тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Шадрин: Татарстанның бәйсезлеккә омтылуына булышыйк

Далиның ''Галәм җайдагы'' рәсеме

08.02.2010

Коллекционер, эшмәкәр Александр Шадринның шәхси тупланмасындагы Сальвадор Дали эшләрен Казанда 3 көн эчендә генә дә 3 меңнән артык кеше караган. Ул әсәрләрне Русиянең башка шәһәрләрендә дә күрсәткән, әмма мондый ташкын булмаган.

Бер төркем егетләр сынлы сәнгать музееннан Сальвадор Дали күргәзмәсен карап чыгып килә иде. Казан театр училищесы студентлары икән. “Монда безне беркем дә мәҗбүри китермәде, замана кешесенә сәнгать белән таныш булу кирәк, бигрәк тә шундый дөньякүләм күренекле шәхес әйберләре Казанда күрсәтелгәндә”, дип белдерә алар.

Һәркем күреп кенә түгел, ә ишетеп тә калырга тырыша

Театр училищесында укучылар музей эчендә дә очрады. “Искиткеч эшләр! Тик, тулысынча аңлап бетереп булмый. Ярый әле сөйләделәр. Эшләре бүтән иҗатчыларныкына ошамаган. Мине бигрәк тә сәгать гаҗәпләндерде. Бу эшләрне озаграк карап аңларга теләү теләге туды. Бигрәк тә Далиның уйларын аңлыйсы килә”, ди театр училищесында укучы Айгөл Нәҗипова.

Бу күргәзмәне Казанга Екатеринбурда яшәүче Александр Шадрин алып килгән. Коллекционер-эшмәкәрнең шәхси әйберләре ул. Күргәзмәгә Казанда бу кадәр үк зур кызыксыну булыр дип көтмәгән. 7 февраль – якшәмбе көнне казаннар Дали эшләрен карау өчен урамда сәгать ярым чират торган. Сораулар да күп икән. Сальвадор Далиның хатыны, Казанда туган Гала – Елена Дьяконова турында бигрәк тә кызыксыналар.

“Галина Дьяконова гомере буена ерактагы ватаны турында хатирәләр саклый. Идел буендагы шәһәрдә үткәргән балачак елларының хатирәсе булып аның бүлмәсендә гел Казан изге ана иконасы эленеп торган”, дип яза Ренат Бикбулатов “Казан, күренекле кешеләр” дигән китабында.

Александр Шадрин исә Гала белән Сальвадор Далиның бергә булуы очраклы хәл түгел, дип белдерә.

                       Александр Шадрин
“XIX гасыр ахыры, XX гасыр башы. Ни өчен нәкъ Гала һәм Казан. Ул вакыттагы Казанны Каталония белән чагыштырырга була. Беләсезме нәрсә – бәйсезлек өчен көрәш ул. Иреккә омтылу рухы. Казан бит хәзер дә үзгә.

Гала чынлыкта революционерка булган. Ул революционерлык, даһилык рухын Далида да сизә. Дали да үзенә күрә революционер. Каталония Испаниядән бәйсезлеккә омтылган, хәзер дә әлеге омтылыш сүнмәгән.

Ни өчен Каталониядә, ә башка бер урында барлыкка килмәгән ул даһилар? Коллык булган урында даһилар тумый. Иреккә омтылган кешеләр генә ирекле кешеләрне тудыра. Бүгенге Казанга, Татарстанга карасаң, ул да шулай. Һаман да бәйсезлеккә омтыла. Бу хәл алай ук начар түгел бит. Әйдәгез, без аңа булышыйк”, ди Шадрин.

Хәзер дә Казанда ирек рухын тоюын әйтә ул. Александр Шадрин Уралдагы Палеской исемле кечкенә генә бер калада туган, әмм үзендә төрки тамырлар булуны да яшерми. Уралдагы Шадрински шәһәренә Александр Шадринның бик ерак бер бабасы нигез салган. Бу исемнең “шадра” дигән сүздән килеп чыгуын да белә. Тамырларым минем шуннан, ди ул.

Шадрин Сальвадор Дали эшләрен сатып алганчы 1996 елның мартында Казанга килә. Казан изге ана иконасы янына бара һәм аннан ялгыш адым ясамауда ярдәм итүен сорый.

“Казанда Гала гына тумаган һәм монда Изге ана иконасы бар, ә бөтенесе бергә укмашкан. Казанда сакланган бу икона мине ялгыш адымнардан саклады. Башта сүз бу эшләрне сатып алу түгел, ә аренда турында барган иде. Алып торасы әйберләр 3 тапкыр күбрәк иде. Әгәр мин эшләрне арендалауны имзаласам, аны түләп тә бетерә алмаган булыр идем”, ди Шадрин.


Шадрин Казанга Сальвадор Далиның үзендә булган бөтен эшләрен дә алып килмәгән. Барсын да күрсәтү өчен киңрәк бүлмәләр кирәк, ди ул. Шулай да казаннарга калганнарын да тәкъдим итәргә һәм алга таба бөек шәхеснең башка эшләрен дә үзенә сатып алырга исәбе бар.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
08.02.2010 21:48
Бу Шадриннын азатлык турында фикере мина бик тэ ошый. Эммэ, чынлап та анарда Дали полотналарымы? Нэрэседер монда шикле кебек.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
09.02.2010 01:28
Карагыз эле, бу кургэзмэ кеше алдау тугелме? Чонки, Сальвадор Далинын полотналарын кую ул узе Нью-Йорк, Вашингтон, Филадельфия заллары очен дэ зур сенсация. Бу художникнын бер полотносы кэм дигэндэ 10 миллионан башлап 60-80 млн долларга барып житэ. Э аларны кемдер Казанда, кысык залда, гап-гади рэвештэ курсэтсен ди. Бит ул картиналар буенча страховка узе генэ берничэ йоз миллион доллардан узарга тиеш. Белэсе иде, кем тарафыннан шул курсэтелгэн полотналар Далиныкы дип расланган, бармы аларнын халыкара регистрация нумерлары х.б. мэглумэтлэре?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
09.02.2010 19:25
Эле генэ Нью-Йорктагы ботендоньяга билгеле сэнгать музее Метрополитен Музеумнын специалисты белэн сойлэштем. Сойлэшкэндэ ул интернеттан шул кургэзмэ турында мэглумэтлэр табып, Казанда 70 лэп Сальвадор Далинын эсэрлэре булуына бик зур шик белдерде. Минем кебек, ул да, алар искиткич кыйбат хем страховка белэн ярты миллиард доллар булырга тиеш дигэн фикер эйтте. Казанда кирэкле экспертларны урындагы хокумэт татар азатлыгы очен корэшкэн шэхеслэрне мэхкэмэгэ тартырга спецлар таба, эммэ Казан хэм Татарстан абруен чупкэ эйлэндерэ торган, халыктан акча суырган шикле кешелэр буенча ул бик тыныч. Кая булган сон культура буенча ин топ идарачы иптэш Вэлиева?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
09.02.2010 17:28
Кэдерле редакция! Бэлки, берэр жаваплы кешедэн Казанда мин кутэргэн сорауларга жавап табып булмасмы? Юкса, барлык Казан халкынын бит хурга калуы да бар. Эле мин фотодагы рамаларга карап курэм, барысы да алар шактый очсызлар, миллион суммалы Дали картиналарына берничек тэ лаек тугеллэр. Минем оемдэге картиналарнын (Дали кебек дахиларныкы миндэ юк) рамалары шул фотодагыларга караганда сыйфатлырак.

кем: гала кайдан: казаннан
08.02.2010 20:58
шәл ябынган хатын да Дали полотноларына менеп ятырлык! Фотограф яхшы ракурс сайлаган.
     
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile