киләсе тапшыру










кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Нәбирә могҗиза көтә

08.02.2010

Күренекле язучы Нәбирә Гыйматдинованың “Идел” журналының баш мөхәррир вазыйфасыннан китүе милли җәмәгатьчелектә киң яңгыраш тапкан иде. Баш мөхәррирдән соң редакция хезмәткәрләренең дә эшеннән китүе каршылыклы фикерләр уятты. Узган җомгада Нәбирә Гыйматдинованың “Ватаным Татарстан” газетында әңгәмәсе басылып чыкты.

Аның яңа әсәрләрен дә, 20 ел элек язган “Сихерче”, “Бүре каны” кебек повестьларын да халык кулдан-кулга йөртеп укый, театрларда спектакльләр итеп куела. “Сихерче”не К. Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия, Башкортстанның Уфа “Нур” татар һәм Туймазы театрлары сәхнәләштерде, Түбән Камада “Бүре каны” уйнала. Г. Камал исемендәге  татар дәүләт академия театрында аның повесте буенча “Бер тамчы ярату” куелды, аның “Ут күбәләге” дигән повестена Тәслимә Хәләф язган сценарий “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә беренче урынны алды. Әмма бу әсәрне Шамил Закировның куйдыру теләге булса да, әлегә ярты юлда калган.

Нәбирә Гыйматдинованың хыялы - иҗатының саллы өлешен колачлаган өч томлыгын чыгару икән. Төгәл вакытын искәртмәсә дә, әлеге китаплар укучы кулына барып ирешер, дигән теләген җиткергән ул әңгәмәдә.

“Әлегә язам, эштә эшлим, фәлсәфи китаплар, аеруча ислам галимнәренең хезмәтләрен укыйм. Халык арасында таралган дәвалау кулланмалары туплыйм. Олы кызым Чулпан – табибә, бәлки киләчәктә бергәләп җыентык әзерләрбез”,  ди язучы үзе турында. Билгеле булуынча, Нәбирә Гыйматдинова Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илшат Фәрдиевнең ярдәмчесе булып эшли.

Бүген күбрәк иҗат белән шөгыльләнүче язучы, депутат ярдәмчесе  татар китабының да, татар язучысының да бәһасе  юк, дигән фикердә. “Югыйсә язучыга әллә ни күп тә кирәкми. Бай тормыш турында хыялланмый инде ул, җирдә – халкы арасында яшәвенә бик шат. Өч ел элек "Татэнерго" генераль директоры, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илшат Фәрдиев миннән язучыларның көнкүреше белән кызыксынган иде.

Кайбер пенсионерларның, авыруларның даруга да акчасы җитми дигәч, исемлек төзе, диде һәм үз хисабыннан күп кенә мохтаҗ язучыларыбызга матди ярдәм күрсәтте. Шуны әле дә онытмыйлар, очраган саен: "Фәрдиевкә рәхмәт әйт әле", диләр. Мин дә еш кына могҗиза көтәм”, ди.
 
“Ни өчен “Идел”дән киттегез, дигән сорауга Нәбирә ханым: "Идел" – яшьләр журналы. Минем теләгем яшьләргә юл бирү иде. Кызганыч, бик талантлы язучы-журналистлардан торган иҗат коллективы да миннән соң аннан китеп барды. Кемнедер гаепләмим дә, түбәнлеккә төшеп, гайбәт тә сөйләп йөрмим. Моны вак җаннарга калдырам. Җитәр бер көн, һәркем үз гамәлләре өчен җавап бирер”, дигән.

Искәндәр Сираҗи
Ул искә алган талантлы язучы-журналистлардан Искәндәр Сираҗи китүенең сәбәбен “Нәбирә Гыйматдинова урынына без теләмәгән җитәкчене китерделәр, без шуңа киттек. Китмәсәк тә, декабрьдә безнең хезмәт килешүләренең вакыты чыгасы булган, барыбер кыскарткан булырлар иде. Тормыш шуны күрсәтте: декабрь ахырында баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче Гәүһәр Мәһдиеваны китәргә мәҗбүр иттеләр.

Ике яшь кызыбыз калган иде, аларның да, хәтта кассирларның да килешүләрен озайтмаганнар. Нәтиҗәдә, Нәбирә Гыйматдинова заманындагы коллективтан 2-3 кеше генә калды. Андагы барлык язучылар да китеп бетте. Хәбир Ибраһим гына кире кайткан булса кирәк”, дип аңлатты.

Нәбирә Гыйматдинова, беренче чиратта  баш мөхәррирме, язучымы, әллә депутат ярдәмчесеме, дигәндә, Искәндәр әфәнде болай ди:

"Миңа калса, өчесе дә. Баш мөхәррир буларак та, ул эшне алып бара белә иде. Ркаил Зәйдулла, минем кебек гаугалы, тавышлы кешеләр белән эшләү аңа җиңел булмагандыр. Әмма коллектив бердәм һәм әйбәт иде.

Депутат ярдәмчесе буларак та, ул үз эшен алып бара иде. Әңгәмәдә әйткәнчә, исемлекләр төзеп, Илшат Фәрдиев аша язучыларга ярдәмнәр оештырды, кайбер язучыларга машина алырга ярдәм итүен дә беләм.

Шулай да беренче чирата, Нәбирә Гыйматдинова – язучы. Ул киткәндә дә “баш мөхәррир булып эшләгәндә, иҗат белән шөгыльләнә алмыйм”, диде. Шуны сәбәп итеп күрсәткән иде.

Нәбирә ханым “Идел”нең баш мөхәррире булганда, журналга  Илшат Фәрдиевнең ярдәме коточкыч зур булды, ди Искәндәр Сираҗи. Ул редакциягә компьютерлар алып биргән, тираж мәсьәләсендә дә ярдәм иткәләгән һәм акчалата да ярдәме булган. “Бу ярдәмнән башка хәтта “Идел”гә яшәве авыр булыр”, ди ул.

Гомумән, Илшат Фәрдиевне сәясәтче, җитәкче буларак та югары бәяли журналист Искәндәр Сираҗи:

“Мәдәниятне, әдәбият-сәнгатьне яраткан кеше, дип уйлыйм мин аны. Мәсәлән, Камал театрында ничә еллар буе “Яңа татар пьесасы” бәйгесе алып барылуын, зур-зур премияләр булдырылуын, язучыларга, сәнгать әһелләренә ярдәменнән беләм. Мин мондый кешене үзебезнең республиканың премьер-министры итеп күрергә теләр идем”. 

“Идел” журналыннан бер төркем язучыларның, журналистларның китүенә җәмәгатьчелекнең битараф калмавы юкка булмаган. Илшат Фәрдиевне зурлап искә алу аның Миңтимер Шәймиевнең якын кешесе булуында гына түгел.  Әдәбият-сәнгать әһелләре хакимияткә мәдәниятне яратучы, ярдәм итәргә теләүче кешенең җитәкче булып килүен тели. Һичьюгы аларның сүзләренә колак салып, хәерхаһлы мөнәсәбәткә өметләнә. Президент расланды, ә премьер-министр билгеле түгел әле. 
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Белгеч кайдан: Бишбалта
09.02.2010 08:15
Вил Мирзаяновнын АКШтан белеп торуыгажэп тугел. Чонки ул Чаллыда, Казанда яшэуче сэяси хэструшлэр белэн сойлэшеп торып, алардан курсэтмэ, илхам, гэйбэт алып тора. Милли зыялыларыбыз сэке асты бунтарьлары булып тагы купме вакыт миллэтебезне черетеп ятар икэн?
җавап

кем: Сәфәр кайдан: Я. Үзән
10.02.2010 00:57
Шулаймыни? Ялланган урыныңда монда да язгалап торырга кушалармыни? Өскә карап Айгша өргәндә муның каерыпмыймы соң?

кем: ayrat кайдан: kazan
08.02.2010 22:12
Йа, Аллам! Халык депутатлары халык көнкүреше белән кызыксыналар микән? Тәүбә, булмаган хәл ул. Журналистларны эштән кудыртырга да, шул ук без сайлап куйган кешеләр ярдәм иткән булса кирәк. Фәнзаман әфәнде, бу урында сез бер үзегез генә түгел, чират арткан дигән сүз бар. Чаллы суды гына эшкәртеп бетерә алмас журналист һәм милләтчеләрне, Чистай һәм Казан суд тегермән ташлары да яңадан әйләнә башлар ахыры. Безгә әзер торырга кем ярдәм итәр икән?
җавап

кем: Фәнзаман кайдан: шул ук Казаннан
09.02.2010 00:41
Сез нәрсә?! Мин язганны саклап торгансыз, ахрысы... Берегез (Айрат әфәнде) судка, тәрмәгә, икенчегез (Вил кардәш) Әмрикегә чакырып язганнарыгыз берьюлы шушы тәрәзәгә чәчрәп чыктылар. Валлаһи, тегесенә дә, монысына барырга риза. Хәтта сез дусларның якын итеп чакырганына сөенеп җырлап та җибәрдем әле:
Төрмә диләр, төрмә диләр,
Күрмәгәнгә төрмә ул.
Шәйми җәфасын күргәнгә
Ял итәргә бүлмә ул.
Тик менә Әмрикегә барып җитә алмамдыр, Вил дус. Гафу ит, яме. Дистә еллар буе гонорар да эшләп булмагач (татар матбугатында андый түләне бетерделәр), минем пенсия шул Минзәләгә генә барып җитәрлек булыр инде. Анда да Шәйми эшләгән "Сельхозтехника" артында Әби Патша салган төрмә бар... Аның агач капкасын Тимер абзагыз тимердән эшләп биргән иде ул чакта төрмә башлыгы Ганиевка. Димәк, шунда утыртсалар, крепостьтагы кебек ышанычлы сак астында ятачакмын. Туган якта!..
Ә Фәрдиев турында фикерләшеп тә торасы юк. Ул премьер булырга лаек түгел! Кешелекле булып күренде ул миңа, нишләптер... Ә ул урынга, һичшиксез, татар тамырына балта чабып утыручы берәр карательне куячаклар! Төрмә капкасы да ясый белмидер ул Илшат дигән егет... Ызначит, не подойдет...
Син анда, Вил дус, мондагы хәлләрне Әмрикедән күреп ятасың , шилма. Фәрдиевның без язганны укымаячагын да беләсең. Шулай булуы яхшы! Безләргә, суд юлында йөртелгәннәргә яки сөрелгәннәргә дә бер шаярып алу кирәк бит инде! Язуым да шуның өчен генә...

кем: Фәнзаман БАТТАЛ кайдан: Казан
08.02.2010 21:00
Әх, дуслар, харап иткәнсез Илшатны, аның әдәбиятка, матбугатка ярдәмле иткәнен мактап!.. Идрит-күдритләр! Башыгыз булса, болай язган булыр идегез сез: "Миңнеханов кебек үк, Фәрдиев та үз гомерендә бер генә әдәби китап та укымаган, мәдәнияткә төкереп тә бирмәгән, матайда йөреп кенә куанып, шөкер итеп яшәгән ул!" дип... Вәйт ул вакытта премьер вазифасын би-рер-ләр и-де! Болай булгач бетте инде ул - саткансыз егетне. Мине дә, ягъни аны Минзәлә урамында (депутатлыкка кандидат булып йөргән чакларында) бер-ике мәртәбә генә күрешеп сәйләшкән Фәнзаман абзагызны да харап иттегез. Илшат янына барып:" Энем, Миңнеханов анда утырган елларда бер китап та чыгара алмадым. Һичюгы өч томлыгымны чыгарыш әле..." димәкче идем. Хәзер инде тү-тү... Юлымны кистегез... Рәҗе шулай ярый, тишек борыннар!?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
08.02.2010 21:36
Фэнзаман дус, турэлэр гезит-журнал укымыйлар, интернетка да кермилэр дип ишеттем. Дорес булмаса, алар инде эллэ кайчан безнен кебек миллэт турында кайгыда йореп, Чаллы мэхкэмэсе алдына бастырылырлар иде, яйсэ жэхэннэмгэ, Амрикасына кэдэр озатылырлар иде тугелме? Шулай булгач, бу язмалар тик безнен узарада гына калырлар кебек. Оскэ барып чыкмаслар. Ометегезне ботенлэй озмэгез инде. Теге Чеховнын бухгалтеры кебек...
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
10.02.2010 23:39
--кем: Урыс түгел кайдан: Чаллы Яр
Мәрхүм Харрас Әюп әйтмешли, " кабатланмас димә тарих, кабатлана тарих, кабатлана әле ничек кенә..."
җавап

кем: Урыс түгел кайдан: Чаллы Яр
10.02.2010 15:38
Вил эфэнде, исэн-саулармы? Бер суз эйтим, узегез дэ белэсез булыр: ул чукынмышлар узлэре укымасалар да, аларнын бит осведомитель-стукачлары адым саен. Хэтта булмаганны да булды дип барып эйтэлэр, чукынмышлар...
Кстати, рэсми булмаган мэгълуматлар буенча, Миннеханов урынына инде С.Когогинны тэгаенлэгэннэр. Махсус, урыс кешесе булсын дип.
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile