгыштагы урыс телле, Русия тарафлы сайлаучылар хуплап каршы алса, көнбатыштагылар яратмаска да мөмкин. Алар илнең киләчәген Европа Берлегендә күрә, күбесе урыс телендә сөйләшүдән баш тарта.

Cезнең JavaScript сүндерелгән йә Adobe's Flash Player иске. Яңа Flash Player куегыз.



Януковичны Украинаның сәяси сәхнәсенә 2004 елда ул чактагы президент Леонид Кучма тартып менгергән иде. Кучма аны үзенең варисы дип атады. Рәсми Мәскәү моңа хуплау белдерде.

5 ел элек үткән тавыш бирүдә дә Янукович башта җиңүче дип игълан ителгән иде. Ләкин ул нәтиҗәләр хәрәмләшүле дип табылды, йөзләгән мең кеше урамга чыгып аларны көчтән чыгаруга иреште.

5 елдан соң, 59 яшьлек сәясәтче реванш алды дияргә була.

Юлия Тимошенко
Тимошенко әлегә җиңелүен танымады. Exit-poll нәтиҗәләренә шик белдереп, ул тарафдарларын һәр тавыш өчен көрәшергә чакырды. “Иманым камил, Европага таба баручы, көчле, демократик Украина өчен тавыш бирүчеләр башкаларга караганда күбрәк булырга тиеш” диде ул.

Сайлау алды көрәше шактый кызу барды. Янукович Тимошенконы ялганчы дип атады. Тимошенко, Янукович җиңсә, хакимияткә җинаятьчеләр киләчәк дип сөйләде. Икесе дә бер-берсен булачак хәрәмләшүләрдә гаепләде.

Фикер белешүләргә караганда украиннарның Әфлисун инкыйлабы җитәкчеләреннән күңеле кайткан. Аларның икътисадта реформалар башкару, коррупциянең тамырын корыту вәгъдәләре тормышка ашмады.

Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, президент Ющенконың тавыш бирүгә өч көн кала үз тарафдарларын “барысына да каршы” тавыш бирергә өндәве дә нәтиҗәгә тәэсир иткән булса кирәк. Exit-poll нәтиҗәләренә күрә, “барысына да каршы” тавыш бирүчеләр саны 4%тан арткан. Янукович белән Тимошенко арасында аерма ни бары 3% чамасы.

Виктор Ющенко
Сайлау алды ярышы вакытында Тимошенко, Януковичның хәрәмләшүе расланса, халыкны кабат мәйданга чыгару белән янаган иде. Ләкин гади сайлаучылар украиннарның кабат урамга чыгачагына шик белдерә:

“2004 елда алар идея өчен көрәшкән иде, - ди Киевта яшәүче Татьяна Павлик, - хәзер исә бу намзәтләрнең берсе дә илне яхшыга үзгәртә алмый.”

Булган җитешсезлекләргә карамастан, Украинада, ни генә әйтмә, сайлау  үтте. Кайбер украиннар тавыш бирү нәтиҗәләренә өметсез караса, Русиядә мондый сайлауларны инде күптән күрмәгән сайлаучылар украиннарга кызыгуын яшерми.

Дүшәмбедә Азатлык сәхифәсе форумында бер укучыбыз болай дип язып калдырган:

“Украина халкының демократик илдә яшәвенә куанам. Президентны БӨТЕН ХАЛЫК САЙЛЫЙ. Ике кандидатның арасы 2% тирәсе. Үземне, сине, милләтемне кызганып сыкранам: нинди кабахәт системалы диктатура астында яшибез бит, дип. Мине дә, сине, беркемне кешегә санамыйлар бу халыклар төрмәсендә. Минем әткәйне 30нчы елларда "сайлауга хокуксыз" дип тамгалаганнар. Ә хәзер бөтен халыкның да САЙЛАРГА ХОКУКЫ ЮК.”
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
09.02.2010 02:07
Шулай булгач, украиннар алдамы, эллэ татарлармы? Украиннар, азат жаннар, ничэ айлар этлэнеп, бер-берсен сугеп, узлэренэ кирэкле президентын сайлыйлар. Яна президент, бэлки, бер 50 процент халык тавышын яулап алыр. Э менэ татарда, яки Татарстан дигэн Русия колониясында 90 нан артык "халык" депутатлары яки империя куштаннары, ачык тавыш белэн ( алар бит бер-берсенен ышанычсыз хэм сатлык икэнен бик яхшы белэлэр) 100 процент кул кутэру белэн узлэренэ "президент" сайлап куйдылар. Ярый эле бу кэмиткэ бернинди дэ чит ил журналистлары килмэде. Юкса, оятны бит халык уз остенэ алып интегер иде. Э болай, наместник инде наместник дип кабул итэ ул шул "президент" ын. Ни эшлисен, болар бит барысы да азат Татарстанда тугел, э 458 еллык коллык стажы булган урыс колониясында бара. Тик килэсе буыннар гына мэрхэмэтлек курсэтеп, кешелек тарихы алдында гафу итсеннэр инде безне. Тэмам богелеп сындырылдык бу золымлар тарафыннан...
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile