тыңлау

хәзер эфирда

илдә һәм дөньяда

киләсе тапшыру









кыска дулкыннар

Казан вакыты kHz

0700-0800 5940
0700-0800 7220
0900-1000 11730
1900-2000 5895
1900-2000 7380
2300-2400 7470
тапшырулар тәртибе

татарстан

Солтанов: “Марат Мөлеков онытылырга тиеш түгел”

Марат Мөлеков Төркиядә яшәүче Гали Акыш (сулда) белән

08.02.2010

20 ел элек милли хәрәкәтне башлап йөрүчеләрне хәзер татар җәмәгатьчелеге бик искә алмый. Тарих институты җитәкчесе урынбасары, фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Солтанов, Марат Мөлековны халык онытмас, аның исемендәге урам булыр, аңа багышланган музей да ачылыр дип өметләнә.

1989 елда оештырылган Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Мөлековка 7 февральдә 80 яшь тулган булыр иде. Ул киң җәмәгатьчелек тарафыннан зурлап искә алынмаса да, газет-журналларда аның турында берничә истәлек бастырылды. Татар иҗтимагый үзәгендә Марат Мөлековның урынбасары булып эшләгән Фәрит Солтанов та “Азатлык” радиосының берничә соравына җавап бирде.

Фәрит әфәнде, Марат Мөлековның милли хәрәкәттәге эшчәнлеген сәясәтчеләр, тарихчылар ничек бәяли?

Коммунистлар идарә иткән вакытта милли изелү турында фикер әйтү тыелган елларда Марат Мөлековның милли хәрәкәтне җитәкләве - ул чор өчен дә һәм хәзерге көннән фикер йөрткәндә дә зур батырлык. Ул үзе дә коммунист булган кеше. Мин аның белән бергә партиянең өлкә комитетына йөрдем. Чөнки обкомнан башка берни дә эшләп булмый иде.

Фәрит Солтанов
Ләкин безгә анда фирканең милли хәрәкәткә карата чыгарган карарларын күрсәтмиләр иде. Мин кайвакыт аларга, "сез дә коммунист, без дә коммунист" дип әйткәләдем. “Сез безнең эчке кухняны белергә тиеш түгел”, дип кенә котылалар иде.

Өлкә комитетындагы коммунистлар да икегә бүленде. Шуңа анда да безнең тарафдарлар булды. Дөрес, алар моны ачыктан-ачык әйтмәде, әмма артык юл да бирмәделәр. Ләкин 20-30 мең халык мәйданга җыелгач, җитәкчеләр ирексездән уйлана башлады.

Мин Марат абый белән күп аралаштым. Аның эчке дөньясы бай, бик мәрхәмәтле иде ул. Һәрчак дипломат булды. Бөтен кешене аңларга тырышты. Күрәсең, бөтенесен йөрәгенә сыйдырганга гомере дә кыска булгандыр.

Марат Мөлеков 1990-1995 елларда Югары Советта депутат булып та торды. Ул Яңа Савин районыннан сайланган иде. Без – Җәүдәт Сөләйманов белән икебез сазлыкта, суда утырган иске йортлар, кибетләр янында халык арасында Марат абыйны тәкъдим иттек.

Ә депутат булып сайлангач, шул районда асфальт юллар салдырды, халыкка биргән вәгъдәләрен үтәде. Парламентта Иҗтимагый үзәк күтәргән мәсьәләләрне дә көн тәртибенә куйдырды. Күп өлешен хәл итүгә иреште.

Ә ни өчен ул 1995 елда парламентның икенче чакырылышына депутат булып сайлана алмады?


Мин сайлаучылар өчен җавап бирә алмыйм. Хакимиятнең алдан ук инде үз исемлеге бар дип тә әйттеләр. Бәлки, җитәкчелек Татар иҗтимагый үзәгенең көчсезләнүен сизгәндер. Аннан, бу бит халыктан тора. Агитация дә җитеп бетмәгәндер. Чөнки кеше тора-бара тынычлана, дәүләткә ышана башлый. Әмма Марат абыйның эшләрлек җигәрлеге бар иде әле.

Аннан, кайсы районнан сайлануың да мөһим. Дәүләт Шурасында утыручы шагыйрьләр, язучыларга аерым районнар бирелә. Алар шуннан уза да китә. Татар кешесенә шәһәрдән сайлану кыенрак шул.



Марат Мөлеков турында “дәүләт белән артыграк дуслашты. Таләпләрне ныграк куйган булса, күбрәккә дә ирешеп була иде”, дип әйтүчеләр бар.


Безнең халык кызык халык инде. Юрганына карап аягыңны сузасың дигәндәй, ул вакыттагы сәясәтне аңлаган кеше болай дип әйтмәс иде. Аны читтән карап әйтү бик җиңел. Президент Шәймиевне дә Мәскәү белән артык дус, гел чигенәбез дип сүгәләр. Хәлне бит чынлап торып аңлап бетерергә кирәк.
"Мәдәни җомга" газетында басылган язма


Марат Мөлеков белән дә шулайрак булды. Әмма ул вакытта дәүләтсез бернәрсә дә эшләп булмый иде. Чөнки акча юк, беркая да кертмиләр. Әгәр дәүләт белән элемтә булмаса, Татар иҗтимагый үзәге бернәрсә дә ирешә алмас иде. Газетларга үтеп керү өчен дә дәүләт җитәкчеләре кирәк.

Шуңа күрә мондый гаепләүне урынсыз дип саныйм. Боларны вакыйганы якыннан белмәгән кеше генә әйтә. Моның өчен Мөлеков белән Солтанов урынында булып карарга кирәк. Андый кешеләр мәктәпләрне, телевидение-радионы җиңел генә ачып җибәреп була дип уйлый. Андый әйбер беркая да юк бит ул. Киресенчә, дәүләт белән тыгыз элемтә бары тик уңышка гына китерде.

1989 елда Марат Мөлековның ТИҮ җитәкчесе итеп сайлануын ничек аңлатыр идегез?

Ул озак еллар университетта тарих укытты. Аннан Мөлеков зыялы, халыкны аңлый торган кеше иде. Кешене бит болай гына җитәкче итеп сайламыйлар. Димәк, Марат абый халыкны алып бара алган.

Ул вакытта күп зыялыларыбыз читтән генә карап торды. Тыныч кына университетта укытып йөри бирделәр. Хәзер сугыштан соң батырлар күп була дигәндәй, Марат Мөлековны сүгеп милли каһарман булып йөрүчеләр бар.

Марат Мөлековтан соң милли хәрәкәт лидерсыз калды дигән фикер белән килешәсезме?

Милли хәрәкәт бит бушка эшләде. Дәүләт ягыннан аңлау да җитеп бетмәде. Дөрес, соңрак бюджет акчасына эшли торган татар конгрессы оешты. Әмма ул татар иҗтимагый үзәге түгел инде. Бәлки, хәзер халыкка конгресс белән якынаергадыр. Әмма анда да яңарыш сизелми. Дәүләт җитәкчеләре дә канәгатьләнү кичерә. Шуның өстенә халыкның да теләк-омтылышларын сүндерделәр.

Кызганыч, яңа лидердар бик булмады. Үзәктә өлкән яшьтәгеләр генә калды. Һәркемдә шәхси амбицияләр башланды. Шулай ук татарда милли лидерлар әзерләү эше дә җайга салынмаган. Бәлки, милли хәрәкәткә яшьләр җан өрер әле.



Марат Мөлеков – Себер татары. 1930 елда Төмән өлкәсенең Ялутор районында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, башта Тубыл татар педагогика училищесын, аннан Казан педагогика университетының тарих факультетын тәмамлый. Шуннан соңгы хезмәт юлы Татарстан белән бәйләнгән.

Марат Мөлеков 1997 елның маенда Казанда вафат була. Хәзер Татар иҗтимагый үзәге аның исемен йөртә.
бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
    алга 
фикерләр бите: (3)
кем: нурфаяз кайдан: уфа
15.02.2010 07:55
мин 1сыезда катнашкан кеше буларак фарит абыйнын сузена кушылып шуны айтасым кила агар кеше узенен лидерын оныта икан ул татар булудан туктый марат абыйга рашит ягафаровка хайкал куйеп урам исеме бирмачак килачак буын гафу итмас - моны хокумат эшламаса узебезга бер паркта аллея бюстлардан ясарга милли татар лидерларныкын

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
13.02.2010 17:32
Винер, барча җитештерүчеләргә эләккән басым миңа да
килеп җитә, авыз ачып, махы биреп торганым юк.
Салым инспекциясе штраф чәпәмәкче иде, судта алар гаебен
исбатладым.(Мине судка биргәннәр)
Түләнгән салымнар буенча хисап җибәрүне электрон почта
аша таләп итә башладылар-законсыз гамәл дип,
буйсынганым юк әлегә.Игътибар итегез-салым түли кеше,
шуны түләр өчен өстәмә программа сатып алырга , аны
яңартучыга квартал саен акчасын җибәреп торырга тиеш…
(Ха-ха-ха!)
«Ковер»ларга чакырганнары бар, җитештерүчене үз
ихтыярына буйсындырып, даими «савып» торырга хирыс
оешмалар бар. Алар барча мөмкинлекне эшкә җигә.
Судларда булганым да, җиңгәнем дә бар. Әле җиңелгәнем юк.
Җитештерүче җилкәсен кем иренми, шул килеп кимерә.
Халыкның үз-үзен якларга теләге юк. Дәүләт оешмалары
кыланмышларына «баш өсте» дип тору гадәти хәл.
Шунда хушлашам. Исән булыгыз.
җавап

кем: фатих кайдан: б.бистэсеннэн
20.02.2010 20:46
фирдэвес туган, бик тырышып "винер" - фикер димэкче ием - эйе, фикер алышасыз. язмаларыгызны тэннэр буе укырга мэмкин. эммэ сезне кубрэк кеше ишетсэ эйбэтрэк булыр иде. тат яшьлэре кебек кубрэк халык укый торган, тик хэзерге "куп тиражлы"лардан аермалы буларак - житди кешелэр дэ укыштыргалый торган гэзиттэ, фуат садриевнын "авылдан хатлары" сыман мэкалэлэр сериясе белэн чыкмыйсызмы сон (рэхсэт итсэлэр, бэлки, "ватаным тат"нын узендэ ук)? интернет бит мондый озын житди язмалар урыны да, житди кешелэрнен кубесе укый торган урын да тугел (ялгышсам шат булырмын). винер х.б. хэрмэтле кешелэр б-н купме гэплэшсэн дэ, эсте алган сэттэн май язып булмастыр. э гэзиттэ чыкса, халыкка гамь эстэр иде.
җавап

кем: viner
13.02.2010 21:23
Фирдәвес, укырсызмы юкмы, әммә әйтеп калтырам инде. Алай хакимият органнары белән аралашуыгызны мәхкәмәгә җиткереп җиңеп чыга торган тәҗрибәгез булгач, шул хәлләр турында күбрәк халыкка җиткерергә тырышырга кирәк дип тапмыйсызмы.
Берәр "мине тагын мәхкәмәгә тарттылар" дигән сайт оештырып җибәргәндә бик яхшы булыр иде. Юк бугай әле татар интернетында андый сайт. Әлбәттә монда берәр юрист белән элемтәгә керергә кирәк була. Ә сезнең татарча язуыгыз бик җайлы укыла.

кем: Фирдэвес кайдан: Чирмешәннән
12.02.2010 20:07
Винер, сезнең мисалларда күренә - кешегә үз хокукы өчен
үзенә көрәшергә кала. Телиме, теләмиме, ул сәясәттә катнашырга
мәҗбүр. Үзе кымшынмаса, аның кайгысы башкаларга кирәкми.
Авыр кәнишне, бигрәк тә 70 елга мәрткә киткәч. Хәзер
коммунистлар юк, БРга ышаныч шуның төсле генә, әгъзалары
даими барлы-юклы ышанычны какшатып торгач. Көрәш
мәйданы бик зур. Аны көнбатышта иңен-буен үлчәп, әллә
кайчан «әзерләп бирделәр». Адәм баласына төрле яклап
һөҗүм бара, аны сукыр гына күрмәс.
Әгәр хаксыз праваны алырга җыенсалар, мөмкин
югарырак идарәгә мөрәҗәгать итәргә, яисә бәйсез мәхкәмә
оештыртып , алдау детекторын эшкә җиктертүне таләп итәргә…
Алдау детекторын милиция файдалана бит.
Кемнәндер үткән тарих өчен җавап таләп итү урынсыз. Әпәт «нет худа без добра» ны искә төшерү кирәк. Рәсәй зур, ул безнеке дә. Безнең әхлак, торгыза алсак, төрле басымнарга каршы торырлык.
Ә нәрсә ул ил нигезе?
Җәмгыять үзенең законнары белән боламыкка әйләнде дисәгез, аңлар идем.
җавап

кем: viner
12.02.2010 22:01
Әллә безнең кеше микән, дип уйлаган идем, Фирдәвес, сезнең турда. Юк, татар язмышы сезне борчымый. Күбрәк Русияне кайгыртасыз. 70 санына игтыйбар иткәнсез, 450 не, зуррак булсада, телгә дә алмыйсыз.
"Адәм баласына төрле яклап һөҗүм бара," - дисез. Кайдан - Марстан мени? Алай, гомүмән, кешелек язмышы кызыксындыра икән - бу сайтта сезгә әллә ни файда юк. Мондагыларга да сездән файда юк. Берәр урыс телле сайтлар эзләп карагыз үзегезгә.
Сезнең үзегезнең берәр эшне судка җиткереп, җиңеп чыккан эшегез бармы соң? Юк шул, әгәр булса аны монда мисал итеп язган булыр идегез. "Детектор лҗи", сөйләп күрсәтегез әле, ничә биткә сыяр микән протседурасын аңнатып бирү генә.
Нәрсә ул ил нигезе? Башта идеология - аннан шул идеология тирәсендә тарафдарлар туплана, хакимият барлыкка килә, аннан гына законнар белән халыкны туплый, тезә. Менә бу дәүләтнең идеологиясе, баштан ук үз халкына хөкемәтне арты белән куйган. Шунлыктан дөүләт мәнфагате, яшәгән халкныкына һәрвакыт каршы.
"Рәсәй зур" - имеш, зурга кызыгып бәләкиеннән колак кагып барасыз(быз) бит. Нәфсене тыерга вакыт.

кем: Фирдәвес
12.02.2010 10:45
Венирга. Сайлауда тавышны дуска бирер идем-ул тумыштан лидер: хәрәкәтчән, тапкыр, зирәк, ачык, башкалар хәленә керә белүче, гаиләсен ярата, милли җанлы, белемле, киң карашлы, кешедә кешелеклелекне өстен сыйфат санаучы, кешене кешегә санаучы, бераз гына мин-минлек, тик ул кемдә юк? Бер таныш, «югарыдагы» кешене «урынга» гел үзенекеләрне куя дип гаепләп сөйләсә дә, берчак үзенең бер туганына үпкәләп йөрде. Мөмкинлеге булып та, яхшырак эшкә урнашырга булышмаган. Мөмкинлеге шул – «зур урындагы» туганы кая да сүзе үтә торган кеше. Әйтергә теләвем шул иде, күп кешедә аз-маз булса да, коррупциягә хирыслык бар. «син миңа, мин сина», «үзара ярдәмләшү» нең төрле чалымнары.Әлегэ аны «ришвәт» белән генә бәйлиләр, СМИдә. Ул бит халыкны коллыкта тотуның бер алымы да. Коррупциягә әхлак (нравственность)ны торгызып кына киртә куеп була. Кыскасы, куйган сорауларыгыз урынлы, сезне дә, мине дә бер үк нәрсә борчый. Халык бик пассив . Зарлана, ул алай, ул болай…Үзе бара сайлауга, сайлап куя, кемне күрсәтәләр… Кайчан үз үзен санга саный башлар? Еш кына «миннән генә нәрсә тора», «мин кечкенә кеше»…шундый караш . Бер сәбәп, халык суд юлларыннан курка, гәрчә аның хокукы бозылса да. Конституциягә таянуны көн тәртибенә кертергә кирәк. Анда , беренче юлларда болай язылган « Настоящая Конституция, выражая волю многонационального народа Республики Татарстан и татарского народа, реализует приоритет прав и свобод человека и гражданина, исходит из общепризнанного права народов на самоопределение, принципов их равноправия, добровольности и свободы волеизъявления….» Кешеләрне Конституциядә теркәлгән хокукка таянырга өйрәтергә кирәк, хокук бозылудагы шикаятьләрдә әлеге юллар да язылсын, аның бозылуы искәртелсен. Шунда тавыш чыга, сәяси төс керә, СМИ килеп җитә…Әкрен - әкрен гамәлләрдә җаваплылык тәрбияләнер. Әле хакимият кылган гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәнмәгән. Сайлауга хокукны кайтарасы бар. Бабайны чакырып алып, кримләннәр, булды бу, инде татар сайлый башласын димәс. Элгәрерәк СМИдә конституция маддәләре алышынуга (мин аны ишетмәгән дә булган-шулай шыпырт эшләнде микәнни?!), аннан чынлыкта президентны соңгы билгеләүгә үз мөнәсәбәтен белдерүче җәмгыять юк! Ә бит андый җәмгыять, үзебезне «цивилизация» дип атасак,
булырга тиеш ! Аны булдыру үзебездән тора. «Астан» «өскә» хәрәкәт итәргә кирәк. Соңгы 1-2 елда кешеләрнең куйган максатына ирешүе хакында Татарстанда үрнәк алырлык вакыйгалар булды. Димәк, «югарыга» әле тәэсир итеп була.

җавап

кем: viner
12.02.2010 16:38
"Коррупциягә әхлак (нравственность)ны торгызып кына киртә куеп була." - дисез. Менә тормыштан бер мисал. Әйтик, мисал өчен генә булса да, бар ди татар арасында шундый намуслы кеше - ришвәтлектән җирәнә торган. Шулай бер көнне, үз машинасында эштән кайтып килгәндә, әкрен генә барган ГИБДД машинасын узып китә. Моны гына көткән гаишниклар, утларын кабызып, сереналарын акыртып узып тукаталар бу иптәшне. Каршы юлга чыктың, протокол төзибезме дип тыныч кына сорыйлар. Мин сезне юл кагыйдәсен бозып узмадым, төзесәгез тәзегез, минем гаебем юк дигән. Протоколга да үз фикерен язган. Эш судка барып җиткән. Судия икесендә тыңлаган да: "У меня нет оснований не верит сотруднику Гибдд" - дип иптәшнең правасын 4 айга алып калган. Менә сиңа "презумптсиа невиновности". Үзен 100% дөрес дип санаган иптәшкә нәрсә эшләргә? Эшкә такси белән йөрергә ме? Эшләгәне юлга китеп бетеп барачак. Уйлап тапкан - энесең правасы белән йөри, ансының машинасы юк әле.
Татарстанда булган хәл түгел бу, Русиянең башка регионында. Әммә Татарстанда да шул ук Русия чиновниклары бит инде. Менә Казан б-н Чаллы арасындагы Мамадыш постын гына ал. Шуннан башка регион номерлы машинада үткәнегез бармы? Нәрсә генә эшләтмиләр анда йомшак ягыңны табып, бәйләнеп акча суырыр өчен.
Әе, менә кемнән әхлаки тәрбиягезне башламакчы буласыз: гаишниклардан мы, әллә судианы тәрбиәгә аласызмы? Бәлки, "вертикал" буенча менеп, бөтенләй Башлыктан башларга кирәк дер. Бу илнең нигезенә черек ташлар салынмады микән - дигән уй керми башыгызга? Шул кадәр үз граҗданнарын җәберләмәс иде. Нинди система ул: намуслыны хөкем бозарга мәҗбүр итә, "коррупциягә хирыслык бар" кеше бөтенләй тезгенен югалтып турыдан талау юлына баса?
Бөтен очракта да диярлек, ришватчелекнең инитсиаторы булып хөкемәт эшчесе тора. Ә сез халык - үзе бозау, димәкче буласыз.
Аннан соң, менә урыслар зарланалар 70 ел эчендә Сталин элитабызны харап итте дип. Ә татарның элитасын 450 ел буена кем юк итеп килгән соң? Безгә моның өчен кем җавап бирер???

кем: Фирдәвес
11.02.2010 14:52
Маузерлыга
Әлеге язмаларны хакимиятне мактау
дип аңлау-ул сезнең укыганны анализлый белмәү
галәмәте. Америка ачу булмаса да, искәртү артык булмас-.
дөреслек эзләгәндә, җәмгыятьне, вакыйгаларны,
кешеләрне ничек бар-шулай кабул итәргә кирәк.
Бу – яхшы кеше, бусы сволочь дип әйтергә җиңел,
тик ялгышулар булуы бик ихтимал, шуңа да, кеше намусына
кагылган атаулар кем өчендер фаҗигага тиң булырга мөмкин.
җавап

кем: viner
11.02.2010 17:28
Фирдәвес, әфәнде, сезнең сүз урманыннан агач табуы кыен. Үзегез дә хакыйкатне кайда яшеренгәнен белмисез. Буталчыкта яшисез. Сезнең фәлсәфәгез болай да сазлыкта яткан татарны һаман шунда өстери. Мәкал, шигарләрдән торган мәкаләгездә алга өнди торган, үз милләте белән горурландыра торган, яулаган казанышларга якларга өйрәтә торган шигарләрегез юк. Барысы нәрсә өчен дер аклану, хакимият эшләгән ялгышлыкларны кабул итергә чакру.
Әле татар бер нәрсә кылмаган, тыныч кына йоклый, ә сез нинди дер инкыйлаб вазгыяте турында тукыйсыз, анализ ясап, күзәтеп ятырга өндисез.
Баеган күршедән куркып, ярый әле ил башлыгы булмаган илне талар иде дисез. Сайлауда ул "әйбәт кеше" өчен тавышыгызны бирмәс идегез әлбәттә.
Мәкаләгездә нинди дер күпчелек мәнфагатеннән эш итәргә чакырасыз. Соң барысы өчен дә уйлап бетерә алмыйсыз бит, үзегез өчен бу дөняда нәрсә телисез соң?

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
10.02.2010 20:42
Вил әфәнде, бераз көлке күренсә дә языйм әле. Бер танышым, Мәскәүнеке, бездә кунакта булып киткәние. Былтыр. Инде безнең районга күчеп кайтмакчы. Ник,-дим, ул бу хакта әйткәч. –Сездә халык ачык, өйләре иркен, ике этажлы коттеджылар салып яталар,
һәрберендә машина…бассейн, боз сарае…тезеп китте, тезеп китте…Кыскасы, бик яратып киткән. Хаклы. Халык ыштансыз калса кала, өйне зурдан сала. Кем ничек җаен таба.. Зур, таш йортлар яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек, тиз арада төзиләр…Лениногорскийда шул ук хәл, Әлмәттә, Чаллыда…Шул ук вакытта бер зарплатага яшәп, андый зур йортлар салдыру мөмкин түгел. Эш нидә? Бер дустым шәһәрдә ике катлы фатирда яшәп ята иде, моны кечкенә генә нәчәл ясап куйдылар. Карыйм, бу ике катлы коттедж салдыра, үзе төземи, ә эштән , эшчеләрне китереп эшләтә, ашату аның өстендә, зарплата эштән бара…Тиз арада шалт иткән ике этажлы өйгә керде. Бик өлгер, елгыр, җитез икән безнең халык. Мондый эшкә күңеле тартмаучылар бик сирәк. Минем дус, хакимияткә эләксә…аңарда идеяләр, көч, дәрт ташып тора! Чын азиат кебек «честолюбивый», беръюлы миллион сыйфатлы холкы. Әйбәт кеше, чын мужик! Шул ук вакытта, кайбер предприятиеләрне җай чыгуга үз милке итмәс дигән гарантия юк! Югары белемле, кызыклы, булдыклы, «ут уйната торган» кеше.
Безгә «бай-бай» көе көйли димәгез, җәмгыять үз-үзен яклап сүз әйтергә өйрәнмәсә, безнең хәлләр әлләни үзгәрмәс. Хәер, үз сүзен әйтерлек җәмгыятьтәме без? Миңа калса, андый җәмгыятьне булдырасы бар элек.
Сез хаклы-бүгенге эшләргә якын киләчәктә мөгаен бәя бирерләр, бигрәк тә хакимияттәгеләргә. Үлчәүгә салырлар. Мемуарлар язылыр. Бәлки без әлегә белмәгән бик күп нәрсә ачыкланыр, кем белә. Хакимияткә дә җиңел түгелдер дип уйлыйм. Төрле яктан басым шактыйдыр…Җәмгыять бездә ике өлештән тора. Безгә, кояш астындагыларга , кайчак ишетелә «мочить в сортире». Безнең җәмгыять шундый хәлдә , демократия шытымнарын көтеп ятыш. Ләкин, Россия җирлегендә , демократия чәчәк атсын өчен кешенең югалтыр нәрсәсе булуы мөһим. Шул югалтыр нәрсәләрне дә барлыйсы бар бит әле.

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
10.02.2010 13:25
3-бит. Тагын бик күп нәрсәләр кирәк. Ә ризалашкач? Ул инде кол.
Әзер кол. Ул кешене алда да кулланачаклар.Ничек кенә әле! Ризалашмаса, озакламый аңа эш урынын бушатырга туры киләчәк, сәбәпләр табылачак. Чөнки авторитар режим. һәрбер «урын»га үз кешесен куя.. Һәм шуннан китә инде- яңадан яңа биеклекләр алу ни тора? Шул рәвешле яңа капиталистлар барлыкка килә. Бездә алар хакимият белән укмашкан. Ә кайда әле ул «ярамый» дигән закон? Миңа калса, ул законны табу кыен булыр, депутатлар әллә кайчан аны гамәлдән чыгаргандыр , гәрчә бу хакта ишетмәсәм дә.
Сорау-җәмгыятьнең ни кадәр өлеше – авторитар режимда хезмәттә? Ягъни, шул режим яшәсенгә азмы-күпме «үз өлешен» кертүче?
Минем күзәтүләр буенча-хәтсез күп! Кайчандыр үз принципларын якка куеп, аннан чит ихтыярга буйсынып, чарасыз яшәүчеләр байтак.Андыйлар – бик бәхетсез көнгә калучылар, чөнки җанда тынычлык юк-намус тапланган.Күпләр чарасыз буйсына.
Кайберәүләр үзе акула булып чыга. Сүз шул рәвешле ил байлыгының шәхси карамакка күчүе турында. Бу – бик куркыныч хәл, җәмгыять нык бүленә, коточкыч ярлы һәм чиктән ашкан бай. Әмма мәсьәлә нык катлаулы, бер тармакка гына карамый,
ә бәлки барча сфераны үз эченә ала.
Конгресс турында ник сүз кузгаттым? Ул җәмгыятьнең бүгенге халәтенә дөрес бәя бирерлек, файдалы һәм файдасыз, зарарлы һәм кирәкле социаль күренешләр күплеген ачыклаучы, чаралар, кирәкле юнәлешләр табып, гамәлгә кертүче, туктаусыз эшләүче , компетент белгечләрне берләштерүче оешма булырга тиеш иде. Чөнки сүз «Татарстан» хакында бара, димәк, иң элек бу шул ук татар эше.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
10.02.2010 18:46
Фирдэвес эфэнде, сез юкка хафаланасыз, имеш, кем коррупционерланы уз урынына утыртыр дип. Вакыты килеп житкэч (жинаять ачылгач) АКШ та , 40-50 елдан да сон шартлатып утыртып куялар. Башка иллэрдэ дэ. Русияда да. Мэсэлэн, Путин властька килгэч, Ходорковский, Березовский, Гусинский х.б. (нинди сэбэп белэн икэне мохим тугел) кебеклэр белэн ни кылды? Без, абзыкаем, ничек кенэ килэчэкне алсу тослэрдэ куз алдына китермик , эммэ ул безгэ бик тэ билгесез, барыбер без уйлаганча булмаячак. Килэчэк режим идарачылары уз мэнфэгэтлэренэ, халыкнын да кунелен табу очен шул ук Шайми малайларын да шартлатып ходорковскийлар кырына жибэруеннэн беркем дэ гарантия бирэ алмый. Яна, искене алыштырырга килгэн режим, хэрвакытта диярлек "чистарту" белэн шогеллэнэ. Шуны онытмыйк. "Ярамый" дигэн закон бар. Ул изге Корэндэ, шул ук башка дини китапларда да.БМО декларацияларында. Коррупция Русия кануннары буенча да жинаять. Гафу итегез, сезнен язмагыз бераз политтехнология продукциясына ошап тора. Дорес эйберлэр арасында дорес булмаганнарыны сату яки алар белэн, имеш, без бернэрсэ дэ эшли алмыйбыз, тормыш хэм кеше шундый табигатьле, шуна курэ тик бугенге канунсызлык белэн килешергэ генэ кала... Юк, шундый татар миллэте очен шомлы хем карангы коннэрдэ, без, татар миллэтчелэре, аны саткан кешелэрне гафу итэ алмыйбыз, аны сатып узенэ байлык жыйган "житэкчелэр" безнен очен хыянатьчелэр! Без демократик жэмгыять яклы. Анын белэн миллэткэ азатлык килер дигэн хыял белэн, анын белэн миллэтне талау, анын фундаменталь хокукларын жимеру туктатылыр дигэн хыял белэн. Сезнен БТК турындагы уйларыгыз, гафу итегез, бераз Маниловныкларны хэтерлэтэ. Казан колониаль администрациясынын кэнсэсе булган бу корылма ин башта администрация мэнфэгэтлэрен кайгырта, тик аннан сон гына, эгэр дэ Мэскэу каршы булмаса, анын шул ук БТК да утырган чекистлары риза булса гына, ниндидер эш тэ эшлэнэ. Башкача момкин дэ тугел.

кем: исемсез
10.02.2010 13:22
2-бит. Яхшы, «Татнефть»кә килгәндә, акцияләрне «үз кешеләренә -нефтяникларга таратканнар» дигән хәбәрләр йөрде, тик соңгылары бит 90 еллар уртасында акцияләрен машина
барәбаренә киредән шәхси кулларга саттылар. Ул заманда машина алу хәтсез зур, булмастай эш иде. Халык үз бәхетенә үзе ышанмагандай кыланды, шул рәвешле нефтьтә яңа – шәхси хуҗалар пәйда булды. Инде кайдан , нинди статья табып, бу гамәлләр өчен кемне судка биреп була?! Ул заманда халык алданды. Искә төшерегез-кая китте ваучерлар? Тик , буласы булган. Бүгенге «капитализм» акулаларын никадәр оялтырга
тырышма-файдасыз. Иң гаҗәбе – алар аңламаячак, үз гаепләрен. Чөнки һәр гамәлне закон яклый. Шунсыз алар бер адым да атламый. Шуңа да, әлеге кешеләрнең көчен, тәҗрибәсен ил файдасына юнәлтү мөһим. Аларны төрмәгә утыртуның файдасы юк дип саныйм. Икенче мәсьәлә-турыдан туры урлау, алдау, күз буяу белән зур акчалар үзләштерү фактлары ачылса, билгеле-андыйларга җәза бирергә кирәк. Тик кем әле соңгы 15-20
елда «югары» һәм «урта кул» хакимият эшчәнлегенә ревизияләр үткәрергә «апылдап» тора? Кем аны үткәрттерә? :Үткәргән очракта да, эзләр нык буталган. Ай-һай…Бигрәк тә бюджет акчаларын юдыртып алучы механизмнар күплеге булганда? Арада күзгә бик бәрелеп торучы фактлар булгалый – әйтик бюджет учреждениесендә йөз миллионнарча торучы ремонт ясала, шуның начальныгы озакламый бик шәп машинада җилдертә башлый яисә коттедж салдырып куя…. Әлеге мисалда күренә - бу адәм алдына сынау куелган. «Кайбер шартларда…»
ремонт үткәрергә ризалашу. Күпләр ризалаша, ризалашмас өчен дә батырлык кирәк.
Принциплар булу кирәк. (ахыры бар)

кем: Фирдәвес кайдан: Чирмешәннән
10.02.2010 13:19
1-бит «Законлы» рәвештә баеган кешеләргә үз фикерем мондый - әдәм баласы зәгыйфь. Бик күпләр нәфсе шайтанын авызлыклый алмый. Шул нәфсе шайтаны аларны «яңадан яңа биеклекләр» яуларга этәрә. Андыйлар тиз арада авторитар режим урнаштыру
ягын карый - коррупция чыганагын. Безнең җәмгыятьнең төп дошманы – авторитар режим, ул яман шеш кебек, ил буйлап, югарыдан һәрбер хезмәт коллективына кадәр, тамыр җибәргән! Шуны җиңеп булса, илнең якты киләчәгенә өмет бар дигән сүз!
Әлегә юк…нинди формациядә яшибез? Кайберәүләр феодализм диләр. Ягъни, кешенең көнкүрмеше экономик яктан шәхси кулга бәйле. Тик феодализм – үткән этап, димәк үсеш булмаган, артка тәгәрәгәнбез? СМИ бу хәлне инкарь итә. (Үсеш бар һәм ничек кенә әле дип!) Әгәр бездә электән демократик принциплар өстенлек итсә, хәлләр ничек торыр иде? Шул ук «Татнефть» акцияләрен өстенлекле итеп республика халкына тәкъдим итәр иде. Шул ук вакытта, елгыр-өлгер кешеләргә 1 бутылка аракы бәрабәренә акцияләрне җыештырып алу мөмкинлеге һаман да әлеге тармакның шәхси кулларга күчешенә нигез салыр иде. (Ахыры бар)


кем: viner
09.02.2010 21:37
Менә бит нинди фәлсәфи яктан тирән фикерләр язылган. Фирдәвес хакыйкатне ярага тоз салган кебек ярып сала. Җаннар сыкрый, кулга сәнәк алып эшкә җигеләсе килә.
Афәрин Фирдәвес. Кай җөмләңне алма мәкал булып халык телендә гасырлар буе яшәр. Булар бит барсы Нобел премиясенә лаеклы ачышлар. Мин бу турда тәүге тапкыр ишетүем.
"Эшлисе эшләр байтак...".
"Авыл агаеның статусын күтәрәсе бар…"
- Монысы Татарстанның беренче П. хыялы инде.
"Компьютер заманы",
"Хөкүмәт…Ул карарлар кабул итә һәм тормышка ашыра. "
"Проблемаларны һәркем үзенчә күрә."
"Кемнедер медицина өлкәсе борчый, кемгәдер мәгариф ошамый… "
"Шәхеснең Конституциядә каралган хокукын бозу – ул җинаять һәм моның өчен җавап бирү каралган."
"Гаеплеләр күп…Шул исәптән хакимият тә…"
"Акчаны бер капчыкка җыеп яту – ул рухи гарип кеше эше, акыллы кеше аны эшкә җигә..."
"Кичәге совет кешеләре гражданин булып җитлекмәгән булып чыкты, хокукларын белергә теләмәүче"
"Минем ялгыш фикерләрне дәлилләп төзәтүче булса, рәхмәтле булып калыр идем."
- Барысы бик дөрес әйтелгән, Фирдәвес. Дәвамын көтәбез.
(дәвамы бар)
җавап

кем: маузер кайдан: кабурадан
11.02.2010 02:40
Крылов бабайнын бер мэкале искэ тешэ : " кукушка хвалит петуха за то , что хвалит он кукушку ".
җавап

кем: viner
11.02.2010 16:57
Ике кеше бер берсенең юк сәләтләрен күпертеп мактый дигән мәкал монда кайсы ягы белән туры килә? Кем кемне мактый? Аңнатып яз әле.
    алга 
фикерләр бите: (3)
текст зурлыгы - +

хезмәтләр:

подкастRSSmobile